Стивен Капус "Азат Европа/Азатлык Радиосы" президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
"Азат Европа/Азатлык Радиосы" (RFE/RL) мөдирләр шурасы Стивен Капусны 2024 елның 1 гыйнварыннан ширкәтнең президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләде.
Халыкара тапшырулар шурасы АКШ Сенаты тарафыннан расланып, аның өчен тавыш бирә алганчыга кадәр, Капус әлегә вазифаларны башкаручы буларак хезмәт итәчәк.
Стивен Капусның медиа ширкәтләре белән идарә итү, продюсерлык һәм журналистика өлкәсендә 25 елдан артык тәҗрибәсе бар. Ул — NBC News-ның элекке президенты, "NBC Nightly News with Tom Brokaw", "The News with Brian Williams" һәм "CBS Evening News with Scott Pelley" кебек тапшыруларның башкарма продюсеры булган.
Капус бу вазифада 2023 елның җәендә киткән Джейми Флайны алыштырачак. Июль аеннан бирле "Азат Европа/Азатлык Радиосы" президенты вазифасын шура әгъзасы Джефф Гедмин башкарып тора.

"Без Стивның "Азат Европа/Азатлык Радиосы" тарихының бу мөһим мизгелендә аны җитәкләргә ризалашуына бик шатбыз", — диде шура рәисе Карен Корнблух. — Ул медиа индустриясендә өлкән менеджер буларак искиткеч тәҗрибәгә ия һәм дә "Азат Европа/Азатлык Радиосын" да бик яхшы белә".
Стивен Капусның медиа ширкәтләре белән идарә итү, продюсерлык һәм журналистика өлкәсендә 25 елдан артык тәҗрибәсе бар. Ул — NBC News-ның элекке президенты, "NBC Nightly News with Tom Brokaw", "The News with Brian Williams" һәм "CBS Evening News with Scott Pelley" кебек тапшыруларның башкарма продюсеры булган.
"Мин "Азат Европа/Азатлык Радиосын" җитәкләү форсатына бик шатмын, ул дөньяда бәйсез яңалыклар һәм мәгълүмат тапшыруда иң ышанычлы чыганакларның берсе булып тора, — диде Капус. — Мин Азатлык радиосының хәзерге җитәкчесе Джефф Гедминның фидакарь эшен, аерым алганда, "Азат Европа/Азатлык Радиосының" гаделсез тоткарланган дүрт журналистын азат итүдә мөһим тырышлыкларын дәвам итәчәкмен".
Капус бу вазифада 2023 елның җәендә киткән Джейми Флайны алыштырачак. Июль аеннан бирле "Азат Европа/Азатлык Радиосы" президенты вазифасын шура әгъзасы Джефф Гедмин башкарып тора.
Азатлык Радиосы
Стивен Капус "Азат Европа/Азатлык Радиосы" президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде
"Азат Европа/Азатлык Радиосы" (RFE/RL) мөдирләр шурасы Стивен Капусны 2024 елның 1 гыйнварыннан ширкәтнең президенты вазифаларын башкаручы итеп билгеләде.
🔥5✍1
7 ноябрьгә каршы төндә дөньяда ниләр булган? Төп хәбәрләр кыскача:
🔸 Русия саклану министрлыгы Кара диңгездә Украинаның 17 дронын бәреп төшерүен белдергән. Украина әлегә моны шәрехләмәде. Русиянең Украинага каршы сугышы 622 көн дәвам итә.
🔸 Украина президенты Владимир Зеленский әлегә илдә президент сайлавын үткәрү вакыты түгел дип белдерде.
🔸 Русия Европада гади хәрби көчләр турындагы килешүдән чыкты.
🔸 Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху тотыклар азат ителгәнче, Газзә сызыгында ут туктамаячак диде. Бүген Израил-ХӘМӘС низагы башлануга бер ай.
🔸 Быел Татарстанда грипп йоктыру очраклары узган ел белән чагыштырганда 11 тапкырга арткан - Татарстанстат.
Азатлыктан аерылмагыз: безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Бергә булыйк!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥8✍1👍1
💊 Фәләстин Саклану министрлыгы: Газзәдә хастаханәләрнең 60%-ы эшләми
Газзә сызыгында 35 хастаханәнең 16сы һәм 72 медицина үзәгенең 51е эшли алмый, дип белдерде Фәләстин автономиясенең сәламәтлек саклау министры Май әл-Кайла (CNN). Моның сәбәбе булып ул ягулык һәм дарулар җитмәүне, шулай ук Израил һөҗүмнәрен атый.
Кызыл Ярымай-ның Фәләстин җәмгыяте халыкара һуманитар оешмаларына ашыгыч рәвештә ярдәм күрсәтү турында өндәү чыгарды. Аерым алганда, җәмгыять 14 мең кеше булган "Әл-Кудс" хастаханәсендә ягулык җитмәүне әйтә.
Фәләстин Израилне хастаханәләргә һөҗүмнәрдә гаепли. Израил бу һөҗүмнәрне кире кага, яки бу һөҗүмнәрне хастаханәләр астында ХӘМӘС сугышчылары яшерелә дип аклый.
Бүген ХӘМӘС-Израил низагы башлануга бер ай.

🤬8😢2👍1
🇨🇳 Башкортстанда Кытай машина концернының заводын төзергә телиләр
Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров махсус машиналар, мәсәлән ашыгыч ярдәм машиналары җитештерә торган завод булдыру мөмкинлеген карарган тәкъдим иткән.
Анда җитешетерелгән техниканы уртак Башкортстан-Кытай бренды белән чыгарып, Русиянең башка төбәкләренә дә җибәреп булыр, ди ул.
Кытайның Идел буе төбәге белән дә кызыксынуы турында Азатлык инде күптәннән язып килде. Мәсәлән, Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелә.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Кытайның килүе һич тә файда китермәс, дип саный. "Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", ди ул.
👍4🤔2
6 ноябрь көнне Анталиядә Татарстан Конституциясе көненә багышланган пикет узды. Аңа Русия рәсмиләре тыйган Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев чыккан.
"Без 1992 елгы Татарстан Конституциясенең 1 маддәсен көчләп үзгәртүне канунсыз дип саныйбыз. Бу үзгәреш, Татарстан халкының ихтыярына карамастан, Мәскәүдән басым астында башкарылды", диде ул.
@azatliqradiosi

🔥10👍5❤2
Башкортстанда Фаил Алсыновны яклау хәрәкәте көчәя
Русиянең Башкортстан республикасындагы Тикшерү комитеты идарәсе Русиядә тыелган "Башкорт" милли оешмасының элеккеге рәисе Фаил Алсыновка карата ачылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләде һәм аңа милләтара нәфрәт уятуда гаепләү белдерелде.
Активист үзе Радий Хәбировка язган ачык хатында бар гаепләүне кире кага. Башкорт активистлары Алсыновны яклап киңкүләм хәрәкәт җәелдереп җибәрде.
Тулырак безнең көн язмасында укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.

"Үз гомерендә бер тапкыр да намусына һәм абруена тап төшермәгән (Хәбировтан аермалы буларак), туган җиренең ихлас патриоты булган һәм артында дистәләрчә мең тарафдары торган кеше белән ачык рәвештә конфликтка керү Хәбиров өчен сәяси карьерасының түбән тәгәрәве дигән сүз", дип саный активистлар.
Тулырак безнең көн язмасында укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
Азатлык Радиосы
"Радий Хәбировның сәяси карьерасы түбән тәгәри". Башкортстанда Фаил Алсыновны яклау хәрәкәте көчәя
Русиянең Башкортстандагы Тикшерү комитеты идарәсе Русиядә тыелган "Башкорт" милли оешмасының элеккеге рәисе Фаил Алсыновка карата ачылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләде һәм аңа милләтара нәфрәт уятуда гаепләү белдерелде. Активист үзе Радий Хәбировка язган…
❤5🔥1
31 ел элек кабул ителгән һәм бүгенге Татарстан Конституциясе ничек аерыла? Моны сезгә 7 маддә мисалында үзегезгә карарга тәкъдим итәбез.
Язманы тулысынча безнең сайтта укый аласыз.

😢13🤬2💔1
Чаллы мэры шәһәрдә тиешсез урында ясалган чүплекләр уңаеннан "фаҗига ясамаска" кушты
Шәһәрдә тиешсез урында ясалган 20дән артык чүплек булуы ачыкланган.
"Җиңегезне сызганыгыз да, чүпләрне чыгаруны оештырыгыз", дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры Чаллыда яшәүчеләргә.
Тулырак монда укыгыз.

"Җиңегезне сызганыгыз да, чүпләрне чыгаруны оештырыгыз", дигән ул. Чаллыда тиешсез урында ясалган 20дән артык чүплек бар.
🤡2🤯1
📍Думада аборт ясаудан баш тарткан хатын-кызларга акча түләргә тәкъдим итәләр
Бу тәкъдимдә акча түләп кенә калмыйча, алга таба баланы дәүләткә тапшырырга да тәкъдим ителә.
Депутатлар әйтүенчә, хатын-кыз аборт ясатырга булган икән, баланы коткаруның иң нәтиҗәле ысулы - аны дәүләт тәрбиясенә алу.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.
Бу тәкъдимгә ничек карыйсыз? Акча өчен баладан баш тартучылар саны артмасмы?

Думада аборт ясаудан баш тарткан хатын-кызларга акча түләргә тәкъдим итәләр
Бала туганнан соң, аны дәүләт тәрбиясенә бирмәкчеләр.
🤯5🤬3👎1🤡1
⚡️Башкортстан Югары мәхкәмәсе Чанышевага хөкем карарын үзгәрешсез калдырды
Быел җәй Уфаның район мәхкәмәсе аны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.
Sota басмасы язуынча, Югары мәхкәмә Чанышеваның экстремист оешма төзү турындагы гаепләвенә сәяси нәфрәт һәм оештырылган төркем турында пунктлар өстәгән.
Хөкем карары чыгарылыр алдыннан Лилия Чанышева бүгенге мәхкәмә утырышына килүчеләргә рәхмәт сүзләре әйткән.
Югары мәхкәмә тагын бер гаепләнүче — Рөстәм Мөлековның да хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Активистны алданрак экстремист берләшмәдә катнашуда гаепле дип табып, 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыккан иде. Аны мәхкәмә залында кулга алганнар.
"Аспекты" язуынча, Лилия Чанышеваның мәхкәмә утырышына башкорт активисты Фаил Алсынов та килгән.
#Башкортстан

"Ничек кенә булмасын, нинди генә карар кабул ителмәсен, киләчәктә ул гамәлдән чыгарылачак. Ә без мәңгелеккә дуслар булып калачакбыз. Булганыгыз өчен, мине онытмавыгыз, хатлар язуыгыз, медиада һәм социаль челтәрләрдә яктыртуыгыз өчен рәхмәт. Минем өчен сезнең белән бер чорда яшәү зур дәрәҗә, хуплавыгыз өчен зур рәхмәт", дигән ул.
Югары мәхкәмә тагын бер гаепләнүче — Рөстәм Мөлековның да хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Активистны алданрак экстремист берләшмәдә катнашуда гаепле дип табып, 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыккан иде. Аны мәхкәмә залында кулга алганнар.
"Аспекты" язуынча, Лилия Чанышеваның мәхкәмә утырышына башкорт активисты Фаил Алсынов та килгән.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Башкортстан Югары мәхкәмәсе Чанышевага хөкем карарын үзгәрешсез калдырды
Элегрәк Уфа мәхкәмәсе аны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.
❤2💔2
Миңнеханов "Алабуга"махсус икътисади зонасына һәм "Химград" сәнәгать паркына Каракалпакстанда проектлар башларга тәкъдим итә
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга"махсус икътисади зонасына һәм "Химград" сәнәгать паркына Үзбәстанның Каракалпакстан автоном республикасындагы элекке мамык терминалын өйрәнергә тәкъдим иткән.
Җиде мең дүрткел метрга якын мәйдандагы бу объект тимер юл янында, Нөкис шәһәренең үзәгенә якын урнашкан.
Миңнеханов оешмаларның җитәкчеләренә биредә урнаштырырга мөмкин булган проектлар турында уйларга кушкан.
Шулай ук ул эшчеләр әзерләү өчен белем бирү үзәге оештырырга кирәк булуын әйткән. Объектта булганнан соң Миңнеханов эшче төркем төзеп тәкъдимнәр кертергә кушкан.
Татарстан түрәләре бу адымга ни өчен бара дип уйлыйсыз?
#Татарстан

"Энергия чыганаклары, җитәрлек күләмдә мәйдан, отышлы салым тәртибе һәм иң мөһиме — эшчеләр бар, болар бар икән, эшләргә була", дигән ул.
Шулай ук ул эшчеләр әзерләү өчен белем бирү үзәге оештырырга кирәк булуын әйткән. Объектта булганнан соң Миңнеханов эшче төркем төзеп тәкъдимнәр кертергә кушкан.
Татарстан түрәләре бу адымга ни өчен бара дип уйлыйсыз?
#Татарстан
@azatliqradiosi
✍1👍1
Башкортстанда "Вагнер" белән сугышта булганнан соң ярлыкау алган егет иптәш кызын урлап көчләгән
Baza каналы мәгълүматынча, 2022 елда 25 яшьлек Олег Михайловны кеше үтергән өчен 18 елга ирегеннән мәхрүм иткән булганнар. Озак та үтми, ул "Вагнер" белән контракт төзеп Украинадагы сугышка китә, 2023 елның апрелендә ярлыкау ала.
5 ноябрьдә ул үзенең 24 яшьлек таныш кызыннан ярдәм сораган, янәсе нык исерек булуын, үзе кайта алмавын әйтеп, өенә илтеп куюны сораган. Кыз ризалашкан. "Вагнерчы" аны өенә өстерәп керткән һәм пычак белән янап көчләгән диелә. Кызның полиция чакыра алуы һәм ике сәгатьтән соң гына азат ителүе әйтелә.
Михайловны тоткарлаганнар. Аңа "кеше урлау" һәм "җенси көчләү гамәлләре" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.
ASTRA каналы исә Михайловның әле мәктәптә укыган чакта ук кешеләргә һөҗүм итүен һәм урлашуын яза.

🤬9