❗️Татарстанның кече нефть ширкәтләре салым түләүләрен киметкән. Сәбәбе — Мәскәү салым сәясәтен үзгәрткән — Миңнеханов
2023 елның 9 аенда Татарстанның кече нефть ширкәтләре республиканың берләштерелгән бюджетына 5 млрд сум күләмендә салым күчергән. Бу узган елның шушы чорыннан 8 процентка азрак. Бу хакта бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт киңәшмәсендә белдерде.
"Моның узган елдан азрак икәне аңлашыла. Бу салым канунына кергән үзгәрешләр белән бәйле", диде ул.
Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан нефть ширкәтләре Якын Көнчыгышта һәм сугышка бәйле "геосәяси тотрыксызлык" шартларында эшләргә мәҗбүр.
#Татарстан
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Татарстанның кече нефть ширкәтләре салым түләүләрен киметкән
Бу Мәскәүнең салым сәясәтен үз файдасына авыштыруы белән бәйле.
🤔3🔥2👍1
"Үз якларына тарткалый башлыйлар" — Рифкать Миңнеханов Башкортстандагы низаглы төрбәләр турында фикер белдерде
Татарстан Фәннәр академиясендә Башкортстанның Чишмә районында урнашкан Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләренә кагылышлы фикер белдерделәр, дип яза "Бизнес Online".
Фәннәр академиясенең Археология институты мөдире Айрат Ситдыйков бу таш төрбәләрне фәнни китапларда Алтын Урда чорының гомуми үсеше контекстында карыйлар дигән.
"Без бу мәсьәләгә (төрбәләрнең кайсы халыкныкы булуы мәсьәләсенә - ред.) һәрвакыт төрки каганаттан чыгып карыйбыз. Башкача карап та булмый, алайса һәркем үз ягына тарткалый башлый", дип белдергән бу уңайдан Академиянең президенты Рифкать Миңнеханов.
▪️Күптән түгел бу таш төрбәләр тирәсендә низаг килеп чыкты. Казан тарихчыларына Уфада узачак "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы"дигән конференциягә килергә рөхсәт итмәүләре билгеле булды.
▪️Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты "ул конференциядә Башкортстанның Чишмә районында Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзү фикерен үстерәчәкләр, ә бу төбәкләрнең төрбәләре бары тик башкорт халкы мирасы гына итеп тәкъдим ителәчәк", дигән белдерү ясады.
▪️Башкортстанның Чишмә районында урнашкан Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләрен еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар.
#Татарстан
#Башкортстан

"Үз якларына тарткалый башлыйлар". Рифкать Миңнеханов Башкортстандагы низаглы төрбәләр турында фикер белдерде
Башкортстанның Чишмә районында урнашкан Торахан һәм Хөсәен бәк төрбәләрен еш кына башкорт риваятьләре белән бәйләп аңлаталар.
🔥2🤡2🤔1
Бәхәс тудырган мең сумлык акчаның яңа дизайнын киләсе елга тәкъдим итәчәкләр
Мең сумлык акча белән бәйле шау-шудан соң Русия Үзәк банкы аның Сөембикә манарасы сурәтләнгән ягына яңа дизайн ясаячак. Бу хакта бүген матбугат очрашуында Үзәк Банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина әйтте.
Аның сүзләренчә, яңа дизайнны киләсе елга тәкъдим итәчәкләр.
Мең сумлыкның алгы ягында Түбән Новгород кирмәненең Никольская манарасы, икенче ягында исә Казандагы Сөембикә манарасы, Казандагы Татар халкы һәм Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее бинасы һәм Уфадагы Археология һәм этнография музее күрсәтелгән.
Манара сурәтендә ярымай булуы, ә шул ук вакытта элекке чиркәү булган музей бинасында тәре булмау урыс чиркәве әһелләренең ачуын чыгарды.
Бу хакта Азатлык язмасында укый аласыз, ачылмаса монда басыгыз.

🔥2🤡2
Мәскәү мәхкәмәсе 66 яшьлек физик-галимне дәүләткә хыянәттә гаепләп 12 ел колониягә хөкем итте
66 яшьлек Валерий Губанов Жуковский исемендәге Үзәк аэрогидродинамика институтының очкычлар аэродинамикасы бүлекчәсен җитәкли иде.
Аның фәнни кызыксынулары очкычлар, ракет аэродинамикасы белән бәйле иде. Хезмәттәше Валерий Голубкин белән алар сәгатенә 8568 чакрым тизлектә оча алырдай сивил очкыч моделен эшләгән булган.
Аларны Нидерланд галимнәре белән уртак эш башкарган вакытта яшерен белешмәләр тапшыруда гаепләделәр.
71 яшьлек Валерий Голубкин ике ел элек шулай ук 12 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.
Физикларның яклавы чит ил галимнәренә тапшырылган материаллар яшерен булу-булмаугаалдан ук тикшерелгән булган дип белдерә.

🤬3🔥2😱1
📚Бүген — җомга һәм "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз!
Бүген ул — сивил җәмгыять.
Бу сүзне ничек аңлыйсыз, үзегезне сивил җәмгыять вәкиле дип саныйсызмы?
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
Бүген ул — сивил җәмгыять.
Бу сүзне ничек аңлыйсыз, үзегезне сивил җәмгыять вәкиле дип саныйсызмы?
#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
🔥11❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 28 октябрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸БМО Гомум җыены Газзә сызыгында сугышны кичекмәстән туктату турында резолюция кабул иткән. Иордания тәкъдим иткән документны 120 ил, шул исәптән Русия һәм Кытай хуплаган. 14 ил (АКШ, Израил, Чехия, Маҗарстан һ.б) каршы булган, тагын 45 ил (Британия, Канада, Украина һ.б) тавыш бирүдән тоткарланып калган.
🔸Шимбәгә каршы төндә Израил җир өсте көчләре һәм авиациясе Газзә секторына һөҗүмен арттырды. Израил бомбаларыннан соң Газзәдә интернет һәм телефон элемтәсе югалган, җирле халык мәгълүмати блокадада дип яза Associated Press.
🔸Рәҗәп Эрдоган Төркия халкын Фәләстинны яклап митингка чыгарга чакырды. Митинг 28 октябрь Истанбулда Ататөрек исемендәге һава аланында планлаштырылган.
🔸Илон Мак Х социаль челтәрен (элек Twitter иде) танышулар сайты һәм хәтта дигитал банкка әйләндерергә җыена дип хәбәр итә Business Insider.
🔸Швециядә берничә тапкыр Коръән яндыру чарасын уздырган гыйрак иммигранты Салван Момикның Швециядә яшәү рөхсәтен озайтмаганнар. TV4 телеканалы тапшыруынча, ул депортацияләнәчәк һәм аңа 5 ел дәвамында илгә керү тыелачак.

👍9✍1
Кичә Татарстанның Балтач районында Украинада Русия башлаган сугышта һәлак булган өч ирне җирләгәннәр.
Район үзәгендә Чепья авылыннан Рафаэль Галимуллин, Пор-Кутеш авылыннан Владимир Лаврентьев һәм Яңгул авылыннан Әсхәт Гыйззәтуллиннар белән саубуллашу митингы узган.
Азатлык алып барган исемлеккә ярашлы, Татарстаннан Украинада барган сугышта кимендә 630 кеше үлгән. Бу журналистлар ачык чыганаклардан таба алган исемнәр генә. Аларның барысы да алып кайтып җирләнгән.

😢6🤮4👍2💩2🕊1
Казакъстанда күмер шахтасындагы казада үлүчеләр саны 32гә җитте.
Караганда өлкәсендәге Костенко исемендәге шахтада авария булган. Әлеге вакытка 32 кешенең җәсәде табылган, 14 таучыны эзләүләр дәвам итә.
Шахта "АрселорМиттал Темиртау" ширкәтенә карый. Беренчел мәгълүматларга караганда, шахтада метан газы шартлаган.
Хакимиятләр хәбәренчә, каза вакытында шахтада 252 таучы булган.
Әлеге хәл уңаеннан җинаять эше ачылган. 19 октябрь Казакъстанда матәм көне игълан ителде.

😢9
Раушан Вәлиуллин: "Мөһаҗирлектә иң авыры – туган җиреңнән аерылу"
Узган елның сентябрендә Чаллыдан тарих укытучысы хатыны, өч баласы белән чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр булды. Бүген ул ничек яши?
Әңгәмә тулысы белән 👉 монда укыгыз. Ачылмаса, 👉 бу сылтаманы ачыгыз.

❤11
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан тарихчыларына Уфадагы конференциягә килергә рөхсәт итмәгәннәр 21-22 ноябрь Уфада "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы" (III Мәҗитов укулары) дигән халыкара конференция узарга тиеш. Чарада Татарстанның Тарих институты хезмәткәрләре…
Русиянең кайбер тарихчылары Уфага кертелмәгән татар тарихчыларын яклап чыкты
Уфада яшәүче галим, тарих фәннәре докторы Владимир Иванов Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләрен яклап мөрәҗәгать белән чыкты.
"Гомумән, сораулар күп, ләкин беренче хис — Башкортстанның заманча тарих фәне өчен оят хисе. Тирән традицияләре, күп якты исемнәр биргән фән өчен оят", дип язды ул.
Әлеге ачык хатка башка тарихчылар да үз имзасын калдырган. Алар арасында Уфадан Гөлнара Обыденнова, Пермьнән Андрей Белавин, Чиләбедән Илья Любчанский һәм Пенза шәһәреннән Владимир Винничек бар.
Моңа кадәр татар тарихчылары Башкортстандагы урта гасыр төрбәләренең башкортка катнашы юк дип белдерде һәм бу мәсьәләгә багышланган фәнни конференциягә кертелмәде.
Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🔥10👍4❤1😁1🤩1
Татарстанда исерткеч эчемлек куллану арта
Татарстанда уртача бер кеше башына 10,9 л хәмер сатылган. Моңа сыра керми. Республикада иң күбе Югары Ослан (кеше башына 18,2 литр) һәм Лаеш (13,6 литр) районнарында эчәләр. Аларда хәмер куллану 16 процентка арткан. Казанда уртача сатылган алкоһол кеше башына 12,2 литр туры килә, Чаллыда — 11 литр.
Апас һәм Арча районнарында гына хәмер сату ике процентка кимегән. Калган барлык районнарда да исерткеч эчемлек куллану арткан.
Тагын бер кызыклы сан: аракы сатудан бигрәк, катырак эчемлекләр сату арткан.
Моны федераль һәм төбәк хәмер базарын тикшерү үзәге мөдире Вадим Дробиз болай аңлата. Русия Украинада "махсус операция" башлагач, "урта сыйныф чит илгә чыкмый башлады", алар аракы эчми, кыйбатлырак эчемлек куллана ди ул. Тагын бер сәбәп өсти: сугышта башлыча аракы эчүче ирләр катнаша, ә "виски эчүчеләр сугышырга китмәде" дигән Дробиз Коммерсантъка.
👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

😢3😁2
⚡️Эрдоганның Газзәне яклап ясаган чыгышыннан соң Израил Төркиядән дипломатларын чыгара
Истанбулда Газзә сызыгын яклап митинг узды. Анда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган чыгыш ясады. Ул Израилне "оккупант" дип атап, дистә еллар дәвамында бу илне хәрби җинаятьләр алып баруда гаепләде.
Төркия мохтаҗларга һәрвакыт ярдәмгә килә, хәзер аңа Газзә мохтаҗ, дип белдерде. Ул Украина-Русия сугышында үтерелгән тыныч халыктан "крокодил яшьләрен" койган кешеләр бүген дәшми-тынмый "Газзә сызыгында меңләгән гөнаһсыз балалар үлемен" күзәтеп утыра, дип тә сөйләгән. Аның сүзләрен Анадолу агентлыгы китерә.
Митингка 1,5 млн кеше чыккан дип әйтелә.
Моңа җавап итеп Израил тышкы эшләр министры илнең диплломатия вәкилләрен Төркиядән чыгарабыз дип белдерде.
▪️Төркия белән Израил арасында дипломатик элемтәләр җайга салына гына башлаган иде. Шул ук Газзә сызыгындагы хәлләр аркасында 2010 елдан бирле элемтәләре бозылган иде.

Эрдоганның Газзәне яклап ясаган чыгышыннан соң Израил Төркиядән дипломатларын чыгара
Рәҗәп Эрдоган Израилне дистә еллар буена алып барган җинаятьләрдә гаепләде, илне "оккупант" дип атады.
👍16❤2✍1