Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 10 ноябрь, җомга, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.


🔸БМОның Иминлек шурасы 10 ноябрьдә Фәләстин-Израиль низагына багышланган утырыш уздырачак.

🔸Чит иллрнең 600ләп ватандашы 10 ноябрьдә Газзә сызыгыннан "Рафах" уздыру пункты аша китә алачак. Алар арасында 85 русияле дә бар.

🔸Израил гаскәрләре Лүбәнгә һөҗүм иткән. Бу "Хизбалла" сугышчылары һөҗүмнәренә җавап диелә. Al Jadeed телеканалы хәбәренчә, снарядларга чиктә урнашкан 10лап авыл эләккән.

🔸"Казан" халыкара һава аланыннан Газзә секторына МЧСның һуманитар йөк төялгән беренче очкычы китте. Татарстан барлыгы 27 тонна ярдәм җибәргән.

🔸Русия аннексияләгән Кырымга һәм Тула өлкәсенә ракетлар төшкән, Русиянең ракетка каршы тору чаралары аларны тоткан диелә.
🔥3✍2❤1👍1🤮1
"Шовинизм көчәйде". Мәскәү өлкәсендә гыйбадәт йортлары ябыла

Октябрь азагы-ноябрь башында Мәскәү шәһәрендә Русия хокук саклау оешмалары бер-берартлы ике мөселман үзәген вакытлыча япты. Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Мәхәллә җитәкчесе моның сәбәпләрен төгәл генә әйтә алмаса да, Дагыстан вакыйгалары, мигрантлар сәясәте һәм соңгы вакытта чәчәк атучы урыс шовинизмы була ала дип саный.

Азатлык Мәскәүнең Южное Бутово районында урнашкан гыйбадәт йорты имамы Марат Алимов һәм Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов белән сөйләште.

— Безнең гыйбадәт йорты Әхмәт Кадыров урамында басып тора. Әгәр дә бу тикшерүләр җиңел генә үтсә, берни эшләмәбез. Әгәр авырлыклар туса, Рамзан Кадыровка, Русия президентына мөрәҗәгать итәчәкбез. Без хөкүмәт эшен эшлибез, халыкка никах укыйбыз, исем кушабыз, җеназа намазы үткәрәбез, җомга вакытында дәүләт өчен догалар кылабыз. Әмма безгә дини йолаларны үткәрергә рөхсәт бирмиләр. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирсен, — диде Марат Алимов.


Мәкаләне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
😢4🤬3👍2🔥1
Оккупациядәге Мариупольдән Русиягә чыгарылган үсмер Украина президенты Владимир Зеленскийга мөрәҗәгать итте

17 яшьлек Богдан Ермохин Украина президенты Владимир Зеленскийга мөрәҗәгать яздырган. Егетне басып алынган Мариупольдән Русиягә алып чыккан булганнар һәм хәзер хәрби комиссариатка чакыру тапшырганнар. Ул Зеленскийдан үзен Украинага кайтарырга булышуын сорый.

Ермохин - ятим, Украинада үзен тәрбиягә алган гаиләдә яшәгән, ә 2021 елдан Мариупольнең металлургия һөнәри училищесына укырга кереп, дәүләт тәрбиясендә булган. Мариупольне Русия гаскәрләре басып алганнан соң аны башта фетнәчел Донецкига, соңрак Русиягә алып чыкканнар. Аңа Русия ватандашлыгы ясап биргәннәр, әмма үсмер Украина ватандашлыгын да саклап калган.

Ермохин Украинага кире кайтырга теләвен берничә тапкыр әйткән. Мартта ул Украинага Беларус аша качып китмәкче булган, әмма аны тоткарлаганнар. Русия хакимиятләре янәсе балигъ булмаган бала кайда яшәячәген үзе хәл итә алмый дип аңлата.

Азатлык радиосының украин хезмәте язуынча, Мәскәү янында яшәүче гаилә үсмерне кайгырту-күзәтүгә (опека) алган. Шул ук вакытта аның Украинада да рәсми багучысы - туганнан туган апасы бар.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍6😢4❤2💔1
9 ноябрьдә "Сызгыра торган уклар" романы нигезендә рәсем күргәзмәсе ачылды.

Күргәзмә авторы - Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйханың ире - рәссам Руслан Ибраһим (2нче фотода). Ул романның беренче өлеше буенча 10 рәсем ясаган. Моңа кадәр Ибраһимовның күргәзмәсе Казакъстан шәһәрләрендә узды һәм язучының юбилей кичәсенә - 25 октябрь көнне Тукай музеенда бер көнлек күргәзмәгә куелды.

Сурәтләр акрил белән, рәссамның шәхси стилендә эшләнгән.

Ачылышта "Алпар" төркеме милли музыкаль инструментларда уйнады. Төркем җитәкчесе Алмаз Әсхәдулла килгән кунакларга кылкубызның үзенчәлекләре турында сөйләде.

Нурихан Фәттахның тормыш иптәше Руфинә ханым "Сызгыра торган уклар" романы турында бәян итте, язучының китаплары белән таныштырды.

Азактан Валерий Горшунов белән Альберт Хәбибрахманов борынгы төрки рун язулары буенча лекция уздырды.

Күргәзмә ноябрь азагына кадәр тора, ай дәвамында татарларның борынгы тарихына багышланган лекцияләр һәм мастер-класслар узачак.
❤9🔥4👍1🥰1
Русия хөкемдары беренче тапкыр БМО Халыкара мәхкәмәсенә әгъза булып керә алмады

БМОның Халыкара мәхкәмәсенә Русиядән хөкемдар Кирилл Геворгянны әгъза итеп сайламаганнар. Шулай итеп бу - 1946 елдан эшли башлаган БМО Халыкара мәхкәмәсенә Совет берлеге яки Русия вәкиле кермәгән беренче очрак.

Кирилл Геворгян 2015 елдан мәхкәмә әгъзасы иде, 2021 елдан аның вице-президенты булды. Хәзер аның урынын Көнчыгыш Европадан хөкемдар буларак Румыния вәкиле Богдан Ауреску алачак.

▪️БМО Халыкара мәхкәмәсе - БМОның төп мәхкәмә оешмасы. Ул Һаагада (Нидерланд) урнашкан һәм дәүләтләр арасындагы юридик бәхәсләрне халыкара хокукка ярашлы хәл итә. Русия аның юрисдикциясен таный әмма аерым бер эшләрдә каршы килә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🔥4👍1😢1
Русиядә чит ил паспорты ясату кыйммәтләнә

Яңа төр чит ил паспорты өчен дәүләт пошлинасын 20% арттырырга җыеналар. Бу хактагы канун өлгесен Дума икенче укылышта кабул итте.

Әле чит ил паспорт ясату 5 мең сум тора, канун кабул ителсә - 6 мең сум булачак.

Моннан тыш балалар чит ил паспорты бәясен 2,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр күтәрергә тәкъдим ителә.
🤔6👍2😢2
Казанда эшче куллар җитми.

Казанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,38 процентны тәшкил итә. Бу иң түбән күрсәткеч, әмма шатландырмый ди шәһәр мэры Илсур Метшин.

Метшин белдерүенчә, мондый очракта эш бирүче компромисска барырга һәм кем туры килә шуны эшкә алырга мәҗбүр.

▪️Бу проблем Татарстан белән чиктәш башка төбәкләрдә дә күзәтелә. Әле сентябрь уртасында гына Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәзерге вакытта республикада эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән күрсәткечләрдә дип белдерде.

Моның сәбәпләре нидә дип уйлыйсыз?
😁4😢1
Казанда "Алга" батальоны сугышчыларын күңел ачу урыннарына кертмәүләре тикшерелә.

Алар хәрби киемнән килгән булган, бу исә дресс-кодка туры килми дигәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍7🤔1
Бүген Русиянең 24 төбәгендә татар теле фән буларак укытыла.

Сүз 1 100 мәктәп турында бара.

"Аларның күп өлеше — 400гә якыны — Башкортстанда. Калганы — башка төбәкләрдә. Якшәмбе мәктәпләре, мәчет-мәхәллә, мәдәният үзәкләре каршындагы дәресләр санын әйткәндә — 54 төбәктә укытыла" дип сөйләде Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤4🔥2🤔2
Дмитрий Песков илдә авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр үз гаепләрен Украинадагы сугышта "кан белән юа" диде.

Ул шул рәвешле "Коммерсантъ FM" радиосының Владислав Канюсны ярлыкаулары турындагы соравына җавап бирде. Канюс Вера Пехтелеваны үтергән өчен 17 елга колониягә хөкем ителгән иде, әмма сугышта булганнан соң иреккә чыкты.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6👎2
Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасов оппозицион Telegram-каналларның томалануына Башкортстан хакимиятләрен гаепләде.

Исегезгә төшерәбез: кичә, 9 ноябрьдә, башкорт оппозициясенең "КушТау on-line", "Тот самый из Башкорт" һәм "Башнацполит" Тelegram-каналларына язылучылар бу каналларны таба алмауларын хәбәр иткән иде. Габбасов сүзләренчә, аларны ботлар күпләп шикаять иткәнгә күрә томалаганнар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
❤2✍1🔥1
📚Бүген — җомга, димәк, "Азатлык сүзлеге" шәлкемендә — чираттагы яңа сүз, ә дөресрәге сүзтезмә!

Бүген ул — шәхес шөһрәте.

Шәхес шөһрәтенең кайсы очракларын беләсез?

@azatliqradiosi
👍10🤮2❤1🤔1
❗️Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлеген яңартты

Бүген өстәлгәннәр:

▪️Сергей Колдобский (Шелин), журналист
▪️Алексей Малов, тарихчы
▪️"Гроза" басмасы
▪️"Кедр. Медиа" басмасы

@azatliqradiosi
🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 ноябрь, шимбә, әлеге вакытка булган кайбер яңалыкларны барлыйк:

🔸10 ноябрь кич Мәскәү һәм Смоленски өлкәләре өстендә Украинаның ике пилотсыз очкычы бәреп төшерелде дип хәбәр итте Русия саклану министрлыгы. Украина ягы моңа аңлатма бирмәде.

🔸Аннексияләнгән Кырымда кичә һөҗүмгә эләккән ике десант катеры баткан. Бу хакта Украина күзләү идарәсе белдерде. Сүз "Акула" һәм "Серна" дип аталган катерлар турында бара диелә. Һөҗүм вакытында анда экипаж һәм броньле техника булган дип хәбәр ителә. Русия ягы әлеге хәбәргә аңлатма бирмәде.

🔸Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху Газзә сызыгында кешеләр үлеменә ХӘМӘС гаепле дип белдерде. Дөнья җәмәгатьчелеге Израилне түгел, ХӘМӘСне тәнкыйтьләргә тиеш диде ул Франция президенты Эммануэль Макронның сүзләренә җавап итеп. Макрон Израилне "балаларны, хатын-кызларны һәм картларны үтерүдән туктарга" чакырган иде.

🔸Фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның допинг эшенә нокта гыйнварда куелырга мөмкин. Спорт арбитраж мәхкәмәсенең (CAS) арбитрлар коллегиясе Вәлиева эше нигезендә тыңлауларны тәмамлаган. Коллегия карары гыйнварга чыгачак.

🔸Бүген Казанда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам Шакировка багышланган зур концерт узачак. Yummy Music Band төркеме халык җырчысы иҗатының төрле чорларына караган җырларын башкарачак.
🔥5✍1🤮1