Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Башкорт активисты Фаил Алсыновның тоткарлануы хәбәр ителә. Бүген иртән башкорт активисты Фаил Алсыновны Тикшерү комиетына китергәннәр дип яза Куштау онлайн телеграм каналы. Аңа Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә…
⚡️Башкорт активисты Фаил Алсыновны Кавказда яшәүчеләргә карата "нәфрәт уяту"да гаеплиләр
Башкорт" милли хәрәкәтенең (оешма Русиядә тыелды) элекке җитәкчесе Фаил Алсыновка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган. Активист үзе әйтүенчә, моңа аның 28 апрельдә Ишморза авылындагы халык җыенында ясаган чыгышын сәбәп иткәннәр.
— Аңлавымча, кайбер сүзләремдә "криминал" тапканнар. Аерым алганда, безнең егетләр Украинада сугышкан чакта монда — Башкортстанда аларның җирләрен тартып алалар дигән идем. Шулай ук аларга республикага килеп, шул исәптән файдалы казылмаларны канунсыз чыгару белән шөгыльләнгән мигрантлар турындагы сүзләрем дә ошамаган.
Алсынов әйтүенчә, аның чыгышына экспертизаны Уфа фән һәм технология университеты белгече Айнур Хуҗахмәтов ясаган. Моңарчы ул "Башкорт" оешмасын тыю турындагы эшкә дә, башкорт активистларына каршы ачылган башка эшләрдә дә йомгаклау әзерләгән иде.
— Гаебемне танымыйм дидем. Минем сүзләремдә бернинди криминал юк. Кирәк булса, бәйсез экспертиза ясатам. Миңа ачылган эшнең "заказлы" булуы аңлашыла. Соңгы бер елда куәт оешмалары вәкилләре миңа каршы нәрсәдер эзли, канунга каршы килүче әйбер табарга тырыша.
Активистны тикшерү идарәсенә алып китеп, җинаять эше ачу турындагы карар белән таныштырдылар, читкә чыкмау турында имза алганнар. Дүшәмбе 16 октябрьдә сорау алуга килү өчен чакыру кәгазе биргәннәр.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм
#Башкортстан
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Башкорт активисты Фаил Алсыновны Кавказда яшәүчеләргә карата "нәфрәт уяту"да гаеплиләр
Активист әйтүенчә аңа җинаять эшен быел 28 апрельдә Баймак районының Ишморза авылында алтын табучыларга каршы узган җыенда ясаган чыгышы өчен ачканнар.
🔥4👍1🤬1
⚡️Русия Олимпия комитеты Халыкара Олимпия комитетыннан чыгарылды
Бу карар Русия Олимпия комитетының Украинадагы эшчәнлеге аркасында кабул ителгән.
Күртән түгел Русия Олимпия комитеты Украинаның басып алынган Донецки, Луһански, Херсон һәм Запорожье төбәкләрендәге олимпия шуралары дип аталган оешмаларны үзенә алуын белдергән иде.
"Бу Олимпия хартиясен бозу булып тора, чөнки Украина Олимпия комитетының бөтенлеген боза" диелә Халыкара Олимпия комитеты белдерүендә.
Шулай итеп, Русия Олимпия комитеты алга таба олимпия комитеты функцияләрен үти алмаячк һәм дә Халыкара Олимпия комитетыннан финанслау ала алмаячак.

👍8👏2👎1🤡1
Соңгы ун елда, республика прокуратурасы белән Нәфыйков җитәкчелек иткәндә Татарстанда ниләр булды?
Кем ул Илдус Нәфыйков һәм нинди гамәлләре белән истә калачак? Аның турында барлык мәгълүматны тупладык.
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

🔥4🤡3✍1👎1
Казанда Хәтер көненә ялгыз пикет узды
12 октябрьдә "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкиле, шагыйрь Фәнил Гыйләҗев Казанның Бауман урамында Хәтер көне уңаеннан ялгыз пикетка чыкты.
"Азатлык" берлегендә белдерүләренчә, "471 ел элек Казанны саклап җан салган кешеләрнең батырлыкларын" онытырга ярамый.
Быел Казан хакимиятләре Хәтер көнен уздыруга рөхсәт бирмәде.

❤29🔥11👍5
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче октябрь, 597 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.
Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹 Израилнең саклану армиясе Газзә халкын секторның көньягына эвакуацияләнергә чакырды. Берләшкән Милләтләр Оешмасында бу таләпне чынга ашмаслык, диделәр: 1,1 фәләстинле 24 сәгатьтә күченеп китергә тиеш.
🔹 Шулай ук, Израил, Хәммәс кулга алган тоткыннарны азат иткәнче, Газзә секторына су, азык-төлек һәм ягулык кертмәячәген белдерде. Бу 2 миллионнан артык фәләстинле яшәү өчен кирәк булган иң мөһим әйберләрдән мәхрүм калачак дигән сүз.
🔹 Г.Камал театры актерлары яңа видеода төшкән: бу видеода алар театрның яңа бина төзелешендә катнаша. Актерлар кирпеч сала, арматура бәйли, техника белән идарә итә. Театрның яңа бинасы Кабан күле буенда төзелә.
🔹 Октябрьдә тарихта беренче тапкыр Казаннан Шри-Ланка утравына туры очышлар башланачак. Рейс чартер булса да, аны турпакет белән бергә дә, аерым очышын гына да сатып алырга мөмкин. Моңа кадәр Татарстаннан бу утрауга туры рейслар юк иде.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍9🔥2❤1👎1
"Илдар" 2022 елда мобилизациядән качып Татарстаннан Төркиягә күченеп киткән.
Төркиядә аңа татарлар ярдәм иткән. Хәзер ул Искешәһәрдә яши һәм (әлегә) кире кайтырга җыенмый...
Безнең өр-яңа видеоны Азатлыкның YouTube-каналында карагыз.
Сезнеңчә, "Илдар" Русиядән качып дөрес эшләгәнме?
#Татарстан

YouTube
Сугыш үзгәрткән язмыш | Иске мөһаҗирләрнең яңаларына ярдәме
"Илдар" 2022 елда мобилизациядән качып Татарстаннан Төркиягә күченеп киткән. Төркиядә аңа татарлар ярдәм иткән. Хәзер ул Искешәһәрдә яши һәм (әлегә) кире кайтырга җыенмый...
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең Инстаграмга кушылыгыз:…

👍16🔥4✍1❤1👎1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Илдар" 2022 елда мобилизациядән качып Татарстаннан Төркиягә күченеп киткән. Төркиядә аңа татарлар ярдәм иткән. Хәзер ул Искешәһәрдә яши һәм (әлегә) кире кайтырга җыенмый... Безнең өр-яңа видеоны Азатлыкның YouTube-каналында карагыз. Сезнеңчә, "Илдар"…
Сезнеңчә, "Илдар" мобилизациядән качып дөрес эшләгәнме?
Anonymous Poll
97%
Әйе, дөрес эшләгән
3%
Юк, дөрес эшләмәгән
💯4
Израил Газзә шәһәрендә яшәүчеләрне анклавның көньягына күченергә чакыра.
Ә менә Берләшкән Милләтләр Оешмасы фикеренчә, мондый күчереп йөртүләр "җимергеч һуманитар нәтиҗәләрсез була алмый", "оешма катгый рәвештә мондый фәрманны кире кагарга чакыра", дип белдерде БМО баш сәркатибе сүзчесе Стефан Дюжаррик.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤬7😢3🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Алабуга Политех"та Сталин сыны куйганнар. Аны Сингапурның элекке премьер-министры, "икътисади могҗиза" ясаган Ли Куан Ю һәм Кытай сәяси эшлеклесе Дэн Сяопин белән бер рәткә бастырып куйганнар. Уку йортының штаб-фатирында дөнья үсешенә өлеш керткән җиде…
Азатлыкның YouTube-каналында менә мондый сораштыру үткәргән идек.
Һәм менә мондый нәтиҗәләр әлегә. Тавыш биргән халыкның яртысы диярлек Сталинга һәйкәл куюларын хуплый.
Бу хакта ни уйлыйсыз?

🤯9👎6🤮1🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил Газзә шәһәрендә яшәүчеләрне анклавның көньягына күченергә чакыра. Ә менә Берләшкән Милләтләр Оешмасы фикеренчә, мондый күчереп йөртүләр "җимергеч һуманитар нәтиҗәләрсез була алмый", "оешма катгый рәвештә мондый фәрманны кире кагарга чакыра", дип белдерде…
Казандагы синагоганың тәрәз төбенә Израилдә һәлак булганнар хөрмәтенә чәчәкләр салынган.
Кемдер әнә шулай үтерелгән израилләрне искә ала.
Һәлак булган фәләстиннәрне искә алу турында Казаннан әлегә мәгълүматлар юк.
Соңгы саннар шундый: Израилдә — 1300, Газзә секторында 1537 кеше һәлак булган.

❤11👎8💩6🙏2🕊2🤡1
Башкортстанда яшәүче хатын-кызга аю һөҗүм иткән.
Ана аю авыл уртасына ике баласы белән килеп чыккан һәм янәшәдән үтеп баручы хатын-кызга беренче булып һөҗүм иткән, диелә.
Җәрәхәтләнүче авыр хәлдә хастаханәдә, ә аюны атканнар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Ана аю авыл уртасына ике баласы белән килеп чыккан һәм янәшәдән үтеп баручы хатын-кызга беренче булып һөҗүм иткән, диелә.
Җәрәхәтләнүче авыр хәлдә хастаханәдә, ә аюны атканнар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢4😱3👍1
Human Rights Watch хокук яклау оешмасы 10 һәм 11 октябрьдә Газзә сызыгы белән Ливанга һөҗүм иткәндә Израил хәрбиләренең ак фосфор куллануын ачыклавын белдерде.
Оешма видеоларга һәм шаһитләр күрсәтмәләренә нигезләнеп шундый нәтиҗәгә килгән. Аерым алганда AFP агентлыгы Газзәдә фото төшергән, анда һавада ак сызыклар күренә.
Хокук саклаучылар фикеренчә, Газзәдә ак фосфор кулланулары сивил халык өчен куркынычны арттыра һәм халыкара һуманитар хокук таләпләрен бозу булып тора.
Ак фосфор кислород белән йогынтыга кергәч янып китә һәм куе ак төтен барлыкка китерә. Кайчакта бу маддәне хәрбиләр җирләрне билгеләү өчен куллана, тик ул көчле пешүләр китереп чыгарырга мөмкин: аны кешеләр җыелган урында куллану бик куркыныч булырга мөмкин.
Халыкара хокук ак фосфорны тыймый, әмма кешегә зарарлы йогынтысы булган өчен, аны кулланганда катгый кагыйдәләр үтәлергә тиеш.
Израил хәрбиләре Reuters агентлыгына "хәзерге вакытта Газзә сызыгында ак фосфорлы корал куллану турында безгә билгеле түгел" дип белдергән.

🤬7👎1