Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Төркиянең Baykar ширкәте Украинада дроннар җитештерү өчен 100 млн доллар акча бүләчәк

Бу хакта Bayraktar TB-2 дроннарын җитештерүче Төркия ширкәтенең башлыгы Халюк Байрактар белдерде. Ул моны Киевта узган формуда әйтте. Украинада Төркия дроннары җитештереләчәк, моның өчен 100 млн доллар акча тотылачак.

Дроннарны җитештерүче завод 1,5 елдан соң сафка басачак һәм анда 300 кеше хезмәт куячак, диде эшмәкәр. Аның сүзләренчә, Укрианада дроннарга хезмәт күрсәтү үзәге инде бар, ширкәтнең офисы да эшли.

Украинада "Байрактар" дроннарын җитештерүе турында килешү Русиянең Украинага бәреп кергәнче үк имзаланган иде. Ул килешүгә 2022 елның февраль башында Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән Украина президенты Владимир Зеленский кул куйды.

Төркия хакимияте Baykar ширкәтенә Украинада җитештерүне ачу өчен махсус лицензияне 2023 елның июнендә бирде. Бу Bayraktar TB2 белән Bayraktar Akinci дроннарын берөзлексез җитештерүгә мөмкинлек бирә. Соңгысы - Төркия дроннарының яңа моделе.

Украинада җитештерелгән дроннарда Украина двигательләре торачак.
👍6🔥4🤡1
🔺Башкортстанның Хәйбулла районының Подольски авылында халык җыены узды
Аларның авылларында җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар, монда яшәүчеләрне башка урынга күчермәкчеләр. Халык җыенында шушы мәсьәлә турында сөйләште. Җыенга якынча 300 кеше килгән. Алар бу җыенга Башкортстан башлыгы Радий Хәбировны да дәшкән иде, әмма ул килмәгән.

Бакыр чыгарырга җыенган "Башмедь" компаниясе халыкка күчереү өчен компанесация түләдек дип әйтте, әмма кешеләр ул акча яңа йортлар сатып алырга җитми дип әйтте һәм яңа торак алыр өчен кредитка батарга туры килүе турында сөйлиләр.

Подольски — Башкортстанның Хәйбулла районындагы авыл, Таналык авыл советына керә. Халык саны — 1 000 кеше чамасы, нигездә — башкортлар. Район үзәге Акъярдан 24 км, иң якын тимер юл станциясе Сибайдан 80 км ераклыкта урнашкан.

Бу мәсьәлә хакында Азатлык 👉 менә монда җентекле итеп язган иде. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
👍6🙏1
Төркиядә төрек телендә татар әдипләре турында китап нәшер ителде.

Аның авторы - Әнкарада яшәүче җәмәгать эшлеклесе Роза Корбан

Китапны Әнкараның "Атайорт" нәшрияты бастырган. "Идел-Урал зыялылары-II" китабында татар тарихы, әдәбияты һәм мәдәнияте турында 21 мәкалә урнаштырылган. 290 битлек китапка 21 татар зыялысы турында мәгълүмат тупланган. Китапта татар тарихы, әдәбияты һәм мәдәнияте турындагы мәкаләләрдә татарларның үткәне, бүгене, киләчәге турында уйланулар бар.

Китапта Сталин чорында репрессия корбаннары булган татар зыялылары Газиз Гобәйдуллин, Һади Атласи, Фазыл Кәрим улы Туйкин, Мәхмүт Галәү, Кәрим Тинчурин, Гали Рәхим, Садри Җәләл, Галимҗан Ибраһимов, Фатих Кәрими, Ибраһим Саләхов һәм башка шәхесләр турында язмалар урнаштырылган.

Китапның өченче өлеше дә булачак.

Роза Корбан хәбәр итүенчә, бүген Төркиянең Маниса шәһәрендәге узучы китап ярминкәсендә "Идел-Урал зыялылары-II" тәкъдим ителә, 1 октябрьдә ул киң сатуга чыгачак.

Хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.
❤18👍2🔥2
🛩 Русиядәге көнбатыш очкычлары ничек оча?

Соңгы айларда Русиядә очкычлар белән бәйле хәбәрләр еш ишетелә. Алар әле басуга утыра, әле кире һава аланына кайтырга мәҗбүр була, очып китәм дигәндә, очмый калучылар да бар. Белгечләр моны сугыш йогынтысы дип атый: запас өлешләр кайтмый, ремонт эшләре авырая.

11 сентябрь, дүшәмбе көнне "Урал һава юллары" ширкәтенең Казаннан Сочига очып киткән очкычы техник җитешсезлек сәбәпле кире әйләнеп кайткан иде.
12 сентябрьдә "Урал һава юллары" ширкәтенең Airbus A320 очкычы Новосибирски өлкәсенең бер басуына утырды.

20 сентябрьдә Татарстанның "ЮВТ Аэро" очкычы ягулык агу сәбәпле һава аланына кире кайтты. Bombardier CRJ200 Бөгелмәдән Усински шәһәренә (Коми) очып киткән иде, 55 минуттан кире Бөгелмәгә төшеп утырды.

Мондый хәлләр артачак кына ди белгечләр. Бу, һичшикесез, сугыш йогынтысы.

Мәкаләдә белгечләрнең берничә фикере бар. Мәсәлән, мондый:

- Миннән Русия очкычлары кайчан ватыла башларга мөмкин дип сорыйла. "Бу иртәгә яки берсекөнгә булыр дип әйтә алмыйм. Әмма ешайганнан ешаячак", дидем. Чөнки очкычларга хезмәт күрсәтүнең һәм очарга яраклылык сертификатын раслау нормативларының билгеле бер вакыт кысалары бар: очкычына карап өч ай, ярты ел, бер ел. Ә бу вакыт үтте инде. Русия лизингтагы очкычларны урлаганнан бирле ел ярымнан артык үтте. Әлеге очкычларга ел ярым хезмәт күрсәтелми, алар иртәгә үк ватыла башларга мөмкин.

Әнә Владимир Путин ныгытылган поездга күчеп утырды – дөрес эшли. Ким Чен Ын да аның янына поездда килә – бу дөрес транспорт чарасы. Әле тагын Русиядә арбалар, чаналар да бар... Чөнки авиация иминлеген азмы-күпме аңлаучы, акыллы кеше бу очкычларда очмаячак. Урланган очкычларда, хезмәт күрсәтелми торган, алмаш өлешләре булмаган очкычларда очмаячак.

👉 Төп сәхифә
👉Көзге сәхифә

Ә сез, дуслар, очкычларда очудан шүрлисезме? Бу очкыч иминме дип тикшерәсезме, әллә инде ни булса да, булыр дип юлга чыгасызмы?
✍1👍1
🌑🌟 Кадерле дуслар, сез дә бу көннәрдә, дөресрәге төннәрдә тулган айны күзәтәсезме?

Көянтә, ике чиләк тоткан, озын толымлы татар кызы Зөһрәне күрдегезме? Болыт капламаган булса, нәкъ шушы төннәрдә ул югарыдан, ай өстеннән безгә карап елмаеп торганын күреп була. Хәтерлисезме бу әкиятне? Ай өстендәге Зөһрә кыз турында риваятьне балачакта сезгә кем сөйли яки кем укый иде? Сез аны бүген балаларыгызга, оныкларыгызга сөйлисезме?

Менә шушы вакыт аралыгын тотып калып, классик татар әкиятен искә төшерергә булдык әле. Аны "Әйдә Online" чыгарды. Бәлки, бүген йоклар алдыннан шуны тыңларсыз, якыннарыгызга тыңлатып тәмле йокылар теләрсез...

Шулай да бу әкият белән бәйле истәлекләрне дә языгыз әле. Башка халыкта аңа охшаш әкият юк бугай. Әллә ялгышабызмы?..
❤15🔥2🌚2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 1 октябрь, якшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Украинага һөҗүмнәр дәвам итә. Херсон өлкәсенә 10 авиабомба ташланды дип хәбәр итте өлкә хәрби хакимияте башлыгы Александр Толоконников. Харьковта кимендә 6 шартлау булган. Киевта да шартлау тавышлары ишетелә.

🔸Словакиядә парламент сайлауларында "Курс - словак социаль-демократиясе" фиркасе җиңде. Аның лидеры Роберт Фицо моңа кадәр ике тапкыр премьер-министр булган иде. Ул Русия тарафлы, җиңсәк, Украинага ярдәм итмәячәкбез диде. Фицо шулай ук канунсыз миграциягә каршы көрәшне көчәйтү яклы.

🔸Украинада хатын-кыз медикларны хәрби исәпкә алу таләбе гамәлгә керде. Әлеге таләп 18-60 яшьлек хатын-кыз табибларга, акушерларга, шәфкать туташларына, теш табибларына, фармацевт һәм провизорларга кагыла.

🔸АКШ президенты Джо Байден алдагы 45 көн өчен кабул ителгән вакытлыча бюджетны хуплады. Әлеге бюджетта Украинага ярдәм каралмаган. Конгресста илнең яңа бюджеты турында бәхәсләр дәвам итә. Байден Вәкилләр Пулаты спикеры Кевин Маккарти Украинага өстәмә ярдәм турында инициативаны кабул итүгә ирешер дип өметләнүен белдерә.

🔸Таулы Карабахтан 100 меңләп кеше Әрмәнстанга күчеп киткән. Дәүләт торагы белән 34,5 мең кеше тәэмин ителгән. Мондый саннары Әрмәнстан хөкүмәте бирде.

🔸Телеграм каналларда Русия җитештергән "яшерен корал" "Алабуга" комплексы турында яза башладылар. Daily Star британ газетына сылтанып хәрби эксперт Андрей Клинцевич язуынча, "Алабуга" атом бомбасыннан куәтлеләк булачак. Электромагнит ракет 3,5 км радиуста бөтен электрониканы эштән чыгара алачак, ә радиация ярдәмендә 100 метр тирәнлектә булган солдатларны үтереп булачак диелә.
🔥5✍1
Төркия башкаласы Әнкарада шартлау

Әнкара үзәгендә Төркия эчке эшләр министрлыгы бинасы янында шартлау булган. 

Эчке эшләр министры Али Йерликая белдерүендә әйтелгәнчә, сәгать иртәнге унынчы яртыда министрлыкның иминлек баш идарәсе капкасы янына җиңел машинада "ике террорчы килгән.

"Террорчыларның берсе үзен шартлаткан, ә икенчесе үтерелде. Янгын вакытында ике полиция хезмәткәребез җиңел җәрәхәтләнде", диде ул.

Эчке эшләр министрлыгы янында Төркия парламенты бинасы да урнашкан.

Террорчылар шартлауны парламент утырышы алдыннан, бинага депутатлар җыелгач ясамакчы булган дип фаразлана.
❤3😢1
Казаннан Екатеринбурга очасы очкычны ватылу сәбәпле сигез сәгатькә тоткарлаганнар

Казаннан Екатеринбурга юл алырга тиешле Red Wings һава ширкәте очкычын техник төзексезлек сәбәпле сигез сәгатькә тоткарлаганнар. Бу хакта Идел буе транспорт прокуратурасы матбугат хезмәте җиткерә.

Sukhoi Superjet очкычы иртәнге сәгать биштә очып китәргә тиеш булган, әмма хәзер ул 13:00 сәгатьтә юл алыр дип көтелә. Очышка 74 юлчы теркәлгән. 
 
Соңгы айларда Русиядә очкычлар белән бәйле хәбәрләр еш ишетелә. Алар әле басуга утыра, әле кире һава аланына кайтырга мәҗбүр була, очып китәм дигәндә, очмый калучылар да бар. Белгечләр моны сугыш йогынтысы дип атый: запас өлешләр кайтмый, ремонт эшләре авырая.
 
"Sukhoi Superjet 100 белән 40 минут һавада тора алуларына һай горурланганнар иде, ә бит ул очкыч 70 процентка чит ил детальләреннән тора. Барлыгы 230 шундый очкыч эшләнде. Бу Русия сивил авиациясен юлчыларны ташу проблемыннан коткармый", ди алар. 
🔥4😢1
"Бердәмлек штрафлардан кыйммәтрәк". Кырымтатарлар активистларга ярдәм итә

Русия аннексияләгән Кырымда акчалата җәзага тартылган кырымтатарларның штрафларын түләү өчен акча җыю өмәләре дәвам итә. "Бердәмлек штрафлардан кыйммәтрәк" дип аталган чираттагы марафон чарасында биш кешенең 69 мең сум күләмендә штрафын түләр өчен акча җыеп биргәннәр.

Штрафка тартылганнарның берсе милли хәрәкәт ветераны Рустем Усеинов 25 сентябрьдә 15 мең сум күләмендә штрафын түләп, Акмәчетнең Тимер юл мәхкәмәсенә түләү квитанциясен тапшырды.

"Милләтебезгә рәхмәт. Инде ничә елдан бирле ярдәмләшү гадәтеннән ваз кичмичә җәмәгатебез безнең кебек җәзаланганнарга Кырым буйлап акча җыйды. Аллаһы тәгалә һәркемнән разый булсын. Гел шулай бер-беребезгә ярдәм итеп торыйк, аркадаш, дус булыйк", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Тагын кемнәрнең штрафлары түләнгән, бу кешеләргә ни өчен штрафлар салынга - бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
🔥7👍4❤1
Казанда "Маяк" фаҗигасен искә алдылар һәм АЭТС төзүгә каршы чыктылар

30 сентябрьдә Казанның Ленин мәдәният сарае каршында Кыштым фаҗигасен искә алу белән бергә Татарстанда атом энерготехнология станциясе һәм чүп яндыру заводы төзүгә каршы пикет узды.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов сүзләренчә, 66 ел элек Чиләбе өлкәсендәге "Маяк" атом ширкәтендәге атом казасы бүген гыйбрәт булырга тиеш. Ул бу фаҗигадән татар һәм башкорт авыллары зыян күрүен, анда яшәүчеләрнең читкә күчермәүләрен искә алды.

Пикетта 20 кеше төрле шигарьләр тотып торган. Шунда ук хакимияткә мөрәҗәгать әзерләнгән. Ике сәгать эчендә 200дән артык кеше имзалаган.

Пикетка чыгучыларның төп таләбе - Татарстанда атом энерготехнология станциясен төзетмәү. Бу янәшәдә яшәүче 1 млн кеше өчен экологик фаҗигага китерәчәк дип исәпли Гарапов.

Ел башында "Росатом" ширкәте Менделеевски районында водород җитештерүче атом энерготехнология станциясе төзү тәкъдиме белән чыкты, моны Татарстан җитәкчелеге хуплады.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🔥11😢1
Кыштым фаҗигасе. Агуланган тормыш

1957 елның 29 сентябрендә дөньяда иң зур атом казаларының берсе – Кыштым казасы була. Меңнәрчә кеше казадан килгән зыянны бетерү эшенә җигелә, тагы да күбрәге – башка урыннарга күчерелә. Әмма берничә авыл, нигездә татар авыллары, торып кала һәм менә инде 60 ел дәвамында яшәү өчен көрәшә. Җирле халык бу фаҗигане атом ярдәмендә кешеләрне юкка чыгару сынавы дип атый, башкалары кешеләрнең монда яшәп калган халыкның газабын түрәләр башбаштаклыгы белән аңлата.

– Авылыбызда сигез зират. Шуларның җидесе – яман шештән үлгән кешеләрнең каберләреннән тора. Балалар яман шеш диагнозы белән туа. Күршеләрнең оныклары туды, ике яшендә бөерләрендә онкология чирен таптылар. Операция ясадылар, әмма бер ай эчендә шеш 9 сантиметрга үскән. Берничә тапкыр Мәскәүгә алып бардылар, ремиссия башланган, әмма 13 яшендә ул бала җан бирде, – дип сөйли шушы авылда туып-үскән, тормыш иткән Гөлшәһәрә Исмәгыйлева.

Азатлыкның 2017 елда, Кыштым фаҗигасенә 60 ел булганда язылга репортажын укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
👍3😢3🤯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 2нче октябрь, 586 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Төнлә Русия Украинаның Кривой Рог шәһәренә "шахед"лар белән һөҗүм иткән. Украина ягы өч пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән дип белдерә.

🔹 Харьков мэры Игорь Терехов сүзләренчә, шәһәрдә Украинада беренче җир асты мәктәбе төзеләчәк. Бу мәктәптә балалар һава тревогасы вакытында укый алачак.

🔹 Президент Джо Байден АКШ Украинага ярдәм итүен дәвам итәчәк дип вәгъдә итте. Исегезгә төшерәбез: Конгресс кабул иткән вакытлыча бюджет килешүеннән Украинага хәрби ярдәм алып ташланган иде.

🔹 Мәскәү биржасында евро курсы бүген 14 сентябрьдән беренче тапкыр 104 сумга кадәр күтәрелеп алды. Доллар да кыйбатлана: аны 98 сум да 47 тиеннән саталар.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍6✍1
🇧🇬 Болгарстан бүгеннән башлап РФ номерлы машиналарны кертми башлаячак.

Ул хакта илнең чик буе полициясе башлыгы Антон Златанов белдерде.

"Бүгеннән башлап РФ номерлы җиңел машиналарны кертми башлыйбыз, РФ номерлы йөк машиналарын инде берничә ай дәвамында кертмибез", — диде ул.

Моңа кадәр РФ номерлы машиналарны Финляндия, Эстония, Латвия, Литва, Польша, Германия кертми башлаган иде. Иртәгәдән башлап Норвегия дә РФ номерлы машиналарны үзенең территориясенә кертми башлаячак. Русиянең Норвегия белән чиге 195 чакрымга сузылган.

Болгарстанның Русиядә теркәлгән машиналарны кертмәве нәтиҗәсендә бу илгә Төркиядән кереп булмаячак дигәнне аңлата.

@azatliqradiosi
👏4👍1🔥1🤡1
Русиядә балалар өчен полиомиелиттан вакцинага кытлык барлыкка килгән.

"Полиоваксин" — Русиядә калган, вирусы актив булмаган бердәнбер вакцина.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3
Уфада көллияттә укучы алты студент агуланып хастаханәгә эләккән.

Студентларның хәле уртача авырлыкта. Көллиятнең азык-төлек блогында эшләүчеләрне тикшерәчәкләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢4👍1🤬1
Русияләрнең өчтән бер өлеше (33%ы) урыс эстрадасында ел җырчысы дип SHAMANны атады. Олег Газмановка — 11%, Николай Басковка 10% тавыш бирде.

Бу — Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү институты үткәргән сораштыру нәтиҗәләре.

Хатын-кыз җырчылардан ел җырчылары — Полина Гагарина (19%), Лариса Долина (11%) һәм Anna Asti (6%).

SHAMAN (Шаман) "Я — русский" җырын башкара. Татарстанда бу җырны хәтта татар балаларына да җырлаталар.

@azatliqradiosi
💩15😁3🤮3👍1👎1
Башкортстанда ике бүлмәле фатирларны ипотекага — гаиләләрнең 30 проценты, Татарстанда 27 проценты гына сатып алырга сәләтле.

Ипотека ала алырдай гаиләләр саны ягыннан Русия төбәкләре арасында Башкортстан — 26нчы, Татарстан — 42нче урында.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🔥3😢1