Татарстанда Русия-Кытай оешмасы телекоммуникация җиһазлары җитештерә башлаячак.
Уртак җитештерү оешмасы Иннополистагы "Иннопарк" биләмәсендә урнашачак. Татарстанда җитештерелгән беренче телекоммуникация җиһазларын М-12 машина юлын җиһазландыру өчен кулланырга җыеналар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Мәскәү Татарстанны Кытай кочагына "этәрә" дигән фикер белән килешәсезме?
#Татарстан
@azatliqradiosi

👎5🤔2❤1👍1🔥1
Башкортстанда мәктәп ярминкәсендә җыелган акчаларны сугышка җибәрәләр
Кырмыскалы мәктәбендә үткән ярминкәдә камыр ризыклары сатканнар, килгән акчаларга сыйныфларга җиһазлар алырбыз дип өметләнгәннәр. Әмма акчалар сугышучы хәрбиләргә киткән.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
#Башкортстан

Азатлык Радиосы
"Мәктәпнең үз проблемы да җитәрлек": Башкортстанда мәктәп ярминкәсендә җыелган акчаларны сугышка җибәрәләр
Кырмыскалы мәктәбендә үткән ярминкәдә камыр ризыклары сатканнар, килгән акчаларга сыйныфларга җиһазлар алырбыз дип өметләнгәннәр. Әмма мәктәп ярминкәсе кеременең 120 мең сумын Украинада сугышучы хәрбиләргә киткән.
🤬10👍2❤1🤮1
Русия эчке эшләр министрлыгы Халыкара җинаять мәхкәмәсе (ХҖМ) рәисе Петр Һофманскины эзләүгә биргән.
Министрлык базасында аны нинди маддә нигезендә эзләүләре әйтелми.
▪️Быел 17 мартта Һаагадагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Владимир Путинны кулга алу карары чыгарды. Моннан тыш Русия президенты каршындагы Бала хокуклары вәкиле Мария Львова-Беловага карата да шундый ук кулга алу карары чыгарылды.
▪️Халыкара җинаять мәхкәмәсе аларның икесен дә сугыш җинаятьләре кылуда — Украинаның басып алынган төбәкләрендәге халыкны, аерым алганда балаларны, мәҗбүри депортацияләү һәм күчереп йөртүдә шикләнә.

Русия эчке эшләр министрлыгы Халыкара җинаять мәхкәмәсе рәисен эзләүгә биргән
Аны нинди маддә нигезендә эзләүләре әйтелми.
🤡3❤2😁2👍1
БМО комиссиясе: Русия хәрбиләре украиннарны үтергәнче җәфалаган
БМО Кеше хокуклары шурасындагы Украинадагы хокук бозуларны тикшерү халыкара комиссиясе дүшәмбе көнне телдән ясаган чыгышында Русия хәрбиләренең Украина җирлегендә тыныч халыкка каршы сугыш җинаятьләре кылуын дәвам итүләрен әйтте. Комиссия тикшерүдән соң шундый нәтиҗәгә килгән.
Хисапта кораллы һөҗүмнәр, җәзалаулар һәм сексуаль көч куллану, шулай ук энергетика инфраструктурасына һөҗүмнәр турында әйтелә.
Комиссия әгъзалары Украинада зыян күргәннәр һәм шаһитләр белән сөйләшкән. Алар Русия армиясе тарафыннан торак биналарга, медицина оешмаларына һәм халык инфраструктурасына ракет һөҗүмнәре ясалуы турында сөйләгән.
Озак вакыт Русия хәрбиләре оккупациясендә булган Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләрне җәфалаулар турында да әйткән. Еш кына Украина кораллы көчләре белән хезмәттәшлектә гаепләнгән кешеләрне газаплаганнар. Аларның кайберләре сорау алу вакытында җәфалаудан үлгән.
Комиссия башлыгы Эрика Мёзе Херсон өлкәсендәге Русия хәрбиләренең сексуаль көч кулланулары турында әйтә. Зыян күргәннәрнең яше 19 яшьтән 83 яшькә кадәр. Кайбер очракларда корбаннарның гаилә әгъзаларын күрше бүлмәдә тотканнар һәм алар нәрсә булганын ишетеп торган.
Комиссия шулай ук Украина кораллы көчләре тарафыннан кылынган “аз санлы” хокук бозулар турында хәбәр итте һәм Украина хакимиятен бу очракларны тиз арада тикшерергә чакырды.
Комиссия әгъзалары октябрьдә БМО гомум мәҗлесенә җентекле хисап тәкъдим итәчәк.
Русия ягы гражданнар корылмаларына һөҗүмнәрне дә, Русия хәрбиләренең тыныч халыкка каршы агрессиясен дә кире кага.

🤬8
Башкортстанда Украинадагы сугышка җибәрү өчен һава десант гаскәренең танк батальоны тупланып беткән.
БСТ хәбәр итүенчә, барлыгы 150 кеше җыелган. Аларны сугышка бу атнада озатачаклар.
▪️Башкортстаннан Украинага җибәреләсе төркемнәрнең иге-чиге күренми. Шул ук вакытта Башкортстан Украинадагы сугышта үтерелгән ирләр саны ягыннан Русия төбәкләре арасында иң беренче урыннарны били.
Бүгенге көндә Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан ким дигәндә 947 кеше һәлак булган. Бу сан күпкә зуррак булырга мөмкин, чөнки хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

❤3🤡2
Федерация шурасы әгъзалары төбәк прокурорлары вазифаларына Русия президенты Владимир Путин тәкъдим иткән бөтен намзәтләрне дә хуплаган.
Бу хакта югары пулат сайтында әйтелә.
Сенаторлар шул исәптән Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйковны Мари Иленә билгеләүне дә хуплаган. Татарстан прокуроры вазифасына Альберт Суяргуловны тәкъдим итү белән дә ризалашканнар.
▪️Альберт Суяргулов - Петербур прокуроры урынбасары. 1982 елда туган, Петербурның хәрби-диңгез институтын һәм Петербур дәүләт университетын тәмамлаган. 2010 елдан башлап Ленинград өлкәсе һәм Петербур прокуратураларында эшли.
▪️Илдус Нәфыйковка 63 яшь. Ул 1960 елның 12 июнендә Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Кузнечиха авылында туган. 1996-2000 елларда Түбән Кама, 2000-2007 елларда Чаллы прокуроры була. Шуннан соң Нәфыйков Казанга күчеп килә һәм шәһәр прокуратурасын җитәкли. 2013 елдан Татарстан прокуроры.

Федерация шурасы Мари Иле прокуроры вазифасына Илдус Нәфыйков намзәтен хуплады
Татарстан прокуроры итеп Альберт Суяргуловны билгеләү тәкъдиме дә хупланган.
🔥2❤1👍1🤬1🎉1🤮1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 26 сентябрь, сишәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.
🔸Төнлә Русия армиясенең Одесса өлкәсенә дроннар һөҗүме аркасында ике кеше яраланган. Җирле хакимият хәбәр итүенчә, дроннарның күбесе бәреп төшерелгән, ләкин кайберләре порт корылмаларына зыян салган.
🔸Үзбилгеләнгән Таулы Карабах контролендә булган Степанакерт (Ханкенди)-Аскеран юлында бензин келәтендә көчле шартлау булган. Бу хакта Карабахның гадәттән тыш хәлләр дәүләт хезмәте хәбәр итә. Корбаннар бар. Зыян күрүчеләр хастаханәгә озатылган.
🔸Уфа икмәк пешерү заводында янгын чыккан. Беренчел мәгълүматларга караганда, бер кеше зыян күргән.
🔸Латвия полициясе шәхси машиналардагы "Мин урыс" дигән язу өчен штрафка тартачак. Бу ябыштыргычлар "агрессив дәүләтнең Украинада кылган сугыш җинаятьләрен пропагандалау" дип бәяләнәчәк. "Урыс телендә провокацион язулар" куйган кешеләр административ җаваплылыкка тартылачак, дип кисәтә полиция.
🔸Чечня башлыгы Рамзан Кадыров журналист Ксения Собчакка шалтыратып гаиләсе турында язарга ярамавын кисәткән. Элегрәк Собчак Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улының Коръәнне яндыруда гаепләнгән Никита Журавелны изоляторда кыйнавына ачу белдереп язган иде. Кыйнау видеосын Рамзан Кадыров чыгарды. Русия хакимияте бу хәлгә әлегә бернинди аңлатма бирмәде.
Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык татар телендә башка җирдә булмаган хәбәрләр яза һәм укучыларына тиз, объектив мәгълүмат җиткерә.

🥰2❤1✍1👍1🔥1
Русия Милли азчылыкларны яклау конвенциясеннән чыга. Бу нәрсәне аңлата?
22 сентябрьдә Русия хөкүмәте президентка Милли азчылыкларны яклау (кыса) конвенциясеннән чыгу тәкъдиме турында карар кабул итте.
Бу — Европа шурасының төп документларының берсе.
Русия әлеге килешүне 1996 елда имзалаган иде. Аны гамәлдән чыгару өчен Владимир Путинга хөкүмәт тәкъдимен Русия думасына кертергә һәм депутатларның хуплавын алырга кирәк.
"Idel.Реалии" әлеге конвенция хакында Калмыкстан юристы Даавр Дорҗин белән сөйләште. Ни өчен Русия аны гамәлдән чыгарырга тели һәм бу Русиядә яшәүче халыклар өчен нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
💬Русия халыкара килешүләрдән баш тартып кыргыйлана бара һәм барлык өлкәләрдә дә кеше хокукларын, шул исәптән милли хокукларны да катгый рәвештә бозуга таба юл ала. Бу — кызганыч тенденция. Русия милләтләренең киләчәге куркыныч булып күренә.", ди Даавр Дорҗин.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Ни өчен Русия Милли азчылыкларны яклау конвенциясеннән чыгарга тели һәм бу Русиядә яшәүче халыклар өчен нинди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин? Калмыкстан юристы Даавр Дорҗин аңлатмасы.
🤬10❤3
Медиа: Башкортстанда шәфкать туташларын бер көнлек хезмәт хакларын сугышка тапшырырга мәҗбүр итәләр
Бу хакта "Осторожно Media"га Югары Яркәй район үзәк хастаханәсендә эшләүче бер хезмәткәр сөйләгән.
Шәфкать туташлары җитәкчеләре исеменә гариза язып, хезмәт хакларыннан акча тотып калуны сорарга тиеш булачак диелә.
▪️Бу Башкортстанда мондый беренче очрак кына түгел. Узган елның маенда Башкортстандагы хастаханәләр хезмәткәрләрен хезмәт хакының бер өлешен Украинаның Луһански өлкәсендәге Хрустальный (Красный Луч) шәһәрен торгызуга күчерергә мәҗбүр иттеләр. Әлеге карарны Башкортстан башлыгы хакимияте кабул иткән диелде.
Сез мондый очраклар турында ишетсәгез, белсәгез @azatliqradio аккаунтына языгыз, анонимлыкны гарантиялибез.

Югары Яркәй район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташларының уртача хезмәт хакы 23-26 мең сум, димәк сугыш өчен 900 сумга кадәр акча бирергә кирәк булачак, дип искәртелә.
🤬7💩3❤2
WhatsApp мессенджеры Русия кулланучыларына каналлар ясарга рөхсәт итмәячәк.
Бу хакта WhatsApp-ның хуҗасы Meta ширкәте вәкиленә сылтама белән The Moscow Times яза.
"Якын арада Русия эчендә кулланучылар продукттан файдалана алмаячак", дип әйткән The Moscow Times әңгәмәдәшчесе. Башка илләрдә исә берничә атна эчендә мондый мөмкинлек булачак.

WhatsApp Русиядә каналлар ясарга рөхсәт бирмәячәк, моның өчен аны томаларга теләгәннәр иде
Башка илләрдә исә WhatsApp-та каналлар ясау мөмкинлеге берничә атна эчендә булачак.
❤3🤬2🫡2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Медиа: Башкортстанда шәфкать туташларын бер көнлек хезмәт хакларын сугышка тапшырырга мәҗбүр итәләр Бу хакта "Осторожно Media"га Югары Яркәй район үзәк хастаханәсендә эшләүче бер хезмәткәр сөйләгән. Шәфкать туташлары җитәкчеләре исеменә гариза язып, хезмәт…
Әлеге уңайдан MKset басмасы Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтен мөрәҗәгать иткән.
Анда әйтүләренчә, якында Илеш районыннан сугышта катнашучылар өчен һуманитар ярдәм җибәрү ниятләнә. "Бу хакта хастаханәдә эшләүчеләргә әйтелде. Бөтен акчалар да - бары тик ихтыяри гына бирелә. Хәйриячелек өчен акча таләп итәргә беркемнең хакы юк. Теләге булган һәркем гариза яза алачак", дип белдергән бу уңайдан Югары Яркәй хастаханәсе баш табибы Рәзидә Гатауллина.
Шулай ук министрлыкта әйтүләренчә, бу хакта медицина хезмәткәрләренә кичә - 25 сентябрьдә генә хәбәр иткәннәр.

🤡2❤1👍1
Казанда йорт төзүеләр август аенда 9,7 миллиард сумга 1097 фатир саткан.
Белгечләр әйтүенчә, августта һәм сентябрьдә фатир сатып алырга теләүчеләрнең күп булуына төп еллык ставканың 13 процентка, беренчел кертемнең 20 процентка артуы һәм инфляциянең үсүе сәбәпче.
@azatliqradiosi
Белгечләр әйтүенчә, августта һәм сентябрьдә фатир сатып алырга теләүчеләрнең күп булуына төп еллык ставканың 13 процентка, беренчел кертемнең 20 процентка артуы һәм инфляциянең үсүе сәбәпче.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Казанда бер ай эчендә 9,7 миллиард сумлык фатир сатылган
Белгечләр әйтүенчә, августта һәм сентябрьдә фатир сатып алырга теләүчеләрнең күп булуына төп еллык ставканың 13 процентка, беренчел кертемнең 20 процентка артуы һәм инфляциянең үсүе сәбәпче.
❤2✍1
Зиннур Әһлиуллин: "Урыслар белән тигез хокуклар теләгәнгә безне хөкем итәләр"
14 сентябрьдә Чаллыда яшәүче татар милли хәрәкәте ветераны, 72 яшьлек Зиннур Әһлиуллинны полиция хезмәткәрләре сорау алуга алып китте. Пенсионерга 16 мең сум штраф салдылар. Азатлык Әһлиуллиннан булган вакыйгаларга мөнәсәбәте, милли хәрәкәтнең бүгенге хәле, кануннарның ничек эшләве турында сорашты.
💬Бигрәк тә, урыс булмаган җирле халыклар файдасына мәхкәмә беркайчан карар кабул итмәячәк. Ул бары имитация. Дәүләтнең сәясәте урыс булмаган халыкларны бетерүгә юнәлдерелгән, бу 500 ел буе бара инде. Формалары, юллары үзгәрә, әмма асылы шул – урыс булмаган халыкларны бетерү.
Алар үзләрен урыс дип танысалар яхшы, әмма урыс булмыйлар икән, димәк, аларны физик яктан бетерү, сөргенгә куу кирәк. Алар бит безне бәхетле итәр өчен басып алмаган, үзләренә, үз халкына җир чистартыр өчен басып алган. Без генә түгел, аның бит үз халкы да җәза чигә. Менә без төрмәдә яшибез. Төрмәдә зэклардан башка, аларның тәртибен тикшереп торучы, качмасын дип сагалап йөрүче катлам – "смотрящийлар" бар. Аларга похлебканы бераз күбрәк бирәләр. Алар башка халыкларның азат булмавын карап тора, әмма үзе дә төрмәдә яши", ди Зиннур Әһлиуллин.
Әңгәмәне тулырак ➡️монда укыгыз, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

14 сентябрьдә Чаллыда яшәүче татар милли хәрәкәте ветераны, 72 яшьлек Зиннур Әһлиуллинны полиция хезмәткәрләре сорау алуга алып китте. Пенсионерга 16 мең сум штраф салдылар. Азатлык Әһлиуллиннан булган вакыйгаларга мөнәсәбәте, милли хәрәкәтнең бүгенге хәле…
❤12😢7
Казан хакимияте: башкалада яшәүчеләрнең 62 проценты гына башка милләтләргә толерант
Түрәләр Казанда 2030 елга кадәр гражданнар татулыгын ныгыту програмы әзерләгәннәр.
Шулай да алар 2030 елгы нәтиҗәләр быелгы нәтиҗәләрдән әллә ни аерылып торыр дип өметләнми.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Түрәләр Казанда 2030 елга кадәр гражданнар татулыгын ныгыту програмы әзерләгәннәр.
Шулай да алар 2030 елгы нәтиҗәләр быелгы нәтиҗәләрдән әллә ни аерылып торыр дип өметләнми.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Казан хакимияте: башкалада яшәүчеләрнең 62 проценты гына
башка милләтләргә толерант
башка милләтләргә толерант
Казанда 2030 елга кадәр гражданнар татулыгын ныгыту програмы әзерләделәр.
🤷♂4🤮2
Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыкканнан соң 213 тавык һәм 225 йомырка юк ителгән
Моннан тыш, фабрика янында яшәүче кешеләрнең дә тавыкларын алып юк иткәннәр.
▪️Август ахырында Татарстанның Лениногорски кошчылык фабрикасында кош кизүе чыккан иде. Тавыклар 25 августта ук үлә башлаган. Чир таралу куркынычы булганга, кошчылык фабрикасыннан 55 километр радиуста карантин кертелде, бу зонага республиканың тугыз районы керә.

😢2❤1
❗️Башкортстанның Салават районы Яхъя авылында яшәүчеләр авылда вак таш чыгаруга каршылык белдерә
Яхъя халкы авылда вак таш карьерында казу эшләре алып барылуга каршылык йөзеннән Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга мөрәҗәгать видеосы яздырган.
Авыл халкы фикеренчә, торак йортлар янында казу эшләре алып бару аларны көтүлекләрдән һәм судан мәхрүм итәчәк, мәктәптә укучы һәм бакчага йөрүче балаларның иминлегенә куркыныч тудырачак, диелә видеода.
Карьерда казу эшләре 2007-2015 елларда да барган, соңрак ташлаганнар. Авылда мәктәп, соңрак балалар бакчасы төзелгән. Авыл киңәйгән һәм аның чикләре карьерга бик якын килеп җиткән.
Русия тикшерү комитетында белдерүләренчә, хәзер Башкортстан тикшерү комитеты бу мөрәҗәгать уңаеннан тикшерү башлаган.

Башкортстанның Салават районы Яхъя авылында яшәүчеләр авылда вак таш чыгаруга каршылык белдерә
Авыл халкы фикеренчә торак йортлар янында казу эшләре алып бару аларны көтүлекләрдән һәм судан мәхрүм итәчәк, мәктәптә укучы һәм бакчага йөрүче балаларның иминлегенә куркыныч тудырачак,
👍7❤1🙏1
Татарстан хакимиятләре мәктәпләргә дроннар проектлау өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләсен карый
Бу хакта республиканың мәгариф һәм фән министрлыгына сылтанып "Коммерсантъ" хәбәр итә.
Министрлык аңлатуынча, хәзерге вакытта республикада авиатөзелеш сыйныфлары бар, әмма очу җиһазларын проектлау мәсьәләсе әлегә хәл ителмәгән, бу мәсьәлә өйрәнелә.
▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды.
▪️Белгечләр фикеренчә, хәзер Украина Алабугага кануни рәвештә һөҗүм итә алачак, Мәскәү Татарстанны махсус канга буярга тели ди алар.

Татарстан хакимиятләре мәктәпләргә дроннар проектлау җиһазлары сатып алырга мөмкин
Хәзерге вакытта Русия мәктәпләре пилотсыз очкычларны проектлау өчен җиһазлар сатып ала. Бу хактагы мәгълүмат дәүләт өчен сатып алулар сайтында чыккан. Алмаш өлешләрне ОБЖ дәресләрендә,"пилотсыз очучы җиһазларны куллану нигезләре" програмы кысаларында кулланачаклар…
🔥2❤1🤡1
❗️Татарстан дәүләт шурасы "Ватанга хезмәт итәргә һәм аны якларга" өндәүче канун өлгесе әзерләгән
Татарстан депутатлары "Татарстан гражданнарын патриотик тәрбияләү турында" канун өлгесе әзерләгән. Ул республикада ватанпәрвәрлек тәрбиясе юнәлешендә уртак алымнар билгеләргә ярдәм итәчәк, диелә.
Канун өлгесе Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күрсәтмәсе белән әзерләнгән. Анда 7 төп бурыч куелган:
❶ Русия һәм Татарстан конституцияләрен хөрмәт итүне тәрбияләү
❷ Халыкта Ватанга хезмәт итәргә һәм аны якларга әзер булу, хәрби бурычны намус белән үтәү хисен булдыру
❸ Русия һәм Татарстан дәүләт символларына горурлык хисе сеңдерү
❹ Дәүләт хезмәте абруен арттыру, армиядә хезмәт итүгә әзерлекне камилләштерү
❺ Волонтер эшчәнлеген үстерү
❻ Гаилә институтын ныгыту һәм традицион кыйммәтләрне саклау
❼ Экстремизмга каршы тору
Патриотик тәрбия сәясәте үтәлешен күзәтеп бару өчен махсус координацион шура булдыру каралган.
❓Татарстан депутатларының шушы башлангычын хуплыйсызмы?

Татарстан дәүләт шурасы "Ватанга хезмәт итәргә һәм аны якларга" өндәүче канун өлгесе әзерләгән
Анда хәрби бурычны намус белән үтәргә, дәүләт символларына һәм конституцияләренә, дәүләт хезмәтенә хөрмәт итәргә чакырулар бар.
🤮7💩4👍2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Татарстан дәүләт шурасы "Ватанга хезмәт итәргә һәм аны якларга" өндәүче канун өлгесе әзерләгән Татарстан депутатлары "Татарстан гражданнарын патриотик тәрбияләү турында" канун өлгесе әзерләгән. Ул республикада ватанпәрвәрлек тәрбиясе юнәлешендә уртак алымнар…
Татарстанда балаларны тагын "Я — русский" дип җырлатканнар
Бу юлы — Югары Ослан районында. Февраль аенда Казанның 186нчы лицеенда да нәкъ шундый хәл килеп чыккан иде: ул зур гына шау-шу тудырды. Кемдер моны хәтта урыс фашизмы белән дә чагыштырды.
❓Ә сез ни уйлыйсыз? Балаларны "Я — русский" дип җырлатырга ярыймы?

YouTube
Татарстанда балаларны "Я — русский" дип җырлатканнар. Тагын!
Татарстанда балаларны "Я — русский" дип җырлатканнар. Тагын! Бу юлы — Югары Ослан районы турында сүз бара. Февраль аенда Казанның 186нчы лицеенда да нәкъ шундый хәл килеп чыккан иде: ул зур гына шау-шу тудырды. Кемдер моны хәтта урыс фашизмы белән дә чагыштырды.…
🤬16🤮4👎1🤡1
Русия думасында пенсионерларга куллану вакыты чыга торган тауарны бушлай тарату тәкъдимен хупладылар
Пенсионерларга бушлай тауар бирүне хөкүмәт каршындагы Финанс университеты белгечләре Александр Сафронов һәм Дарья Некипелова тәкъдим иткән иде.
Алар кибетләрдә куллану вакыты чыга торган бушлай тауар урнаштырылган махсус киштәләр булдырырга чакырды. Бу пенсионерларга яхшы ярдәм булачак, чөнки пенсиянең зур өлеше азык-төлеккә китә ди белгечләр.
Думаның мәгариф комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова ("Гадел Русия") шушы тәкъдимгә хуплау белдерде. Аның сүзләренчә, бу тәрҗибә башка илләрдә дә кулланыла. "Ул пенсионерларга гына түгел, социаль яктан якланмаган башка категориядәге кешеләргә дә ярдәм була ала", диде ул.
❓Пенсионерларга куллану вакыты чыга торган тауарны бушлай тарату тәкъдимен хуплыйсызмы?

Хөкүмәт каршындагы Финанс университеты белгечләре пенсионерларга ярдәм ысулы тәкъдим иткән иде. Алар фикеренчә, кибетләрдә куллану вакыты чыга торган бушлай тауар урнаштырылган махсус киштәләр кирәк. Бу пенсионерларга яхшы ярдәм булачак, чөнки пенсиянең зур…
🤣2😢1