❗️Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр кулга алу карарын кабул итте.
Утырыш бүген, 23 октябрьдә узды.
Кулга алу вакыты – бер ай һәм 17 көн. Адвокат иректән мәхрүм итүне күздә тотмаган тоткарлау юлын билгеләргә сораган иде. Кормашева тикшерү изоляторында (СИЗО) тотылачак.
Мәхкәмә медиа чараларыннан ябык тәртиптә узды.
Хәбәр монда. Ачылмаса, бу сылтамага басыгыз.
#FreeAlsu

Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр кулга алу карары чыгарды
Ул тикшерү изоляторында (СИЗО) тотылачак.
😢14🤬8💔3🤯2😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казанның Совет районы мәхкәмәсе Азатлык радиосының Татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 5 декабрьгә кадәр кулга алу карарын кабул итте. Утырыш бүген, 23 октябрьдә узды. Кулга алу вакыты – бер ай һәм 17 көн. Адвокат иректән мәхрүм итүне күздә…
Азат Европа/Азатлык радиосы җитәкчесе Джеффри Гедмин бүген узган мәхкәмә утырышы уңаеннан махсус белдерү белән чыкты.
— Без бүгенге утырыш уңаеннан тирән канәгатьсезлегебезне белдерәбез һәм гаиләсе белән кавышу өчен Алсуны кичекмәстән азат итәргә өндибез, диде ул.

👍9🔥5🫡1
📍Көн язмасы - "Намаздан соң – сугышка".
20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендәге мөселман үзәгенә тагын куәт оешмалары хезмәткәрләре бәреп кергән. Бу җомга намазы вакытында булган. Тоткарланган мөселманнарны биш автобуска утырытып алып киткәннәр, аларны сугышка китәргә килешү төзергә басым ясаганнар.
Тоткарланучылар арасында җырчы, "Беренче канал"дагы музыкаль шоуда катнашучы Мамут Усеинов та булган. Анда тоткарланучыларны басым астында Русия саклану министрлыгы белән контракт төзергә мәҗбүр иткәннәр, диде ул.
"Кичен безгә бер елга контракт төзергә куштылар, баш тартучыларга төрмә белән янадылар. 21 октябрьдә иртән безне махсус хәрби операциягә юллаячакларын ишеттем. Соңрак полковник белән очрашу вакытында хезмәт итәргә чакырачакларын аңладым. Әмма ни рәвешле? "Камап алыпмы?", диде ул.
Сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтовның фикере:
- Монда бер көтелмәгән хәбәр дә юк. Русия ватандашлыгы алган мигрантларның ихтыяри-мәҗбүри төстә армиягә алыначагы турында күп сөйләнде. Баш тарта алмасыннар өчен канун кабул итәргә теләүләре әйтелде. Төп мотив — ротациягә хәрбиләр кирәк. Күрәсең, хакимият мобилизациягә әзер түгел. Бу якынлашучы сайлау һәм илдәге вазгыять белән бәйле. Алар ризасызлык белдерүчеләр артыр дип курка.
Русия ватандашлыгы алган мигрантлар җәмгыятьтә хокуклары аз якланган вәкилләр булып санала. Мөхәммәтов аларның ватандашлыкны югалту куркынычы да бар дип уйлый.
Котельникида мөселманнарга каршы беренче рейд үткәрү генә түгел. Быелның 7 июлендә дә җомга көнне мәчет итеп кулланылган мөселман үзәгенә ОМОН хезмәткәрләре килгән иде. Куәт оешмасы вәкилләре мөселманнарга намаз укып бетерергә рөхсәт итмәде, аларны йөзләре белән идәнгә яткырды, балаларны куркытты, намаз келәменнән аяк киемендә йөрде, ОМОН вәкиленең берсе мәхәллә халкы тарафына янгын сүндерү җиһазы белән сыекча атуы турында хәбәр ителде.
14 июльдә Мәскәү өлкәсе Дзержински шәһәре мәчетенә ОМОН бәреп керде һәм җомга намазын өзде.
Мондый хәлләр Татарстан белән Башкортстанда ишетеләме? Сез торган төбәкләрдә мигрантларга, мөселманнарга карата хаксызлык кылулар күзәтеләме?
👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

"Намаздан соң – сугышка". Котельники шәһәрендә мөселманнарны мәчеттән хәрби комиссариатка алып киткәннәр
Куәт оешмалары мөселманнарны һәм мигрантларны Русиянең Украинага каршы сугышына җибәрергә тели, каршы килүчеләргә "төрмә белән янаганнар".
🤬8❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
📍Көн язмасы - "Намаздан соң – сугышка". 20 октябрьдә Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәрендәге мөселман үзәгенә тагын куәт оешмалары хезмәткәрләре бәреп кергән. Бу җомга намазы вакытында булган. Тоткарланган мөселманнарны биш автобуска утырытып алып киткәннәр…
Бу тарихның дәвамы бар. Җырчы Мамут Усеиновны көчләп дигәндәй хәрби бүлеккә алып киткәннәр. Бу хакта Astra хәбәр итә.
"Мамутны Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминсктагы 19612 санлы хәрби бүлеккә алып киттеләр. Көчләп автобуска утырттылар һәм алып киттеләр. Телефонын тартып алдылар", дигән җырчының танышы.
Усеинов Русия паспортын 2014 елда алган. Ул армиядә хезмәт итмәгән, сәбәбе - сәламәтлеге һәм белем алуы. Май аенда аңа "повестка" килгән. Сентябрьдә ул операция кичергән. Бу хакта ул хәрби комиссариатка хәбәр иткән. Моннан соң аңа армиягә чакыру килгәне булмаган.

😢5👍1
🇹🇷 Төркиядә туристларга торак арендасы 30 процентка кыйбатланачак. Бу Төркиядә яңа канунның гамәлгә керүе белән бәйле.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан башлап Төркиядә фатир хуҗаларына бары тик лицензия алсалар һәм башка төрле шартларны үтәсәләр генә фатирларын туристларга арендага бирергә рөхсәт ителәчәк. Бу 100 көнгә кадәр арендага бирелгән торакка кагыла. Таләпләрне үтәмәүчеләргә зур штрафлар каралган. Шул сәбәпле туристик эшчәнлек белән шөгыльләнүгә чыгымнар да, салымнар да артачак.
"Без киләсе елдан Төркиядә туристларга арендага фатир һәм башка төрле яшәү урыннары бирүгә бәяләр уртача 30-35 процентка артыр дип фаразлыйбыз", дип белдергән Төркиянең кунакханәләр тармагында эшләүче бер вәкил.
Төркиягә еш йөри идегезме? Сезнең кесәгә сугамы бу?
Хәбәр тулысынча 👉 монда. Яки 👉 бу көзге сылтаманы куллана аласыз.

Төркиядә туристларга торак арендасы 30 процентка кыйбатланачак
1 гыйнвардан Төркиядә фатир хуҗаларына бары тик лицензия алсалар һәм башка төрле шартларны үтәсәләр генә фатирларын туристларга арендага бирергә рөхсәт ителәчәк. Документлар алу чыгымнары зур, фатирын арендага бирүчеләр кимиячәк, димәк аренда бәяләре дә артачак…
😢4
Узган җомгада шагыйрь, Татарстан парламентының элеккеге депутаты Разил Вәлиев вафат булды. Аны шимбә көнне Казанның Курган зиратында җирләделәр. Азатлык шагыйрьне соңгы юлга озаткан көнне фикердәшләре һәм каләмдәшләре аның турында хатирәләрен барлады, казанышлары хакында сөйләде. Кем укырга өлгермәде - менә "карточка"лар ясадык.
Мәкалә ачылмаса, бу сылтамадан файдаланыгыз.
Сез Разил Вәлиевның нинди казанышларын искә төшерәсез? Языгыз истәлекләрегезне.

❤13😢4👍1
Быел тугыз ай эчендә Татарстанның берләштерелгән бюджеты (Мәскәүдән кергән финанс ярдәмне кушып) 395,5 млрд сум керем туплаган, шуның 331 млрд сумы — республиканың үз керемнәре.
"Бу керемнәрнең күләме безне тынычландырырга тиеш түгел. Керемнәрнең уңай динамикасын саклап калу мөһим. Хәзерге шартларда вазгыять теләсә кайсы мизгелдә үзгәрергә мөмкин", дигән Татарстанның президенты Рөстәм Миңнеханов.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
Бу саннарга карагыз да Татарстанга федераль үзәктән кергән акча күпме генә булып чыга соң?

😱3✍1
Илдар Мәүләтбердин Башкортстан мәгариф министры итеп билгеләнгән. Элекке министр Айбулат Хаҗин яңа эшкә күчте. Ул парламентта мәгариф комитетын җитәкләячәк.
Мәүләтбердин моңа кадәр Башкортстан мәгариф министрының беренче урынбасары иде.
@azatliqradiosi

✍1🤮1
Башкортстанның яраланган хәрбиен хәрби хезмәттән азат итүдән баш тартканнар
Василий Сидоркин сугышта яраланган һәм дәваланган. Аны "вакытлыча яраксыз" дип табып, ял биргәннәр. Хезмәт урынына вакытында килмәгәч, эзләүгә биреп, кире кайтарганнар. Сидоркин медицина ярдәме күрсәтелмәгән килеш үзен кире сугышка җибәрүне канунсыз дип тануны сораган. Әмма мәхкәмә кабул итмәгән.
Аппеляция мәхкәмәсе шикаять итүченең медицина ярдәме алу хокуклары бозылмаган дип тапкан, шулай ук бәйсез экспертиза үткәрү өчен бернинди сәбәп күрмәвен әйткән. Контракт вакыты бетүе турындагы дәлил дә исәпкә алынмаган, чөнки мобилизация канунына күрә, хәрби хезмәткәрләр белән төзелгән контрактлар мобилизация бетү турындагы фәрман чыкканчы үз көчендә кала.

Василий Сидоркин сугышта яраланган һәм дәваланган. Аны "вакытлыча яраксыз" дип табып, ял биргәннәр. Хезмәт урынына вакытында килмәгәч, эзләүгә биреп, кире кайтарганнар. Сидоркин медицина ярдәме күрсәтелмәгән килеш үзен кире сугышка җибәрүне канунсыз дип тануны…
👍4🤬1
"Спутник V" вакцинасы коронавирустан сакламый башлаган
Гамалея үзәге башлыгы Александр Гинцбург моны коронавирусның яңа төрләре барлыкка килеп торуы белән аңлата.
Аның искәртүенчә COVID-19 пандемиясе әле дә дәвам итә, шуңа күрә вакцинаны яңарту ихтыяҗы туган. Гинцбург яңа вакцина кулланышка киләсе елның мартында керәчәк дип әйткән, әмма ул чакта яңа штаммнар барлыкка килсә аның инде "актуаль булмавы да бар", ди ул.

🔥5🤡4
Азат милләтләр лигасы Украинаның беренче татар фронт парамедик экипажына "Биомед ВМ 1600" хаста мониторы сатып алып җибәргән.
Бу хакта лига хәбәр итә.
Сентябрь аенда Украина гаскәренең медицина батальонында беренче татар экипажы оештырылды. Аңа Украинаның элекке мөфтие, Донецки татары Сәид Исмәгыйлев нигез салды. Экипажга өч кеше кергән иде. Бу — Сәид Исмәгыйлев, Камил Гыймадутин, Эмиль Тенишев. Өчесе дә Украинада туып үскән татарлар.
Азат милләтләр лигасы хәбәр итүенчә, татар экипажының реанимобиле тулысынча диярлек кирәкле әсбаплар белән җиһазландырылган. Монда үпкәне ясалма җилләтү җиһазы, кислород концентраторы, аспиратор һәм дефибриллятор бар. Соңгы вакытта хаста мониторына ихтыяҗ туган. Ул ашыгыч ярдәм, үпкәне ясалма җилләтү һәм анестизия вакытында авыруның физиологик халәтен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Хаста мониторы лиганың әгъзалары һәм тарафдарлары хисабына сатып алынган.
Лига Исмәгыйлев белән Идел-Урал халыкларының бүгенге хәле, бәйсезлек турында да сөйләшкән.

Азат милләтләр лигасы Украина гаскәренең медицина батальонындагы беренче татар экипажына хаста мониторы җибәргән
Азат милләтләр лигасы Украина гаскәренең медицина батальонындагы беренче татар экипажына хаста мониторы җибәргән. Монитор реанимобильдә ашыгыч ярдәм күрсәтү вакытында кулланылачак.
✍1❤1👍1
Думада укытучыларга хезмәт хакын арттыру өчен акча булмавын әйтәләр
Шуңа күрә депутатлар хөкүмәткә мөрәҗәгать иткән, алар 2024 елда төбәкләргә финанс ярдәме күрсәтү өчен акча җитәчәкме икәненә өстәмә төгәллек кертүне сорый.
Әлегә җавап килмәгән. Әмма 2024 елда Русия хөкүмәтенең төбәкләргә ярдәме нык кимиячәге инде билгеле. 2024 елда федерация бюджетыннан төбәкләр бюджетына китәсе акчалар 16 процентка, 2025 елда 13 процентка кимиячәк.

Бюджет оешмаларында эшләүчеләрнең акчаларын арттыру өчен фәкыйрь төбәкләргә һәм муниципалитетларга "үз керемнәре һәм федераль бюджет дотацияләре җитмәскә мөмкин", дигән Русия думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Алексей Диденко.
🤷♂4🔥3😁3
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 24 октябрь иртәсенә дөньяда иң мөһим хәбәрләрне барлыйк:
🔸 Акъярда Русиянең Кара диңгез флоты янында "көчле тавышлар" яңгырады. Русия билгеләгән губернатор Михаил Развозжаев язганча, бу "диверсион көчләренең су асты һөҗүме" булырга мөмкин. Башка мәгълүмат әлегә юк.
🔸 Сугышны өйрәнү институты (ISW): Русиядә снарядлар җитештерү һәм Төньяк Кореядән аларны китерү Русиягә сугышны алып бару өчен җитәрлек булырга мөмкин.
🔸 Google Израил һәм Газзә сызыгында юл хәрәкәте турында мәгълүматларны сүндергән.
🔸 Франция президенты Эмануэль Макрон Израилгә килгән.
🔸 1,5 елда беренче тапкыр биткоин бәясе $35 мең доллардан арткан.
🔸 Пермьдә юлчылар очкычы утырган вакытта юлдан кырга чыккан. Зыян күрүчеләр юк, һава аланында очышлар тоткарланган.
🔸 Сораштыру: казаннарның 60%-ы хорафатларга һәм сынамышларга ышана. Юл алдыннан "утырып алу" гадәтен сораштыруда катнашканнарның 30%ы үти икән.
Азатлыкны укыгыз, карагыз, безнең сайтка да керегез. Бергә булыйк!
@azatliqradiosi
Азатлыкны укыгыз, карагыз, безнең сайтка да керегез. Бергә булыйк!
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍4✍1👎1🍌1