Google-га 25 ел. Ул милли телләрне сакларга ничек ярдәм итә?
Google тәрҗемәчедә татар теле бар, башкорт теле әлегә өстәлмәде. Белгечләр, эре IT-ширкәтләр милли телләргә булыша, ләкин тагын да күбрәк проектлар башкара ала, дип саный.
💬 Тел активисты Ирек Хаҗиев сүзләренчә, Google тәрҗемәченең сыйфатын хәзер дә волонтерлар яхшырта ала. Бу эшне ул бүген дә алып бара. Аның үзенең тарафыннан гына бүгенге көнгә 100 меңгә якын тәрҗемә ясалган.
— Вакыт булганда, тәрҗемәчедә хаталар күрсәм, төзәтмәләр кертергә тырышам. Статистикага күз салсак, бу тәрҗемәчедә татар теленә бәйле 80 меңгә якын төзәтмә ясалган. Чагыштыру өчен, урыс телендә – 9 миллионга якын төзәтмә. Теләгән һәр кеше төзәтмәләр, тәрҗемәләр ясап Google тәрҗемәче эшен камилләштерә ала, — ди ул.
💬 IT-белгеч, күп кенә башкорт проектлары авторы Илдар Киньябулатов Google милли телләргә игътибар бирә, ләкин Яндекстан бу мәсьәләдә калыша дип саный. Әлегә кадәр Google тәрҗемәчегә башкорт теле өстәлмәгән.
💬 Татар һәм инглиз телләре укытучысы, "Сәлам" дәреслеге авторларының берсе Эльвира Маркова белем бирү өлкәсендә дә тәрҗемәчеләрнең булуы мөһим дип саный.
— Укучыларым да, татар теле белән кызыксынучылар да миннән еш кына тәрҗемәчеләрне сорый. Мин, гадәттә, Google, Яндекс тәрҗемәчеләрен һәм Tatsoft-ны киңәш итәм. Аларның тәрҗемә итү сыйфаты төрле, шулай да, һәрберсен дә куллану файдалы була ала, — ди ул.
Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп биттә.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.

Азатлык Радиосы
Google-га 25 ел. Ул милли телләрне сакларга ничек ярдәм итә?
Google тәрҗемәчедә татар теле бар, башкорт теле әлегә өстәлмәде. Белгечләр, эре IT-ширкәтләр милли телләргә булыша, ләкин тагын да күбрәк проектлар башкара ала, дип саный.
❤9👍4🔥1
Хәерле җомга иртәләре, дуслар! 29 сентябрь иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйк:
▪️ Төнлә Русиядә 11 дрон бәреп төшерелгән дип хәбәр итә илнең хәрби җитәкчелеге. Аларның 10сы Курски өлкәсендә һәм берсе Калуга өлкәсендә очкан диелә. Путин режимы башлаган сугыш инде 583 көн дәвам итә.
▪️ Казанда яңа төзелгән йортлардагы фатирларга ихтыяҗ 41%ка арткан. "Авито Недвижимость" белгечләре бәянең дә артуын теркәгән.
▪️ Украина Атом энергиясе халыкара агентлыгының (МАГАТЭ) идарә шурасына кергән.
▪️ Бу көннәрдә Таулы Карабахтан Әрмәнстанга 84,7 меңләп кеше күчкән дип хәбәр ителә.
▪️ Уфада 11 октябрь көнне узачак Республика көненә әзерлек бара. Әзерлектә 2,1 меңгә якын хезмәткәр катнаша.
Азатлыкны укыгыз, безне дусларга да киңәш итегез. Бергә булыйк!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤2✍1👍1
📍Мәскәүдә мобилизациядә хезмәт итү вакытын чикләү турындагы канун өлгесен хупламаганнар
Мондый тәкъдим белән Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев чыккан иде. Ул мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытларын тәгаенләштерү кирәк дигән иде.
Русия Думасы каршындагы канун чыгаручылар шурасында бу тәкъдим хуплау тапмаган. Канун өлгесенә югары пулат идарәсе һәм Федерация шурасының саклану һәм иминлек комитеты башлыгы Виктор Бондарев та тискәре бәяләмә биргән.
Сентябрь уртасында Думада мобилизацияләнгәннәрне сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячаклар дип белдергәннәр иде.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

😁3🤡2👍1
Татарстан Русия Украинадан басып алган Донбасска чираттагы һуманитар йөк җибәргән
Казаннан Лисичанскига һәм Рубежноега барлыгы 10 йөк машинасы киткән, дип хәбәр итте республика президенты Рөстәм Миңнеханов. "Алга таба да авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәчәкбез!", дип ул үз Телеграм каналында татарча язды.
Украина җирләрен басып алган Русия төбәкләр карамагына төрле шәһәрләрне тапшыра. Татарстан карамагына Лисичански һәм Рубежное шәһәрләре бирелгән.
Татарстан – Идел буе төбәкләре арасында фетнәчел Донбасска иң күп һуманитар ярдәм җибәрүче республикаларның берсе.

🤡6👍4😱2🤮2👎1
"Вертикальгә каршы көрәшеп булмый". Тарих институты академиягә кушыла
Бүген безнең төп язмабыз Татарстан фәннәр академиясенең Тарих институтын "йотарга" җыенуы турында. Тарихчылар академия президенты Рифкать Миңнехановның фәнни юнәлештә вертикаль төзергә җыенуын әйтә.
"Миндә шундый фикер калды: абзый [Рифкать Миңнеханов] әлегә кая килеп эләккәнен аңлап бетерми. Ул бу мәсьәләгә технократ буларак карый. Әйе, Миңнеханов милли үзаңны күтәрүдә һуманитар фәннәр, заманча тарих кирәк диде. Шул ук вакытта һуманитар өлкәнең әлегә акча китермәвен әйтте. Ул фән акча китерергә тиеш диде", дип сөйли тарих институтының фәнни хезмәткәре.
Галимнәр Тарих институтын Академиягә кушып зур кыскартулар булмасмы дип борчыла. Бу татар фәне, тарихы һәм Татарстанның киләчәге өчен файдалы түгел, ди алар.
Бу хакта зур язманы 👉 Азатлыкта укыгыз.
👉 көзге-сылтама бар.
👉 язманы Телеграмда да укып була.

Татарстан фәннәр академиясе Тарих институтын "йотарга" җыена. Тарихчылар академия президенты Рифкать Миңнехановның фәнни юнәлештә вертикаль төзергә җыенуын әйтә. Кайбер галимнәр моннан зыян юк дигән фикердә. Шулай да институтта кыскартулар башланыр, тарихка…
🤬5👍2🔥1😢1
📍 1 октябрьдән Русия армиясенә көзге чакырылыш башлана
Русия баш штабы вәкиле "срочник"ларны сугышка җибәрмибез дип ышандыра. Ләкин моңарчы аларның сугыш кырында булу очраклары ачыкланган иде.
2024 елның 1 гыйнварыннан башлап Русиядә гаскәргә 18 яшьтән 30 яшькә кадәргеләр алыначак. Әлегә хәрби хезмәткә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ирләр генә чакырылырга тиеш.
Көзге чакырылыш турында тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

😢2❤1
Уфада яшәүче 81 яшьлек Агиләш Дилмөхәммәтова улы, сәяси тоткын, башкорт сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовны 4 ел буена күрми яши. Азатлык ялгыз ханымның ничек яшәгәне, ниләр уйлаганы турында сөйли.
Бездә чыккан язманы укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

😱3👍1🔥1🤬1😢1
Наталия Фишман Казакъстандагы шәһәрләрне тәртипкә китерү белән шөгыльләнәчәк
Бу атнада Фишман ире – режиссёр Тимур Бекмәмбәтов белән бергә Атырау өлкәсе акимы белән күрешкән. Очрашуда алар уңайлы мохит тудыру, шәһәрдәге иске биналарны төзекләндерү кебек мәсьәләләр турында фикер алышканнар.
Бикмәмбәтовлар гаиләсе Русиядән 2022 елның февралендә киткән иде.
Тимур Бекмәмбәтов Русия Украинада башлаган сугышны хөкем итеп чыкты, ул аны "бәла" дип атады. "Без яшәргә күнеккән дөньяның бер төндә чәлпәрәмә килүен күрү күңелсез", дигән иде ул.

👍5🤣5😁2😢1🤡1
🛫"Аэрофлот" Казаннан Дубайга даими очышлар башлый
Бу хакта Казан һава аланының матбугат хезмәте җиткерә.
Очышлар кышкы яллар вакытына туры китереп ачыла, алар 21 декабрьдән 2024 елның 31 гыйнварына кадәр булачак.
Казаннан очышлар җомга (иртәнге сигездә) һәм дүшәмбе (7:25 сәгатьтә), ә Дубайдан пәнҗешәмбе (17:35) һәм якшәмбе (13:30) булыр дип ниятләнелә.
Дубайга 158 юлчыны сыйдырышлы Вoeing 737−800 очачак. Юлга биш сәгатьләп вакыт китәчәк, диелә.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🫡1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан тагын өч мәет кайтарылды
Айдар Хафизов — Аскын районы Чураш авылыннан, Уфа урман-техник техникумын тәмамлаган, 6 сентябрьдә һәлак булган.
Рөстәм Вәлиев — 54 яшь, Нефтекамадан, өлкән лейтенант, 1969 елның 19 августында туган, 1990 елда Чиләбе югары танк команда училищесын тәмамлаган. 2023 елның 17 сентябрендә һәлак булган.
Рамил Саттаров — 33 яшь, Уфадан, 1989 елның 29 апрелендә туган, 2023 елның 18 гыйнварында һәлак булган. Уфаның Көньяк зиратында җирләнгән (фотосы юк).
Безнең хисапка күрә, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 963 кеше, Татарстаннан кимендә 617 кеше һәлак булган. Бу саннар зуррак була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны чыгармый.
Бүген 29 сентябрь, сугышның 583нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан

😢3🕊2🔥1
Русиядә террорчы дип саналган "Талибан" хәрәкәте вәкилләре Казанда Әфганстан турында сөйләшүләр үткәрде
Бүген Казан ратушасында Әфганстан турында Мәскәү форматында сөйләшүләр узды.
Анда Әфганстанның дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" хәрәкәтеннән оешкан яңа хакимияте, Кытай, Һиндстан, Казакъстан, Катар, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Русияне дә кертеп барлыгы 15 ил вәкилләре катнашты.
Татарстан медиасы язуынча, сөйләшүләрдә Әфганстандагы вазгыять, төбәктәге иминлекне тәэмин итү һәм низагтан соң илне торгызу мәсьәләләре турында фикер алышулар булган. Шулай ук террорчылык һәм наркотикка каршы көрәш, илдә хатын-кызларның тоткан урыны турында сөйләшкәннәр.
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Ислам дөньясы белән багланышлар Русия өчен зур әһәмияткә ия була башлады", дип белдергән.
Чара ахырында декларация имзаланган, аның кайбер пунктларын Таҗикстан вәкилләре генә хупламаган, дип хәбәр ителә.

Русиядә террорчы дип танылган талиблар Казанда Әфганстан турында сөйләшүләр үткәрде
Сөйләшүләрдә Әфганстандагы вазгыять, төбәктәге иминлекне тәэмин итү һәм низагтан соң илне торгызу мәсьәләләре турында фикер алышулар булган.
😁5🔥2😱1🤡1