Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Киләсе алты елда Казан хакимияте толерантлык өчен 34,4 млн сум акча тотачак

Казан хакимияте 2030 елга кадәр шәһәр халкының толерантлык күрсәткечен 73 процентка җиткерергә тели. Динара татулык 69 процент дәрәҗәсенә күтәрү күздә тотыла. Моның өчен махсус програм төзелгән, аңа барлыгы 34,4 млн сум акча бүленәчәк.

Програм кысаларында нинди чаралар каралган, монда укыгыз.

Моңа охшаш проект элек тә эшли иде, соңгы ун ел эчендә барлыгы 71 млн сум акча тотылды.

▪️Әйткәндәй, 2023 елның алты аенда Казанда 5,8 мең пар язылышкан, никахларның якынча 30 проценты – катнаш.
🤮6🥴2👍1🤔1🤡1
Бүген Уфада "Заман" дип аталган татар ресторанының ачылыш тантанасы узды. Аны Казанның "Түбәтәй" фастфуд рестораннары хуҗалары ачты.

Ресторанда Генераль Горбатов урамында урнашкан, анда хәләл ризык тәкъдим ителә.

РБК язуынча, инвестицияләр күләме 100 млн сум тәшкил итә.
❤21🔥2🥰2👍1
📚Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!

Бүген ул — фетнә сүзе.

Бу сүзне нинди очракларда кулланасыз?

#азатлыксүзлеге
👍7❤3🔥2
Хәерле шимбә иртәсе, хөрмәтле укучыларбызы. Бүген 23 сентябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Кичә кич Казанның Даурская урамында шартлау тавышы ишетелде. МЧС соңрак Ford Transit машинасының моторы техник сәбәпләр белән "кабынып киткән" дип хәбәр итте.

🔸Аннексияләнгән Акъярга янә ракет һөҗүме булган "Акъярда ПВО эшләде. Ракет кисәкләре Сухарная балка районында причал янына төшкән", дип язды шәһәрнең Мәскәү куйган башлыгы Михаил Развожаев.

🔸Италиянең элекке президенты Джорджо Наполитано 99нчы яшендә вафат булган. Ул дәүләт башлыгы булып 2006-2015 елларда торды.

🔸Канада Киевка ярдәм буларак өч ел дәвамында $482 млн бүләчәк һәм F-16 очучыларын өйрәтүчеләр бирәчәк дип хәбәр итте ил премьер-министры Джастин Трюдо. Моннан тыш, Украинага 35 пилотсыз очкыч, кораллар, җиңел техника тапшырачак һәм Leopard 2 танкларын хезмәтләндерүдә ярдәм күрсәтәчәк.

🔸Швейцариядә йөзне каплаучы киемне тыючы канун гамәлгән керде. Тыюлар пәрәнҗәгә генә түгел, бандана, битлекләргә дә кагыла. Канун бозучыларга 1 мең евро тирәсе штраф каралган.

🔸Мордовия башлыгы Артем Здунов Канада санкцияләренә эләккән. Здунов Казанда туган, 2014-2018 елларда Татарстан икътисад министры булган иде.
✍2👍1🔥1
"Татар зиратын милли пантеон итү кирәк". Галимнәр дәүләттән ярдәм сорый

21 сентябрь Мәрҗани исемендәге Тарих институтында Татарстанның эпиграфик мирасы турында сөйләштеләр. Очрашуда кабер ташларын өйрәнүчеләр мирасның елдан-ел юкка чыгуын искәртте.

Бүген татарның кабер ташларын саклау һәм өйрәнү, бу үз чиратында тарихи язма чыганак булып тора, энтузиастлар, әлеге эшнең җанатарлары ярдәмендә генә башкарыла.

Милли мирасны саклауда дәүләтнең өлеше әллә ни сизелми: дәүләт програмы да юк, һәйкәлләргә хокукый статус та бирелмәгән. Җыеннан репортаж тәкъдим итәбез.

👉Телеграмда гына укып була.
👉Сайтта мәкалә әлеге сылтама буенча урнашкан.
👉Көзге сылтама Русиядә VPN-сыз ачыла.
👍7❤4🤔1
Җомга Г.Тукай исемендәге "Казан" халыкара һава аланының 2нче терминалында рәсми рәвештә намаз уку бүлмәсе ачылган. Бүлмәнең гомуми мәйданы – 40 м2 һәм ул ирләр һәм хатын-кызлар өчен ике залдан тора. Һәрбер өлешенә 7-8 кеше сыя. Тәһарәтханәсе бар, михраб куелган, келәм җәелгән, Коръән китаплары, намазлыклар бар.

Шулай итеп, "Казан" халыкара һава аланыныда хәзер 2 намаз уку бүлмәсе эшли. Моннан тыш, һава аланыннан ерак түгел "Казан экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә 2 намаз уку бүлмәсе бар.

Фото: Татарстан мөфтияте сайты.
🔥11👍7❤1😁1
Медиа: Мәрҗани исемендәге Тарих институтын Фәннәр академиясенә кушачаклар

Бу хакта Татарстан хөкүмәтендәге чыганакларына сылтанып, БИЗНЕС Online хәбәр итә.

Моңа кадәр институт республика фән һәм мәгариф министрлыгы аша финанслана иде.

▪️Тарих институты 2020 елда ябыла язган иде. Аны Археология институтына кушарга теләделәр. Тарих институтын саклап калуны сорап татар фән һәм мәдәният, иҗтимагый даирәләр вакилләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте, шау-шу купты. Ахырда институт мөстәкыйльлеген саклап калды. Институтны 2011 елдан бирле җитәкләгән Рафаил Хәкимов вазифасыннан китте.
👎15🔥2🤔1🤬1
🔺Русиянең "Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы" бәйгесендә Казаннан Айсылу Лотфуллина җиңүче дип табылган.

Айсылу Лотфуллина - Казанның 41нче мәктәбендә мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбиячесе.

Русия мәгариф министры кулыннан бүләкне алырга ул татар милли киемендә чыкты.

13нче гимназия укытучысы Алинә Шәгәрәева беренче бишлеккә кергән.

Бәйге Карачай-Чиркәс республикасында узды, анда бөтен илдән 104 кеше: 72 укытучы һәм 32 тәрбияче катнашты.
🔥11👍4👏4❤2
Чечня мәктәпләреннән яңа тарих дәреслегенең бөтен тиражын алганнар. Чечен халкының сөргене турында бүлеге кире язылачак.

Чечня парламенты спикеры Магомед Даудов белдерүенчә, төбәк башлыгы Рамзан Кадыров мәктәпләрдән Мединский авторлыгында яңа тарих дәреслекләрен алырга кушкан.

Аның сүзләренчә, чечен халкын депортацияләү турындагы бүлекне кире язачаклар. Моның өчен федераль хакимият махсус эшче төркем булдырган. Анда Икенче дөнья сугышы вакытында депортацияләнгән халыклар яшәгән төбәк башлыклары кергән.

Яңа дәреслектә сөрген турында "Оккупантларга ярдәм итүчеләр" бүлегендә язылган. Бу җәмгыятьтә дә шау-шу тудырды.

Владимир Мединский бу өлешне иске дәреслекләрдән алдык дип белдергән.

▪️Советлар берлегендә Икенче дөнья сугышы вакытында 11 халык вәкилләре тулысынча сөргенгә җибәрелде.

▪️1991 елда репрессияләнгән халыкларны аклау турында канун кабул ителде.
🔥12👏2🤡1