Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Медиа: президент сайлау алдыннан Русиядә "бер-бер артлы бәйрәмнәр" үткәрәчәкләр

2024 елгы президент сайлаулары алдыннан узасы кампания кысаларында Кремль "Бу безнең гаиләнеке" ("Это у нас семейное") дигән Русиякүләм бәйге үткәрәчәк. Катнашучылар арасында биш миллион сумлык 30 торак сертификаты, Русия эчендә 300 сәфәр һәм башка бүләкләр уйнатмакчы булалар.

Рәсми яктан бу бәйге сайлаулар белән берничек тә бәйле түгел, әмма аның төп этаплары Владимир Путинның президент кампаниясенә туры киләчәк. "Медуза" чыганаклары әйтүенчә, ул "бер-бер артлы бәйрәмнәргә" әверелергә тиеш.

▪️Русиядә президент сайлавы 2024 елның 17 мартында узар дип ниятләнә.

▪️Конституциягә 2020 елда кертелгән үзгәрешләр Путинның элекке мөддәтләрен сызып ташлады һәм аңа 2024 һәм 2030 елларда кабат сайланырга юл ачты. Путин үзе әлегә бу хакта сүзен әйтмәде. Ул президент вазифасын 2000 елдан бирле башкара (2008-2012 еллардагы тәнәфесне санамаганда).

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤮3🤡3👍1🔥1😁1
Казанда ишегалларын чистартып тору өчен 6,5 меңнән артык урам җыештыручы кирәк

Тик шәһәр оешмалары кышка 2700 урам җыештыручы белән генә керә.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин моның кадәр урам җыештыручыны табу "мөмкин эш түгел" ди. Бу кадәр кеше табылса да, аларга хезмәт хакы түләргә кирәк, димәк, тарифлар да артачак.
🤷‍♂4🤡3
Сәлам_син кайда_Франкфурт
Эльза Нәбиуллина, Германия: "Без монда тынычлык эзләп киттек"

"Сәлам, син кайда?" подкастының өченче чыгарылышында татар теле укытучысы, тел активисты Эльза Нәбиуллина белән сөйләштек.

Ул гаиләсе белән 2022 елда Казаннан башта Төркиянең Мәрсин шәһәренә күчә, әлеге вакытта Германиянең Франкфурт шәһәрендә яши.

Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст #сәлам #сәламсинкайда
❤22👍4
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 26 октябрь, пәнҗешәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз:

🔺АКШның Мэн штаты Льюистон шәһәрендә бер кешенең ут ачуы нәтиҗәсендә ким дигәндә 22 кеше һәлак булган, 50дән артык кеше яраланган. Полиция утны 40 яшьлек корал инструкторы Роберт Кард ачкан дип шикләнә. Аның рухи сәламәтлеге белән проблемнары булган.

🔺Чәршәмбе көнне Русия һәм Кытай БМО Иминлек шурасының Газзә сызыгы-Израил низагы тирәсендәге хәлләргә бәйле АКШ резолюциясенә каршы тавыш биргән. Резолюция өлгесендә Газзә сызыгында һуманитар хәлнең начараюы һәм ярдәм кертү өчен вакытлыча атышларны туктатып тору турында әйтелгән булган.

🔺Русия Дәүләт думасының элекке депутаты Геннадий Гудков Русия паспорты ала алмагач Франциядән сәяси сыену сораган. Бу хакта The Moscow Times-ка аның улы, сәясәтче Дмитрий Гудков әйткән.

🔺Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов Пановка авылында урнашкан 3нче санлы төзәтү колониясендә "теләүчеләрне контракт нигезендә хезмәткә җибәрү" мәсьәләсендә киңәшмә уздырган. Бу хакта ул үз телеграм каналында язды. Путин режимы башлаган сугыштан Татарстанга мәетләр даими кайтарыла. Сугыш башланганнан бирле республикадан ким дигәндә 624 кеше һәлак булган.

🔺Дөньяда качаклар саны 114 миллионга җиткән. Бу хакта БМОның качаклар югары комиссары идарәсе хәбәр итә. 2023 елның беренче яртысында күпләп күченүгә Украинадагы сугыш, Судан, Конго демократик республикасы һәм Мьянмадагы кораллы низаглар, шулай ук ​​Сомалидагы корылык һәм Әфганстандагы һуманитар кризис сәбәп булган.

🔺Башкортстанның Стәрлетамак хәрби комиссары Максим Немченко машинасына тәре ясаганнар һәм "груз 200" (йөк 200") дигән язу язганнар. Бу хәл 20 октябрьдә була дип хәбәр итә Mash.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз. Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥4✍3👍1🤮1
АКШның Мэн штатында ким дигәндә 22 кеше үлеменә китергән атыш төрле урыннарда булган: Sparetime Recreation боулингында, Schemengees Bar & Grille ресторанында, Walmart үзәгендә.

Бу хакта Льюистон полициясе вәкиленә сылтама белән The Sun Journal газеты яза.

Әгәр һәлак булучыларның саны расланса, бу 2019 елдан башлап Кушма штатларда иң күп үлемгә китергән атыш булачак. 2019 елның августында кораллы ир Эль-Пасо шәһәрендә Walmart сатып алучыларына ут ачкан иде, ул чакта 23 кеше үлде. Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😱5👍1🤬1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Моннан алты ел элек, 26 октябрь көнне Татарстан Дәүләт шурасы утырышына килүче депутатларны ата-аналар, укучылар, укытучылар, студентлар, татар җәмәгатьчелеге, кулларына Әлифба китаплары тотып, "Туган тел"не җырлап, татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны калдыру таләбе белән каршы алган иде.

Әлеге хәлдән соң чарада катнашкан студетларга КФУда басым да булды. Аларны аңлатмалар язарга мәҗбүр иттеләр, социаль челтәрләрдә аралашуларын тыйдылар.

Бу көннәрне хәтерлисезме? Ничек хәтерлисез? Депутатлар нинди карарга килде?

@azatliqradiosi
💔11❤9😢7👍1🥱1
2023 елның октябренә World Justice Project оешмасы төзегән Канун өстенлеге рейтингында Русия 142 ил арасында 113нче урында.

2021 елда ул 101нче, узган ел 107нче урында иде.

Канун өстенлеге рейтингы 2010 елдан бирле төзелә. Анда илнең кануннар үтәлгән тирәлек булдырудагы уңышлары бәяләнә.

Кануннарның үтәлүе сигез төркемдә тикшерелә: хакимият оешмаларының вәкаләтләре чикләнү, коррупциянең булмавы, тәртип һәм иминлек, төп хокукларның тәэмин ителүе, хакимият оешмаларының үтә күренмәлелеге, кануннарның үтәлүе, сивиль эшләрне карау, җинаять эшләрен карау.

Русия ник ел саен аска тәгәри дип саныйсыз?

@azatliqradiosi
🌚3
Җанисәптә татар булып язылачагын белдергән активист кыз Ольга Мисикка Владлен Татарскийның үлеме турында язган посты өчен террорчылыкны аклау турында эш ачканнар.

"Фашистны үтерү - нормаль кешеләрнең гомерләрен саклап калуга тигез. Үтерүче гомеренең кыйммәте гади кешенең гомере кыйммәтенә беркайчан да тигез булмаячак", дип белдергән булган ул.

"ОВД-Инфо" хәбәренчә, бүген 26 октябрь иртәсендә активистның әтисе яшәгән йортта тентү уздырганнар. Ольга Мисик үзе Русиядә түгел.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬8
БМО белгечләре элекке Гуантанамо тоткыны Равил Минһаҗевны Русиягә тапшырмаска чакыра

54 яшьлек Равил Минһаҗевны 2017 елда Кушма Штатлар Гуантанамо төрмәсеннән азат итеп, Гарәп Әмирлекләренә тапшырды.

Минһаҗевның үзенә анда алты ай тернәкләнү узасың да аннары иреккә чыгачаксың дип әйткәннәр. Бу хакта Азатлыкка Равил Минһаҗевның әнисе, Чаллыда яшәүче 86 яшьлек Зөһрә Вәлиуллина сөйләде.

Алты ай урынына Минһаҗев инде җиде елга якын төрмәдә утыра. Август аенда Зөһрә Вәлиуллина Гарәп Әмирлекләреннән чакыру алган һәм улы янына барган. Ана кеше улын Русиягә тапшырырга мөмкиннәр дип борчыла.

➡️Азатлык сайтында
➡️Көзге сайтта

Фото The Intercept сайтыннан алынды.Равил Минһаҗев (с) әнисе һәм абыйсы белән.

@azatliqradiosi
😢9
Иранда хиҗаптан баш тарткан актрисаларга кинода төшү тыелды

Бу турыда IRNA дәүләт телеканалына биргән интервьюсында Иран киносын профессиональ бәяләү һәм күзәтү баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Хәбиб Ил Беги әйтте.

Аның сүзләренчә, хиҗапсыз актрисалар катнашында элегрәк төшерелгән фильмнарны экраннарда күрсәтү дәвам итәчәк, чөнки моның өчен акча тотылган, ләкин яңа фильмнарда алар төшә алмаячаклар.

Түрә моңа кадәр продюсерларны хижап япмаган актрисалар белән хезмәттәшлек итсәләр, лицензия алуда проблемнары булачагы белән кисәткән иде.

Соңрак CinemaDaily телеграм каналында бу тыю кагылачак 12 актриса исемлеге пәйда булды.

Иран мәдәният һәм ислам юнәлеше министры Мөхәммәт Мехди Эсмаили хиҗап ябуның канунда булуын әйтте. Аның сүзләренчә, канунны үтәмәгән кешеләр белән эшләү мөмкин түгел.​

Ирандагы узган ел 16 сентябрьдә 22 яшьлек Махса Әмини үлеменнән соң хатын-кыз протестлары башланды. Аның хиҗапны дөрес кимәгән һәм шәригать кануннарын бозган өчен кулга алынганнан соң, полиция золымы нәтиҗәсендә үлгән булуы ихтимал.

@azatliqradiosi
👍5🤯5🤬2
Башкортстан Корылтае рәисе Рудольф Нуриевкә пычрак ягарга ярамый дип белдерде

Бер көн элек КПРФның республика бүлекчәсе сайтында мәшһүр балет биючесе, балетмейстер Рудольф Нуриевне "сатлыкҗан" һәм "ЛГБТ вәкиле" дип атаган белдерү чыккан иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз

@azatliqradiosi
👏4👍2
Беренче каналның элекке мөхәррире Марина Овсянникованы ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр

Журналист Овсянникова хәзерге вакытта кызы Арина белән Парижда яши. 17 яшьлек улы Кирилл әтисе белән Русиядә калган.

Ана хокукыннан мәхрүм итүне мәхкәмәдән Овсянникованың Russia Today-да эшләүче элекке ире сораган.

▪️Беренче канал хезмәткәре Марина Овсянникова 14 март кичендә "Время" тапшыруы эфирында сугышка каршы чара оештырганнан соң танылды. Ул алып баручы Екатерина Андрееваның артына басып, "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәткән иде.

▪️Июль ахырында Овсянникованы Русия гаскәрен "дискредитацияләү" турындагы башка бер эш нигезендә 50 мең сум штрафка тартканнар иде.

@azatliqradiosi
🤬10👍1🙏1
✈️ Red Wings һава ширкәте Казаннан 🇱🇰 Шри-Ланка утравына туры очышлар башлый

Бу хакта Габдулла Тукай исемендәге Казан һава аланы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очышлар 10 көнгә бер — сишәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак диелә.

Беренче рейс 31 октябрьгә билгеләнгән. Юл вакыты — 8 сәгатьтән артык.

Ничек, барып-карап кайтырга ниятегез бармы? 😏

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍6✍2
Чиләбе өлкәсе Мияс шәһәрендә шагыйрь Акмулла каберенә таш куелган

Бу хакта тарихчы Азат Ахунов хәбәр итте. 

Зәйнулла ишан ярдәме белән эшләнгән бу таш озак еллар Туган якны өйрәнү музеенда сакланган диелә.

▪️Мифтахетдин Акмулла 1831 елда Бәләбәй өязе Дүсән авылында туган. 1895 елда Мияс янында юлбасарлар тарафыннан үтерелгән. Ул башкорт, татар һәм казакъ телләрендә иҗат иткән.

@azatliqradiosi
👍9❤5
Иран дәүләт банкы Казанда үзенең бүлек офисын ача

Иранның дәүләт Мелли банкы (Bank Melli Iran) Казанда "Мир Бизнес Банк" офисын ача. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы матбугат хәбәр итә.

"Мир Бизнес Банк" — Иран Мелли Банкының бүлеге булып тора.

Ачылыш тантанасы бүген уза. Анда Иранның икътисад министры урынбасары, "Иран Мелли Банк" баш мөдире һәм Иранның Казандагы баш консулы катнашырга тиеш.

"Мир Бизнес Банк" үзенең "Мирас" финанс ширкәте аша ислам банкингы хезмәтләре күрсәтер дип фаразлана.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍7👎1🤡1
❗️Журналист Алсу Кормашевага "ят агент" булып теркәлүдән баш тарту гаепләве белдерелде

Бүген, 26 октябрьдә тикшерү комитеты Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашевага Җинаять кодексының 330.1 маддәсе, 3 өлеше нигезендә ("максатчан рәвештә Русиянең хәрби, хәрби-техник эшчәнлеге турында мәгълүмат җыйган затның (янәсе, аларны чит ил чыганаклары Русия иминлегенә каршы куллана ала) үзен ят агент исемлегенә кертү өчен кирәкле документларны вәкаләтле оешмага тапшырмавы") гаепләү белдерде.

Шулай итеп хәзер ул гаепләнүче булып санала.

Алсу Кормашева Русия хакимияте тарафыннан беркайчан да "ят агент" буларак танылмады. Хәзер ул Русия канунын бу эшне үзе башкармау сәбәпле бозган дип шикләнелә. Ягъни, ул үз-үзенә әләк язарга тиеш булган.

Кормашева аңа белдерелгән гаепләүне танымый.

▪️Алсу Кормашева 18 октябрьдә Казанда тоткарланды. 23 октябрьдә мәхкәмә тикшерү үтенечен канәгатьләндереп, аны 5 декабрьгә кадәр тикшерү изоляторына җибәрде.

▪️БМО, АКШ конгрессменнары, сәясәтчеләр һәм журналистлар, хокук яклау оешмалары Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды.

#FreeAlsu
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬19👍3
Медиа: Русия саклану министрлыгы тоткыннардан торган штурм отряды сугышчыларын атып үтерергә рөхсәт иткән

Бу хакта дкументны Frontelligence Insight төркеме таратты, дип яза "Важные истории".

Кагыйдәләргә әйтелгәнчә, "Шторм Z" роталары яки отрядлары бары тик тоткыннардан гына төзелә.

▪️Төрле колонияләрдән китерелгән "махсус контингент"ны (документта тоткыннар шулай атала) үзара да, башка хәрбиләр белән дә бергә кушарга ярамый.

▪️Аларның бурычы — шәһәрдә һәм катлаулы урыннарда штурмлау. Тоткыннарга хәрби әзерлекә 10-15 тәүлек кенә вакыт каралган.

▪️Алар белән контрактны ярты елга төзергә мөмкиннәр. Сугыш кырын тоткыннар бары тик авыр яраланса яки һәлак булса гына калдырып китә (чыгарыла) ала диелгән документта.

▪️Мондый штурм отрядлары җитәкчеләренә тоткарлау отрядына охшаш төркемнәр һәм хәрби полициядән торган конвой төзергә, шулай ук сугышчыларны атып үтеререгә рөхсәт ителә.

▪️Әгәр сугышчылар ачыктан-ачык буйсынмаса, командирларга дисциплина һәм тәртипне торгызу өчен корал куллану хокукы бирелә.

▪️Контракт вакыты чыкканнан соң ярлыкау турында акт төзелә, шуннан соң тоткын яңа контракт төзи ала яки "үз көче белән" Русиягә кайтып китәргә мөмкин.

Кичә Astra телеграм каналы Русия саклану министрлыгының "Шторм-Гладиатор" ротасы сугышчыларын атып үтерүләре турында җиткергән иде.

@azatliqradiosi
👍3🔥1🤬1