Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Израил Газзә шәһәрендә яшәүчеләрне анклавның көньягына күченергә чакыра. Ә менә Берләшкән Милләтләр Оешмасы фикеренчә, мондый күчереп йөртүләр "җимергеч һуманитар нәтиҗәләрсез була алмый", "оешма катгый рәвештә мондый фәрманны кире кагарга чакыра", дип белдерде…
Казандагы синагоганың тәрәз төбенә Израилдә һәлак булганнар хөрмәтенә чәчәкләр салынган.

Кемдер әнә шулай үтерелгән израилләрне искә ала.

Һәлак булган фәләстиннәрне искә алу турында Казаннан әлегә мәгълүматлар юк.

Соңгы саннар шундый: Израилдә — 1300, Газзә секторында 1537 кеше һәлак булган.

@azatliqradiosi
❤11👎8💩6🙏2🕊2🤡1
Башкортстанда яшәүче хатын-кызга аю һөҗүм иткән.

Ана аю авыл уртасына ике баласы белән килеп чыккан һәм янәшәдән үтеп баручы хатын-кызга беренче булып һөҗүм иткән, диелә.

Җәрәхәтләнүче авыр хәлдә хастаханәдә, ә аюны атканнар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😢4😱3👍1
Human Rights Watch хокук яклау оешмасы 10 һәм 11 октябрьдә Газзә сызыгы белән Ливанга һөҗүм иткәндә Израил хәрбиләренең ак фосфор куллануын ачыклавын белдерде.

Оешма видеоларга һәм шаһитләр күрсәтмәләренә нигезләнеп шундый нәтиҗәгә килгән. Аерым алганда AFP агентлыгы Газзәдә фото төшергән, анда һавада ак сызыклар күренә.

Хокук саклаучылар фикеренчә, Газзәдә ак фосфор кулланулары сивил халык өчен куркынычны арттыра һәм халыкара һуманитар хокук таләпләрен бозу булып тора.

Ак фосфор кислород белән йогынтыга кергәч янып китә һәм куе ак төтен барлыкка китерә. Кайчакта бу маддәне хәрбиләр җирләрне билгеләү өчен куллана, тик ул көчле пешүләр китереп чыгарырга мөмкин: аны кешеләр җыелган урында куллану бик куркыныч булырга мөмкин.

Халыкара хокук ак фосфорны тыймый, әмма кешегә зарарлы йогынтысы булган өчен, аны кулланганда катгый кагыйдәләр үтәлергә тиеш.

Израил хәрбиләре Reuters агентлыгына "хәзерге вакытта Газзә сызыгында ак фосфорлы корал куллану турында безгә билгеле түгел" дип белдергән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬7👎1
Навальныйның өч адвокатын тоткарлаганнар.

Тентү экстремист оешмада катнашу турындагы эш нигезендә узган, адвокатлар шикләнелүчеләр булып тора.

"Тентүләрнең төп максаты — Алексейны юридик ярдәмсез һәм дөнья белән элемтәсез калдыру", дип язды Навальныйның көрәштәше Георгий Албуров.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: 7,5 елга хөкем ителгән Лилия Чанышева төрмәдә ничек яши? — Камера эссе көннәрдә җилләтелми иде диярлек, бу эш начар башкарыла иде. Без камерадагы вентиляцияне каплап куярга мәҗбүр булдык, чөнки ул су баскан баздан сасы исне тарта, шуның сасы исе…
Башкортстан Югары мәхкәмәсенә Лилия Чанышева турында 50дән артык уңай бәяләмә килгән

16 октябрь көнне Лилия Чанышева һәм Рөстәм Мөлековка чыккан хөкем карарларына шикаятьләр каралачак. Бу уңай бәяләмәләрне дә мәхкәмә шул чакта караячак.

"Новая газета" га нигез салучыларның берсе, Нобель бүләген алган Дмитрий Муратов Башкортстан Югары мәхкәмәсенә язган бәяләмәдә Чанышеваны нәтиҗәле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе иде дигән.

14 июньдә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышеваны 7,5 елга колониягә хөкем итте.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤‍🔥6
Журналистлар Украинадагы сугышта Русиянең 34 меңнән артык хәрбие үлүен раслады

ВВС-ның урыс хезмәте һәм "Медиазона" журналистлары ачыклавынча, үлемнәр аеруча мобилизацияләнгәннәр арасында тиз арта. Барлыгы шундый 4029 хәрби һәлак булган.

▪️Азатлык та Украинадагы сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булган Татарстан һәм Башкортстан кешеләрен бер исемлеккә туплап бара. Мәгълүмат рәсми хәбәрләрдән, социаль челтәрләрдән, башка чыганаклардан туплана. Безнең хисапка күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 622, Башкортстаннан кимендә 974 кеше һәлак булган.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢5👍2
Йошкар-Ола шәһәрендәге Татар мәдәнияте үзәге методисты Рамай Юлдашевны эшеннән кыскартканнар.

Ул үзе моны сугышка мөнәсәбәте, дәүләт пропагандасыннан үзгә фикерле булуы, татар һәм мари милли хәрәкәте чараларындагы активлыгы өчен дип бәяли.

Тулырак Азатлыкта укый аласыз:
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🤬10👍1🔥1
Путин кабаттан сайланса, ПАСЕ аны легитим түгел дип танырга чакыра

ПАСЕның бертавыштан кабул ителгән резолюциясендә әйтелгәнчә, 2024 елдан соң Путинның президентлыгы Русия Конституциясен дә, халыкара хокукый принципларны да бозу булып каралачак.

Бу очракта Европа һуманитар багланышлардан тыш Русия белән бөтен элемтәләрне бетерергә тиеш, диелә белдерүдә.

▪️ПАСЕ-ның сәяси мәсьәләләргә кагылышлы резолюцияләре оешманың әгъза-илләре өчен мәҗбүри түгел.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍8🔥1😁1🤡1
Ябык Telegram-каналда урыслар турында калдырган фикере өчен татарстанлыга җинаять эше ачылган

Мосыйфуллин фамилияле егет ябык Telegram-каналда фикер калдырган. Ул анда урысларның акыл сыйфатлары турында фикер йөрткән һәм аларны "үтерү белән бәйле турыдан-туры янаулар белдергән" диелә. Егеткә "нәфрәт уяту" турында җинаять эше ачылган.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама Русиядә VPN-сыз ачыла
🤔4😁2🙊2🤬1😢1
📚Бүген — җомга, димәк "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!

Бүген ул — калкан сүзе.

Бу әйтемнең башын беләсезме:

"... ... ... ... — мең бәланең калканы.

@azatliqradiosi

#азатлыксүзлеге
❤7🔥5👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍 Мордовия мөфтие Фәһим Шәфиевне дүрт елга утыртканнар Аңа шулай ук 500 мең сум штраф салынган. Бу мәгълүматны Саранскида эшләүче адвокат Марат Ашимов Азатлыкка раслады. Шәфиев акча белән бәйле хәрәмләшүләрдә гаепле дип табылган. Дин әһеленең нәрсә өчен…
Мордовия мөфтие дүрт елга хөкем ителде. Фәһим Шәфиев — кем ул?

Азатлык Шәфиевнең биографиясен, аның хакимият коралына, аннары корбанына әверелүен өйрәнде, танышлары һәм белгечләр белән сөйләште.

— Фәһимнең кураторлары Мордовиянең ФСБ идарәсендә утырган, — дип сөйли ул. — Мордовия башлыгы итеп Артем Здунов килгәч, аны яклаган түрәләр азайды. Аның кирәге күптән бетте инде. Хакимият аны кая куярга белмәде. Шәфиевнең мөфтиятенә бик зур акчалар тыга бардылар. Ул хәтта Hummer машинасында йөри башлады, Мордовиядә андый өч кенә автомобиль бар иде, Саранскида фатир алды, авылда зур йорт төзеде, - дип сөйләде безгә андагы хәлләр белән таныш Илсур әфәнде.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
Төп сайтта.
Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
👍4❤1🤷‍♂1👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 октябрь, әлеге вакытка булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Бүген иртән Русия саклану министрлыгы Краснодар краенда Кара диңгез өстендә ике дрон бәреп төшерү турында хәбәр итте. Шартлау тавышлары Сочида Олимпия паркы һәм Сочи үзәгендә дә ишетелгән диелә.

🔸АКШ Израилне, гади халык өчен һуманитар коридор ачмый торып, Газзәдә җир операциясе уздыруны кичектерүне сорый. Европа дипломатиясе башлыгы Жозеп Боррель Газзәнең төньягыннан 24 сәгать эчендә 1,1 млн кешене чыгару мөмкин түгел дип белдерде.

🔸Израилнең саклану армиясе шимбә хәбәр итүенчә, ХАМАС Газзә сызыгында 120 израиллене тотык итеп тота. Израилдә сугышта 1,3 кеше һәлак булган диелә. Газзә сызыгында һәлак булучылар саны 1,9 мең кешегә җитте дип белдерде җирле сәламәтлек саклау министрлыгы.

🔸Франциядә терорчылык куркынычы тәртибе кертелде. Бу кичә лицейга һөҗүмнән соң эшләнде. Анда бер укытучы һәлак булды.

🔸Ак йорт белдерүенчә, Төньяк Корея Русиягә Украинада сугыш алып бару өчен 1000нән артык контейнерда техника һәм корал җибәргән. Бу хакта Associated Press яза.
👍4🔥4✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Каһирәдә Муса Бигиев кабере юкка чыгарга мөмкин Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә җирләнгән күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче Муса Бигиевның кабере юкка чыгарга мөмкин Эш шунда, Муса Бигиев кабере Каһирә шәһәренең “Әл-Кәрафа”, яки “Үлеләр шәһәре” дип…
Каһирәдә зират сүтелеше Муса Бигиев каберенә кагылмаячак

Мисыр башкаласы Каһирә шәһәрендә җирләнгән күренекле татар дин галиме, фәлсәфәче Муса Бигиевның кабере зиратның юл төзелеше өчен сүтеләчәк өлешенә кермәгән.

Бу хакта Татарстан мөфтиятенә сылтанып "БИЗНЕС Online" яза. Мөфтияткә әлеге мәгълүматны Мисырда Россотрудничество башлыгы, Татарстан президенты идарәсенең элекке хезмәткәре Марат Гатин җиткергән. Гатин Бигиев каберенә барган.

Быел августта Муса Бигиевның кабере юкка чыгарга мөмкин дигән хәбәр таралган иде.

Бигиев кабере Каһирә шәһәренең "Әл-Кәрафа", яки "Үлеләр шәһәре" дип аталган зиратта җирләнгән. Җирле түрәләр бу каберстанның бер өлешен сүтеп, юл төзергә җыена.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Сылтама VPN-сыз ачыла.
👍10❤2