Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русиядә сугыш башыннан кимендә 53 укытучыга репрессив эшләр ачылган

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле, Русия югары уку йортлары һәм мәктәпләренең кимендә 53 укытучысы административ яки җинаять эзәрлекләвенә дучар булган. Бу хакта "Сирена" каналы җиткерә.

Басма бу мөгалимнәрнең тулы исемлеген китерми. Аларга гаскәр турында "фейклар" тарату һәм гаскәрне "кимсетү" белән бәйле эшләрне пикетлар һәм социаль челтәрләрдәге фикерләре өчен генә түгел, дәрестә әйткән сүзләре өчен дә ачканнар диелә.

Укытучыларны куәт оешмаларына йә укучылары яки уку йортлары җитәкчелеге әләкләгән.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4👍1
Русия сәяси тоткыннары 30 октябрьдә бер көнлек ачлык тотарга җыена

Мөрәҗәгать тексты Алексей Навальный сайтында чыкты. Аны Лилия Чанышева, Илья Яшин, Владимир Кара-Мурза, Даниэль Холодный һәм Вадим Останин да имзалаган.

Алар үзләренә теләктәшлек белдерергә теләүчеләрне дә бу чарага кушылырга чакырды.

Чарада катнашучылар 30 октябрь көненә "Сәяси тоткын көне" дигән исемне кайтарырга чакыра. Хәзерге вакытта бу көн "Сәяси золым корбаннарын искә алу көне" дип билгеләнә.

▪️Азатлыкта Лилия Чанышеваның төрмәдәге тормышы турында язма чыкты. Аны монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥2❤1😁1🤡1🌚1
Татарстанда очкычларга шиналар җитештерә башларга ниятлиләр

Татарстан МС-21 һәм SJ-100 очкычларының чит илдән кертелгән кирәк-яракларын илдә җитештерелгәннәренә алмаштыру програмына керергә тели.

"Түбән Кама шина" беренче тапкыр очкычларга шиналар чыгаруга әзерләнә, дип хәбәр итә "Бизнес Online".

▪️Украинадагы сугышка кадәр Русиядә кулланыла торган очкычларга бары тик чит илдән кертелгән шиналар гына рөхсәт ителгән. Хәзер 2024 елга кадәр Русия авиациясен илдә җитештерелгән шиналар белән тәэмин итү бурычы куелган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍1🐳1
Ярты елда тимер юлда диверсия кылуда гаепләнүчеләр саны ике тапкырга арткан. Аеруча Башкортстан, Мәскәү һәм Чиләбедә күп — Медиазона

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиядә 137 кешегә тимер юлда диверсия ясау турында җинаять эше ачылган. Бу хакта "Медиазона" җиткерә.

Басма мәгълүматынча, ярты ел эчендә гаепләнүчеләр саны ике тапкырга арткан. Җинаять кодексына яңа маддәләр керткәннән соң, мондый эшләр саны аеруча тиз арта башлаган. Алар нигезендә иң күп дигәндә гомерлеккә иректән мәхрүм итү каралган.

Гаепләнүчеләрнең өчтән бере — балигъ булмаучылар диелә. Күпчелек эшләр диверсия турындагы маддәләр нигезендә ачылган, биштән бере — террорчылык маддәләре нигезендә, тагын берничәсендә дәүләткә хыянәттә, транспорт юлларын яндыру һәм зарарлауда гаепләүләр бар.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2🌚1
2030 елга Татарстанда хезмәткә сәләтле яшьләр саны ике тапкырга кимергә мөмкин

Татарстанда яшьләр сәясәте дәүләт програмы кабул ителде. Документны премьер-министр Алексей Песошин имзалаган. Дәүләт програмы 2024-2026 елларга исәпләнгән. Рәсмиләр яшьләр белән эшләүгә киләсе өч елда 17 млрд сум акча бүләчәк.

Дәүләт програмында демографиягә анализ ясалган. Анда күренгәнчә, Татарстанда хезмәткә сәләтле яшьләр саны елдан-ел кимиячәк.

"2017-2022 еллар эчендә Татарстан икътисадында 15-29 яшьтәге актив яшьләрнең өлеше 23,4 проценттан 19,7гә төште. Киләчәктә 25-35 яшьтәге хезмәткә сәләтле яшьләрнең саны кимиячәк һәм 2030 елга 250 мең кешегә, ягъни ике тапкырга азаячак. 2017 елдан 30 яшькә кадәрге аналарның бала табулары 20 процентка кимеде, ике һәм күбрәк бала тапкан яшь гаиләләр саны азайды", диелә документта.

Тулырак итеп 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢3
Көн язмасы: "БДИ бирә алмам дип туган телдән куркырга кирәкми"

Башкортстанда "Башкорт теле: яңа караш 2.0" уку әсбабы чыкты. Азатлык әлеге әсбапны төзүчеләрнең берсе, укытучы Ләлә Сафина белән сөйләште.

"Тел — ул математика кебек. Ул — мантыйк. Ничә тел беләсең, шулкадәр ныграк логик фикерләвеңне үстерәсең. Шуны да аңлап җиткерсәләр, бик яхшы булыр иде".

Балаларга өстәмә тел өйрәтүдән куркырга кирәкми, ә алган белемнәрнең кайчан да буласа кирәге чыгарга мөмкин дип саный белгеч.

Әңгәмәне тулысынча Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайт
👉
Көзге сылтама
👉Телеграм

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👏10❤2
Азатлык архивы 🎙 Экология турында башкорт телендә бер язма тыңлыйк.

1991 елда башкорт язучысы Азат Абдуллин Мүнһенда булып кайткан. Анда ул татар-башкорт редакциясе кунагы да булган. 1991 елның 20 июль көнне яңгыраган тапшыруда аның Башкортстандагы экология проблемнары турында фикерләрен ишетеп була.

Сездән ❤️ билгеләрен көтәбез, фикерләрегезне дә языгыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤17🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 октябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Доллар бәясе биржада 101 сумнан артып китте. Былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда рубль ике тапкырга диярлек төште.

🔸Бүген Украинага һөҗүмнәр дәвам итте. Харьков өлкәсендә 10 яшьлек бала һәлак булган. 16 кеше яраланган, алар арасында 11 айлык бала да бар. Херсон өлкәсендә 2 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителә. Сугыш барган вакытта Азатлык әлеге саннарны оператив рәвештә тикшерә алмый.

🔸6 октябрьдә Харьков өлкәсендә матәмнең беренче көне. Кичә өлкәнең Гроза авылындагы бер кафега ракет төште. Бу вакытта анда сугышта үлгән ирне искә алу уза иде. 51 кеше һәлак булган диелде. Грозада барлыгы 300 кеше яши. Харьков өлкәсендә 3 көнлек матәм игълан ителде.

🔸Русия думасының алдагы утырышында атом-төш сынаулары уздыруны тыю турындагы ратификацияне гамәлдән чыгару хакында фикер алышачаклар. Бу хакта дума спикеры Вячеслав Володин белдерде. "Бу килешүне әлегәчә ратификацияләмәгән АКШка җавап булачак", дип язды ул.

🔸Германиядә 18 яше тулган һәркемгә 20 мең евро бирү тәкъдиме кертелгән. Мондый идея белән ФРГның көнчыгыш җирләре эшләре вәкиле Карстен Шнайдер чыккан. Аның фикеренчә, бу социаль тигезсезлекне киметер иде. Шнайдер моңа акчаны яшь миллионерларның мирасына салымны арттыру исәбенә табарга була дип саный.
👍2✍1🔥1
Подольскида халык җыены узганнан соң анда катнашучыларга Whatsapp-тан янаулар килә башлаган

Янауларны алучылар әйтүенчә, бу хәбәрләр бер үк номердан килгән, әлеге номер Петербурда теркәлгән.

▪️30 сентябрьдә Башкортстанның Хәйбулла районының Подольски авылында халык җыены узды. Аларның авылларында җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар, монда яшәүчеләрне башка урынга күчермәкчеләр. Халык җыенында җирле халык шушы мәсьәлә турында сөйләште. Җыенга якынча 300 кеше килде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬3🔥1
Татарстанда тимер юл җиһазын яндыруда шикләнеп өч егетне тоткарлаганнар

Бөгелмәдә яшәүче 21 яшьлек Артурга, 20 яшьлек Адельгә һәм 16 яшьлек Ильяга "Террорчылык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аларны 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар.

Кайбер Телеграм каналлар язуынча, бу эш өчен аларның һәркайсына бишәр мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр диелә. Сорау алган вакытта алар ут төртүне "Telegram-нан бер егет" кушуы буенча эшләвен әйткән.

▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиядә 137 кешегә тимер юлда диверсия ясау турында җинаять эшләре ачылган.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢4👍1🔥1
Ак барс банкының мобиль әсбабы Google Play кибетеннән юкка чыккан. Башка кибетләрдә әлегә бар диелә.

Сентябрь уртасында Ак барс банкы АКШ санкцияләренә эләкте. Моңа кадәр әлеге банк аша чит илләргә акча җибәреп булды. Башка банкларның инде елдан артык чикләүләр астында булуын исәпкә алганда, Ак барс банкы популярлашып киткән иде.
😁3👍1🤡1
Нобель тынычлык бүләге Иран активисты Нәргис Мөхәммәдигә бирелде

Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аңа "Иранда хатын-кызларны җәберләүгә каршы көрәшүе вә кеше хокукларын һәм ирекләрен алга сөрүе өчен" бирелә.

▪️Нәргис Мөхәммәди — Иран активисты, хокук яклаучы һәм иреклек өчен көрәшүче. Иран режимы аны 13 тапкыр кулга алды, биш тапкыр гаепле дип табып җәмгысе 31 ел төрмәгә һәм 154 тапкыр камчы белән кыйнауга хөкем итте.

Нәргис ханым әле дә төрмәдә утыра.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
❤6🙏4👏1
Татарстан хакимиятләре пилотсыз очкычлар җитештерүне үстерә башлаячак

Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерүне үстерү хөкүмәт комиссиясе төзелгән.

Республика хакимиятләре мәктәпләргә плиотсыз очкычларны проектлау өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләсен дә карый.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🤡5👍1🔥1
Мамадыш районы егете Ирек Мәгасумов аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнә.

Быел августта Украинадагы сугышта катнашкан Мәгасумовка Мәскәү кирмәнендә Русия каһарманы исеме бирелде. Аңа бу бүләкне Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬7🥱3👍1🤔1
"Татарстанлы" төшенчәсе бетерелә. "Бу — россиян милләтен төзүче империячел сәясәт нәтиҗәсе"

Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди. Ул этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясе тормышка ашырылуы, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгуы турында сөйләде.

— Татарстан үзбилгеләнүенең нигезендә татар милләтенең үзбилгеләнүе ята иде. Әгәр дә татар юнәлешен кысасың икән, яисә көчсезләндерәсең икән, бу очракта татарстанлы үзбилгеләнүе дә кими дигән сүз. Татарстанда дәүләт төзүче милләт — татарлар. Аны юкка чыгарган вакытта Татарстанның да мәгънәсе бик калмый булып чыга. Исем җисеменә туры килми башлый һәм бар яктан да артка чигенү була. Бу мәсьәләне социологлар күптән тикшерде. "Татарстанлы" дигән үзбилгеләнү дә бар иде, ләкин бу татарның үзбилгеләнүеннән башка бер мәгънәсез нәрсә булып чыга.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз эшләүче сылтама.
👉Телеграмда.
🔥3🤔3⚡1🤬1
2023 елның 9 аенда Татарстанда 200 оешма бөлгенлеккә чыккан.

Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 12 процентка күбрәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🔥1😢1
"Русия почтасы" бюджеттагы "тишекне" каплау өчен акча китерми торган бүлекчәләрен ябуга рөхсәт сорый.

2023 елда ширкәтнең чиста зыяны 27 миллиард сумнан 38 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хәл булмасын өчен, "Русия почтасы" ширкәтнең финанс-икътисади хәлен яхшырту чаралары тәкъдим иткән. Акча китермичә зыянга эшли торган бүлекчәләрен ябарга, почтаны сирәгрәк таратырга рөхсәт сораган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁7🤬2👍1😢1