Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
🇨🇳 Башкортстанда Кытай машина концернының заводын төзергә телиләр

Башкортстан премьер-министры Андрей Назаров махсус машиналар, мәсәлән ашыгыч ярдәм машиналары җитештерә торган завод булдыру мөмкинлеген карарган тәкъдим иткән.

Анда җитешетерелгән техниканы уртак Башкортстан-Кытай бренды белән чыгарып, Русиянең башка төбәкләренә дә җибәреп булыр, ди ул.

Кытайның Идел буе төбәге белән дә кызыксынуы турында Азатлык инде күптәннән язып килде. Мәсәлән, Татарстанның Тукай районында Дэн Сяопин исемендәге логистик комплекс төзелә.

Сәясәт белгече Руслан Айсин Азатлыкка Кытайның килүе һич тә файда китермәс, дип саный. "Кытай болай гына килми. Ул акча гына эшләми, ул әкерен генә экспансия алып бара. Шул исәптән, һуманитар экспансия дә", ди ул.
👍4🤔2
6 ноябрь көнне Анталиядә Татарстан Конституциясе көненә багышланган пикет узды. Аңа Русия рәсмиләре тыйган Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев чыккан.

"Без 1992 елгы Татарстан Конституциясенең 1 маддәсен көчләп үзгәртүне канунсыз дип саныйбыз. Бу үзгәреш, Татарстан халкының ихтыярына карамастан, Мәскәүдән басым астында башкарылды", диде ул.

@azatliqradiosi
🔥10👍5❤2
Башкортстанда Фаил Алсыновны яклау хәрәкәте көчәя

Русиянең Башкортстан республикасындагы Тикшерү комитеты идарәсе Русиядә тыелган "Башкорт" милли оешмасының элеккеге рәисе Фаил Алсыновка карата ачылган җинаять эшен тикшерүне төгәлләде һәм аңа милләтара нәфрәт уятуда гаепләү белдерелде.

Активист үзе Радий Хәбировка язган ачык хатында бар гаепләүне кире кага. Башкорт активистлары Алсыновны яклап киңкүләм хәрәкәт җәелдереп җибәрде.

"Үз гомерендә бер тапкыр да намусына һәм абруена тап төшермәгән (Хәбировтан аермалы буларак), туган җиренең ихлас патриоты булган һәм артында дистәләрчә мең тарафдары торган кеше белән ачык рәвештә конфликтка керү Хәбиров өчен сәяси карьерасының түбән тәгәрәве дигән сүз", дип саный активистлар.


Тулырак безнең көн язмасында укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
❤5🔥1
31 ел элек кабул ителгән һәм бүгенге Татарстан Конституциясе ничек аерыла? Моны сезгә 7 маддә мисалында үзегезгә карарга тәкъдим итәбез.

Язманы тулысынча безнең сайтта укый аласыз.
😢13🤬2💔1
Чаллы мэры шәһәрдә тиешсез урында ясалган чүплекләр уңаеннан "фаҗига ясамаска" кушты

Шәһәрдә тиешсез урында ясалган 20дән артык чүплек булуы ачыкланган.

"Җиңегезне сызганыгыз да, чүпләрне чыгаруны оештырыгыз", дип мөрәҗәгать итте шәһәр мэры Чаллыда яшәүчеләргә.

Тулырак монда укыгыз.
🤡2🤯1
📍Думада аборт ясаудан баш тарткан хатын-кызларга акча түләргә тәкъдим итәләр

Бу тәкъдимдә акча түләп кенә калмыйча, алга таба баланы дәүләткә тапшырырга да тәкъдим ителә.

Депутатлар әйтүенчә, хатын-кыз аборт ясатырга булган икән, баланы коткаруның иң нәтиҗәле ысулы - аны дәүләт тәрбиясенә алу.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

Бу тәкъдимгә ничек карыйсыз? Акча өчен баладан баш тартучылар саны артмасмы?
🤯5🤬3👎1🤡1
⚡️Башкортстан Югары мәхкәмәсе Чанышевага хөкем карарын үзгәрешсез калдырды

Быел җәй Уфаның район мәхкәмәсе аны 7,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән иде.

Sota басмасы язуынча, Югары мәхкәмә Чанышеваның экстремист оешма төзү турындагы гаепләвенә сәяси нәфрәт һәм оештырылган төркем турында пунктлар өстәгән.

Хөкем карары чыгарылыр алдыннан Лилия Чанышева бүгенге мәхкәмә утырышына килүчеләргә рәхмәт сүзләре әйткән.

"Ничек кенә булмасын, нинди генә карар кабул ителмәсен, киләчәктә ул гамәлдән чыгарылачак. Ә без мәңгелеккә дуслар булып калачакбыз. Булганыгыз өчен, мине онытмавыгыз, хатлар язуыгыз, медиада һәм социаль челтәрләрдә яктыртуыгыз өчен рәхмәт. Минем өчен сезнең белән бер чорда яшәү зур дәрәҗә, хуплавыгыз өчен зур рәхмәт", дигән ул.


Югары мәхкәмә тагын бер гаепләнүче — Рөстәм Мөлековның да хөкем карарын үзгәрешсез калдырган. Активистны алданрак экстремист берләшмәдә катнашуда гаепле дип табып, 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыккан иде. Аны мәхкәмә залында кулга алганнар.

"Аспекты" язуынча, Лилия Чанышеваның мәхкәмә утырышына башкорт активисты Фаил Алсынов та килгән.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤2💔2
Миңнеханов "Алабуга"махсус икътисади зонасына һәм "Химград" сәнәгать паркына Каракалпакстанда проектлар башларга тәкъдим итә

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга"махсус икътисади зонасына һәм "Химград" сәнәгать паркына Үзбәстанның Каракалпакстан автоном республикасындагы элекке мамык терминалын өйрәнергә тәкъдим иткән.

Җиде мең дүрткел метрга якын мәйдандагы бу объект тимер юл янында, Нөкис шәһәренең үзәгенә якын урнашкан.

Миңнеханов оешмаларның җитәкчеләренә биредә урнаштырырга мөмкин булган проектлар турында уйларга кушкан.

"Энергия чыганаклары, җитәрлек күләмдә мәйдан, отышлы салым тәртибе һәм иң мөһиме — эшчеләр бар, болар бар икән, эшләргә була", дигән ул.


Шулай ук ул эшчеләр әзерләү өчен белем бирү үзәге оештырырга кирәк булуын әйткән. Объектта булганнан соң Миңнеханов эшче төркем төзеп тәкъдимнәр кертергә кушкан.

Татарстан түрәләре бу адымга ни өчен бара дип уйлыйсыз?

#Татарстан
@azatliqradiosi
✍1👍1
Башкортстанда "Вагнер" белән сугышта булганнан соң ярлыкау алган егет иптәш кызын урлап көчләгән

Baza каналы мәгълүматынча, 2022 елда 25 яшьлек Олег Михайловны кеше үтергән өчен 18 елга ирегеннән мәхрүм иткән булганнар. Озак та үтми, ул "Вагнер" белән контракт төзеп Украинадагы сугышка китә, 2023 елның апрелендә ярлыкау ала.

5 ноябрьдә ул үзенең 24 яшьлек таныш кызыннан ярдәм сораган, янәсе нык исерек булуын, үзе кайта алмавын әйтеп, өенә илтеп куюны сораган. Кыз ризалашкан. "Вагнерчы" аны өенә өстерәп керткән һәм пычак белән янап көчләгән диелә. Кызның полиция чакыра алуы һәм ике сәгатьтән соң гына азат ителүе әйтелә.

Михайловны тоткарлаганнар. Аңа "кеше урлау" һәм "җенси көчләү гамәлләре" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган.

ASTRA каналы исә Михайловның әле мәктәптә укыган чакта ук кешеләргә һөҗүм итүен һәм урлашуын яза.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬9
Бу — Евгений Фокин, аңа 18 яшь, Новосибирскида яши. Активизм белән шөгыльләнә.

Урамнарда ут булмау, җәмәгать автобусының начар йөрүе яки шәһәр төзелеше нормаларын бозып Z-баннер элүгә каршы шикаятьләр яза.

Күптән түгел аның турында фильм чыккан. Ул анда Путин бераз озаграк идарә итә дигәнрәк фикер ычкындырган.

"Миңа инде 18 яшь. Гомер буе бер президент белән яшим. Берәр яңарак әйбер дә күрәсе килә", дигән ул фильмда.


Менә шуннан соң егет белән Тикшерү комитеты кызыксына башлаган.

"Шалтыратып, янәсе ниндидер фәрман чыгуын һәм бармак эзләрен яңартырга кирәклеген әйттеләр. Мин килдем, бармак эзләрен алдылар, фильм турында сорамадылар", ди Фокин.


Бу хәлне Сибирь.Реалии басмасы җиткерә.

Евгений турында фильмны монда карап була.

@azatliqradiosi
🔥6🤡1
Татарстанда бума ютәл белән авыручылар саны 43 тапкырга арткан

Татарстанда быел гыйнвар-август айларында бума ютәл йоктыруның 217 очрагы ачыкланган. Бу былтыргы белән чагыштырганда 43,4 тапкырга күбрәк, диелә Татарстанстат хисабында.

Сигез айда 100 мең кешегә шундый 8,1 очрак туры килгән. Бу былтыргы күрсәткечтән 40,5 тапкырга күбрәк.

▪️Быел беренче ярты еллыкта Татарстанда сифилис белән авыручылар саны 32,5 процентка артуы хәбәр ителгән иде. Хәзерге вакытта сифилис йоктыручыларның 86 процентында авыруның бернинди билгеләре дә юк, шуңа кешеләр үзләрен сәламәт дип уйлый диелде.

▪️Моннан тыш быел беренче яртыеллыкта Татарстанда кызамык һәм тычкан бизгәге кебек йогышлы чирләр йоктыручылар саны арткан иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2😢2👍1