Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
РБК: Балашиха шәһәрендә торак йортта газ шартлау сәбәпле 2 кеше һәлак булган

Бүген иртәнге якта Мәскәү өлкәсендәге Балашиха шәһәрендә 9 катлы йортта газ шартлаган. МЧС хәбәр итүенчә, бинаның өчен һәм дүртенче катлары җимерелгән.

РБК ике кешенең һәлак булуы турында яза. РИА Новости белдерүенчә, бер кеше һәлак булган, ике кеше җимерекләр астында калган.
😢5
Башкортстан авылларында фәкыйрьлек дәрәҗәсе шәһәр белән чагыштырганда җиде тапкыр югарырак

Башкортстанда авыл җирендә фәкыйрьлек дәрәҗәсе 15,9 процент, бу - республика шәһәрләре белән чагыштырганда 6,9 тапкырга күбрәк. Шәһәр җирендә фәкыйрьлек чигендә яшәүчеләр 2,3 процентны тәшкил итә.

Шул ук вакытта авылларда аз керемлеләр – 80,6 процент, шәһәрләрдә 19,4 процент диелә.

Башкортстан гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова әйтүенчә, банкротлыкка чыккан кешеләр саны ягыннан Башкортстан Русия төбәкләре арасында бишенче урында тора.

▪️Башкортстандагы фәкыйрьлек республика ирләрен акча эшләү ысуллары эзләргә этәрә. 2022 елның августына булган рәсми саннарга караганда, Башкортстаннан вахта ысулы белән 160 меңләп кеше эшли. Татарстанда, мәсәлән, 30 меңгә дә тулмый.

▪️Башкортстан ирләре шулай ук Украинадагы сугышка да күпләп китә. Республикада дистәләгән батальон төзелде. Cәясәт белгече Андрей Потылицынбатальоннарга язылып сугышка китүчеләрнең мотивлары иң беренче чиратта — фәкыйрьлек, эшсезлек аннан соң гына патриотик җилкенү ди.
😢7
Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы, ягулык агу сәбәпле, һава аланына кире кайткан.

Очкыч 20 сентябрьдә иртәнге сәгать 5тә Бөгелмәдән Усински шәһәренә (Коми) очып киткән. Bombardier CRJ200 бортында 35 юлчы, шул исәптән бер бала да булган. 55 минуттан ул кире Бөгелмәгә төшеп утырган. Кама транспорт прокуратурасында белдерүеләренчә, очкычның ягулыгы аккан.

▪️12 сентябрьдә Мисырдагы Хургададан Түбән Новгородка баручы очкыч техник җитешсезлекләр сәбәпле Казан һава аланына төшеп утырырга мәҗбүр булган иде.

▪️Шулай ук 12 сентябрьдә "Урал һава юллары" ширкәтенең Airbus A320 очкычы Новосибирск өлкәсенең бер басуына утырды.

▪️11 сентябрь шул ук "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.

▪️Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. VPN-сыз ачыла: https://smarturl.click/xDbe
😢1
Русия төбәкләренә битлек кию тәртибе кире кайта башлаган

Русиядәге берничә төбәкнең хакимиятләре битлек кию тәртибен яңадан торгызу турында игълан итте, дип яза "Коммерсантъ". Әлегә бу чара киңәш кебек кенә һәм бары тик сәламәтлек саклау оешмаларында гына кертелә.

Мондый төбәкләр арасында Мәскәү, Тула, Псков, Иркутски, Төмән өлкәләре, Ханты-Манси автоном бүлгесе бар.

Роспотребнадзор узган атнада коронавирус белән авыручылар саны 48 процентка артты, шундый 11,5 мең очрак теркәлде, дип белдергән иде. Шул ук вакытта хастаханәгә керүчеләр 20 процентка арткан.

Коронавирустан куркасызмы?
😁3👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азәрбайҗан саклану министрлыгы "террорчылыкка каршы чаралар”ның максаты "зур провокацияләрне булдырмау", "Әрмәнстан кораллы көчләре төркемнәрен җирләребездән чыгару һәм коралсызландыру", тыныч халыкның иминлеген тәэмин итү һәм "конституцион корылышны торгызу"…
Таулы Карабахта бәрелешләр туктала

Таулы Карабах вәкилләре 20 сентябрь 13:00 сәгатьтән башлап бәрелешләрне туктату турында белдерде. Әлеге хәбәрне Азәрбайҗан саклану министрлыгы раслады.

Карабах хакимияте Азәрбайҗан таләпләренә ризалашкан диелә.

▪️Кичә Азәрбайҗан көчләре Таулы Карабахта "конституцион корылышны торгызу" максатыннан "террорга каршы чаралар" башлады.

▪️Барлыгы 32 кешенең, шул исәптән 7 сивил кешенең үлеме хәбәр ителде.

▪️Халыкара хокуклар ягыннан Таулы Карабах Азәрбайҗан җирләре булып тора. Төбәктә башлыча этник әрмәннәр яши.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍6👏2
Роскомнадзор "Айта" якут фильмын томалаган. Имеш, ул "Русия халыклары берлеге принцибын" боза

Роскомнадзор таләбе белән Русия видеосервисларыннан якут режиссеры Степан Бурнашевның "Айта" фильмын томалаганнар. Моны фильмда "Русия халыкларының бердәмлек принцибына каршы килүче җимергеч мәгълүмат" табылды дип аңлатканнар.

Роскомнадзорда әйтүләренчә, фильмда "милли яктан тигезсезлеге күрсәтелә: бер милләт каһарманының уңай яклары башка милләт каһарманының тискәре якларына каршы куелган".

2022 елның февралендә Русия мәдәният министрлыгы "Айта" фильмын сатуга чыгарырга таныклык бирде. Министрлык реестрында прокат таныклыгын гамәлдән чыгару турында мәгълүмат юк.

Режиссер Степан Бурнашев Роскомнадзорның бу фильмда кайсы җирдә "җимергеч мәгълүмат" күрүен әйтә алмый, фильмның бурычы "нәкъ киресе – кешеләрне берләштерү, бүленүнең тискәре күренеш икәнен күрсәтү", ди ул.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬13😁1
"Татарның бу империячел сугыштан качуын хуплыйбыз". Төркиянең татар авылында сугышка караш

Төркиядә бер гасыр элек нигез салынган Бөгрүделик авылы һәм анда яшәүче татарлар турында репортажлар сериясеннән тагын бер материал тәкъдим итәбез.

Бу юлы авыл халкы Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруына карата үз фикерләре белән уртаклашты. Алар татарларның мөһаҗир булып китүен хуплый һәм ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтә.

Гомәр Дүндәр — пенсиягә чыккан элекке укытучы. Русиянең Украинага каршы сугыш башлавын нигездә төрек медиасы аша күзәтә. Моны ул Русиянең империячел сугышы дип атый.

— Әгәр ватан куркыныч астында булса, сугышка китәргә кирәк, — дип үз фикерен аңлата ул. — Инде башка дәүләтләрне басып алыйк дип һөҗүм итсә — моны дөрес дип санамыйм. Әгәр Украина Русиягә каршы сугыш башлап, аның җирләрен тартып алган булса, бу очракта русияләрнең гаскәргә алынуы дөрес булыр иде. Әмма Русия Украинага һөҗүм итте. Бу — империячел сугыш.

Игенче Әюп Акйөрәк сүзләренчә, сугыштан качучы татарлар Бөгрүделик авылына күчеп тора ала. Бу миллилекне сакларга да файдалы булыр иде ди.

— Себер татарлары монда килсен, чөнки бу — мөселман җире, — ди ул. — Без үзебез дә ислам дине хакына монда килдек. Татарлар авылга килсә, милләтен саклый, әгәр шәһәргә китсә, ул үзенең миллилеген югалтачак. Шуңа бер урында яшәргә кирәк. Безнең әби-бабалар бер авылда яшәгәнгә күрә миллилеген югалтмаган. Соңрак шәһәрләргә таралу белән алар җирле халык белән кушыла башлаган. Бу нәселнең юкка чыгуына китергән.

Башка фикерләрне Азатлыкта укыгыз.

👉
Төп сайтта.
👉
Көзге сылтама аша, VPN-сыз.
❤4👍4
Башкортстанның элекке түрәсе Хәбировны вазифасыннан читләштерүне сорап Путинга мөрәҗәгать иткән

Башкортстандагы "Мәгълүмати аналитика үзәге" оешмасының элекке җитәкчесе Диләрә Гундорова республика башлыгы Радий Хәбировны вазифасыннан алуны сорап, Русия президентына мөрәҗәгать язган. Аның хаты бүген, 20 сентябрь эшли башлаган "Голос Башкирии" сайтында чыкты.

Мөрәҗәгатьтә "Радий Хәбировны вазифасыннан алып, иҗтимагый караш лидеры Диләрә Гундоровага ышаныч белдерү" сорала.

Анда әйтелгәнчә, Хәбиров идарә иткән чорда "Башкортстанның хокукый нигезе – халыкның илдәге дәүләт институтларына ышанычы какшый", "коррупцион күренешләр үсеше өчен шартлар тудырылган", "кайчандыр чәчәк аткан Башкортстан реаспубликасы социаль деградация һәм социаль низаг чигендә тора".

Күптән түгел Диләрә Гундорова Башкортстан башлыгы вазифасы өчен көрәшергә теләк белдергән иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁2👍1🙏1🗿1
Башкорт сәяси мөһаҗире Руслан Габбасовка "ят агент" турындагы канунны бозуы өчен 45 мең сум штраф салганнар

Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Башкорт милли сәяси үзәге җитәкчесе Руслан Габбасовны "ят агент" тамгасыннан башка гына мәгълүмат чыгаруда гаепле дип тапкан һәм аңа 45 мең сум штраф салган.

Бу хакта район мәхкәмәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" җиткерә.

Моңа Габбасовның Telegram-каналында башкорт милли-азатлык хәрәкәте лидеры Зәки Вәлиди турында язган хәбәрләре сәбәпче булган диелә.

Руслан Габбасов мәхкәмә утырышында катнашмаган. 2021 елның көзендә ул Русиядән китте. Былтыр аңа экстремистик оешма төзүдә гаепләп җинаять эше ачылды. Соңрак Русия хакимияте аны "ят агент" дип таныды. Башкорт активисты Руслан Габбасовка карата быел "террорчылыкка чакыру" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылуы да хәбәр ителгән иде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬3🥱2😁1
Татарстанда IT белгечләргә ихтыяҗ ике тапкырга арткан

Узган уку елында Татарстанда 4,5 мең IT белгеч әзерләп чыгарылган. Республикага бүген 10 мең IT белгеч кирәк.

Бу хакта 20 сентябрь Kazan Digital Week форумы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Аныңча, бүген республикада IT белгечләргә зур кытлык бар.

"Узган уку елында безнең югары уку йортлары IT белгечләр әзерләп чыгаруны 4,5 мең кешегә арттыра алды. Безнең ихтыяҗ — 10 мең белгеч. Бүген югары уку йортларына әлеге белгечләрне кабул итүне арттырырга, IT белем бирү сыйфатын югары дәрәҗәдә тотарга һәм оешмалар белән актив элемтәдә тотырырга кирәк", диде ул.

▪️Бүген Татарстанда 11 югары уку йортында һәм 21 урта һөнәри белем үзәгендә IT белгечләр әзерләнә. Югары Ослан районында Иннополис университеты эшли. Анда 35 илдән 1 239 студент белем ала.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷‍♂3👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстанда IT белгечләргә ихтыяҗ ике тапкырга арткан Узган уку елында Татарстанда 4,5 мең IT белгеч әзерләп чыгарылган. Республикага бүген 10 мең IT белгеч кирәк. Бу хакта 20 сентябрь Kazan Digital Week форумы ачылышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов…
Татарстанда IT белгечләр җитмәсә, Русиядә төзүчеләр җитми

Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин 2030 елга 400 меңгә якын яңа төзүче кирәк булачак дип белдерде. Хәзерге вакытта төзүчеләр кытлыгы 50 мең кеше тәшкил итә, диде ул.

Бу хакта ул бүген Мәскәүдә төзелеш тармагының киләчәгенә багышланган фәнни-гамәли симпозиум барышында әйтте. Эшчеләрнең ни сәбәпле җитмәвен ул  аңлатып тормады.

Азатлык Татарстанда эшчеләр җитмәү турында аналитик язма әзерләгән иде. Безнең экспертлар моның сәбәбен Русиянең Украинага каршы сугышы, мобилизациядән соң күп кенә кешенең читкә качып китүе, йә сугышка алынуына бәйләп аңлаткан иде.

Ул язманы монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷‍♂1
Журналист Айдер Муждабаевны читтән торып 6 ел колониягә хөкем иттеләр

Мәскәү мәхкәмәсе аны террорчылыкка чакыру яки террорчылыкны аклауда гаепле дип тапкан. Элегрәк журналистны Русия эчке эшләр министрлыгы федераль эзләүгә биргән иде.

"Медиазона" хәбәр иткәнчә, Муждабаевка каршы эш 2019 елда ачылган, шул ук елны аны Росфинмониторингның "террорчылар һәм экстремистлар" исемлегенә дә керттеләр.

Русия тикшерү комитеты фаразлавынча, Муждабаев Украинада булган килеш үзенең Facebook-тагы шәхси сәхифәсендә Украинадагы Русия ватандашларын көч кулланып тоткарлау һәм аларны соңыннан Русия төрмәсендә ябып тотылучы украин режиссеры Олег Сенцовка алыштыруга чакырган ике язма урнаштырган.

▪️Айдер Муждабаев — Русиядә һәм Украинада танылган журналист, блогер, медиаменеджер. ATR Беренче кырымтатар телеканалының баш мөдире урынбасары. Русия Кырымны аннексияләгән вакытта Украинаның бөтенлеген яклап чыкты.

@azatliqradiosi
🤣3😱2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Татарның бу империячел сугыштан качуын хуплыйбыз". Төркиянең татар авылында сугышка караш Төркиядә бер гасыр элек нигез салынган Бөгрүделик авылы һәм анда яшәүче татарлар турында репортажлар сериясеннән тагын бер материал тәкъдим итәбез. Бу юлы авыл халкы…
Төркиянең Бөгрүделик авылында яшәүче татарлар Украинадагы сугыш турында ни уйлый?

"Аллаһ Украинага ярдәм итсен!" "Путин сугышка иң элек нәкъ менә татарларны җибәрә, диделәр. Үлсә — татарлар үлсен дип. Шулай түгелме?"

Азатлык хәбәрчесе Бөгрүделик авылында яшәүче татарларның фикерләрен белешеп кайтты. Инде видеосын карап узыйк. Язмасын монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤8👍1🥱1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич, сугышның 575нче көне. Бу сәгатькә хәбәрләр мондыйрак:

🔹 Русия Украинаның Киев, Черкасс, Харьков, Ровен, Львов өлкәләренә һөҗүм иткән, 18 кеше зыян күргән.

🔹 Русиянең Саклану министрлыгы Кырымда, Курск, Белгород, Орел өлкәләрендә 19 дрон бәреп төшерелде, диде.

🔹 Польша хакимияте Украинага әлеге вакытта кораллар бирмәвен, чөнки үзе кораллануы турында белдерде. Моңа кадәр Польша Украинага өч миллиард евролык хәрби ярдәм күрсәтте.

🔹 Сугыш аркасында Русиягә кертелгән санкцияләр аркасында шикәр авыруыннан интегүчеләргә даими глюкозаны үлчәү җиһазлары өчен аерым матдәләр китерелми башлаган.

🔹Швейцариядә хәзер җәмәгать урыннарында битне каплый торган кием кияргә тыела. Бу никабларга да кагыла.

🔹Казанның "Туган авылым" комплексында торган өчпочмак һәйкәле Русиянең иң мәзәк сыннар исемлегенә кертелгән.

🔹 Башкортстанда иң күп балалы гаилә Мәләвез шәһәрендә яши. Аларның гаиләләрендә унбишенче бала туган.

Әлегә шулар. Мөһим хәбәрләр бу мәйданда, калган платформаларга да күз салыгыз. Бергә булыйк.
✍1👍1
Былтыр бу вакытларны, хәтта шушы сәгатьләрне хәтерлисезме?

21 сентябрь иртәсендә башта Русия президенты Владимир Путин "өлешчә мобилизация" игълан итте, аннары саклану министры Сергей Шойгу чыгыш ясап, кемнәр сугышка чакырылачак, диде. Азатлык инде бер көн алдан, 2022 елның 20 сентябрьнең кичендә үк кайбер авылларда кешеләргә "повестка"лар илткәннәрен, ирләргә "военкоматка барып күренергә", бу "формаль" бер эш кенә дип аңлатканнарын язган иде. Аннары инде сугышка китү турында "повестка"лар бөтен җирдә таратыла башлады.

Халыкның бер өлешендә "паника" башланды, ирләр, егетләр сугышка эләкмәс өчен Русиядән күпләп китә башлады. Төрле тарафларга очкычларга бәяләр котырып үсте.

Языгызчы, дуслар, сезнең бу вакытта күңел халәтегез нинди иде?! Бер ел узу белән мобилизация сүзенә күнегелдеме, әллә куркытамы?
😢4
Башкортстан активисты һәм иҗтимагый эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовны Байкал аръягы краендагы колониядән алып киткәннәр. Аны кайда алып барулары билгеле түгел.

Хәбәр монда. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5🙏1
Башкортстанда хәмердән агуланып үлүчеләр арткан

Быел гыйнвардан августка кадәр Башкортстанда исерткеч эчемлекләрдән агуланып 116 кеше үлгән. Иң күп үлүчеләр Уфада теркәлгән – 23 кеше. Икенче урында Стәрлетамак – 11 кеше, өченчедә Белорет һәм Уфа районнары, анда бишәр кеше үлгән.

4 миллионлап халкы булган Башкортстанда 28 мең кеше эчкечеклектән интегә. Узган ел Башкортстанда бу авыруны 1,7 меңгә якын кешедә беренче тапкыр ачыклаганнар.

Хәбәр 👉 монда. Бусы 👉 көзге сылтама.
😢3👍1
🔺Димәк бүген мобилизация игълан ителүгә бер ел. Бер ел эчендә Татарстан һәм Башкортстанда мобилизациягә эләгеп сугышта кимендә 204 кеше һәлак булган.

Русиядә мобилизация игълан ителүгә бер ел тулды. Нәкъ бер ел элек, 2022 елның 21 сентябрендә Русия президенты Владимир Путин илдә "өлешчә мобилизация" игълан итте. Саклану министры Сергей Шойгу мобилизациягә 300меңләп кеше җәлеп ителәчәген әйтте. Шул ук вакытта кайбер медиа чаралары Путин фәрманындагы яшерен пункт нигезендә сугышка миллионга кадәр кеше алынырга мөмкин дип искәртте.

Азатлык 
хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 610 һәлак булган, шуларның кимендә 76сы - сугышка мобилизацияләнеп киткән булган. Башкортстаннан кимендә 947 кеше һәлак булган, шуларның кимендә 128е мобилизацияләнгән булган. Ике республикага кимендә 204 кеше.

Азатлык Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана.

Әлегә менә шундый саннар.

🔸 Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора.

• Уфа — 97 кеше
• Стәрлетамак — 56 кеше
• Белорет районы — 49 кеше
• Учалы районы — 42 кеше
• Әбҗәлил районы — 28 кеше
• Салават шәһәре — 23 кеше
• Ишембай районы — 22 кеше
• Мәләвез районы — 22 кеше

🔸Татарстаннан иң күп үлүчеләр Чаллы һәм Казаннан

• Чаллы — 84 кеше
• Казан — 72 кеше
• Түбән Кама районы — 37 кеше
• Бөгелмә районы — 28 кеше
• Яшел Үзән районы — 20 кеше
• Алабуга районы — 19 кеше
• Тәтеш районы — 19 кеше
• Кукмара районы — 18 кеше

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

Бу саннарга карап нинди уйлар башка килә? Күпме бу, азмы сугыш өчен? Һәм, ничек уйлыйсыз, бу сугыш кайчан тәмамланыр?
❤1👍1😢1
Мондый хәлләр дә була икән...👇

Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге бер зур оешманың биләмәсендә эшчеләр баш күтәргән. Chelny-biz ачыклавынча, сүз "Түбән Кама нефтехим"ның төзелеш эшләрен башкаручы Мәскәү ширкәте – "Сферастрой" эшчеләре турында бара. Эшчеләрнең баш күтәрүенә хезмәт хакы түләмәүләре сәбәпче булган, расланмаган мәгълүматка күрә, аларның акчаларын инде өч ай тоткарлыйлар.

Тулырак 👉 монда. Ә 👉 бу сылтама VPNсыз ачыла.
👍2👏1
📍 "Повестка" алып сугышка киткән кимендә өч мең кеше һәлак булган.

Бер ел элек игълан ителгән мобилизациянең тагын менә шундый "нәтиҗәләре" бар. Мобилизацияләнгән һәр бишенче ир ике айдан да әзрәк яшәгән, дип исәпләп чыгарган "Важные истории" басмасы Conflict Intelligence Team (CIT) аналитик төркеме белән берлектә.

Ачык чыганакларга һәм медиаларда чыккан хәбәрләргә таянып, журналистлар үлгән көне билгеле булган, мобилизация белән сугышка киткән 1,9 мең ирнең исемлеген төзегән. Аларның 20 процентка якыны чакырылган көненнән соң ике ай да яшәмәгән. Мобилизацияләнгәннәрнең яртысыннан күбрәге фронтта беренче биш ай эчендә үлгән.

Һәлак булучылар арасында иң яшь хәрбигә 19 яшь булган, иң өлкәненә – 62 яшь. Үлүчеләрнең күбесе 30-45 яшендә.

Мобилизацияләнгәннәр иң күп үлгән урын – Макеевка янындагы лагерь булган диелә.

👉 Тагын да мөһим саннар монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтама бар.
👍2😢2