Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️"Хизбулла" башлыгы Фәләстин-Израил низагы башланганнан соң беренче белдерүен ясады Хәсән Насрулла телевидениедән чыгыш ясаганда Лүбнән (Ливан) мәйданнарына меңнәрчә кеше чыкты. 90 минут чамасы дәвам иткән чыгышның төп тезисларын тәкъдим итәбез. ▪️Насрулла…
"Хизбулла" төркемендә Русиянең "Яхонт" ракетлары бар — Reuters

Лүбнәннең күпчелек илләрдә террорчы дип табылган "Хизбулла" радикаль төркеме кораллары арасында Русиядә җитештерелә торган "Яхонт" ракеты да бар. Аларны АКШның Урта диңгездәге көймәләренә каршы кулланулары бар. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Reuters җиткерә.

Узган атна ахырында телевидениедән чыгыш ясаганда "Хизбулла" җитәкчесе Хәсән Насрулла аларда Американың Урта диңгездәге көймәләренә каршы "бер әйбер бар" дигән иде. Бу көймәләрне Израил белән ХӘМӘС арасында сугыш башлангач урнаштырдылар.

Reuters-ның Лүбнәндәге әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Насрулла "Хизбулла"ның хәрби көче шактый артуын күз уңында тоткан, моңа 300 чакрымга кадәр оча алган "Яхонт" ракетлары да керә.

@azatliqradiosi
👍4🔥4✍1
Татарстан хөкүмәте мигрантларны социаль һәм мәдәни адаптацияләү өчен эшче төркем төзегән

Бу хакта республика премьер-министры Алексей Песошин карарында әйтелә.

Эшче төркемне вице-премьер Ләйлә Фазлыева җитәкләячәк. Алар 2025 елга кадәр мигрантлар өчен чаралар планын төзеп расларга тиеш булачак.

Хөкүмәт карарында әйтелгәнчә, төркем республика хакимиятен, җәмәгать, дини, фәнни һәм башка оешмаларның мигрантлар юнәлешендә эшен берләштерәчәк. Чит ил ватандашлары белән бәйле мәсьәләләр килеп туганда, эшче төркем аларны опрератив төстә карарга тиеш булачак. Татарстан президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр шурасына да тәкъдимнәр әзерләячәк.

Мигрантларны контрольдә тотачак төркем өч айга бер тапкыр җыелыр дип көтелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍2🤔2
Telegram-да оппозициядәге башкорт каналлары юкка чыкты

Башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" telegram-каналларына язылучылар бүген кич бу каналларны таба алмауларын хәбәр итте. Каналлар telegram челтәреннән Казан вакыты белән кичке алтыларда югалган, дип хәбәр ителә. Сәбәбе әлегә билгесез.

"Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" каналларын эмиграциядәге башкорт активисты Руслан Габбасов алып бара. 14 меңнән артык язылучысы булган "КушТау on-line" каналын бер төркем башкорт активисты алып бара, алар үзләрен белгертми. Руслан Габбасов һәм "КушТау on-line" редакторлары әлегә бу хәлгә аңлатма бирмәде.

Кичә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында "Русиягә каршы һәм Украина яклы көн тәртибен формалаштыра торган telegram-каналлар челтәре ачыклануы" турында белдерде.

"Ялган аңлатма, шул исәптән дини күрсәтмәләр аша алар безнең халыкта радикаль карашлар формалаштырырга, аларны экстремистик һәм террористик эшчәнлеккә этәрергә тырышалар" диде ул.


Ул шулай ук "бу экстремистик telegram-каналларның күбесе турыдан-туры Украина яклы пропаганда тарату белән бәйле" дип өстәде.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤔4🔥2🤡1
Азатлык радиосы архив фотоларын тәкъдим итә

Азатлык радиосы быел 70 еллыгын билгели. Бу уңайдан бүген 1967 һәм 1973 елларда Мүнһенда ясалган фотоларны тәкъдим итәбез.

Әлеге сурәтләр радионың ул чактагы мөдире Гариф Солтанның шәхси архивында сакланган һәм АКШтагы Һувер институты ярдәмендә дигитальләштерелгән.

Тарихи фотосурәтләр киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Күбрәк фотоларны безнең галереяда таба аласыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
🔥9👍3❤1✍1
🎙 Азатлык архивыннан татар-башкорт музыкасын тәкъдим итәбез.

Азатлык радиосы еш кына үз заманы өчен популяр татар-башкорт көйләрен, җырларын да яңгыраткан. Бу җыелма 1968 ел дип билгеләнгән. Популяр татар җырлары белән беррәттән сез Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин музыкасын да ишетә аласыз.

Азатлыкның башка архив язмаларын безнең сайтта тыңлый аласыз.

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
🔥6❤5
2023 елның 18 октябрендә Русия хакимиятләре Азат Европа/Азатлык Радиосының (RFE/RL) Татар-Башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны тоткарлады

Алсу — ике ил, АКШ һәм Русия ватандашы, ире һәм ике баласы белән Прагада яши. Русия хакимиятләре аны ят агент буларак теркәлмәвендә гаепли. Әлеге гаепләү нигезендә аңа биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

23 октябрьдә Казандагы мәхкәмә Алсуны 5 декабрьгә кадәр сак астына алды. Аны кулга алу – бүгенге көндә журналистларга карата ят агент турындагы Русия канунын куллануның иң мәкерле очрагы.

Алсу эше турында күбрәк мәгълүмат — монда.

#freeAlsu

@azatliqradiosi
❤12😢4👍1🕊1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 10 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.


🔸БМОның Иминлек шурасы 10 ноябрьдә Фәләстин-Израиль низагына багышланган утырыш уздырачак.

🔸Чит иллрнең 600ләп ватандашы 10 ноябрьдә Газзә сызыгыннан "Рафах" уздыру пункты аша китә алачак. Алар арасында 85 русияле дә бар.

🔸Израил гаскәрләре Лүбәнгә һөҗүм иткән. Бу "Хизбалла" сугышчылары һөҗүмнәренә җавап диелә. Al Jadeed телеканалы хәбәренчә, снарядларга чиктә урнашкан 10лап авыл эләккән.

🔸"Казан" халыкара һава аланыннан Газзә секторына МЧСның һуманитар йөк төялгән беренче очкычы китте. Татарстан барлыгы 27 тонна ярдәм җибәргән.

🔸Русия аннексияләгән Кырымга һәм Тула өлкәсенә ракетлар төшкән, Русиянең ракетка каршы тору чаралары аларны тоткан диелә.
🔥3✍2❤1👍1🤮1
"Шовинизм көчәйде". Мәскәү өлкәсендә гыйбадәт йортлары ябыла

Октябрь азагы-ноябрь башында Мәскәү шәһәрендә Русия хокук саклау оешмалары бер-берартлы ике мөселман үзәген вакытлыча япты. Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Мәхәллә җитәкчесе моның сәбәпләрен төгәл генә әйтә алмаса да, Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы була ала дип саный.

Азатлык Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йорты имамы Марат Алимов һәм Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов белән сөйләште.

— Безнең гыйбадәт йорты Әхмәт Кадыров урамында басып тора. Әгәр дә бу тикшерүләр җиңел генә үтсә, берни эшләмәбез. Әгәр авырлыклар туса, Рамзан Кадыровка, Русия президентына мөрәҗәгать итәчәкбез. Без хөкүмәт эшен эшлибез, халыкка никах укыйбыз, исем кушабыз, җеназа намазы үткәрәбез, җомга вакытында дәүләт өчен догалар кылабыз. Әмма безгә дини йолаларны үткәрергә рөхсәт бирмиләр. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирсен, — диде Марат Алимов.


Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
😢4🤬3👍2🔥1
Оккупациядәге Мариупольдән Русиягә чыгарылган үсмер Украина президенты Владимир Зеленскийга мөрәҗәгать итте

17 яшьлек Богдан Ермохин Украина президенты Владимир Зеленскийга мөрәҗәгать яздырган. Егетне басып алынган Мариупольдән Русиягә алып чыккан булганнар һәм хәзер хәрби комиссариатка чакыру тапшырганнар. Ул Зеленскийдан үзен Украинага кайтарырга булышуын сорый.

Ермохин - ятим, Украинада үзен тәрбиягә алган гаиләдә яшәгән, ә 2021 елдан Мариупольнең металлургия һөнәри училищесына укырга кереп, дәүләт тәрбиясендә булган. Мариупольне Русия гаскәрләре басып алганнан соң аны башта фетнәчел Донецкига, соңрак Русиягә алып чыкканнар. Аңа Русия ватандашлыгы ясап биргәннәр, әмма үсмер Украина ватандашлыгын да саклап калган.

Ермохин Украинага кире кайтырга теләвен берничә тапкыр әйткән. Мартта ул Украинага Беларус аша качып китмәкче булган, әмма аны тоткарлаганнар. Русия хакимиятләре янәсе балигъ булмаган бала кайда яшәячәген үзе хәл итә алмый дип аңлата.

Азатлык радиосының украин хезмәте язуынча, Мәскәү янында яшәүче гаилә үсмерне кайгырту-күзәтүгә (опека) алган. Шул ук вакытта аның Украинада да рәсми багучысы - туганнан туган апасы бар.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍6😢4❤2💔1
9 ноябрьдә "Сызгыра торган уклар" романы нигезендә рәсем күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә авторы - Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйханың ире - рәссам Руслан Ибраһим (2нче фотода). Ул романның беренче өлеше буенча 10 рәсем ясаган. Моңа кадәр Ибраһимовның күргәзмәсе Казакъстан шәһәрләрендә узды һәм язучының юбилей кичәсенә - 25 октябрь көнне Тукай музеенда бер көнлек күргәзмәгә куелды.

Сурәтләр акрил белән, рәссамның шәхси стилендә эшләнгән.

Ачылышта "Алпар" төркеме милли музыкаль инструментларда уйнады. Төркем җитәкчесе Алмаз Әсхәдулла килгән кунакларга кылкубызның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфинә ханым "Сызгыра торган уклар" романы турында бәян итте, язучының китаплары белән таныштырды.

Азактан Валерий Горшунов белән Альберт Хәбибрахманов борынгы төрки рун язулары буенча лекция уздырды.

Күргәзмә ноябрь азагына кадәр тора, ай дәвамында татарларның борынгы тарихына багышланган лекцияләр һәм мастер-класслар узачак.
❤9🔥4👍1🥰1