Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 17нче октябрь, 601 көн элек Русия Украинага каршы сугыш башлады.

Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹 Кичә кич Брүсселдә Бельгия белән Швеция такымнары арасында буласы футбол матчы алдыннан Швеция такымының ике җанатары үтерелгән. Бельгиянең тышкы эшләр министры Аҗа Ләбиб моны теракт дип атады.

🔹 Украинаның Баш штабы белдерүенчә, төнлә илнең саклану көчләре русияләр аткан бер ракетны һәм алты "шахед"ны бәреп төшергән.

🔹 АКШ президенты Дҗо Байден иртәгә Израилгә килергә җыена.

🔹 Израилнең премьер-министры Биньямин Нетаньяһу РФ президенты Путин белән сөйләшкән, "Израил "Хәмәс" радикаль хәрәкәтен юк итмичә туктамаячак" дигән.

🔹 БМОның Иминлек шурасы Русия Газзә һәм Израил буенча тәкъдим иткән резолюцияне кабул итмәгән. Документны Русия, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Мозамбик хуплаган, ә менә АКШ, Британия, Франция һәм Япония каршы чыккан. Башка илләр тавыш биреп тормаган.

🔹 Кичә кич Казанда 5а номерлы трамвайда ир кеше үлгән. Аның хәле начарайгач, трамвай туктаган, медиклар 10-15 минутта килеп җиткән, әмма ирне коткарып кала алмаганнар. Бу хәл Химиклар мәдәният сарае янында булган, диелә.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥4✍1👍1😁1
❗️Азатлык Радиосына 70 ел тулу уңаеннан Азатлык Радиосының Татар-башкорт редакциясе элекке мөдирләрнең берсе, Азатлык тапшырулары чыга башлауга зур тырышлык куйган Гариф Солтанның шәхси архивы белән таныштыра башлый. Архивта 1970-1980нче еллар аудиоязмалары бар.

1940нчы еллар азагы һәм 1950нче еллар башында "Америка авазы"ның татар тапшырулары һәм Азатлык Радиосының Татар-Башкорт редакциясе ачылуына күп тырышлык куйган, 1968-1989 елларда Азатлыкның мөдире дә булып эшләгән Гариф Солтан архивы бүген Американың Стэнфорд университетында урнашкан Һувер институтында саклана.

Шул Һувер институты ярдәме белән Азатлык Радиосы кайбер аудиоязмаларны дигитальләштерде һәм якын атналарда иң кызыклыларын укучыларына тәкъдим итәчәк.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Азатлыкка70

@azatliqradiosi
🔥10❤6👍2🎉1
Казанның 171нче мәктәбендә бишенче сыйныф укучысына мәктәптә яулык бәйләүне тыйганнар.

Укучының әнисе прокуратурага язган. Шикаятьтә әйтелгәнчә, "кызга мәктәп мөдире кычкырган, түбәнсеткән һәм яулыктан килүне" тыйган, "документларын алып мәктәптән китәргә кушкан".

Мәктәп мөдире исә "безнең мәктәп Татарстан республикасында, бу — Русия Федерациясе, бу — "дөньяви мәктәп", ди.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬31🤯3👎1
Русия президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Пекинга килде, ул "Бер билбау, бер юл" форумында катнашачак.

Халыкара җинаять мәхкәмәсе кулга алу карары чыгарганнан соң, бу Путинның икенче тапкыр чит илгә чыгуы. Беренчесендә Кыргызстанга барган иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡1
Украина кораллы көчләре Русиянең Бердянски һәм Луһанскидагы хәрби һава аланнарына һөҗүм итүен җиткерә.

Бердянски Азов диңгезе ярында, Запорожье өлкәсенең Русия баскынлыгындагы өлешендә урнашкан. Хәбәрдә әйтелгәнчә, һөҗүмнәр уңышлы булган, әмма һөҗүм нәтиҗәләренең нечкәлекләре китерелми.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍1
Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Сөембикә манарасына куркыныч янамый дип белдерде.

Быел җәй "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгы мөдире Илнур Рәхимов Сөембикә манарасының "якынча 2,19 метрга авышуын" әйткән иде һәм тикшеренүләр уздырыла диде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍1
😳 Кировта Украинадагы сугышта катнашучыларга ярдәм дәүләт фонды хезмәткәрләрен кыйнаган "вагнерчы"ны тоткарлаганнар.

Ул хезмәткәрләрдән документларын торгызырга булышуларын таләп иткән һәм низаг чыккач аларны кыйнаган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁6✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азатлык Радиосына 70 ел тулу уңаеннан Азатлык Радиосының Татар-башкорт редакциясе элекке мөдирләрнең берсе, Азатлык тапшырулары чыга башлауга зур тырышлык куйган Гариф Солтанның шәхси архивы белән таныштыра башлый. Архивта 1970-1980нче еллар аудиоязмалары…
Азатлык архивы. Гариф Солтан (1972).mp3
Яңа шәлкемнең беренче язмасы итеп бүген сезгә архивта сакланган иң иске аудиоларның берсен тәкъдим итәбез.

Ураза гаете белән котлау һәм бәйрәм турында мәгълүмат бирү Азатлык радиосы эфирында 1972 елның ноябрендә яңгыраган.

🎙 Микрофон алдында Гариф Солтан.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤7🔥3
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Русиянең Казан сурәтле яңа акчасы чиркәү әһелләренең ачуын чыгарган

"Сез, иптәшләр, курку хисен югалттыгызмы, әллә? Манарада ярымай бар, ә чиркәү гөмбәзендә тәре юк! Ут белән уйнамагыз!" дип кисәтә урыс чиркәве рухание Павел Островский.

Аңа чиркәүнең башка әһелләре дә кушылган.

Шушы руханиларга иң яхшы җавапны Казандагы тарихчы Марк Шишкин бирде. Аның аңлатмасын Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, көзге сылтама.

@azatliqradiosi
🔥10😁5🤬3👍2😱1🤡1
Башкорт активисты Фаил Алсыновка җинаять эшен Радий Хәбиров хакимияте үтенече белән ачканнар

"Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе Фаил Алсынов социаль челтәрләрдә документ чыгарды. Аннан күренгәнчә, активистка "нәфрәт яки дошманлык" тудыру турындагы җинаять эшен республика башлыгы Радий Хәбиров хакимияте сораганга ачканнар.

Бу документ — Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе вазифаларын үтәүче Искәндәр Әхмәтвәлиевнең республика тикшерү комитеты җитәкчесе Владимир Архангельскийга язган хаты, ул быел 14 августта имзаланган.

Түрә язуынча, "хәзерге вакытта Башкортстанның көньягында һәм Урал аръягында дәүләт хакимияте эшчәнлегенә каршы кампания оештырылган, соңрак халык ризасызлыгы китереп чыгару өчен, канунсыз халык чаралары үтә".

"Бу канунсыз җыеннары оештыруда "Башкорт" оешмасы һәм аның лидеры Алсынов актив катнаша" диелгән әләк хатында.

Хатның тулы эчтәлеге белән Азатлык сайтында таныша алсыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥3❤1👍1😁1🤬1
Башкортстан хәрбиен дәүләткә хыянәттә гаепләп 12,5 елга колониягә хөкем иткәннәр

Мәскәүдә Икенче Көнбатыш бүлге хәрби мәхкәмәсе чыгышы белән Башкортстаннан булган хәрби Эльнар Камаловны 12 ел ярымга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән. Аны дәүләткә хыянәт турындагы эштә гаепле дип тапканнар. Бу хакта ТАСС яза.

Хәрбине нәрсә өчен гаепләүләре билгеле түгел. Җинаять эше материаллары яшерелгән, ә утырышлар ябык тәртиптә узган. Камаловны хәрби дәрәҗәсеннән мәхрүм иткәннәр диелә.

"Осторожно, новости" Telegram-каналы 27 яшьлек Камаловны былтыр июньдә кулга алуларын яза. Аңа хөкем карары быел 5 октябрьдә чыккан.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2🤬2
Казандагы халыкара фәнни конференция тел сәясәтенә дә кагылачак

17-19 октябрь Казанда "Европа цивилизациясенең язу тарихы һәм Русия халыкларының язма мәдәнияте" дип аталган фәнни конференция уза.

Чарада Татарстан һәм Русия төбәкләреннән тыш, Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Әрмәнстан кебек илләрдән 100дән артык галим катнаша.

Татарстан галимнәре илдәге тел сәясәте, гарәп, латин, кирилл графикасындагы татар әдәби мирасы турында чыгышлар әзерләгән.

Башкортстан галимәсе Гөлфирә Абдуллина 1892 елда кабул ителгән башкорт әлифбасы турында чыгыш ясый.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍9🔥2❤1
15 октябрь — Хәтер көнендә бер төркем милли хәрәкәт вәкилләре 1552 елны Казанны саклап һәлак булган ата-бабаларыбыз рухына дога кылу өчен башта Кол Шәриф мәчетенә килде, аннары Сөембикә манарасы янына җыелды.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре Казанның берничә урынында ялгыз пикетка чыкты.

Төркиянең Анталия шәһәрендә татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, Аланиядә украиннар белән Ренат Татар, Польшада Нәфис Кашапов һәм Швециядә Аида Габдрахманова пикетка чыкты, Киевта ислам мәдәнияте үзәгендә чараны Ислам Гыймадутдин һәм Зөлфирә Бойко оештырды.

Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤12👍5🔥3✍1