Казанда яшәүчеләрнең торак-коммуналь түләүләр белән бәйле бурычлары бүгенгә 3,9 млрд сумга җиткән.
Узган ел коммуналь хезмәтләр өчен бәяләрне ике тапкыр күтәргәннәр иде һәм хакимиятләр 2024 елга кадәр хакларны башка арттырмыйбыз дип вәгъдә итте. Шулай да бу вәгъдәләр торак тарифларына кагылмаячак.
Сез торак-коммуналь хезмәтләр өчен күпме түлисез?
@azatliqradiosi

🤔4😢1
❗️Русия думасы депутаты яңа тарих дәреслегенә Украинадагы сугыш турында бүлекне кертүгә каршы чыкты
Русия думасының Омски өлкәсеннән КПРФ депутаты Олег Смолин мәктәпләрдәге тарих дәреслекләренә Украинадагы сугыш һәм Кырымны аннексияләү турындагы бүлекләр кертүгә каршы чыкты. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язды.
Аның фикеренчә, "объектив бәяләмәне вакыйгалар төгәлләнгәннән соң гына биреп булачак". Соңгы тарихи чор 2022 елның 24 февралендә башлана, аны "тарих дәреслегендә билгеләп үтәргә" була, әмма "тарихи концепцияләрне" кертергә кирәкми, ди депутат.
▪️2022 елның февралендә Олег Смолин Украина җирләрендә Русиянең хәрби гамәлләр кылу кирәклегенә дә шикләнгән иде.
❓Депутат белән килешәсезме? Сезнеңчә, тарих дәреслекләренә Украинадагы сугыш турындагы бүлекне кертү кирәкме?

👍8🔥3❤1😁1
Кытай чикләүләре Русиягә дроннар кайтартуда өзеклекләргә китергән
Кытай хакимиятләренең дроннар экспортына керткән чикләүләре аларны Русиягә кайтартуны катлауландырган һәм кайбер компонентлар, әйтик тепловизорлар кытлыгына китергән.
Кытай дроннарын сатучылар параллель импортны җайга салырга тырыша, әмма каршылыкларга тап була, дип яза "Коммерсантъ".
2023 елның 1 сентябреннән Кытай дүрт килограммнан артыграк булган, күп дигәндә җиде килограмм авырлык белән 30 минуттан артык оча алырдай, объектлар ташып, аларны җиргә ташлардай дроннар экспортын ике елга чикләде.
АКШның Middlebury College хезмәткәре, экспорт белгече Эрик Вудс The Insider-га сөйләвенчә, Пекин Көнбатыш санкцияләреннән качып калу өчен контроль керткән кыяфәт кенә ясый, әмма чынлыкта бу чаралар Русиягә һәм Украинага кытай дроннарын алга таба да куллануга комачау итәчәге шикле.
▪️Шул ук вакытта Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында да дроннар җитештерү эше җәелдерелә.
Фотода: Кытайның DJI ширкәте җитештергән дрон

🤔4🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казанда күпкатлы йорт янында гранат шартлаткан ир тоткарланган. Хәрби кием кигән ир балаларның күңелен ачам дип, яктылык-тавыш гранатына охшаш әйбер шартлаткан. Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз. #Татарстан @azatliqradiosi
Медиа: Казандагы күпкатлы йорт ишегалдында гранат шартлаткан хәрби берничә тапкыр хөкем ителгән булган
ASTRA мәгълүматынча, 37 яшьлек Кирилл Шульга 13140нчы хәрби бүлекчәдә контракт нигезендә хезмәт иткән, ул моңарчы талау, документлар урлау, акча белән бәйле хәрәмләшү, исерек килеш машина йөртү кебек маддәләр нигезендә хөкем ителгән.
Аны соңгы тапкыр быел талау маддәсе нигезендә хөкем иткәннәр. Ир 2025 елга кадәр административ күзәтү астында булган. Әмма бу аңа хәрби хезмәткә китү өчен контракт төзергә комачау итмәгән.
14 сентябрьдә Казанның Глушко урамындагы торак йорт ишегалдында "Z" тамгалы хәрби кием кигән ир үзе әйтүенчә, яктылык-тавыш гранатасы шартлатты. Янәшәдә генә хатын-кызлар һәм балалар да бар иде. Беркем җәрәхәтләнмәде.
Шульгага каршы хулиганлык маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта ул тоткарланды һәм Казанның 64424нче хәрби бүлекчәсендә тотыла.
#Татарстан

🔥3👏2🤷♂1❤1👍1
Бурят активисты Мария Вьюшкова Украина сугышында Русиядәге этник төркемнәрнең үлем статистикасын өйрәнә
Кэмбридж университетының "Inner Asia" журналында аның "Русиянең 2022 елда Украинага һөҗүмендә этник азчылыклар югалтулары" дип аталган мәкаләсе чыкты.
Белгеч Азатлыкка сөйләвенчә, Украинадагы сугышта бурят, калмык, казакъ, тывалар, шулай ук Дагыстан халыклары гомум саннарына караганда чамадан тыш күп үлә.
Хәзер Башкортстаннан үлемнәр күбәйде, соңгы вакытта татар-башкорт исемнәре ешая, ди белгеч. Моны Азатлык хисабы да раслый.
Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Татарстаннан кимендә 609, Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган. Бу саннар күбрәк тә була ала, хакимиятләр тулы мәгълүматны яшерә.
Мария Вьюшкова белән әңгәмәне монда укый аласыз.
#Башкортстан

🤔4👍1
Хакимиятләр һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары өчен 230 мең таныклыкка заказ биргән
Русия хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы хәрби хәрәкәт ветераннары өчен 750 мең, һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары өчен 230 мең таныклыкка заказ биргән.
Бу хакта дәүләт өчен сатып алулар порталында чыккан мәгълүматка таянып, "Вёрстка" басмасы җиткерә.
Таныклыклар әзерләү 79 миллион сумга төшәчәк. Һәлак булган ветераннарның гаилә әгъзалары өчен дигән таныклыкларның 200 меңен саклану министрлыгына, 30 меңен – хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына тапшырачаклар.
▪️Таныклыклар саны читләтеп кенә булса да Русиянең ничә хәрбие үлүен фаразларга мөмкинлек бирә, әмма төгәл исәпләү авыр — бер үле хәрбинең мондый ташламаларга хокукы булган берничә туганы булырга мөмкин.
▪️Русия саклану министрлыгы инде бер ел югалтуларның рәсми саннарын әйтми. ВВС һәм "Медиазона" рәсми чыганаклар аша 15 сентябрьгә Украинадагы сугышта Русиянең 32 мең хәрбие үлүен ачыклады. Чынлыкта аларның саны күпкә күбрәк булуы ихтимал.
▪️Азатлык та Украинадагы сугышның беренче көненән анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен теркәп бара. Безнең хисапка күрә, бу сугышта Татарстаннан кимендә 609 кеше, Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган. Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми.

🤔2
Тбилисинең Һәйдәр Алиев урамында "Татарстанга азатлык" дигән язу барлыкка килгән
Бу фотоны безгә әле генә бер укучыбыз төшереп җибәрде.
Сез дә фото-видеоларны безгә бу адреска җибәрә аласыз: @azatliqradio

❤21🔥3👍1🥰1👏1🥱1🤗1
Азатлык татарлар күпләп яшәгән районнарга күзәтү ясавын дәвам итә
Бу юлы Тукай, Зәй, Сарман, Мамадыш һәм Саба районнарын алдык. Әлеге төбәкләр нигездә авыл тормышы белән көн күрә, аларга уртак проблемнар хас.
Соңгы вакыйгалар бу районнарга тискәре йогынты ясый.
▪️Беренчедән, барлык җирлекләр дә демографик упкында.
▪️Икенчедән, урыслар саны, татарга караганда, тизрәк арта.
▪️Өченчедән, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң кертелгән санкцияләр әлеге районнарның икътисадына тәэсир итә.
Язманы тулысынча Азатлыкта укыгыз.
👉 Төп сайт
👉 Көзге сылтама

😢11🔥2😱2🤬2
Хәерле иртә, дуслар! Сугыш 573нче көн дәвам итә, бу вакытка соңгы хәбәрләр мондыйрак:
🔷 Украина президенты Владимир Зеленский Нью-Йоркка килгән, ул анда БМОның ассамблея утырышынлда катнашачак. Ул АКШ президенты, Конгресс вәкилләре белән очрашачак.
🔷 Русия Укрианага дроннар белән һөҗүм иткән. Львовта янгын чыккан, җимерекләр астында калган ике кешене коткарганнар.
🔷 Роскомнадзор томалауларны ничек узарга дип өйрәткән материалларны блокларга җыена. Ул 2024 елда гамәлгә керергә тиеш. Сүз VPN-сервисларны кулланырга чакыру турында да бара.
🔷 Латвиядә күптәннән яшәүче якынча 3,5 мең кеше җирле эчке эшләр министрлыгыннан 90 көн эчендә илдән чыгып китү турында хат алачак. Бу кешеләр латыш теленнән имтиханга килү турында гариза юлламаган. Бу исә яшәүгә рөхсәт документларын озайту өчен кирәк.
🔷 Канада премьер-министры Джастин Трюдо Һиндостанның хакимиятләре оппозиция лидеры, сикхларның хәрәкәте башлыгын үтерүдә бәйле була ала дип белдерде. Активист Канадада җәй айларында үз машинасында атып үтерелгән. Һиндостан хөкүмәте бу гаепләүләрне кире кага.
🔷 Казанның "Горводзеленхоз" оешмасы 3,7 млн сумнга чәчкә орлыклары сатып алачак.
🔷 Башкортстанда ике яшүсмер югалган. Аларны эзләү эшләре җәелдерелгән.
Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк.

👍2🔥2✍1
"Радий Хәбиров сугышны хуплавын күрсәтсен, сугышка барсын!"
Кичә шундый петиция барлыкка килгән. Хат авторы үзен мобилизацияләнгән хәрбинең анасы дип таныштыра, улының былтыр августтан бирле фронтта булуын яза. Петиция авторы Русия президентына, Русия ватандашларына, хакимиятнең аерым оешмаларына, сәяси фиркаләргә һәм иҗтимагый оешмаларга мөрәҗәгать итә.
"Бер елдан артык минем улым фронтта. Безнең республика үзенең күпчелек улларын "махсус хәрби операция" алтаре алдына салды. Шул ук вакытта Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикадан мобилизацияләнгәннәргә тиешле ярдәмне күрсәтми. Улымның коррупционерлар һәм тулысынча хакимияткә ия булган килеш тә, фронтка берничек тә ярдәм итмәүче кешеләрнең мәнфәгатьләре өчен сугышуын теләмим", дип яза ул.
Хат авторы Хәбировны Русия кораллы көчләре сафына алып, Украинадагы сугышка җибәрергә тәкъдим иткән. Сугыштагы башкортстаннарны "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", дигән ул.
Хәзерге вакытка петицияне 67 кеше имзалаган.
Хәбәр монда. Ачылмаса, моннан укыгыз.
Ничек сезгә мондый тәкъдим?

Азатлык Радиосы
Башкортстанда яшәүчеләр Хәбировны сугышка җибәрү турында петиция имзалый башлаган
Мөрәҗәгать авторының улы бер елдан артык Украинага каршы сугыша. Хәбиров республикадан мобилизацияләнгәннәргә тиешле ярдәмне күрсәтми, сугыштагы башкортстаннарны ничек "хуплавын үз үрнәгендә күрсәтсен", дип яза ана.
🔥3👍2❤1😢1
Татарстандагы түрәләр нишләп ята?
Ә анда Министрлар кабинеты каршында заманча татар киеме турында китап язу буенча аерым эшче төркем булдырылган. Татарстанның галимнәре, югары уку йортлары вәкилләре, дизанейлар кергән төркемне премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкли.
"Тарихи татар киемнәре өйрәнелеп, ХХI гасырда киярлек заманча киемнәр тәкъдим ителәчәк. Китапта көндәлек тормышта да, бәйрәмнәргә дә киярлек киемнәр урын алачак. Театраль киемнәр дә булачак, ирләр, хатыннар, балалар өчен милли аксессуарлар тәкъдим ителәчәк. Китап уку йортларында укучылар өчен дә, Татарстан кешеләренә дә, кунакларга да файдалы булачак, дип сөйләгән Фазлыева "БИЗНЕС Online"-га.
Китап 8 бүлектән торачак.
Мондый китапны алыр идегезме? Түрәләр чыгарган китап киләсе сезондагы модага яраклы итеп нәшер ителерме икән? Мәсәлән, оверсайз модельләр модадан чыкмаса, түрәләр киңәше белән милли чапаннардан йөрергә булачак.

🤔4🔥2🤡1
Ә сез көндәлек тормышта милли киемнән йөрисезме?
Anonymous Poll
14%
Башымда - түбәтәй. Миңнехановныкы кебек пиджак.
1%
Бәби итәкле күлмәкне тә, сафьян читек вә чүәкләр киям.
25%
Татарча кунакка, театрга барганда киенәм һәм "Печән базарына"!
44%
Сорау белән бәйләнмәгез әле, йә?! Ничек телим, шулай киенәм!
15%
Үз фикеремне язам.
👍1🥰1