Раушан Вәлиуллин: "Мөһаҗирлектә иң авыры – туган җиреңнән аерылу"
Узган елның сентябрендә Чаллыдан тарих укытучысы хатыны, өч баласы белән чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр булды. Бүген ул ничек яши?
Әңгәмә тулысы белән 👉 монда укыгыз. Ачылмаса, 👉 бу сылтаманы ачыгыз.

❤11
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан тарихчыларына Уфадагы конференциягә килергә рөхсәт итмәгәннәр 21-22 ноябрь Уфада "Борынгы чорда һәм урта гасырларда Үзәк Евразиянең күчмә дөньясы" (III Мәҗитов укулары) дигән халыкара конференция узарга тиеш. Чарада Татарстанның Тарих институты хезмәткәрләре…
Русиянең кайбер тарихчылары Уфага кертелмәгән татар тарихчыларын яклап чыкты
Уфада яшәүче галим, тарих фәннәре докторы Владимир Иванов Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты хезмәткәрләрен яклап мөрәҗәгать белән чыкты.
"Гомумән, сораулар күп, ләкин беренче хис — Башкортстанның заманча тарих фәне өчен оят хисе. Тирән традицияләре, күп якты исемнәр биргән фән өчен оят", дип язды ул.
Әлеге ачык хатка башка тарихчылар да үз имзасын калдырган. Алар арасында Уфадан Гөлнара Обыденнова, Пермьнән Андрей Белавин, Чиләбедән Илья Любчанский һәм Пенза шәһәреннән Владимир Винничек бар.
Моңа кадәр татар тарихчылары Башкортстандагы урта гасыр төрбәләренең башкортка катнашы юк дип белдерде һәм бу мәсьәләгә багышланган фәнни конференциягә кертелмәде.
Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

🔥10👍4❤1😁1🤩1
Татарстанда исерткеч эчемлек куллану арта
Татарстанда уртача бер кеше башына 10,9 л хәмер сатылган. Моңа сыра керми. Республикада иң күбе Югары Ослан (кеше башына 18,2 литр) һәм Лаеш (13,6 литр) районнарында эчәләр. Аларда хәмер куллану 16 процентка арткан. Казанда уртача сатылган алкоһол кеше башына 12,2 литр туры килә, Чаллыда — 11 литр.
Апас һәм Арча районнарында гына хәмер сату ике процентка кимегән. Калган барлык районнарда да исерткеч эчемлек куллану арткан.
Тагын бер кызыклы сан: аракы сатудан бигрәк, катырак эчемлекләр сату арткан.
Моны федераль һәм төбәк хәмер базарын тикшерү үзәге мөдире Вадим Дробиз болай аңлата. Русия Украинада "махсус операция" башлагач, "урта сыйныф чит илгә чыкмый башлады", алар аракы эчми, кыйбатлырак эчемлек куллана ди ул. Тагын бер сәбәп өсти: сугышта башлыча аракы эчүче ирләр катнаша, ә "виски эчүчеләр сугышырга китмәде" дигән Дробиз Коммерсантъка.
👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

😢3😁2
⚡️Эрдоганның Газзәне яклап ясаган чыгышыннан соң Израил Төркиядән дипломатларын чыгара
Истанбулда Газзә сызыгын яклап митинг узды. Анда Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган чыгыш ясады. Ул Израилне "оккупант" дип атап, дистә еллар дәвамында бу илне хәрби җинаятьләр алып баруда гаепләде.
Төркия мохтаҗларга һәрвакыт ярдәмгә килә, хәзер аңа Газзә мохтаҗ, дип белдерде. Ул Украина-Русия сугышында үтерелгән тыныч халыктан "крокодил яшьләрен" койган кешеләр бүген дәшми-тынмый "Газзә сызыгында меңләгән гөнаһсыз балалар үлемен" күзәтеп утыра, дип тә сөйләгән. Аның сүзләрен Анадолу агентлыгы китерә.
Митингка 1,5 млн кеше чыккан дип әйтелә.
Моңа җавап итеп Израил тышкы эшләр министры илнең диплломатия вәкилләрен Төркиядән чыгарабыз дип белдерде.
▪️Төркия белән Израил арасында дипломатик элемтәләр җайга салына гына башлаган иде. Шул ук Газзә сызыгындагы хәлләр аркасында 2010 елдан бирле элемтәләре бозылган иде.

Азатлык Радиосы
Эрдоганның Газзәне яклап ясаган чыгышыннан соң Израил Төркиядән дипломатларын чыгара
Рәҗәп Эрдоган Израилне дистә еллар буена алып барган җинаятьләрдә гаепләде, илне "оккупант" дип атады.
👍16❤2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Эльза Нәбиуллина, Германия: "Без монда тынычлык эзләп киттек" "Сәлам, син кайда?" подкастының өченче чыгарылышында татар теле укытучысы, тел активисты Эльза Нәбиуллина белән сөйләштек. Ул гаиләсе белән 2022 елда Казаннан башта Төркиянең Мәрсин шәһәренә… – Сәлам_син кайда_Франкфурт
Эльза Нәбиуллина: "Германиягә тынычлык эзләп килдек"
"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең өченче чыгарылышында татар теле укытучысы, тел активисты Эльза Нәбиуллина белән сөйләштек. Ул гаиләсе белән 2022 елда Казаннан башта Төркиянең Мәрсин шәһәренә күченә, әлеге вакытта Германиянең Франкфурт шәһәрендә яши.
- Мин менә шуны сагынам дип нәрсәнедер аерып та әйтә алмыйм. Безнең туганнар бик күп, алар үзара бик дус-тату. Еш кына, бигрәк тә җәй көннәрендә, бергәләп җыела идек. Казандагы берничә тәмле урын, еш кына йөрергә яраткан Кабан буйлары да сагындыра. Бәлки, эшемне дә сагынамдыр, чөнки кайвакыт балалар янына барып укытасым килгән чаклар була. Ләкин, реалист буларак, сагышланып утырмыйм. Чын татар кешесе шикелле, хәзер нинди юлларым бар дип уйлыйм да хәл итә башлыйм. Хәзерге мизгелдә ни эшли алсам, тотам да шуны эшлим, дип сөйләде Эльза.
Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.

"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең өченче чыгарылышында татар теле укытучысы, тел активисты Эльза Нәбиуллина белән сөйләштек
❤13👍3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 29 октябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклар белән таныштырудан башлыйбыз
🔺Кызыл Хач халыкара комитеты Газзә сызыгына кичекмәстән һуманитар ярдәм кертергә чакырды. Бу хакта Би-Би-Си хәбәр итә. Комитет Газзәдәге хәлне "катастрофик" дип атады.
🔺ХӘМӘС контролендә булган Газзә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, низаг башланганнан бирле төбәктә 8000нән артык кеше үтерелгән. Израил ягында үлүчеләр саны 1400 кеше.
🔺Якшәмбегә каршы төндә дроннар Краснодар төбәгендәге Афипский нефть эшкәртү заводына һөҗүм иткән. Янгын чыккан. Зыян күрүчеләр юк диелә.
🔺Русиянең 2024-2026 елгы бюджетында иң күп акчалар саклану өлкәсенә бүленәчәк. Бу хакта Думаның хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты әгъзасы Андрей Исаев әйтте.
🔺Иранда, хиҗабы булмаганлыктан кулга алынганнан соң комага киткән 16 яшьлек Армита Гераванд үлгән. Рәсмиләр сүзләренчә, кызның хәле метрода начарланган, ләкин хокук яклаучылар аны "әхлак полициясе" кыйнаган булырга мөмкин дип саный.
🔺54 яшендә актер Мэттью Перри үлгән. Аның мәетен Лос-Анжелестагы йортларының берсендә джакузида тапканнар. Бу хакта TMZ хәбәр итә.
🔺Башкортстанда "Урал-батыр" эпосына нигезләнгән комикслар нәшер ителгән. Аны Айдар Сәйгафаров белән Таңчулпан Буракаева иҗат иткән. Ул берничә атнадан кибетләрдә сатыла башлаячак дип яза "Уфа с огоньком" телеграм каналы.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.
@azatliqradiosi

👍6❤2✍1🔥1
29 октябрьдә Төркия республикасы 100 еллыгын билгели.
Бу уңайдан сезгә сынау әзерләдек.
Төркия һәм төрекләр турында ниләр беләсез? Үзегезне сынап карагыз әле!
➡️Сораулар монда
➡️Ачылмаса монда басыгыз
@azatliqradiosi
Бу уңайдан сезгә сынау әзерләдек.
Төркия һәм төрекләр турында ниләр беләсез? Үзегезне сынап карагыз әле!
➡️Сораулар монда
➡️Ачылмаса монда басыгыз
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Сынау: Төркияне яхшы беләсезме?
29 октябрьдә Төркия республикасы 100 еллыгын билгели. Бу уңайдан сезгә сынау әзерләдек. Төркия һәм төрекләр турында ниләр беләсез? Үзегезне сынап карагыз әле!
🎉11🔥5❤2
Газзә сызыгында интернет эшли башлаган.
Бу хакта дөнья буйлап челтәргә керүне күзәтүче NetBlocks оешмасы хәбәр итә дип яза "Медуза.
"Би-би-си"ның урыс хезмәте язуынча, Газзә сызыгында булган кайбер журналистлар да социаль челтәрләргә керә алуларын һәм телефоннан шалтыратуларын әйткән.
▪️28 октябрьгә каршы төндә Израил җир өсте көчләре һәм авиациясе Газзә сызыгына һөҗүмен көчәйтте.
▪️Израил бомбаларыннан соң Газзәдә интернет һәм телефон элемтәсе югалды, җирле халык мәгълүмати блокадада дип язды Associated Press.

😢8👍4🔥2✍1
Казанда активистлар сәяси золым корбаннары һәйкәленә чәчәкләр салды.
Татарстандагы "Яблоко" фиркасе телеграм каналы хәбәр итүенчә, чараның максаты - кызыл һәм зур террор чорында нигезсез репрессияләргә дучар булган, мәҗбүри хезмәт лагерьларына һәм сөргенгә җибәрелгән, туган якларыннан куылган, халык дошманы дип танылган һәм юк ителгән миллионланган кешене искә алу.
▪️30 октябрь — Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. 2011 елда бастырылган "Хәтер китабы" мәгълүматларына караганда, Татарстанда ким дигәндә 54 мең 500 кеше сәяси репрессия корбаны булып исәпләнә. Боларның 9366сы Казаннан, ә 3657се хатын-кызлар. Татарстанда репрессияләнгән кешеләрнең ким дигәндә 5687се атып үтерелә. Күпләренең әле дә кайда һәм ничек юкка чыгуы билгеле түгел.

🔥14👍2🙏2
👆Казанда сәяси репрессия корбаннарын искә алу чарасында катнашкан активистларга "Экстремизмга каршы көрәш" үзәге хезмәткәрләре сорау алуга повесткалар тапшыра.
Алар активистларны алдан ук сагалап торган.
Sota хәбәр итүенчә, активистларны Зөлфия Ситдыйкова эше нигезендә шаһит буларак чакыралар. Июль аенда Ситдыйковага армияне "кимсетү" нигезендә җинаять эше ачылган иде.
Видео һәм фотолар Sota-дан алынды. Видеода Галлямов исемле "Э" үзәге хезмәткәр активист Вера Отрешкога повестка тапшыра. Алдан повестка әзерләнмәгән активистларны телдән генә чакырып килергә мәҗбүр итмәкчеләр.

🤬18🔥2❤1👍1🙏1
Хасавюртта халык Израилдән килүчеләрне кунакханәләрдән куып чыгаруны таләп иткән.
Алар "Фламинго" һәм "Киев" кунакханәләре янына җыелган. "Медиазона" хәбәр итүенчә, халык кунакханәләргә кереп бүлмәләрне тикшергән.
28 октябрьдә Карачай-Чиркәс башкаласында берничә йөз кеше митингка чыккан иде. Baza хәбәр итүенчә, алар хакимияттән Израилдән килүчеләрне төбәккә кертмәүне, ә соңрак булган яһүдләрне дә республикадан куып чыгаруны таләп иткән. Чарага 500ләп кеше җыелган диелә.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

❤9🔥4🤡4👍3😱3👎1😢1