Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Уфада көллияттә укучы алты студент агуланып хастаханәгә эләккән.

Студентларның хәле уртача авырлыкта. Көллиятнең азык-төлек блогында эшләүчеләрне тикшерәчәкләр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢4👍1🤬1
Русияләрнең өчтән бер өлеше (33%ы) урыс эстрадасында ел җырчысы дип SHAMANны атады. Олег Газмановка — 11%, Николай Басковка 10% тавыш бирде.

Бу — Русия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү институты үткәргән сораштыру нәтиҗәләре.

Хатын-кыз җырчылардан ел җырчылары — Полина Гагарина (19%), Лариса Долина (11%) һәм Anna Asti (6%).

SHAMAN (Шаман) "Я — русский" җырын башкара. Татарстанда бу җырны хәтта татар балаларына да җырлаталар.

@azatliqradiosi
💩15😁3🤮3👍1👎1
Башкортстанда ике бүлмәле фатирларны ипотекага — гаиләләрнең 30 проценты, Татарстанда 27 проценты гына сатып алырга сәләтле.

Ипотека ала алырдай гаиләләр саны ягыннан Русия төбәкләре арасында Башкортстан — 26нчы, Татарстан — 42нче урында.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🔥3😢1
"Алабуга Политех"та Сталин сыны куйганнар.

Аны Сингапурның элекке премьер-министры, "икътисади могҗиза" ясаган Ли Куан Ю һәм Кытай сәяси эшлеклесе Дэн Сяопин белән бер рәткә бастырып куйганнар.

Уку йортының штаб-фатирында дөнья үсешенә өлеш керткән җиде танылган кешенең сыны куелган, шуларның берсе — Сталин сыны.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬15🤮8😁5🤡2👍1👎1💩1
Сембер мәктәбендә кисәк эшләп киткән янгын кисәтүеннән куркып өч укучы тәрәзәдән сикергән.

Ут сүнеп торуы аркасында мәктәптә янгын кисәтүе эшли башлаган, балалар куркып тәрәзәдән сикергән, диелә. SHOT язуынча, алар бишенче сыйныфта укый. Канал чыгарган видеода әлеге хәлдән соңгы мизгелләр төшерелгән. "Алар террорчылар дип уйлады һәм сикерә башлады", дип сөйли видео артындагы тавыш.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢6
Медицина өлкәсендә Нобель бүләге ковидка каршы вакцина өчен бирелде. Азатлык, гадәттәгечә, быелгы бүләк ияләрен барлый.

2 октябрь Стокһолмда 2023 елның Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель бүләге ияләре аталды.

Быел бу бүләккә маҗар галимәсе Каталин Карико һәм американ биохимигы Дрю Вайсман лаеклы дип табылды.

Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк "COVID-19га каршы нәтиҗәле мРНК-вакциналар ясарга мөмкинлек биргән нуклеозид нигезләре модификациясенә кагылышлы ачышлар өчен" бирелә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
❤4🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов вазифасыннан киткән Ул бу вазифада 2012 елдан бирле эшләгән иде. Ирек Шәрипов моны яңа эшкә күчүе белән аңлаткан. Аның яңа эш урыны билгеле түгел. Халыклар дуслыгы йортын кем җитәкләячәге дә хәл ителмәгән…
Ирек Шәрипов Дөнья татар конгрессында җитәкче урынбасары итеп билгеләнгән

Ул Дөнья татар конгрессының Татарстандагы бүлекләре белән эшләү комитетын җитәкли.

Шәрипов 2012 елдан бирле Татарстан халыклар дуслыгы йортын җитәкләде. Быел августта ул вазифадан китте.
✍3👍2
Google тәрҗемәчедә татар теле бар, башкорт теле әлегә өстәлмәде. Белгечләр, эре IT-ширкәтләр милли телләргә булыша, ләкин тагын да күбрәк проектлар башкара ала, дип саный.

Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп биттә.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
❤5👍4✍1
Татарстанда керәшен татарлары активистлары "Микулай" фильмын прокаттан алуны таләп итә

"Фильмда керәшен татарлары авылында яшәүчеләр мисалында, кешегә хас иң әшәке бозыклыклар - эчкечелек, азгынлык, кан катнаштыру, үз-үзеңә кул салу, төшенкелек, диннән язу күрсәтелә. Бу - фильмны караучыларда керәшеннәрнең бозык булуы турында ялган күзаллау тудыра", ди алар.

"Микулай" кинофильмы быел 22 июньдә киң прокатка чыкты. Ул Русиянең 150 кинотеатрында күрсәтелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👎8🤡3👏2😁2👍1🤬1
Ел башыннан Русиянең иң бай эшкуарларының байлыгы 21 млрд долларга арткан

Санкцияләр, кризис булуга карамастан, байлар байый.

Шулай да, былтыр санкцияләр аркасында бераз бөлгәннәр иде.

👉 Кемнәрнең байлыгы ныграк арткан, кемнеке кимегән - тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💩3😁2
Иске стиль белән 2 октябрь - 1552 елда Казан Кирмәненә урыс гаскәрләре бәреп керү көне.

"Талау 2 октябрьгә кадәр үк башлана. Август аенда бистә ныгытмаларын җимереп керәләр. Әле кирмән алынмаган була. Шул вакытта кешеләрне үтерү, әсирлеккә алу, хатын кызларны көчләү башлана. Сугыш вакытында гадәти күренеш бу. Ә 2 октябрь яшь егетләрне әсир итеп алалар. Гомумән, күпме халык калды икән? Халыкны кырып бетерәләр.

Явыз Иван Казанны алгач, шундук шәһәргә керә алмый. Ул арганлыктан түгел, бөтен җирдә кан, үле гәүдәләр аунап ята. Казан Кирмәнен өч көн буена чистарталар, үле гәүдәләрне теге якка, бу якка ыргытып сукмак ясыйлар", дип сөйләгән иде тарихчы Фаяз Хуҗин.

Казан ханлыгын алу турында җиде факт видеосын карагыз.
😢17
Кич утырып укырга көн мәкаләсе:

Әлбир Крганов: "Совет традиционалисты" һәм "дини бюрократ"

Русия мөселманнары дини җыены рәисе Әлбир Крганов – мөселман дин әһелләре арасында ил хакимиятен һәм сугышны иң нык хуплап чыгыш ясаучыларның берсе. Ул алып барган эшчәнлек Украинаның коррупцияне булдырмау дәүләт агентлыгы белешмәләр базасында "Украинага каршы агрессив сугышны дини оешмалар аша пропагандалау һәм Украинаның чиркәүләр белән бәйле эчке эшләренә тыкшыну" буларак бәяләнгән.

Әлегә аңа каршы чикләүләр кертелмәгән. Журналистлар Кргановның биографиясен, хезмәт юлын һәм дәүләт оешмалары белән элемтәләрен өйрәнде. Шулай ук аның әйткән сүзләре дин кануннарына ни кадәр туры килүен, дин тотучы мөселманнарның мәнфәгатьләренә ни кадәр ярашлы булуын тикшерде.

Idel.Реалииның Украинадагы сугышны яклаучы дин әһелләре турындагы сериянең бу беренчесе. Аны татарча Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
👍7🔥2✍1👏1
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - сишәмбе, 3 октябрь, Украинадагы сугыш 587нче көн дәвам итә. Бу сәгатькә кыскача хәбәрләр мондый:

🔸Русия гаскәре Херсонны утта тоткан. Ике кеше һәлак, җиде кеше яраланган. Бер тәүлектә Русия төрле кораллар белән (танк, дроннар, авиация, "Град" , артиллерия, минометлар) 80 тапкыр Украинага һөҗүм ясаган, диде Украина ягы. Ядрәләр торак йортлар, уку йортлары, сәүдә үзәге, автоүзәк, чиркәү, һуманитар штаб, заводка эләгеп зыян салынган.

🔸Русиянең Брянски өлкәсенең башлыгы Климово авылында дронны бәреп төшерү, кассеталы ядрәләр белән ату оештырылганы турында белдерде.

🔸Германия Украинага яңа ярдәм күрсәтәчәге турында әйтте. Инженер, бөтен җирдә йөрүче, этүче машиналар, тирә-як чикләрне саклау өчен автомобильләр тапшырылачак.

🔸Сумы шәһәре мэры тоткарлаган. Ул ришвәт алуда гаепләнә.

🔸Камчаткада яшәүче ирне Русия ватандашлыгыннан мәхрүм иткәннәр. Ул экстремизмга чакыру маддәсе нигезендә гаепле дип табылган. Ир Украина ватадандашы булган, аннары аннан баш тарткан, Русия паспортын алган.

🔸Британиянең Оксфорд шәһәрендә яшен чүпне эшкәртү заводына бәргән. Корбаннар хакында әйтелми.

🔸Доллар тагын 100 сумнан артты.

🔸Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә 11 яшьлек бер бала күпкатлы йортның бишенче катыннан килеп төшкән.

🔸Башкортстанда соңгы 6 айда 9223 пар никахлашкан, шушы ук вакытта 8126 гаилә таркалган.

Менә шундый хәлләр. Һәр иртәне безнең белән башлаганыгыз өчен рәхмәт! Көн дәвамында кереп чыккалагыз. Монда - иң мөһим оператив хәбәрләр.
👍3✍1