Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Уфадагы хәрби мәхкәмә ихтыярины дезертирлык өчен алты елга төрмәгә хөкем иткән

29 яшьлек Рафаэль Мигранов 2022 елның июнендә Шәйморатов батальоны белән Украинадагы сугышка киткән, минометчы булып хезмәт иткән.

Килешүне ярты елга төзегән булган, контракт вакыты чыккач, Иглин районына кайтып, тимер юлда машинист булып эшләвен дәвам иткән. Контрактның "өлешчә мобилизация" беткәнчегә кадәр озайтылуын белмәдем дигән.

Мигранов гаебен өлешчә таныган һәм үзен шартлы рәвештә иректән мәхрүм итәрләр дип өметләнгән. Ул хөкем карарын шикаять итмәкче.

▪️Узган елның сентябрендә Русия хакимиятләре канунга "мобилизация" һәм "сугыш хәле" дигән төшенчәләр кертеп, хәрби бүлекчәләрне яки хезмәт иткән урыннарны калдырып киткән өчен җәзаны кырыслатты. Татарстан һәм Башкортстаннан берничә кеше "дезертирлыкта" гаепләнеп төрмәдә утыра.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢5🔥2👎1
"Хатыным — сәяси тоткын". Павел Буторин Алсу Кормашева турында

Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева Русиядә кулга алынганнан соң, аның ире, Настоящее Время телеканалы мөдире Павел Буторин әңгәмә бирде. Ул Алсуның ни өчен Татарстанга кайтырга мәҗбүр булуы, аның журналистик эшчәнлеге, үзенең һәм балаларының бу вакыйгаларны ничек кичерүе турында сөйләде.

- Балаларыбызны ирекле шәхесләр итеп тәрбиялибез. Шәхес иреге, сайлау иреге, кеше һәм шәхес хокуклары, сүз иреге, үзеңне ничек бар, шулай күрсәтә алу иреге булган, шул рухта тәрбияләнгән бала өчен бу вакыйгаларны күз алдына китерү бик авыр. Аларның әнисен эфирда нәрсәдер әйткән өчен, яки журналист булуы өчен генә төрмәгә утыртып куюларын аңлау да авыр. Безнең балалар өчен бу бер мәгънәсезлек кебек.

Алсу Кормашевага үз-үзен "ят агент" дип белдермәве өчен җинаять эше ачылды, ул 5 декабрьгә кадәр сак астына алынды. Журналист Казандагы тикшерү изоляторларының берсендә утыра.

Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.

#freeAlsu
❤6🔥3🥱2✍1🤮1
Радий Хәбиров "чит илләрдән мәгълүмати һөҗүмнәргә" әзер торырга чакырды

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров чит илләрдән мәгълүмати һөҗүмнәр нигездә милли республикаларга ясалды дип саный. Бу хакта ул 8 ноябрьдә милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында белдерде. Моны ул Русиянең Украинага каршы сугыш башлавына бәйләп аңлатты.

"Гибрид сугышының" бер юнәлеше буларак милләтара һәм динара тынычлык бозарга телиләр дип саный башлык.

▪️Украинада сугыш башлану белән чит илдә башкорт милли хәрәкәте үз эшчәнлеген көчәйтте. Шул ук вакытта Башкортстан хакимияте республикада башкорт милли хәрәкәтен бастыруын дәвам итә. Активист Фаил Алсыновка җинаять эше Радий Хәбиров соравы белән ачылугы мәгълүм.

▪️"Милләтара тынычлыкны бозарга телиләр" дигәндә, Башкортстанда узган соңгы җанисәпне телгә алырга мөмкин. Әлеге чара алдыннан Башкортстанның күпчелек татарлар яшәүче районнарында административ көчләр кулланып башкорт телен, тарихын, гореф-гадәтләрен пропагандалау активлашты. Моннан тыш, республикада бер төркем җәмәгать эшлеклесе Башкортстан татарларының туган телен башкорт теленең диалекты дип атауны алга сөрә.

▪️Быел Октябрь аенда Казан тарихчыларын Уфада узган фәнни җыенга килергә рөхсәт итмәделәр.
🤮4🤡3👍2🤬2❤1🤔1🤣1
Сәлам_син кайда_Швейцария
Дилә, Швейцария: "Балабызның киләчәген кайгыртып киттек"

"Сәлам, син кайда?" подкастының бишенче чыгарылышында Швейцариянең Лозанна шәһәренә күчеп киткән Дилә белән сөйләштек.

Тумышы белән ул Саба районыннан, ире белән кыз бала үстерәләр. Ирен Швейцария институтларының берсенә эшкә чакырганнар.


Безнең подкастларны Яндекс.Музыка, Google.Podcast, Spotify, YouTube, ВКонтакте платформаларында тыңларга була.

#татарчаподкаст #сәлам #сәламсинкайда
❤7🔥2
Азат Европа/Азатлык Радиосы хезмәткәрләре журналист Алсу Кормашеваны азат итәргә чакыра.

Алсу Кормашева Казанга авыру әнисе янына кайткач тоткарланды. Аны үзен "ят агент" буларак белдермәүдә гаеплиләр.

Алсу Азатлык Радиосында 25 елдан артык эшли.

#freeAlsu
❤26😢7🥱3
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич. Азатлык сезне әлеге минутларга билгеле булган яңалыклар белән таныштыра.

🔸АКШ Сүриядәге корал келәтенә һөҗүм иткән. Пентагон башлыгының сүзләренчә, ул Иран сугышчылары тарафыннан файдаланган.

🔸Израил гаскәриләри сүзләренчә, ХӘМӘС Газзә сызыгының төньяк өлеше белән идарәне югалткан. Аларның белдерүенә караганда, кичә төньяктан көньякка 50 меңләп кеше китә алган. Әмма Изриал утка тотуны туктатмаячак, бары тик китәсе килгән кешеләр китә алсын өчен тәнәфесләр булачак дип белдерде.

🔸АКШның Украинага бирелгән ярдәмнең 96%ты инде тотылып беткән. Сүз сугыш башланганнан бирле бирелгән 60 млрд доллар турында бара, диде Ак йорт вәкиле Д. Кирби. Киевка яңа ярдәм АКШның еллык бюджетына кергән, әмма ул әле Конгресс тарафыннан кабул ителергә тиеш.

🔸Пабло Пикассоның "Сәгатьле хатын" рәсеме аукционда 140 млн долларга сатылган. Бу - быел иң кыйммәткә сатылган картина.

🔸Казан метросында юл өчен биометрия ысулы белән түләү кертеләчәк. Бу 2024 елда булачак.

🔸Башкортстанда киләсе елда пенсионерларның яшәү минимумы 12 550 сум тәшкил итәчәк. Балалар өчен бу сумма - 13 340. Эшли торган кешеләр 14 991 сумга яши ала дип санап чыгарган түрәләр.

Әлегә шулар. Безгә хәбәр итәрлек яңалык булса, языгыз. Аноним булып калырга телисез икән, иминлекне сакларга сүз бирәбез.
🔥4✍1👍1🤮1
Контрактчылар һәм ихтыярилар Русия гаскәреннән сугыш беткәнчегә кадәр китә алмаячак

Украинадагы сугышта катнашучы ихтыярилар һәм контракт белән киткән хәрбиләр кайчан мобилизацияләнгән яки Русия саклану министрлыгы белән кайчанга кадәр килешү төзегән булуларына да карамастан, сугыш бетмичә өйләренә кайтмаячак. Бу хакта блогерлар һәм Украинадагы сугыш турында язучы медиалар хезмәткәрләре белән очрашуда Русия президенты Владимир Путин әйтте.

Хәрби хезмәттән авыру, яралану, гаиләдә өченче бала туу кебек сәбәпләр белән генә китәргә мөмкин.

Кичә, 8 ноябрьдә Уфа гарнизон хәрби мәхкәмәсенең Миңлегали Шәйморатов батальоны ихтыярие - 29 яшьлек Рафаэль Миграновны мобилизация чорында дезертирлык кылуда гаепле дип табып хөкем итүе билгеле булды. Ул контрактның "өлешчә мобилизация" беткәнчегә кадәр озайтылуын белмәгән, ярты ел сугышта булганнан соң өенә кайтып киткән, эшли башлаган. Ирне алты елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыкты.

Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬4👍3
Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров коронавирус эләктергән. Ике атна ул изоляциядә утырачак.

Башлыкның чире турында аның матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүге ул Казакъстанга барырга тиеш булган. Очкычта түгел, машинада. Сәфәр чире аркасында булмый калган.

Дуслар, сез яшәгән җирләрдә салкын тидерүчеләр шактыймы? Гомумән ковид эләктерермен дип куркасызмы?
🥱3😭2💊2😁1
📍Көн язмасы "ДНР"да ялланып хезмәт итү өчен хөкем ителгән Үзбәкстан татары турында

Үзбәкстанда 38 яшьлек Илдар Хәйрулин 2014-2015 елларда фетнәчел "ДНР" хәрби хәрәкәтенә ялланып хезмәт итүдә гаепләнеп биш елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Үзбәкстан кануннарына күрә, илнең ватандашларына башка илдә яллы хәрби хезмәт тыела.

Татарстанның Алабуга шәһәрендә яшәүче Хәйрулинның абыйсы Ленур Дәүләтшин (әтиләре төрле) Азатлыкка әйтүенчә, аның энесе Украинада булмаган һәм мәхкәмә хөкем чыгарганчы төпле тикшерү уздырылмаган.

"Әни белән энем Ташкентта яши. Үги әтием үлде. Әни дә, әти дә – татарлар. Алар электән үк Үзбәкстанда яши. Без дә шунда тудык.

2017 елны әнинең бертуган абыйсы белән җир мәсьәләсендә бәхәсләре чыкты. Бер җир кишәрлегендә ике йорт тора. Шул ук елны әнинең өендә тентү уздырдылар. Имеш, өйдә наркотиклар, ислам әдәбияты бар, шуны тикшерәләр дигән ишарә ясалды. Гәрчә энекәш урын өстендә ятучы үги әтине карый, ә ул башка җирдә яши иде.

Шуннан соң 2018 елны милиция хезмәткәрләре, өйгә килеп, кич белән паспортларны тикшерә. Шунда энекәшне, милициягә каршылык күрсәткән дип, 15 тәүлеккә ябу карары чыгаралар. Әни шикаять язгач, аны кире җибәрәләр.

2019 елны аны инде Үзбәкстан иминлек хезмәте алып китә. Өч килүдә дә энемнән "Миротворец" сайтында кулына корал тотып төшкән фото турында сорыйлар. Быел 2 майда аны тоткарлыйлар һәм 3 майда җинаять эше ачалар", ди Дәүләтшин.

Аның әйтүенчә, тикшерү ягы беркая да бернинди мөрәҗәгатьләр дә юлламаган. Бу хакта алар үзләре яллаган адвокатлардан белгән.

Үзбәкстан татарының кыйссасын тулы белән укыгыз да фикерләрегез белән бүлешегез.


👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
😢4✍2👍1
Сәяси репрессияләр корбаннары турындагы "Үлемсез барак" проектына нигез салган Андрей Шалаев Русиядән киткән. Сәбәбе - аны куәт оешмаларында эшләүчеләрнең эзәрлекләве.

19 октябрьдә Шалаевны Тверьдә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Бу көнне ул француз журналистларына Тверьдәге атып үтерү полигоннарын күрсәтеп йөргән булган, әлеге полигоннарның берсенә Сталин бюсты куйганнар иде.Полиция бүлекчәсендә Шалаевка су бирмәгәннәр, ул үзенең тоткарлануын хәбәр итә алмаган.

"ОВД-Инфо" язуынча, "Бессмертный барак" проектына нигез салучы Андрей Шалаевка җәмәгать урыннарына исерек хәлдә килү маддәсе нигезендә беркетмә төземәкче булганнар. Активистны ике көннән соң полиция бүлекчәсеннән чыгарганнар. Мәскәүгә өенә кайткач ул үзен күзәтеп йөрүләрен сизгән. Шалаев "проектны да, үзен дә саклап калу өчен" чит илгә китәргә булган.

Хәбәр тулысынча 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Сталин репрессияләре тарихын өйрәнүчеләр, репрессия корбаннарын санаучыларга басым ясалып, алар барысы да китеп бетсә, ни булачак?
🤬8👍1
30 октябрьдә Русия җәмәгать пулатында илдәге милли сәясәт һәм тел сәясәте хакында фикер алыштылар. Фәнни җыенда нигездә хакимият сәясәтен яклаучы галимнәр җыелды. Алар Русиянең Украинага каршы сугышыннан соң илнең үзгәрүе, яңа милли сәясәт кирәклеге турында сөйләде. Очрашуда "россиян" милләтен төзү, урыс теленә игътибар, Русиядә империячел федерализм төзү мөһимлеге турында сүз барды. Утырышта Татарстаннан КФУ һәм Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты белгечләре дә катнашты. Алар бүгенге сәяси вазгыятькә артык бәя бирмичә, башка галимнәр белән бәхәскә кермичә генә чыгыш ясады. Якутлар, марилар һәм тывалар телнең югала баруы турында сөйләсә, татарстаннар бу хакта дәшмәде.

Бу мәкаләне укымаган булсагыз, төп фикерләрне карточкалардан карарга тәкъдим итәбез. Ә бу көзге сылтама.
😢6🔥1😱1
❗️Русия һава ширкәтләре Ан-24 һәм Ан-26 очкычларының очу вакытын озайтуны сорый — аларны төзәтү чыгымлы, ә алыштырып булмый

Иркутскиның "Ангара" һәм "ИрАэро", Якутиянең "Полярные авиалинии" һава ширкәтләре вәкилләре хакимиятләрдән Ан-24 һәм Ан-26 очкычларының техник куллану вакытын озайтуны сорый. Бу очкычларны 50 ел гына кулланырга ярый, дип яза "Интерфакс".

Федерация шурасында үткән түгәрәк өстәлдә "Ангара" һава ширкәте җитәкчелеге вәкиле Сергей Зорин хәзерге вакытта төбәк һава ширкәтләрендә илдә җитештерелгән 150ләп очкыч бар дигән. Шуларның 95-98е — 1962 елда ясалган уртача 50 ел очарга яраклы Ан-24 һәм Ан-26 очкычлары.

Русиянең Сивил авиация фәнни-тикшеренү институты хисабыннан күренгәнчә, илдә җитештерелгән юлчы очкычларның дүрттән бере 2030 елга кадәр кулланыштан алынырга тиеш. Зорин исә бу тагы да иртәрәк — 2028 елда ук булыр дип саный, чөнки чикләүләр аркасында хәзер очышлар күбрәк Русиядә җитештерелгән очкычларда башкарыла һәм алар тизрәк искерә.

Моннан тыш, бу очкычларны капиталь төзекләндерү дә отышлы түгел, чөнки 200 млн сумлап чыгым булачак ди ул. Шулай ук ул Ан-24 белән Ан-26ны әлегә алыштырырдай очкыч юк дигән.

▪️Былтыр 24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиянең һава ширкәтләренә очкычлар, алмаш өлешләр һәм җиһазлар сатуны тыя торган чикләүләр кертелде. Йөзләгән очкычка легаль сервис хезмәте күрсәтелми. Алмаш өлешләр җитмәү сәбәпле, һава ширкәтләре кайбер очкычларын сүтеп, шундагы кирәк-яракларны кулланырга мәҗбүр.

Бу аяныч вазгыять турында тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса — көзге сылтама.

@azatliqradiosi
😢3😁2🔥1
Татарстанда Газзә сызыгында яшәүчеләр өчен 31 млн сум җыйганнар

Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды Фәләстиндә яшәүчеләргә ярдәм өчен 31 млн сум акча җыйган. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хәбәрендә әйтелә.

5,2 млн сумга 20 тонна азык-төлек сатып алганнар. Бу — сыер ите, куертылган сөт, май, токмачлар, консервалар һәм башкалар. Кирәкле азык-төлекне Кызыл Ярымай киңәшләренә таянып сатып алганнар.

▪️1 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә Газзә сызыгында зыян күргән халык өчен һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.

▪️Татарстанга ияреп, Башкортстанда да Газзә халкына һуманитар ярдәм җыя башладылар.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤5👍3🙈2
Аннексияләнгән Кырымның сәламәтлек саклау министры төбәктәге хосусый клиникалар аборт ясаудан "ихтыяри рәвештә" баш тартты дип белдерде

Министр Константин Скорупский сүзләренчә, бу карарга хосусый клиникаларның җитәкчеләре белән очрашуда килгәннәр. Янәсе, аларга "демографик вазгыятьне яхшыртуга өлеш кертергә" тәкъдим ителгән. Скорупский "хезмәттәшләр бу тәкъдимне уңай бәяләде" ди. Фикер алышуларда нинди клиникалар катнашуы әйтелми.

Шул рәвешле Кырымда йөклелекне ясалма рәвештә өзү бары тик дәүләт медицина оешмаларында гына башкарылачак, ди ул.

Министр фикеренчә дәүләт оешмаларында хатын-кыз "төрле ягын уйлап карар кабул итә алачак", чөнки андагы медицина хезмәткәрләре балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйли һәм аборт ясаганчы психологик консультацияләр уздыра.

▪️Күптән түгел Татарстанга ияреп, Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләренең дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушуы хәбәр ителде. Нинди төбәкләр турында сүз баруы әйтелми, әмма алар арасында аннексияләнгән Кырым да булуы искәртелде.

@azatliqradiosi
🔥3🤮3👍2👎1