Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 октябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Доллар бәясе биржада 101 сумнан артып китте. Былтыргы шушы вакыт белән чагыштырганда рубль ике тапкырга диярлек төште.

🔸Бүген Украинага һөҗүмнәр дәвам итте. Харьков өлкәсендә 10 яшьлек бала һәлак булган. 16 кеше яраланган, алар арасында 11 айлык бала да бар. Херсон өлкәсендә 2 кешенең һәлак булуы турында хәбәр ителә. Сугыш барган вакытта Азатлык әлеге саннарны оператив рәвештә тикшерә алмый.

🔸6 октябрьдә Харьков өлкәсендә матәмнең беренче көне. Кичә өлкәнең Гроза авылындагы бер кафега ракет төште. Бу вакытта анда сугышта үлгән ирне искә алу уза иде. 51 кеше һәлак булган диелде. Грозада барлыгы 300 кеше яши. Харьков өлкәсендә 3 көнлек матәм игълан ителде.

🔸Русия думасының алдагы утырышында атом-төш сынаулары уздыруны тыю турындагы ратификацияне гамәлдән чыгару хакында фикер алышачаклар. Бу хакта дума спикеры Вячеслав Володин белдерде. "Бу килешүне әлегәчә ратификацияләмәгән АКШка җавап булачак", дип язды ул.

🔸Германиядә 18 яше тулган һәркемгә 20 мең евро бирү тәкъдиме кертелгән. Мондый идея белән ФРГның көнчыгыш җирләре эшләре вәкиле Карстен Шнайдер чыккан. Аның фикеренчә, бу социаль тигезсезлекне киметер иде. Шнайдер моңа акчаны яшь миллионерларның мирасына салымны арттыру исәбенә табарга була дип саный.
👍2✍1🔥1
Подольскида халык җыены узганнан соң анда катнашучыларга Whatsapp-тан янаулар килә башлаган

Янауларны алучылар әйтүенчә, бу хәбәрләр бер үк номердан килгән, әлеге номер Петербурда теркәлгән.

▪️30 сентябрьдә Башкортстанның Хәйбулла районының Подольски авылында халык җыены узды. Аларның авылларында җир астында яткан бакыр-цинк мәгъдәнен чыгару эшләрен башларга җыеналар, монда яшәүчеләрне башка урынга күчермәкчеләр. Халык җыенында җирле халык шушы мәсьәлә турында сөйләште. Җыенга якынча 300 кеше килде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬3🔥1
Татарстанда тимер юл җиһазын яндыруда шикләнеп өч егетне тоткарлаганнар

Бөгелмәдә яшәүче 21 яшьлек Артурга, 20 яшьлек Адельгә һәм 16 яшьлек Ильяга "Террорчылык" маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. Аларны 20 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итүләре бар.

Кайбер Телеграм каналлар язуынча, бу эш өчен аларның һәркайсына бишәр мең сум түләргә вәгъдә иткәннәр диелә. Сорау алган вакытта алар ут төртүне "Telegram-нан бер егет" кушуы буенча эшләвен әйткән.

▪️Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Русиядә 137 кешегә тимер юлда диверсия ясау турында җинаять эшләре ачылган.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😢4👍1🔥1
Ак барс банкының мобиль әсбабы Google Play кибетеннән юкка чыккан. Башка кибетләрдә әлегә бар диелә.

Сентябрь уртасында Ак барс банкы АКШ санкцияләренә эләкте. Моңа кадәр әлеге банк аша чит илләргә акча җибәреп булды. Башка банкларның инде елдан артык чикләүләр астында булуын исәпкә алганда, Ак барс банкы популярлашып киткән иде.
😁3👍1🤡1
Нобель тынычлык бүләге Иран активисты Нәргис Мөхәммәдигә бирелде

Нобель комитеты белдерүендә әйтелгәнчә, бүләк аңа "Иранда хатын-кызларны җәберләүгә каршы көрәшүе вә кеше хокукларын һәм ирекләрен алга сөрүе өчен" бирелә.

▪️Нәргис Мөхәммәди — Иран активисты, хокук яклаучы һәм иреклек өчен көрәшүче. Иран режимы аны 13 тапкыр кулга алды, биш тапкыр гаепле дип табып җәмгысе 31 ел төрмәгә һәм 154 тапкыр камчы белән кыйнауга хөкем итте.

Нәргис ханым әле дә төрмәдә утыра.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
❤6🙏4👏1
Татарстан хакимиятләре пилотсыз очкычлар җитештерүне үстерә башлаячак

Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерүне үстерү хөкүмәт комиссиясе төзелгән.

Республика хакимиятләре мәктәпләргә плиотсыз очкычларны проектлау өчен җиһазлар сатып алу мәсьәләсен дә карый.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерү оештырылды. Бу җиһазлар Русия коралларына "Герань-2" исеме белән кертелде.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🤡5👍1🔥1
Мамадыш районы егете Ирек Мәгасумов аннексияләнгән Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнә.

Быел августта Украинадагы сугышта катнашкан Мәгасумовка Мәскәү кирмәнендә Русия каһарманы исеме бирелде. Аңа бу бүләкне Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬7🥱3👍1🤔1
"Татарстанлы" төшенчәсе бетерелә. "Бу — россиян милләтен төзүче империячел сәясәт нәтиҗәсе"

Тарихчы Дамир Исхаков "татарстанлы" үзбилгеләнүе Мәскәү басымы астында бетерелә дип саный. Бу — Русиядәге империячел сәясәтнең чагылышы ди. Ул этнолог Валерий Тишковның "россиян милләтен" төзү идеясе тормышка ашырылуы, федерализмның соңгы кыйпылчыклары юкка чыгуы турында сөйләде.

— Татарстан үзбилгеләнүенең нигезендә татар милләтенең үзбилгеләнүе ята иде. Әгәр дә татар юнәлешен кысасың икән, яисә көчсезләндерәсең икән, бу очракта татарстанлы үзбилгеләнүе дә кими дигән сүз. Татарстанда дәүләт төзүче милләт — татарлар. Аны юкка чыгарган вакытта Татарстанның да мәгънәсе бик калмый булып чыга. Исем җисеменә туры килми башлый һәм бар яктан да артка чигенү була. Бу мәсьәләне социологлар күптән тикшерде. "Татарстанлы" дигән үзбилгеләнү дә бар иде, ләкин бу татарның үзбилгеләнүеннән башка бер мәгънәсез нәрсә булып чыга.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉VPN-сыз эшләүче сылтама.
👉Телеграмда.
🔥3🤔3⚡1🤬1
2023 елның 9 аенда Татарстанда 200 оешма бөлгенлеккә чыккан.

Бу, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 12 процентка күбрәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🔥1😢1
"Русия почтасы" бюджеттагы "тишекне" каплау өчен акча китерми торган бүлекчәләрен ябуга рөхсәт сорый.

2023 елда ширкәтнең чиста зыяны 27 миллиард сумнан 38 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин. Бу хәл булмасын өчен, "Русия почтасы" ширкәтнең финанс-икътисади хәлен яхшырту чаралары тәкъдим иткән. Акча китермичә зыянга эшли торган бүлекчәләрен ябарга, почтаны сирәгрәк таратырга рөхсәт сораган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁7🤬2👍1😢1
Ипотека алу өчен иң отышсыз шәһәрләр арасында Казан — Русиядә беренче урында.

Татарстан башкаласында яшәүчеләрнең ипотека чыгымнары бер бүлмәле фатир яллап тору өчен түләгән акчалардан 2,4 тапкырга күбрәк.

Монда ипотка өчен аена 60 мең сум тирәсе акча түләргә кирәк. Ә шундый ук торакны арендалап яшәү — 24,8 мең сумга төшә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤2🔥1😢1
📚Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!

Бүген ул — канун сүзе.

Канун бозганыгыз бармы? Ә "язылмаган" законнарны кануннарны үтәп яшәргә тырышасызмы?

@azatliqradiosi
👍5❤3🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбыз! Бүген - 7 октябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Иртәнге якта Газзә сызыгыннан Израильгә һөҗүмнәр башланды, соңгы мәгълүматларга караганда, бер хатын-кыз һәлак булган, кимендә 15 кеше яраланган. Израиль гаскәре җавап уты ачты. Израил саклану министрлыгы резервистларны армиягә чакыруны хуплады.

🔸Ракетка каршы тору комплексы Мәскәү өлкәсендәге Истра шәһәре өстендә очкан дронны бәреп төшергән. Дрон Мәсәкүгә таба очкан диелә. Внуково һәм Шереметьево һава аланнары эшен туктатып торган. Тагын бер дрон аннексияләнгән Кырым ярынннан 10 км ераклыкта юк ителгән дип белдерелә.

🔸Үзбәкстан ел саен Русиядән 2,8 млрд куб метр газ сатып алачак дип хәбәр итте Үзбәкстан президенты сүзчесе Шерзод Асадов.

🔸Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улы Адамга Чечня каһарманы исеме бирелде. Күптән түгел Рамзан Кадыров аның Коръән яндыруда шикләнелгән Никита Журавлевны кыйнау видеосын чыгарган иде.

🔸Washington Post журналистлары Украинаның Гроза шәһәренә ясалган һөҗүм урынына килгән һәм үлүчеләрнең барысы да диярлек сивил кешеләр булуын ачыклаган. Кафега ясалган һөҗүмдә 52 кеше һәлак булды.

🔸Казан белән Дербент тугандаш шәһәрләр булды. Казан мэры Илсур Метшин һәм Дербент башлыгы Рустамбек Пирмагомедов тугандаш мөнәсәбәтләр булдыру турындагы килешүне 6 октябрьдә "Нарын-Кала" ныгытмасында имзалаган.
👍5✍1🔥1
Израил Газзә сызыгында "хәрби операция" башлау турында игълан итте.

Израил медиасы язуынча, ХӘМӘС сугышчылары 35 кешене әсирлеккә алган. 200ләп кеше яраланган.

"ХӘМӘС ракетларына җавап итеп ЦАХАЛ Газзә сызыгындагы объектларга һөҗүм ясый", диелә Израиль саклану көчләре белдерүендә.

"Без сугыш хәлендә һәм без җиңәрбез!", дигән Израиль премьер-министры Биньямин Нетаньяху.

ХӘМӘС хәрби лидеры Мөхәммәд әд-Дейф бу бәрелешне Әл-Акса мәчетенә һөҗүмгә җавап дип белдерде.

Бүген Кыямәт көне сугышына, ягъни Гарәп-Израиль сугышына 50 ел.

▪️Газзә сызыгы - Урта диңгез буенда урнашкан җирлек, өлешчә танылган Фәләстин гарәп дәүләтенең бер өлеше. Аның мәйданы 360 дүрткел километр тәшкил итә. Көнчыгыш һәм төньякта Израил белән чиктәш, көньяк-көнбатышта - Мисыр белән.

1967 елда Алты көнлек сугыш барышында Газзә сызыгы Израил контроленә күчә. Анда Израил яһүд авыллары төзи башлый. Моны БМО һәм башка халыкара оешмалар хөкем итеп чыга.

2007 елдан ХӘМӘС контроленә күчә. Бу урында барыгы 3 миллионга якын кеше яши.
🤬3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил Газзә сызыгында "хәрби операция" башлау турында игълан итте. Израил медиасы язуынча, ХӘМӘС сугышчылары 35 кешене әсирлеккә алган. 200ләп кеше яраланган. "ХӘМӘС ракетларына җавап итеп ЦАХАЛ Газзә сызыгындагы объектларга һөҗүм ясый", диелә Израиль…
🔸Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Аббас фәләстин халкы "оккупация гаскәрләреннән" саклану хокукына ия дип белдергән. Аның сүзләрен Reuters агентлыгы китерә.

🔸Кимендә 22 израилле һәлак булган дип яза Globes.

🔸Европа берлегенең кайбер ил башлыклары ХӘМӘС һөҗүмен хөкем итеп чыкты.

🔸Тел-Авив һава аланы әлегә эшли, ләкин очышлар тезмәсендә өзеклекләр булып ала.
🔥6😢1
Татар халкының үзенчәлеген саклау програмын финанслау кимегән

Узган өч елда бүленгән сумма белән чагыштырганда, киләсе өч елда финанслау 37,3 млн сумга азая.

Соңгы дүрт елда – 2020-2023 елларга исәпләнгән дәүләт програмына 375,1 млн сум бүленгән булган.

2024-2026 елга исәпләнгән яңартылган дәүләт програмында өч елга финанслау 265 470 млн сум күләмендә билгеләнгән.

Яңартылган програмда дүрт максат куелган. Нинди максатлар? Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
🤬7😢3🤡1
Израил-ХӘМӘС низагы: ике яктан да 100дән артык кеше һәлак булган

Соңгы мәгълүматларга караганда, кимендә 100дән артык израилле үлгән, 908 кеше яраланган.

Фәләстин сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, Газзә сызыгында 198 кеше һәлак булган.

Израил-Газзә сызыгы арасында бәрелешләр турында тулырак Азатлыкта укыгыз. Хәбәр яңартылып тора.
🤬2😢1