Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан район газетларында — сугыш пропагандасы

Республикүләм матбугатка карасаң, район газетларында сугыш сулышы ныграк сизелә. Район журналистлары фронтка тагын да күбрәк корбаннар җәлеп итүгә бар көчен куя.

Азатлык җирле газетларның сугыш турында ниләр язуына анализ ясады. Район басмаларының сугыш турында нәрсә язуын өйрәнгәндә, темаларның кабатлануына карап алар берничә блокка бүленде.

1. Контракт төзеп сугышка китәргә өндәү
2. Һуманитар ярдәм туплау турындагы мәкаләләр
3. Сугыштан ялга кайтучыларның район башлыгы белән очрашулары
4. Сугышка китүчеләрнең якыннарын олылау, аларга ярдәм итү турындагы мәкаләләр
5. Сугыштан ялга кайтучылар яки яраланып кайтучылар белән әңгәмәләр
6. Һәлак булучыларның ата-анасы яки якыннары белән әңгәмәләр
7. Үлүчеләр турында хәбәрләр
8. Патриотизмга юнәлдерелгән мәкаләләр
9. Укучыларның шул темага язган хатлары

Язма ахырында Братислава университетының журналистика профессоры Андрей Рихтер фикере дә китерелә.

— Русиядә 15 ел элек пәйда булган пропаганда бөек Русия яки урысларның уникаль юлы турында түгел, ә бар кыенлыкларда эчке һәм тышкы дошманнар гаепле дигән пропагандага кайтып кала. Янәсе, башка фикердә булган һәм башкача сөйләгән кешеләр үзләре шулай уйлаганга алай сөйләми, ә алар аны акча түләгәнгә генә шулай сөйли, алар безнең дошманнарның ялчылары дигән пропаганда. Бу — бик нәтиҗәле риторика, ди белгеч.

Тулырак Азатлыкта укыгыз:
Төп сайт
Көзге сылтама
Телеграм

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢4🤬3
Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклау эше нигезендә бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр

Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Татарстан Дәүләт шурасының элекке депутаты Рөстәм Хәсәновны наркотиклар саклауда гаепле дип тапкан. Аны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр, бер ел сынау вакыты бирелгән.

Шулай ук аннан тартып алынган IPhone 11 Pro телефонын дәүдләт файдасына алып калганнар.

Хәсәнов мәхкәмәдән үзенә ачылган эшне аерым тәртиптә карауны сораган. Мәхкәмә бу үтенечне канәгатьләндергән. Хәсәновның яклавы аңа штраф бирүне яки җинаять җаваплылыгыннан азат итүене сораган. Прокурор аны бер ел өч айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүне һәм 1,5 ел сынау вакыты бирүне сораган булган.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 17 сентябрьдә Хәсәнов яшерен урыннан тыелган маддә төргәген алмакчы булган, әмма полиция килеп чыккач аннан котылу җаен караган. Хәсәнов башта гаебен кире каккан.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2🔥2🤡1
Казанда Газзәдә яшәүчеләргә һуманитар ярдәм җыя башладылар

1 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Газзә халкыга һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушкан иде. Ярдәм җыю эше белән "Ярдәм янәшә!" хәрәкәте шөгыльләнә.

Эшнең координаторы Лиана Хәйзуллина "Сота" каналына әйтүенчә, бу эш аларга "хәрбиләргә ярдәм җыюда тәҗрибәләре булганга" йөкләнгән.

Татарстаннан соң Газзә халкына һуманитар ярдәм җыю кампаниясен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та игълан итте.

Фото: SOTA

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡7👍6🔥2❤1👎1🤔1
Быел Татарстанда ислам финансларына бәйле килешүләр ике тапкырга арткан

Бүген, 3 ноябрь Казанда Татарстанда ислам финанс системының сынау вакытын тормышка ашыру турында хөкүмәт киңәшмәсе узды. Республика президенты Рөстәм Миңнеханов халыкта шәригать нигезендә эшләүче финансларга кызыксыну арта дип белдерде.

"Быел (ислам финансы өлкәсендә) төзелгән килешүләр, узган елга караганда, ике тапкырдан артып китте", диде ул.

Сынау эшендә Татарстаннан ике финанс оешма — "Ак Барс банкы" һәм "Ак Барс Капитал" катнаша. Тагын ике оешма исемлеккә кертелер дип көтелә.

Бу үзгәрешләр чит ил партнерларында да кызыксыну уяткан. Аерым алганда, Иранда эшләүче банк әлеге сынауда катнашырга җыена диде ул.

Моңа кадәр Иран дәүләт банкының Казанда бүлеге ачылуы турында хәбәр ителгән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍5✍1🔥1
❗️"Хизбулла" башлыгы Фәләстин-Израил низагы башланганнан соң беренче белдерүен ясады

Хәсән Насрулла телевидениедән чыгыш ясаганда Лүбнән (Ливан) мәйданнарына меңнәрчә кеше чыкты.

90 минут чамасы дәвам иткән чыгышның төп тезисларын тәкъдим итәбез.

▪️Насрулла ХӘМӘСнең 7 октябрьдә Израилгә һөҗүм ясарга ниятләвен белмәдек диде, шул ук вакытта бу һөҗүмне мактады, һәм моны бары тик Фәләстин оештырган операция дип атады.

▪️"Хизбулла" хәрби бәрелешләрдә икенче көнгә үк кушылган, бу катнашуын һәр көн ныграк арттыра, Израилне үз гаскәрләрен Газзәгә җибәрәсе урынга, Лүбнән чигендә тотарга мәҗбүр итә.

▪️"Хизбулла" Израилнең 19 позициясенә һөҗүм иткән, 2 ноябрь кичендә Израил моңа "киң һөҗүм" белән җавап биргән.

▪️Насрулла Лүбнән-Израил чигендәге хәрби хәрәкәтләр моңа кадәр күрелгән масштаблар белән "чикләнмәячәк" диде. Нечкәлекләрен әйтмәде, шулай да, әлегә Израилгә каршы "тулы масштаблы сугышка" чакырмады.

Хизбулла (гәрәп. حزب الله, "Аллаһ фиркәсе") — Лүбнән (Ливан) шигыйларының кораллы оешмасы һәм сәяси фиркасе. Аның тарафдарлары Лүбнәндә Иран режимына охшаш ислам дәүләте булдыру өчен көрәшә. "Хизбулла" хәрәкәте Иранның Ислам инкыйлабы җитәкчесе Рухаллаһ Хомейни булдырган идеология нигезендә корылган.

АКШ, Канада, Израил, Мисыр, Фарсы култыгы илләрендә, Австралия, Британия һәм Европаның аерым дәүләтләрендә террористик оешма дип танылган.


"Хизбулла" хәрби яктан ХӘМӘСтән күпкә көчлерәк санала. Аның югары төгәллекле коралы бар һәм ул Израил эченә үк һөҗүм итә ала. Белгечләр фикеренчә, ул сугышка ныклап керсә, бу Израил өчен дә, Лүбнән өчен дә җимергеч булачак.

@azatliqradiosi
🔥5👍2🤡1
❗️Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты

Бүген өстәлгәннәр:

▪️Дмитрий Губин, журналист
▪️Дмитрий Еловский, журналист, Ходорковский Live алып баручысы
▪️Кирилл Качур, юрист
▪️Андрей Солдатов, тикшерүче, "Агентура.ру" сайты авторы
▪️Мария Снеговая, сәясәт белгече

@azatliqradiosi
🔥2👍1🤬1
📚Бүген — җомга һәм "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүзтезмә!

Бүген ул — җир өсте гаскәре.

Дөньяның әле теге, әле бу ягында сугышлар барган болгавыр бу заманда, ни аяныч, бу сүзне шактый еш кулланырга туры килә.

#азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤1🔥1😢1
❗️Туба халкының иҗтимагый оешмасы "ят агент" дип тамгалану сәбәпле ябылырга мәҗбүр булды

3 ноябрь көнне Русия Юстиция министрлыгы "Туба калык – Тубалары" төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмасын "ят агентлар" исемлегеннән чыгарган.

Оешма моңарчы "ят агентлар" исемлегенә керү сәбәпле ябылырга мәҗбүр булган, дип хәбәр итә ОВД-Инфо.

Оешманы "ят агент" вазифасын башкаручы табышсыз оешмалар исемлегенә узган елның 3 февралендә керткәннәр иде.

Оешманың рәисе Петр Бедушев Азатлыкка сөйләгәнчә, 10 ел дәвамында алар үз халкына мәгълүмати-хокукый ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнгәннәр. Аларга моңарчы ниндидер кисәтү ясаулар, тикшерүләр, мәхкәмә эшләре дә булмаган.

— Русия Юстиция министрлыгының безгә ни өчен бәйләнүен аңламыйбыз, шуңа рәсми сорау юлладык. Алар өч эш көне эчендә җавап бирергә тиеш, бәлки, иртәрәк тә җибәрә алырлар, — дип сөйләгән иде Азатлыкка оешманың координаторы Таир Бодрошев.

Туба халкы – Себернең иң борынгы төрки халыкларның берсе, бүгенге көндә Алтай республикасының төньягында яши. Халык саны 2 мең тирәсе. Күпчелеге православ динен тота. Русиядә азсанлы асаба халыклар исемлегенә кертелгән.

@azatliqradiosi
🤬9
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 4 ноябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Төнлә Украинаның төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлкәләрендә һава тревогасы яңгыраган. Анда Русиянең тактик авиациясе эшләгән диелә.

🔸Русия саклану министрлыгы хәбәр иткәнчә, Белгород һәм Курски өлкәләрендә ракетка каршы тору системы 4 дронны бәреп төшергән.

🔸Непалда җир тетрәү нәтиҗәсендә кимендә 128 кеше һәлак булган дип хәбәр итә AFP.

🔸Кызыл Хач җәмгыятенең Фәләстин бүлеге белдерүенчә, Израилнең "Әл-Шифа" хастаханәсе янында ашыгыч ярдәм машиналарына һөҗүме нәтиҗәсендә 15 кеше һәлак булган, 60тан артык кеше яраланган. Әлеге хәлне БМО тәнкыйтьләп чыкты. Израил армиясе вәкиле Джонатан Конрикус ХӘМӘС ашыгыч ярдәм машиналарын "сугыш кырына террорчылар һәм корал ташу өчен куллана" диде.

🔸Татарстандагы "Зәкәт" фондында Газзә сызыгындагы тыныч халыкка 14 млн сум җыелган.
🔥3✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Фәнис Фәхретдинов, АКШ: "Сагынганда Илһам Шакировны тыңлыйм" "Сәлам, син кайда?" подкастының дүртенче чыгарылышында Татарстанның Мөслим районыннан АКШның Калифорния штатына күченгән Фәнис Фәхретдинов белән сөйләштек. Ул Русиядә эзәрлекләүләргә дучар булганнан… – Сәлам_син кайда_АКШ
Фәнис Фәхретдинов, АКШ: "Сагынганда Илһам Шакировны тыңлыйм"

"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең дүртенче чыгарылышында Татарстанның Мөслим районыннан АКШның Калифорния штатына күченгән Фәнис Фәхретдинов белән сөйләштек. Ул Русиядә эзәрлекләүгә дучар булганнан соң, китәргә карар иткән.

— Америка китәчәгемне бер төн эчендә хәл иттем. Визам юклыгын да аңлый идем. Моңарчы башка илләргә чыкмаганымны да, чит телләр белмәвемне дә исәпкә алдым. Европадагы сәясәтнең кайсы якка баруы, кызыл паспорт белән артык ерак китеп булмавымны да аңладым. Болай уйладым: мин кайда файдалы була алам, кайда яхшы яши алам, кайда милләтемә, телемә, динемә карамаячаклар, кайда үз тырышлыгыма таянып акча эшли алам, үземне ашата һәм яшәтә алам, шул илгә барырга кирәк. Үзем генә дә түгел бит әле, тормыш иптәшем дә бар. Шулай анализлап, Америкага китәргә кирәк дигән фикергә килдем.

Ни өчен Фәнис Американы сайлаган? Ни өчен ул анда да пикетларга чыгып йөри. Нишләп чит илләрдәге күпчелек татарлар сәяси активлык күрсәтми? Бу хакта Азатлыкта укыгыз.


👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
👍13❤4🤮2✍1
Әлеге вакытта Мәскәүдә блогер һәм бизнес-тренер Аяз Шабудтиновны сак астына алу турында мәхкәмә утырышы бара.

Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән. Аны оештырылган төркем белән сигез җинаять кылуда шикләнәләр.

Гомум зыян күләме - 4 миллион сум.

Блогер гаебен танымады дип хәбәр итә Мәскәү прокуратурасы.
🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Әлеге вакытта Мәскәүдә блогер һәм бизнес-тренер Аяз Шабудтиновны сак астына алу турында мәхкәмә утырышы бара. Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән. Аны оештырылган төркем белән сигез җинаять кылуда шикләнәләр. Гомум зыян күләме…
Блогер Аяз Шабутдинов сак астына алынды

Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән. Аны оештырылган төркем белән сигез җинаять кылуда шикләнәләр.

Гомум зыян күләме - 4 миллион сум.

Аяз Шабутдиновка 32 яшь, ул үзен Пермь краендагы Куеды авылыннан ди. Удмурт дәүләт университетында укыган.

Берничә ел элек ул Татарстанда узган бизнес-форумнарда да чыгыш ясады, аларның берсендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
🤔5😁1🤡1
Яңа Мәскәүдә төзеләчәк мәчетнең өлгесе әзер, аңа Русиянең беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов исеме биреләчәк

Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә төзелерәчәк мәчет Әби патша фәрманы белән билгеләнгән беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемен йөртәчәк. Әлеге карарны Русия мөселманнары дини җыены президиумы кабул иткән.

Төзелешне 2024 елда башларга җыеналар.

Яңа Мәскәүдә мәчет төзелеше турында сүз ун елдан артык бара. Әмма җирле хакимият бу мәсьәләне хәзерге кадәр сузып килде.

▪️Мөхәммәтҗан Хөсәен улы Хөсәенов (1756-1824) — 1789 елда Уфада Оренбур мөселман дини җыелышы оештырылгач, Әби Патша тарафыннан билгеләнеп куелган беренче мөфти. Ул сәүдәгәрләр нәселеннән. Чыгышы белән Уфа губернасының Солтанай авылыннан.

Беренче мөфти үз вакытында урыс армиясендә офицер булып хезмәт иткән. Тарихчылар аның мөфти итеп билгеләнүендә гаскәрдәге хезмәте исәпкә алынган дип саный.

Ул мөфти вазифасын үлеменә кадәр — барлыгы 34 ел һәм 10 ай үтәгән.
👍8✍1
Artificial Intelligence - ел сүзе

Британиянең Collins English Dictionary инглиз теле сүзлеге 2023 ел сүзе дип Artificial Intelligence (AI), ягъни Ясалма интеллект терминын атады.

Филологлар әлеге сүз 2023 елда 4 тапкыр ешрак кулланылган ди. Алар Ясалма интеллектны "яңа бөек технологик инкыйлаб" дип атый.

Былтыр Collins сүзлеге ел сүзе дип permacrisis сүзен атаган иде. Ул permanent crisis сүзтезмәсеннән кушып ясалган һәм даими кризис дигәнне аңлата.

Аннан алдагы елда insurrection (фетнә) иде. 2021 елның 6 гыйнварда АКШ Капитолиена һөҗүм белән бәйле.

2020 елда – Covid булды.

Татар телендә ел сүзе дип нинди сүзне атарга була? Комментарийларда языгыз әле.
❤3👍2🔥2✍1👌1
Сәясәтче Илья Яшин журналист Алсу Кормашевага теләктәшлек белдерде

Яшин сүзләренчә, Кормашевага карата ачылган "әлеге җинаять эше Путин үлчәме белән караганда да чиктән ашкан күренеш, чын сафсата".

▪️Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева үз-үзен "ят агент" буларак теркәүне сорап Русия юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итмәүдә гаепләнә. Казандагы мәхкәмә аны 5 декабрьгә кадә кулга алды.

▪️Илья Яшин - сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

#FreeAlsu
🔥14❤2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 5 ноябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Һамбург һава аланында билгесез кеше баланы тотык итеп алган. Полиция әйтүенчә, шикләнелүче коралланган. Хәзер аның белән сөйләшүләр алып барыла. Һава аланы очкычлар өчен ябылган. Фаразларга күрә, ир кеше кызы белән Төркиягә җибәрүләрен таләп итә. Ул баланы элекке хатыныннан алып киткән диелә.

🔺7 октябрьдән Газзәдә ким дигәндә 9500 кеше һәлак булган, аларның 3900 балалар. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итә.

🔺Русия армиясе җибәргән ракет Украинаның Полтава һәм Днепропетровски өлкәләрендәге торак йортларга зыян салган. Миргород районында бер хатын-кыз һәлак булды, ике бала яраланды, дип хәбәр итә Полтава хәрби идарәсе башлыгы Филип Пронин. Днепропетровски өлкәсендә һәлак булучылар юк, ике күп катлы һәм 30 шәхси йорт, ике медицина оешмасына зыян килгән. Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.

🔺Украинада Урыс православ чиркәве патриархы Кириллга каршы җинаять эше ачылган. Украина иминлек хезмәте хәбәр итүенчә, ул өч җинаятьтә шикләнелә. Патриарх Кирилл беренчеләрдән булып Русиянең Украинага һөҗүмен яклаган иде.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍2✍1🥰1
Төркия оппозиция фиркасенең яңа җитәкчесе булып Өзгүр Өзәл сайланды

Җиңүдән соң чыгыш ясап, Җөмһүрият халык фиркасенең яңа рәисе аның беренче сәфәре җир тетрәүдән зур зыян күргән Хатай шәһәренә булачак дип белдерде. "Бүгенге җиңү минеке генә түгел, барлык фирка әгъзаларныкы", диде ул.

Җөмһүрият халык фиркасе (CHP) Төркиядә төп оппозиция фиркасе булып тора, аның ил парламентында 169 депутаты бар.

13 ел фирка белән җитәкчелек иткән һәм узган президент сайлавында Эрдоганга җиңелгән Кәмал Кылычдароглу партия сайлавында җитәрлек тавыш җыя алмаган.

@azatliqradiosi
✍1❤1👍1
Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улы Адам Чечня башлыгының иминлек хезмәтендә "җаваплы вазифа"га билгеләнгән.

Күптән түгел Адам Кадыров СИЗОда Никита Журавель исемле токынны кыйнап танылган иде. Әтисе аның бу гамәлен яклап чыкты. Журавель Коръәнне яндыруда шикләнелә.

Чечнядагы шушы хәлләргә Татарстан депутаты Азат Хамаев тәнкыйть сүзе әйтеп караган иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моны "депутатның шәхси фикере" дип тамгалагач, Хамаев "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде һәм аны социаль челтәрләреннән алып ташлады.

Күптән түгел Миңнеханов Адам Кадыровны "Дуслык" ордены белән бүләкләде.

Аннары Карачай-Чиркәс җитәкчелеге дә 15 яшьлек Кадыровка "Республика алдындагы казанышлары" югары ордены тапшырды.

Чечня җитәкчелегенең Адамны бүләкләүне сорап күп кенә Кавказ республикаларына мөрәҗәгать итүе әйтелде.

@azatliqradiosi
🤡11💩3👎2🤮2👍1🔥1