Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Татарстаннан инвестицияләр генә түгел, технология дә китте"

Соңгы ике елда Татарстан икътисады һәм бюджеты зур югалтулар кичерде, дип белдерде республиканың вице-премьеры Шамил Гафаров. Бу хакта ул бүген Дәүләт шурасында 2024 елга исәпләнгән бюджет турындагы канун өлгесенә багышланган парламент тыңлауларында әйтте.

"Безнең сәнәгать оешмаларына хәзерге махсус операция шартларында ничек эшләргә туры килә! Әйе, без зур югалтулар кичердек. Бюджет та күпне югалтты. Татарстанда бик күп инвестицияләр ала алмыйбыз. Без чит ил инвесторлары белән эшли идек. Соңгы ике елда күбесе китте. Шуңа карамастан, без үсештә булырга ирешәбез", ди ул.

Гафаров республиканың икътисады да кыенлыклар кичерә дип саный.

"Бездән инвестицияләр генә түгел, технологияләр китә. Сер түгел, сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелеш өлкәсендә бик күп чит ил техникасы кулланыла. Аграрларга уңышны җыеп алыр өчен комбайннарны чыгарырга туры килә һәм алар кулдан нәрсә генә уйлап чыгармый", диде ул чит технологиясенә кытлык булуы турында сөйләп.

Парламент тыңлауларында яңгыраган башка фикерләр турында Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6🔥2😢2
📎 Азатлык Гариф Солтан язмаларыннан архив аудионы тәкъдим итә 🎙

Бүген "Идегәй" дастаны турында тапшыру тыңларга тәкъдим итәбез. Ул эфирга 1976 елда чыккан.

"Илдә тыелган әсәрләр" тапшыруы кысаларында Гариф Солтан Идегәй дастаны, аның тарихын сөйли, Советлар хакимияте боерыгы белән нигә тыелуын аңлата.

Ул елларда "Идегәй" дастаны турында ишетмәгән-белмәгән татар-башкортлар аның хакында Азатлык радиосыннан гына ишетә алган.

Сездән ❤️ билгеләрен көтәбез, фикерләрегезне дә языгыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
❤13👍4🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Азат Европа/Азатлык радиосы Казанда федераллар тарафыннан журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануын хөкем итә 18 октябрдә Казанда Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева тоткарланды. Ул Русия Тикшерү комитеты тарафыннан үзен "ят агент" итеп белдермәүдә…
❗️Европа берлеге һәм Берләшкән Милләтләр оешмасының югары вәкилләре журналист Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды

Европа берлегенең Тышкы сәясәт һәм иминлек департаменты башлыгы Жозеп Боррель Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның тоткарлануы уңаеннан махсус белдерү ясады.

"Европа Берлеге Азат Европа/Азатлык радиосы журналисты, АКШ һәм Русия ватандашы Алсу Кормашеваны тоткарлауны хөкем итә. Журналистлар якланырга һәм үз һөнәрләре белән ирекле шөгыльләнергә тиеш. Русия кеше хокуклары өлкәсендә, шул исәптән фикер белдерү иреген тәэмин итүдә халыкара йөкләмәләрен үтәргә тиеш" диелә аның белдерүендә.

Берләшкән Милләтләр оешмасының Кеше хокуклары комиссары Фолкер Түрк та журналист Алсу Кормашеваның тоткарлануы уңаеннан махсус белдерү ясады.

"Без журналист Алсу Курмашеваның янәсе "чит ил агенты" буларак теркәлмәгәне өчен тоткарлануы уңаеннан борчылу белдерәбез һәм аны кичекмәстән һәм шартсыз азат итәргә чакырабыз. Журналистлар үзләренең мөһим эшләрен  басымга, куркытуга һәм репрессияләргә дучар ителмичә башкарырга тиеш" диелгән рәсми белдерүдә.

@azatliqradiosi

#FreeAlsu
❤23👍1🫡1
Бүген Казандагы мәхкәмә Азатлык радиосының хезмәткәре Алсу Кормашеваның кайда - өй сагындамы, әллә тоткарлау үзәгендәме калуын хәл итәргә тиеш.

Алсу Азатлык Радиосында 20 елдан артык эшли. Шул чорда ул кеше хокуклары, бигрәк тә хатын-кызлар, милли азчылыклар хокуклары турында язды, гаилә проблемнарын, хатын-кызларга карата көч куллану, кыйнау очракларын яктырты.

Әмма аның төп күңел эше, әлбәттә, татар теленең язмышын, аның киләчәген кайгырту, аны саклап калу өчен хәлдән килгәнен эшләргә тырышу булды. Һәм ул моны сүздә генә түгел, гамәлләр белән ныгытып килә. 2018 елда Азатлык радиосы "Әйдә!Online" дигән татар телен укыту проектын ачып җибәрде, Алсу бу проектны җитәкләүчеләрнең берсе.

Дистәләрчә ел дәвамында сезгә, хөрмәтле укучыларыбызга хезмәт иткән журналистыбыз турында 👉 безнең язмада укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#FreeAlsu
❤15😢7👏1
20 октябрь иртәсенә башка төп хәбәрләр җыелмасы:

🔸Русия президенты Владимир Путин Ростов-Донда хәрби көчләр штабына барды, Генштаб башлыгы Валерий Герасимов белән очрашты. Русиянең Украинага каршы сугышы 604нче көн дәвам итә.

🔸АКШ президенты Джо Байден исә американнарга мөрәҗәгать итеп, Украина һәм Израилне якларга кирәклеген әйтте.

🔸Германия Газзә сызыгында тыныч халыкка ярдәм бүләчәген игълан итте. Тышкы эшләр министрлы Анналена Бербок сүзләренчә, сүз 50 млн евро турында бара.

🔸Тинькофф-банкның App Store-дагы яңа кушыматасы бер көннән соң янә кибеттән югалган. Аның App Store-дагы әсбабы банкка каршы чикләүләр кергәннән соң юкка чыккан иде.

🔸Мәскәүдә әләк аркасында OpenArt альтернатив сәнгать фестивале үткәрелмәячәк. Аның сайты да томаланган. Оештыручылар сүзләренчә, әләкләүләрдә фестивальнең "экстремистик" булуы һәм "дин тотучыларның хисләрен мыскыл итү" турында әйтелгән.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3🔥3✍1
Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Рамзан Кадыровны тәнкыйтьләвеннән соң "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде

19 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы утырышында чыгыш ясаганда депутат Азат Хамаев Чечня башлыгы Рамзан Кадыров улының Коръән яндырган өчен кулга алынган Никита Журавельне кыйнавы турында телгә алды.

"Үземә биргән беренче сорау - без бүген нинди хокукый киңлектә яшибез?", диде Хамаев шул хәлгә сылтанып.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов бу сүзләрне депутатның "шәхси фикере" дип атады. Миңнехановның белдерүеннән соң Хамаев гафу үтенде.

"Дәүләт Шурасы утырышында чыгыш ясаганда шәхси фикеремне белдердем, аны хезмәттәшләрем хупламады. Тугандаш халыклар арасындагы мөнәсәбәтләргә зыян китерергә мөмкин булган бу хисчән сүзләрем өчен гафу үтенәм", диде депутат.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
😁10🤡5😢3🔥1
⚡️ 76 яшендә язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Разил Вәлиев вафат

Бу хакта Татар теле һәм Татарстан халыклары телләрен үстерү комиссиясе утырышында депутат Марат Әхмәтов белдерде. Утырыш 1 минут тынлыктан башланды.

Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
😢26😭4😨3🔥2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген Казандагы мәхкәмә Азатлык радиосының хезмәткәре Алсу Кормашеваның кайда - өй сагындамы, әллә тоткарлау үзәгендәме калуын хәл итәргә тиеш. Алсу Азатлык Радиосында 20 елдан артык эшли. Шул чорда ул кеше хокуклары, бигрәк тә хатын-кызлар, милли азчылыклар…
❗️Тикшерүчеләр Алсу Кормашеваны кулга алырга сорый

Әлеге үтенеч белән алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Казанның Совет районы мәхкәмәсе. Мәхкәмә утырышы Казан вакыты белән көндезге 1гә билгеләнгән.

Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#FreeAlsu
🤬15
Казан журналисты Юлия Фәйзрахманова: "миңа террорчылыкка чакырган өчен" җинаять эше ачтылар

18 октябрьдә аның әти-әнисенә һәм үзе яшәгән өйгә тентү белән килгәннәр. Фәйзрахманова Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң Русиядән киткән иде, ул хәзер чит илдә.

Хакимият яклы Тelegram-каналлар "куәт оешмалары вәкилләре Фәйзрахмановага ныклап алынды", дип октябрь башында ук язган иде. Аның быел гыйнвар аенда Европа парламенты бинасында узган "Пост-Русиянең ирекле халыклары форумы"нда чыгыш ясавы телгә алына.

Тулырак 👉 биредә укый аласыз.
🤬5🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә уза Утырыш башында ук тикшерүче чыгыш ясап, хөкемдардан журналистларны залдан чыгарырга сорады. Журналистлар залдан чыгарылды.
⚡️ Азатлык журналисты Алсу Кормашеваны сак астында тотуны 23 октябрьгә кадәр озайттылар

Бу хакта мәхкәмә бинасыннан журналистлар хәбәр итә.

Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#FreeAlsu
🤬17🤡1
Алсу Кормашева сак астында әлегә 23 октябрьгә кадәр тотылачак. Мәхкәмә карары шул.

Һәркемдә "Ни өчен?" дигән сорау туа. Бу текстта Алсу турында яздык, һәм аны кулга алу сәбәпләрен фаразладык.

#FreeAlsu
💔25😢10