Әлеге вакытта Мәскәүдә блогер һәм бизнес-тренер Аяз Шабудтиновны сак астына алу турында мәхкәмә утырышы бара.
Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән. Аны оештырылган төркем белән сигез җинаять кылуда шикләнәләр.
Гомум зыян күләме - 4 миллион сум.
Блогер гаебен танымады дип хәбәр итә Мәскәү прокуратурасы.

🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Әлеге вакытта Мәскәүдә блогер һәм бизнес-тренер Аяз Шабудтиновны сак астына алу турында мәхкәмә утырышы бара. Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән. Аны оештырылган төркем белән сигез җинаять кылуда шикләнәләр. Гомум зыян күләме…
Блогер Аяз Шабутдинов сак астына алынды
Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән. Аны оештырылган төркем белән сигез җинаять кылуда шикләнәләр.
Гомум зыян күләме - 4 миллион сум.
Аяз Шабутдиновка 32 яшь, ул үзен Пермь краендагы Куеды авылыннан ди. Удмурт дәүләт университетында укыган.
Берничә ел элек ул Татарстанда узган бизнес-форумнарда да чыгыш ясады, аларның берсендә республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Азатлык Радиосы
Блогер Аяз Шабутдинов сак астына алынды
Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән.
🤔5😁1🤡1
Яңа Мәскәүдә төзеләчәк мәчетнең өлгесе әзер, аңа Русиянең беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов исеме биреләчәк
Мәскәүнең Коммунарка бистәсендә төзелерәчәк мәчет Әби патша фәрманы белән билгеләнгән беренче мөфти Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемен йөртәчәк. Әлеге карарны Русия мөселманнары дини җыены президиумы кабул иткән.
Төзелешне 2024 елда башларга җыеналар.
Яңа Мәскәүдә мәчет төзелеше турында сүз ун елдан артык бара. Әмма җирле хакимият бу мәсьәләне хәзерге кадәр сузып килде.
▪️Мөхәммәтҗан Хөсәен улы Хөсәенов (1756-1824) — 1789 елда Уфада Оренбур мөселман дини җыелышы оештырылгач, Әби Патша тарафыннан билгеләнеп куелган беренче мөфти. Ул сәүдәгәрләр нәселеннән. Чыгышы белән Уфа губернасының Солтанай авылыннан.
Беренче мөфти үз вакытында урыс армиясендә офицер булып хезмәт иткән. Тарихчылар аның мөфти итеп билгеләнүендә гаскәрдәге хезмәте исәпкә алынган дип саный.
Ул мөфти вазифасын үлеменә кадәр — барлыгы 34 ел һәм 10 ай үтәгән.

Хәзерге вакытта мәчет өлгесе әзерләнгән. Төзелешне 2024 елда башларга җыеналар.
👍8✍1
Artificial Intelligence - ел сүзе
Британиянең Collins English Dictionary инглиз теле сүзлеге 2023 ел сүзе дип Artificial Intelligence (AI), ягъни Ясалма интеллект терминын атады.
Филологлар әлеге сүз 2023 елда 4 тапкыр ешрак кулланылган ди. Алар Ясалма интеллектны "яңа бөек технологик инкыйлаб" дип атый.
Былтыр Collins сүзлеге ел сүзе дип permacrisis сүзен атаган иде. Ул permanent crisis сүзтезмәсеннән кушып ясалган һәм даими кризис дигәнне аңлата.
Аннан алдагы елда insurrection (фетнә) иде. 2021 елның 6 гыйнварда АКШ Капитолиена һөҗүм белән бәйле.
2020 елда – Covid булды.
Татар телендә ел сүзе дип нинди сүзне атарга була? Комментарийларда языгыз әле.

❤3👍2🔥2✍1👌1
Сәясәтче Илья Яшин журналист Алсу Кормашевага теләктәшлек белдерде
Яшин сүзләренчә, Кормашевага карата ачылган "әлеге җинаять эше Путин үлчәме белән караганда да чиктән ашкан күренеш, чын сафсата".
▪️Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева үз-үзен "ят агент" буларак теркәүне сорап Русия юстиция министрлыгына мөрәҗәгать итмәүдә гаепләнә. Казандагы мәхкәмә аны 5 декабрьгә кадә кулга алды.
▪️Илья Яшин - сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.
#FreeAlsu

🔥14❤2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 5 ноябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.
🔺Һамбург һава аланында билгесез кеше баланы тотык итеп алган. Полиция әйтүенчә, шикләнелүче коралланган. Хәзер аның белән сөйләшүләр алып барыла. Һава аланы очкычлар өчен ябылган. Фаразларга күрә, ир кеше кызы белән Төркиягә җибәрүләрен таләп итә. Ул баланы элекке хатыныннан алып киткән диелә.
🔺7 октябрьдән Газзәдә ким дигәндә 9500 кеше һәлак булган, аларның 3900 балалар. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итә.
🔺Русия армиясе җибәргән ракет Украинаның Полтава һәм Днепропетровски өлкәләрендәге торак йортларга зыян салган. Миргород районында бер хатын-кыз һәлак булды, ике бала яраланды, дип хәбәр итә Полтава хәрби идарәсе башлыгы Филип Пронин. Днепропетровски өлкәсендә һәлак булучылар юк, ике күп катлы һәм 30 шәхси йорт, ике медицина оешмасына зыян килгән. Бу хакта өлкәнең хәрби идарәсе башлыгы Сергей Лысак хәбәр итте.
🔺Украинада Урыс православ чиркәве патриархы Кириллга каршы җинаять эше ачылган. Украина иминлек хезмәте хәбәр итүенчә, ул өч җинаятьтә шикләнелә. Патриарх Кирилл беренчеләрдән булып Русиянең Украинага һөҗүмен яклаган иде.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.
@azatliqradiosi

👍2✍1🥰1
Төркия оппозиция фиркасенең яңа җитәкчесе булып Өзгүр Өзәл сайланды
Җиңүдән соң чыгыш ясап, Җөмһүрият халык фиркасенең яңа рәисе аның беренче сәфәре җир тетрәүдән зур зыян күргән Хатай шәһәренә булачак дип белдерде. "Бүгенге җиңү минеке генә түгел, барлык фирка әгъзаларныкы", диде ул.
Җөмһүрият халык фиркасе (CHP) Төркиядә төп оппозиция фиркасе булып тора, аның ил парламентында 169 депутаты бар.
13 ел фирка белән җитәкчелек иткән һәм узган президент сайлавында Эрдоганга җиңелгән Кәмал Кылычдароглу партия сайлавында җитәрлек тавыш җыя алмаган.

✍1❤1👍1
Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улы Адам Чечня башлыгының иминлек хезмәтендә "җаваплы вазифа"га билгеләнгән.
Күптән түгел Адам Кадыров СИЗОда Никита Журавель исемле токынны кыйнап танылган иде. Әтисе аның бу гамәлен яклап чыкты. Журавель Коръәнне яндыруда шикләнелә.
Чечнядагы шушы хәлләргә Татарстан депутаты Азат Хамаев тәнкыйть сүзе әйтеп караган иде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов моны "депутатның шәхси фикере" дип тамгалагач, Хамаев "хисчән чыгышы өчен" гафу үтенде һәм аны социаль челтәрләреннән алып ташлады.
Күптән түгел Миңнеханов Адам Кадыровны "Дуслык" ордены белән бүләкләде.
Аннары Карачай-Чиркәс җитәкчелеге дә 15 яшьлек Кадыровка "Республика алдындагы казанышлары" югары ордены тапшырды.
Чечня җитәкчелегенең Адамны бүләкләүне сорап күп кенә Кавказ республикаларына мөрәҗәгать итүе әйтелде.

Рамзан Кадыровның 15 яшьлек улы Чечня башлыгы иминлек хезмәтендә "җаваплы вазифа"га билгеләнгән
6 октябрьдә Адам Кадыровка Чечня каһарманы исеме бирелде.
🤡11💩3👎2🤮2👍1🔥1
⚡️74 яшендә язучы, Азатлык радиосының элекке журналисты Дамир Гыйсметдин вафат.
Дамир Гыйсметдинов Чуашстанның Батыр районы Татар Тимәше авылында укытучы гаиләсендә туа. 1966 елда шул ук районның Тойси урта мәктәбен тәмамлый. Казанга килеп, 1971-1976 елларда университетның журналистика факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ун елдан артык «Чаян» журналында эшли.
Туксанынчы елларда халыкара «Ватан» җәмгыятенең әүвәл рәис урынбасары, аннары рәисе вазифаларын башкара, 1996 елдан башлап ун елга якын Азатлык радиосының Казан бюросында эшли.
Соңрак Дөнья татар конгрессының идарә әгъзасы буларак, чит илләрдәге татар диаспорасы белән багланышларны ныгыту юнәлешендәге эшләргә җитәкчелек итә.
Дамир Гыйсметдин белән хушлашу сишәмбе көнне сәгать 10да "Казан нуры" мәчетендә булачак.

😢18❤🔥2👍1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
👆2014 елны Казанда Язучылар йортында Дамир Гыйсметдиннең 65 еллык юбилеена багышланган иҗат кичәсе узган иде.
Дамир Гыйсметдин – юмор-сатира әсәрләре тупланган өч китап авторы, шулай ук ул төрекчәдән тәрҗемә китаплары авторы буларак та укучыларга таныш иде. Аерым алганда, Фәрит Бичури белән берлектә ул Төркиядә үз вакытында киң танылган милләтпәрвәр татар эшкуары Ибраһим Мәңгәр турында кызы Сафия Имре язган истәлек китабын төрекчәдән татарчага тәрҗемә итте.

🔥8❤1
Көн язмасы: "Искешәһәрдә татарлар зәркән кәсебе белән дан тота"
Бер гасыр элек бабалары башлаган эшне бүген дә алар дәвам итә.
Искешәһәрдә яшәүче зәркән остасы 59 яшьлек Үҗәл Баяр Госмания (Osmaniye) (иске атамасы Куруһөек (Kuruhöyük) авылында туып үскән дүртенче буын татар.
Без Үҗәл әфәнде белән аның остаханәсендә очраштык. Ул Искешәһәр үзәгендә урнашкан бинада бүлмә тота. Әңгәмәгә керешер алдыннан ул иң элек алка ясарга кереште. Башта суны җылытты. Аннан бизәкле итеп киселгән көмешләрне бер-берсенә ябыштыра башлады. Соңрак аерым дикъкать һәм сак кына ташларны куярга тотынды.
💬 Искешәһәрдәге һәрбер зәркән остасы казан татарларыннан иде, — ди ул горурланып. — XIX гасыр ахырында килеп төпләнгән бабаларыбыз мондагы әрмән осталары ясаган алкаларны, беләзекләрне күреп бу эшкә кереп киткән. Дөресрәге, аларны беркем өйрәтмәгән, беркем эшләп күрсәтмәгән. Үзләре шушы эшкә алынып, аны кулдан ясый башлаган. Бүгенгә кадәр Искешәһәрдә татарлардан башка зәркән ясаучы юк. Мондый алкаларны дөньяда башка эшләүче юк дип әйтер идем. Хәзер без кулдан зәркән белән шөгыльләнүче бер-ике татар калдык. Бу эшне дәвам иттерүчеләр без. Калган кешеләр машина белән генә ясый.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

"Искешәһәрдә татарлар зәркән кәсебе белән дан тота"
Төркия шәһәрендә татарлар көмештән беләзек һәм алка ясау кәсебе белән дан тота. Бер гасыр элек бабалары башлаган эшне бүген дә алар дәвам итә.
❤6👍4🔥1
4 ноябрьдә Камал театры сәхнәсендә "Игезәк" спектакле премьерасы узды.
Сәхнәгә куелганчы ук, премьера турында күп сөйләнде. Фәрит Бикчәнтәев Ркаил Зәйдулланың бу әсәрне 7 ел элек үк театрга алып килүен, "Хан һәм шагыйрь" исеменнән "Игезәк"кә үзгәртелүен әйткән иде. Актуаль булачак дип вәгъдә итте.
Премьерада түрәләр күренмәде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан спектакль премьерасына килә торган чәчәкләр дә 7 ноябрьгә кичектерелде күрәсең.
Бу көнне танылган театр режиссеры Марсель Сәлимҗановның тууына 89 ел тула һәм 2002 елдан бирле килә торган традициягә нигезләнеп бу көнне премьера куела. Быел ул шушы "Игезәк" премьерасы.
Сайттагы мәгълүматта спектакль 2 сәгать тә 15 минут бара дип әйтелгән. Програмда исә, спектакль 2 сәгать бара дип язылган. Чынлыкта, антрактны санамаганда, спектакль сәгать ярым чамасы дәвам итә. Кыскасы, үз вакытына кимендә ярты сәгатькә тулмаган спектакль цензура үткәндә туналмадымы икән дигән шик калды.

👍5❤3🤔3
Башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтовны Минусинскидагы аерым тәртипле колониягә җибәргәннәр.
Ул анда өч ел утырачак.
Краснояр краеның Минусински шәһәрендәге колония Русиядә начар даны чыккан колонияләрнең берсе.
Айрат Дилмөхәммәтов 2021 елның августыннан Байкал аръягы краенда, Чита шәһәренең 5нче кырыс тәртипле төзәтү колониясендә утыра иде. Анда еш кына аны штраф изоляторына яптылар.
Сентябрь башында Дилмөхәммәтовны аерым тәртипле колониягә күчерү карары чыгуы турында билгеле булды. Башкорт активистын аерым тәртипле колониягә күчерүне үзе утыра торган 5нче төзәтү колониясе сораган диелде.
Азатлык күптән түгел Дилмөхәммәтовның Уфада яшәүче 81 яшьлек әнисе Агиләш ханым белән сөйләшкән иде. Ана очны очка бәйләп тормыш кичерсә дә, улына ярдәм итәргә тырышуын сөйләде.
▪️Айрат Дилмөхәмәтов ФСБ тарафыннан 2019 елның мартында тоткарланды. Активистның "Русиядә яңа федерация төзергә" тәкъдимнәре яңгыраган интернетта чыккан видео һәм 2018 елның маенда "Эхо Москвы" эфирында әйткән сүзләре нигезендә Дилмөхәммәтовка Русия бөтенлеген җимерүгә чакыру турындагы маддә кысаларында гаеп белдерелде. 2018 елның ноябрендә "Хизб ут-Тәхрир" (Русиядә тыелган) эше нигезендә төрмәгә утыртылган мөселманнарны яклап чыккан өчен аңа террорчылыкны аклау маддәсе нигезендә гаеп белдерелде. 2018 елда Баймакта башкортлар һәм чеченнар арасындагы ызгыш вакытында сөйләгән сүзләре экстремистлык эшчәнлегенә чакыру дип бәяләнде.
▪️2020 елның гыйнварында ФСБ "экстремистлык эшчәнлеген финанслау" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовка каршы тагын бер җинаять эше ачты. Соңрак "террорчылыкны аклау" маддәсе "террорчылыкны пропагандалау" маддәсенә алыштырылды.
▪️Дилмөхәммәтовның эшен тикшерү бер елга якын дәвам итте. Мәхкәмә җиде мәртәбә аны сак астында тоту вакытын озайтты, сак астыннан чыгарып, иреген башка юллар белән чикләү хакында аппелляция шикаятьләре барысы да кире кагылды.
▪️2020 елның 24 августында Айрат Дилмөхәммәтовка тугыз ел кырыс тәртипле колония хөкеме бирелде.

"Илама, әсәй!" Төрмәдән улын көткән ананың тормышы
Уфада яшәүче 81 яшьлек Агиләш Дилмөхәммәтова улы, сәяси тоткын, башкорт сәясәтчесе, җәмәгать эшлеклесе Айрат Дилмөхәммәтовны 4 ел буена күрми яши. Ул очны очка бәйләп тормыш кичерсә дә, улына ярдәм итәргә тырыша. Азатлык ялгыз ханымның ничек яшәгәне, ниләр…
😢7🤔2🤬2👎1
Якшәмбе көнне Татарстан һәм Бурятия активистлары Русиянең Польшадагы илчелеге бинасы каршында протест чарасы уздырды.
Чарада Варшауда яшәүче "Азат Идел-Урал" хәрәкәте вәкиле Нәфис Кашапов һәм Бәйсез Бурятия хәрәкәте вәкиле Зуртан Халтаров Татарстан байрагы һәм шигар тотып торды. Соңрак аларга Беларустан сәяси активистлар кушылды.
Катнашучылар аңлатуынча, алар чарага Русия һәм Беларус сәяси тоткыннарына һәм украин халкына теләктәшлек белдереп чыккан.

❤10🔥5✍1😁1