Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Казан янындагы чүп яндыру заводына кытай җиһазы куймакчылар. "Бу экологик фаҗигагә китерәчәк" ди белгеч

Бу хакта сентябрь азагында Русия вице-премьеры Виктория Абрамченко завод төзелеше белән танышканнан соң әйтте. Аның сүзләренчә, "Ростех" дәүләт корпорациясенә караучы "РТ-Инвест" ширкәте Кытай белән сөйләшүләр алып бара.

Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов фикеренчә, бу экологик фаҗигагә китерәчәк.

— Эш шунда, Кытай чүп яндыру технологиясен уйлап тапкан ил түгел, — диде ул Азатлыка. — Бу җиһазны 1950-60нчы елларда Көнбатыш Европа куллана башлады. Әгәр дә "РТ-Инвест" кытайныкына тукталса, бу европа технологиясенең иң начар вариантын куллану булачак. Дөресрәге, бу иске технология булачак, чөнки Европа Кытайга яңасын бирми. Шуңа да бу Европа җиһазыннан күпкә начаррак булыр. "РТ-Инвест" ширкәтенең Кытай җиһазын куярга теләве Казанда экологик фаҗигага китерәчәк.

Тулырак итеп Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайт
👉
Көзге сылтама
👉Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
😭5😱3🤬2👍1🔥1🤔1
Путин кайбер ширкәтләрне валютада алган керемнәрен сатарга мәҗбүр итүче фәрман имзалады

Максаты — рубльне тотрыклы итү өчен диелә.

▪️Хөкүмәт сайтында чыккан фәрманда әйтелгәнчә, аерым ширкәтләр ярты ел эчендә чит ил акчаларын эчке базарда сатарга тиеш булачак. Нинди күләмдә һәм кайчан — монысын хөкүмәт билгели.

▪️Әлеге ширкәтләр эчке базарда чит ил валютасын сатып алу һәм сату турындагы план-графикларын Русия банкына һәм Росфинмониторингка җибәреп торырга тиеш булачак.

▪️Фәрман ягулык-энергетика комплексы, кара һәм төсле металлургия, химик сәнәгать һәм урман сәнәгате тармакларына, авыл хуҗалыгына караган 43 ширкәткә кагыла. Документта ширкәтләрнең исемнәре китерелмәгән.

@azatliqradiosi
😁5🤡1
Медиа: АКШ хакимияте Русия банкы акчасын конфискацияләү юлларын эзли

АКШ хакимияте Русия банкының (Банк России) Көнбатышта туңдырылган мөлкәтен Украинага ярдәм күрсәтү өчен куллану мөмкинлеген карый башлаган. Бу хакта хакимияттәге өч аноним чыганагына сылтама белән The Washington Post газеты җиткерә.

▪️Соңгы вакытта АКШ хакимияте һәм Европа берлегенең Киевны хуплаучы илләре Украинага ярдәм биргәндә җитди авырлыкларга очрый. Русия банкы акчаларын конфискацияләү бу проблемны хәл итәргә булыша алыр иде, дип искәртә басма.

▪️Кремль бәяләмәсенә күрә, былтыр Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатыш илләрендәге төрле банк хисапларында 300 млрд доллар тирәсе акча туңдырылган.

@azatliqradiosi
🔥4🤡1
2024 елда Татарстанның бюджет керемнәре 15 процентка кимер дип көтелә

Татарстан хөкүмәте 2024 елга республика бюджеты өлгесен әзерләгән. Бу хакта Дәүләт шурасы сайтында хәбәр ителә.

Киләсе елда бюджет дефицитсыз булыр дип көтелә. Өлгедә республика керемнәре 383,9 млрд сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Чыгымнар да шул күләмдә булачак.

Шул ук вакытта Татарстанның 2022 елгы бюджеты кереме 452,7 млрд сум тәшкил итте. Бу чор белән чагыштырганда, киләсе елда керемнәр 15 процентка кимиячәк.

Керемнәр кайсы тармакларда кимиячәк — Азатлык хәбәрендә укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁2😢2👏1
❗️Русия бюджетына Украинадагы сугышта 100 мең үлемне күздә тоткан түләүләр салынган

"Можем объяснить" басмасы Русиянең 2024-2026 елларга бюджет өлгесен өйрәнеп шундый нәтиҗәгә килгән.

▪️Басма искәртүенчә, һәлак булучыларга бер тапкыр бирелә торган иминият түләүләреннән тыш, хәрбинең туганнарына ай саен компенсация дә килеп бара.

▪️Бюджетта һәлак булган хәрбиләр өчен бирелә торган айлык түләүләргә 5,2 млрд сум каралган. Моңа башка сугышларда һәлак булган хәрбиләр дә, хезмәт бурычларын үтәгәндә үлгәннәр дә керә.

▪️Украинада сугыш башланганчы, 2022 ел бюджетына бу максатка 2,2 млрд сум салган булганнар. Шушы ике сан арасындагы аерма 102 меңнән артык кешенең гаиләләренә түләргә җитәрлек икән.

▪️ "Медиазона" һәм ВВС сугыш башыннан бирле Русиянең 30 меңнән артык хәрбие үлүен ачыклаган. Чынлыкта аларның саны күбрәк дип фаразлана.

▪️Азатлык хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 622, Башкортстаннан кимендә 974 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
🔥2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Башкорт активисты Фаил Алсыновның тоткарлануы хәбәр ителә. Бүген иртән башкорт активисты Фаил Алсыновны Тикшерү комиетына китергәннәр дип яза Куштау онлайн телеграм каналы. Аңа Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә…
⚡️Башкорт активисты Фаил Алсыновны Кавказда яшәүчеләргә карата "нәфрәт уяту"да гаеплиләр

Башкорт" милли хәрәкәтенең (оешма Русиядә тыелды) элекке җитәкчесе Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган. Активист үзе әйтүенчә, моңа аның 28 апрельдә Ишморза авылындагы халык җыенында ясаган чыгышын сәбәп иткәннәр.

— Аңлавымча, кайбер сүзләремдә "криминал" тапканнар. Аерым алганда, безнең егетләр Украинада сугышкан чакта монда — Башкортстанда аларның җирләрен тартып алалар дигән идем. Шулай ук аларга республикага килеп, шул исәптән файдалы казылмаларны канунсыз чыгару белән шөгыльләнгән мигрантлар турындагы сүзләрем дә ошамаган.

Алсынов әйтүенчә, аның чыгышына экспертизаны Уфа фән һәм технология университеты белгече Айнур Хуҗахмәтов ясаган. Моңарчы ул "Башкорт" оешмасын тыю турындагы эшкә дә, башкорт активистларына каршы ачылган башка эшләрдә дә йомгаклау әзерләгән иде.

— Гаебемне танымыйм дидем. Минем сүзләремдә бернинди криминал юк. Кирәк булса, бәйсез экспертиза ясатам. Миңа ачылган эшнең "заказлы" булуы аңлашыла. Соңгы бер елда куәт оешмалары вәкилләре миңа каршы нәрсәдер эзли, канунга каршы килүче әйбер табарга тырыша.

Активистны тикшерү идарәсенә алып китеп, җинаять эше ачу турындагы карар белән таныштырдылар, читкә чыкмау турында имза алганнар. Дүшәмбе 16 октябрьдә сорау алуга килү өчен чакыру кәгазе биргәннәр.

👉Төп сайт
👉
Көзге сылтама
👉Телеграм

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥4👍1🤬1
⚡️Русия Олимпия комитеты Халыкара Олимпия комитетыннан чыгарылды

Бу карар Русия Олимпия комитетының Украинадагы эшчәнлеге аркасында кабул ителгән.

Күртән түгел Русия Олимпия комитеты Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендәге олимпия шуралары дип аталган оешмаларны үзенә алуын белдергән иде.

"Бу Олимпия хартиясен бозу булып тора, чөнки Украина Олимпия комитетының бөтенлеген боза" диелә Халыкара Олимпия комитеты белдерүендә.

Шулай итеп, Русия Олимпия комитеты алга таба олимпия комитеты функцияләрен үти алмаячк һәм дә Халыкара Олимпия комитетыннан финанслау ала алмаячак. 

@azatliqradiosi
👍8👏2👎1🤡1
Соңгы ун елда, республика прокуратурасы белән Нәфыйков җитәкчелек иткәндә Татарстанда ниләр булды?

Кем ул Илдус Нәфыйков һәм нинди гамәлләре белән истә калачак? Аның турында барлык мәгълүматны тупладык.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🔥4🤡3✍1👎1
Казанда Хәтер көненә ялгыз пикет узды

12 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкиле, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев Казанның Бауман урамында Хәтер көне уңаеннан ялгыз пикетка чыкты.

"Азатлык" берлегендә белдерүләренчә, "471 ел элек Казанны саклап җан салган кешеләрнең батырлыкларын" онытырга ярамый.

Быел Казан хакимиятләре Хәтер көнен уздыруга рөхсәт бирмәде.
❤29🔥11👍5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче октябрь, 597 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Израилнең саклану армиясе Газзә халкын секторның көньягына эвакуацияләнергә чакырды. Берләшкән Милләтләр Оешмасында бу таләпне чынга ашмаслык, диделәр: 1,1 фәләстинле 24 сәгатьтә күченеп китергә тиеш.

🔹 Шулай ук, Израил, Хәммәс кулга алган тоткыннарны азат иткәнче, Газзә секторына су, азык-төлек һәм ягулык кертмәячәген белдерде. Бу 2 миллионнан артык фәләстинле яшәү өчен кирәк булган иң мөһим әйберләрдән мәхрүм калачак дигән сүз.

🔹 Г.Камал театры актерлары яңа видеода төшкән: бу видеода алар театрның яңа бина төзелешендә катнаша. Актерлар кирпеч сала, арматура бәйли, техника белән идарә итә. Театрның яңа бинасы Кабан күле буенда төзелә.

🔹 Октябрьдә тарихта беренче тапкыр Казаннан Шри-Ланка утравына туры очышлар башланачак. Рейс чартер булса да, аны турпакет белән бергә дә, аерым очышын гына да сатып алырга мөмкин. Моңа кадәр Татарстаннан бу утрауга туры рейслар юк иде.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍9🔥2❤1👎1
"Илдар" 2022 елда мобилизациядән качып Татарстаннан Төркиягә күченеп киткән.

Төркиядә аңа татарлар ярдәм иткән. Хәзер ул Искешәһәрдә яши һәм (әлегә) кире кайтырга җыенмый...

Безнең өр-яңа видеоны Азатлыкның YouTube-каналында карагыз.

Сезнеңчә, "Илдар" Русиядән качып дөрес эшләгәнме?

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍16🔥4✍1❤1👎1🙏1