Татарстанда Газзә сызыгында яшәүчеләр өчен 31 млн сум җыйганнар
Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды Фәләстиндә яшәүчеләргә ярдәм өчен 31 млн сум акча җыйган. Бу хакта Диния нәзарәтенең матбугат хәбәрендә әйтелә.
5,2 млн сумга 20 тонна азык-төлек сатып алганнар. Бу — сыер ите, куертылган сөт, май, токмачлар, консервалар һәм башкалар. Кирәкле азык-төлекне Кызыл Ярымай киңәшләренә таянып сатып алганнар.
▪️1 ноябрьдә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика хөкүмәтенә Газзә сызыгында зыян күргән халык өчен һуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты.
▪️Татарстанга ияреп, Башкортстанда да Газзә халкына һуманитар ярдәм җыя башладылар.
#Татарстан
@azatliqradiosi

❤5👍3🙈2
Аннексияләнгән Кырымның сәламәтлек саклау министры төбәктәге хосусый клиникалар аборт ясаудан "ихтыяри рәвештә" баш тартты дип белдерде
Министр Константин Скорупский сүзләренчә, бу карарга хосусый клиникаларның җитәкчеләре белән очрашуда килгәннәр. Янәсе, аларга "демографик вазгыятьне яхшыртуга өлеш кертергә" тәкъдим ителгән. Скорупский "хезмәттәшләр бу тәкъдимне уңай бәяләде" ди. Фикер алышуларда нинди клиникалар катнашуы әйтелми.
Шул рәвешле Кырымда йөклелекне ясалма рәвештә өзү бары тик дәүләт медицина оешмаларында гына башкарылачак, ди ул.
Министр фикеренчә дәүләт оешмаларында хатын-кыз "төрле ягын уйлап карар кабул итә алачак", чөнки андагы медицина хезмәткәрләре балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында сөйли һәм аборт ясаганчы психологик консультацияләр уздыра.
▪️Күптән түгел Татарстанга ияреп, Русиянең тагын ун төбәге җитәкчеләренең дә үзләрендәге клиникаларга бала төшерми башларга кушуы хәбәр ителде. Нинди төбәкләр турында сүз баруы әйтелми, әмма алар арасында аннексияләнгән Кырым да булуы искәртелде.

🔥3🤮3👍2👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Хатыным — сәяси тоткын". Павел Буторин Алсу Кормашева турында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева Русиядә кулга алынганнан соң, аның ире, Настоящее Время телеканалы мөдире Павел Буторин әңгәмә бирде. Ул Алсуның ни өчен Татарстанга кайтырга мәҗбүр булуы…
Азатлык журналисты Алсу Кормашева Русиядә кулга алынганнан соң, аның ире, Настоящее Время телеканалы мөдире Павел Буторин әңгәмә бирде.
Ул Алсуның ни өчен Татарстанга кайтырга мәҗбүр булуы, аның журналистик эшчәнлеге, үзенең һәм балаларының бу вакыйгаларны ничек кичерүе турында сөйләде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта
👉Көзге сылтама
👉Телеграмда
#freeAlsu

YouTube
Алсу Кормаш турында ире сөйләде
18 октябрьдә Казанда тоткарланган Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашның ире Павел Буторин "Хатыным — сәяси тоткын" дип белдерде. Тулырак Азатлык сайтында укыгыз: https://smarturl.click/vmL2
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең…

😢7💔4🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Хизбулла" башлыгы Фәләстин-Израил низагы башланганнан соң беренче белдерүен ясады Хәсән Насрулла телевидениедән чыгыш ясаганда Лүбнән (Ливан) мәйданнарына меңнәрчә кеше чыкты. 90 минут чамасы дәвам иткән чыгышның төп тезисларын тәкъдим итәбез. ▪️Насрулла…
"Хизбулла" төркемендә Русиянең "Яхонт" ракетлары бар — Reuters
Лүбнәннең күпчелек илләрдә террорчы дип табылган "Хизбулла" радикаль төркеме кораллары арасында Русиядә җитештерелә торган "Яхонт" ракеты да бар. Аларны АКШның Урта диңгездәге көймәләренә каршы кулланулары бар. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Reuters җиткерә.
Узган атна ахырында телевидениедән чыгыш ясаганда "Хизбулла" җитәкчесе Хәсән Насрулла аларда Американың Урта диңгездәге көймәләренә каршы "бер әйбер бар" дигән иде. Бу көймәләрне Израил белән ХӘМӘС арасында сугыш башлангач урнаштырдылар.
Reuters-ның Лүбнәндәге әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Насрулла "Хизбулла"ның хәрби көче шактый артуын күз уңында тоткан, моңа 300 чакрымга кадәр оча алган "Яхонт" ракетлары да керә.

👍4🔥4✍1
Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзегән
Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин карарында әйтелә.
Эшче төркемне вице-премьер Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк. Алар 2025 елга кадәр мигрантлар өчен чаралар планын төзеп расларга тиеш булачак.
Хөкүмәт карарында әйтелгәнчә, төркем республика хакимиятен, җәмәгать, дини, фәнни һәм башка оешмаларның мигрантлар юнәлешендә эшен берләштерәчәк. Чит ил ватандашлары белән бәйле мәсьәләләр килеп туганда, эшче төркем аларны опрератив төстә карарга тиеш булачак. Татарстан президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасына да тәкъдимнәр әзерләячәк.
Мигрантларны контрольдә тотачак төркем өч айга бер тапкыр җыелыр дип көтелә.

👍2🤔2
Telegram-да оппозициядәге башкорт каналлары юкка чыкты
Башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" telegram-каналларына язылучылар бүген кич бу каналларны таба алмауларын хәбәр итте. Каналлар telegram челтәреннән Казан вакыты белән кичке алтыларда югалган, дип хәбәр ителә. Сәбәбе әлегә билгесез.
"Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" каналларын эмиграциядәге башкорт активисты Руслан Габбасов алып бара. 14 меңнән артык язылучысы булган "КушТау on-line" каналын бер төркем башкорт активисты алып бара, алар үзләрен белгертми. Руслан Габбасов һәм "КушТау on-line" редакторлары әлегә бу хәлгә аңлатма бирмәде.
Кичә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында "Русиягә каршы һәм Украина яклы көн тәртибен формалаштыра торган telegram-каналлар челтәре ачыклануы" турында белдерде.
Ул шулай ук "бу экстремистик telegram-каналларның күбесе турыдан-туры Украина яклы пропаганда тарату белән бәйле" дип өстәде.
#Башкортстан

"Ялган аңлатма, шул исәптән дини күрсәтмәләр аша алар безнең халыкта радикаль карашлар формалаштырырга, аларны экстремистик һәм террористик эшчәнлеккә этәрергә тырышалар" диде ул.
Ул шулай ук "бу экстремистик telegram-каналларның күбесе турыдан-туры Украина яклы пропаганда тарату белән бәйле" дип өстәде.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤔4🔥2🤡1
Азатлык радиосы архив фотоларын тәкъдим итә
Азатлык радиосы быел 70 еллыгын билгели. Бу уңайдан бүген 1967 һәм 1973 елларда Мүнһенда ясалган фотоларны тәкъдим итәбез.
Әлеге сурәтләр радионың ул чактагы мөдире Гариф Солтанның шәхси архивында сакланган һәм АКШтагы Һувер институты ярдәмендә дигитальләштерелгән.
Тарихи фотосурәтләр киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә.
Күбрәк фотоларны безнең галереяда таба аласыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
#азатлыкка70 #архив

🔥9👍3❤1✍1
🎙 Азатлык архивыннан татар-башкорт музыкасын тәкъдим итәбез.
Азатлык радиосы еш кына үз заманы өчен популяр татар-башкорт көйләрен, җырларын да яңгыраткан. Бу җыелма 1968 ел дип билгеләнгән. Популяр татар җырлары белән беррәттән сез Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин музыкасын да ишетә аласыз.
Азатлыкның башка архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.

🔥6❤5
❤7
2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады
Алсу — ике ил, АКШ һәм Русия ватандашы, ире һәм ике баласы белән Прагада яши. Русия хакимиятләре аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаепли. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.
23 октябрьдә Казандагы мәхкәмә Алсуны 5 декабрьгә кадәр сак астына алды. Аны кулга алу – бүгенге көндә журналистларга карата ят агент турындагы Русия канунын куллануның иң мәкерле очрагы.
Алсу эше турында күбрәк мәгълүмат — монда.

Азатлык Радиосы
Азатлык Радиосы :: Алсу Кормаш эше
2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады. Русиядә аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаеплиләр. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм…
❤12😢4👍1🕊1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 10 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸БМОның Иминлек шурасы 10 ноябрьдә Фәләстин-Израиль низагына багышланган утырыш уздырачак.
🔸Чит иллрнең 600ләп ватандашы 10 ноябрьдә Газзә сызыгыннан "Рафах" уздыру пункты аша китә алачак. Алар арасында 85 русияле дә бар.
🔸Израил гаскәрләре Лүбәнгә һөҗүм иткән. Бу "Хизбалла" сугышчылары һөҗүмнәренә җавап диелә. Al Jadeed телеканалы хәбәренчә, снарядларга чиктә урнашкан 10лап авыл эләккән.
🔸"Казан" халыкара һава аланыннан Газзә секторына МЧСның һуманитар йөк төялгән беренче очкычы китте. Татарстан барлыгы 27 тонна ярдәм җибәргән.
🔸Русия аннексияләгән Кырымга һәм Тула өлкәсенә ракетлар төшкән, Русиянең ракетка каршы тору чаралары аларны тоткан диелә.

🔥3✍2❤1👍1🤮1