Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанда яшәүчеләр Путинга чит илдән кертелгән машиналар өчен утильләштерү җыемы артуга зарлана.

29 октябрьдә утильләштерү җыемы арттырылды — бу бер тапкыр түләнә торган акча, аны дәүләт киләчәктә машинаны утильләштерү өчен җыя.

Кайбер машиналар өчен бу җыемнарның бәясе 250 тапкырга арткан. Хәзер кешеләр чит илдән машина сатып алса да, җыем өчен акчасы булмагач, аларны исәпкә куйдыра алмый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🔥3❤1👍1😢1
Казанның 2023 елга бюджет дефициты 6 процентка артты. Хәзер казна кытлыгы 5,5 млрд сум тәшкил итә.

Бу үзгәрешләрне бүген Казан шәһәре думасының чираттан тыш утырышында депутатлар кабул итте.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢2👍1🔥1
Украинаны хуплаган Кырым студентын гафу үтенергә мәҗбүр иткәннәр.

Максим Глебов украин сәясәтчесе Ирина Фарионга рәхмәт хаты язган булган. Сәясәтче хатны үзенең Telegram-каналында чыгарган. Моңа сугышны хуплаучы "Крымский СМЕРШ" каналы игътибар иткән һәм куәт оешмаларына җиткергән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
🤬3🔥1🍌1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итеп, әлеге минутларга билгеле булган вакыйгалар белән таныштыра

🔸Израил Саклану министрлыгы Гәззә шәһәрен үз контроленә алуы турында игълан итте. Министр сүзләренчә, ХӘМӘС сугышчылары көньякка таба киткән. ХӘМӘС тотыкларның бер өлешен азат итү хисабына 5 көнлек тынычлык сораган, ди Израил вәкиле.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский фронтта хәлләр авыр дип таныды. Сугыш 629 көн дәвам итә.

🔸Краснояркида И. Орловский 7,5 елга төрмәгә хөкем ителгән. Ул "Вконтакте"да Украинадагы барган сугышны тәнкыйтьләгән, Сталинны Һитлер белән чагыштырган. Ир "фейк"лар тарату һәм нацизмны аклау маддәләре нигезендә хөкем ителгән.

🔸Маҗарстан Украинага дигән 500 млн евролык ярдәмне бирүгә каршы чыккан. Будапешт Киевтан Маҗарстан банклары һәм компнияләре сугыш иганәчеләре итеп танылмаячак дигән гарантияләр таләп итә.

🔸Гыйракта Русия белән Израил ватандашы Елена Цуркованың тотык хәлендә видеосы барлыкка килгән. Ул - Якын Көнчыгыш буенча белгеч, АКШның Принстон университетында эшләгән. Камерага ул АКШ белән Израил махсус хезмәтләренә эшләве турында сөйли, Израилне Газзәдә алып барган сугышын тәнкыйтьли.

🔸Русия хөкүмәте ТКХ тарифларының үсешенең чиген билгеләде. Русия буенча киләсе елда бәяләр 9,8% ка артачак, Мәскәүдә - 11 %. Бу - уртача фаразланган бәяләр.

Әлегә шулар. Безне укыганыгыз өчен дә, фикерләрегез белән уртаклашканыгыз өчен дә рәхмәт. Имин көннәр булсын!
🔥6✍1👍1💩1
Бу - Башкортстан депутаты һәм карикатурист Камил Бузыкаевның рәсеме. Бу иҗаты өчен аннан депутат мандатын тартып алырга тәкъдим итәләр.

Башкортстан Корылтаеның этика комиссиясендә депутат Камил Бузыкаев ясаган карикатура турында фикер алышканнар. Бу рәсемгә активист Альберт Рәхмәтуллин зарланган. Аңа быел гыйнварда вафат булган Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның карикатурада ничек сурәтләнүе ошамаган.

Бузыкаев ничек акланган?

👉Моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉бу сылтамага басыгыз.

Ә сез ниләр күрәсез бу рәсемдә? Ничек кабул итәсез?
🤡6👍2🤮2
Әлеге вакытта Казанда Бөтенрусия "Туган тел" форумы уза, анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләре катнаша. Мөгаллимнәр Татарстаннан да, Русия төбәкләреннән дә җыелган. Форумның пленар утырышында Татарстанның презиленты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Форумның башы тоташ мактау, рәхмәт әйтүләрдән торды, "Менә бит, бу - безгә үрнәк!", "Булдырабыз!", дигәнрәк сүзләр әйтелде, чыгыш ясалды.

Азатлык исә форумда Башкортстанның Уфа фән һәм технология университетының Стәрлетамак филиалының татар һәм чуваш филология кафедры мөдире Илсур Мансуровның чыгышына игътибар итте. Бу әлегә зур мөнбәрдән бердәндер татар теле хәле турында сораулар куйган чыгыш булды. Әмма ни хикмәт, аны Рөстәм Миңнеханов тыңламады, вакыт тыгыз дип чыгып китеп өлгергән иде.

Мансуровның чыгышынннан төп фикерләр мондый:

▪️ Татар телле белгечләренә эш урыннары күзгә күренеп кими. Укытучылар, тәрбиячеләргә ихтияҗ азайганын кешеләр дә күрә. Татар теле һәм әдәбияты белгечлегенә укыйм дигән абитуриентлардан чират тормый. Студентларны туплау укытучылар мәсьәләсе булып калды. Кайда милли мәсьәләләр белән шөгыльләнүче җәмәгать эшлеклеләре?! Ник борчымый аларны бу мәсьәлә? Ник безгә, укытучыларга, ярдәм итмиләр?

▪️ Башкортстаннан да, башка төбәкләрлән дә яшьләр Казанга китеп укырга тели. Китәләр дә. Бер яктан шәп күренеш, әмма алар үзләренең төбәкләренә әйләнеп кайталармы? Юк диярлек, димәк төбәкләр татар телле белгечләрсез кала.

▪️Туган телнең нигезе - гаилә. Бөтен җирдә шушы бер генә фикер әйтелә. Әмма дәүләтнең үз бурычын да гаиләгә генә шудырту дөресме соң? Гаиләдә генә телне саклап калып була дигән фикерне гел-гел кабатлау мәсьәләне артык гадиләштерү түгелме? Гаиләдә теле татарча ачылган бала бакча эләгү белән урыслаша. Тәүлекнең ничә сәгатен генә бала гаиләсе, әти-әнисе белән уздыра соң? Аз бит.

▪️Авылларда да татарча белүчеләр кими. Парадокс, әмма шундый хәл!

▪️Китапларыбыз да күп, методик әсбапларның да төрлесе бар, татарча канал да бар, әмма балалар һаман татарча белми. Ни өчен соң? Бу мәсьәләгә башкача карарга вакыттыр бит?!

▪️Телгә бәйле хокук-норматив актлар да бар, әмма кулланып бетермибез бугай. Бу проблемны да ачыкларга, шул юнәлештә эшне оештыру кирәк.
🔥16😢2🤣2🥴1
"Туган тел" форумында Бөтенрусия татар, туган тел укутучылары ассоциациясе оештырылуы игълан ителде

Ул 7 августта Русия Юстиция министрлыгында теркәлгән. Гамәлгә куючылар - Дөнья татар конгрессы белән Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы. Аның рәисе - тел галимәсе Рүзилә Фәттахова. Ассоцияциягә 4000 укытучы кергән.

Бу хакта 👉 моннан укый аласыз. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

Мондый ассоциация кебек оешманың кирәклеге хакында битараф булмаучы татар шәхесләре, җәмәгать эшлеклеләре 2017 елда ук чаң кага башлады, конгресс белән министрлык бусагасын озак таптадылар, мәктәп саен йөрергә риза булучылар да шактый иде. Әмма аларга татар теле хөкүмәт, президент тарафыннан аерым контроль астында дип сөйләп, майлап тордылар. Оешма төзелми калды, аларга ярдәм итүче табылмады. Хөкүмәт тә, татар конгрессы да барысын да тынычландырды, ахыр чиктә ел саен Татарстанда гына туган тел итеп татар телен сайлаучылар саны кими барганы күзәтелә (төбәкләрдәге хәлләр тагын да куркыныч), күпләр мәктәпләр татар теле күз буяу өчен генә дип зарлана. Соңгы җанисәп саннарына караганда, Русиядә татар телен белүчеләр 1 миллионга кимегән.

2017 елда мондый ассоциация төзелсә, хәлләр башкача булыр идеме, ничек уйлыйсыз?
🔥9👍2❤1
"Новая" газета журналисты Анна Политковскаяны үтерүне оештыручыларның берсе, 20 ел колониягә хөкем ителгән Сергей Хаджикурбанов Украинадагы сугышка киткән һәм колониядән вакытыннан алда азат ителгән.

Ул сугышка 2022 ел ахырында ук барып эләккән һәм күзләү бүлеге җитәкчесе вазифасында хезмәт итә башлаган. Соңрак батальон җитәкчесе итеп куйганнар. Ярты ел сугышта булганнан соң Хаджикурбанов Русия саклану министрлыгы белән контрактын озайткан. Күпмегә һәм хәзер ул нинди вазыйфада - монысы билгеле түгел.

Хаджикурбановның Украинадагы сугышка китеп, колониядән вакытыннан алда чыгуын РБКга адвокат Алексей Михальчик та раслаган. Адвокат сүзләренчә, Хаджикурбанов башта контрактын тоткын буларак төзегән, ә хәзер Украинадагы сугышта "үзе теләп ялланган хәрби" буларак катнаша.

Элеккеге милиционер Хаджикурбановны 20 елга 2014 елда утыртканнар иде. Рәсми рәвештә аның мөддәте 2034 елда тәмамланырга тиеш иде.

Хәбәр
👉 монда. Ачылмаса, менә 👉 альтернатив сылтама.
🤬6👍1
❗️Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты да аерым структура буларак эшләүдән туктый.

Ул Татарстанның Фәннәр академиясенә кушыла. Аның сүтеп корылуы хакында Татарстанның премьер-министры Алексей Песошинның имзасы белән карар бар.

Тарих интитутын башкаларга кушу турында омтылышлар булды, Мәсәлән, Татарстан фәннәр академиясе 2013 елда реформа башлады. Аның җитәкчелеге академия канаты астында эшләүче барлык институтларның юридик статусын бетереп, финанс эшләрен үз карамагына алырга теләде. Бу үзгәрешләргә Тарих институтының ул вакыттагы мөдире, сәясәтче һәм тарихчы Рафаил Хәкимов каршы чыкты.

2020 елның маенда Тарих институтын Археология институтына кушарга һәм аны тулысынча Татарстан фәннәр академиясенә күчерергә теләделәр. Тарих институтын саклап калуны сорап татарның фәнни, мәдәни, иҗтимагый даирәләре республика җитәкчелегенә мөрәҗәгать итте, шау-шу купты. Аны беренчеләрдән булып Азатлык та тәфсилле язды.

Күптәнге мәсьәләгә менә бүген нокта куелды.

Тарих институты 1996 елда Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев карары белән барлыкка килә. 2002 елда аңа Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелә.

Тарих институтытының аерым структура булудан туктавы татар халкы өчен ничек тәэсир итә ала? Без бу хакта берничә ай элек яздык.
🤬6😱3🤔2👍1😢1
Мәскәүдәге Әсәдуллаев йорты мәсьәләсе дә хәл ителгән. Ул Татарстан хөкүмәте карамагына күчә

Бу хакта кичә, 13 ноябрьдә Татарстанның җир һәм милек министрлыгында әлеге мәсьәләгә багышланган махсус киңәшмәдә әйтелгән. Утырыш турында рәсми документның күчермәсе Азатлыкта да бар.

Моңа кадәр Әсәдуллаев йорты Русия президенты идарәсе карамагында иде. 19 октябрьдә Русия президенты эшләре идарәсе җитәкчесе Александр Колпаков Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка хат язган (ул Азатлыкта да бар). Анда Әсәдуллаев йортын федераль милектән Татарстан хөкүмәте карамагына күчерү тәкъдиме хуплануы әйтелә.

Азатлыкның үз чыганаклары хәбәр итүенчә, хәзер Русия хөкүмәте карары чыгарга тиеш. Документ эшләре 2-3 ай дәвам итәр дип көтелә. Шуннан соң Татарстан хөкүмәте Әсәдуллаев йортын тулысынча үзе финанслаячак. Бинада Мәскәүнең татар оешмалары, шул исәптән, Татар милли-мәдәни мохтәрияте, газет редакциясе урнашачак.

Хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.
👍12🔥3👏1🤔1
Башкортстанда тимер юл җиһазына ут төртүдә гаепләнеп тоткарланучыларның туганнары гадел тикшерү таләп итә

Тоткарланучыларның берсе Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе хезмәткәре Е. В. Колпаковның улы булып чыккан. Аны сак астына алмаганнар, ә соңрак, янәсе, җинаять эзәрлекләвен дә туктатканнар. Бу хакта "ВЧК-ОГПУ" Telegram-каналы яза.

Эш материалларына ярашлы, тимер юлдагы җиһазларга ут төртүдә шикләнеп кимендә 10 кеше тоткарланган булган. Шуларның берсе — ФСБ хезмәткәренең улы Колпаков И. Е. Җинаять эше нигезендә Колпаковта тентүләр узган һәм реле җайланмасы тартмаларын яндыруда катнашкан бер кешенең банк картасы табылган.

Башта куәт оешмасы вәкиленең улыннан читкә чыкмау турында имза алганнар, ә калган гаепләнүчеләрне сак астына җибәргәннәр. Соңрак аңа каршы җинаять эзәрлекләвен туктатканнар диелә.

Адвокатлар һәм гаепләнүчеләрнең ата-аналары тикшерүнең мондый карарыннан канәгать калмаган. Алар бөтен тоткарланганнарны да азат итүне яки барысын да мәхкәмәгә тапшыруны таләп итә.

"Безнең малайлар 14 айдан артык тикшерү изоляторында, ә Колпаков И. Е. баштан ук читкә чыкмау турындагы имза белән иректә калды", диелә туганнарның ФСБ башлыгы Александр Бортниковка һәм Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга язган мөрәҗәгатендә.


▪️Русия Украинага каршы сугыш башлагач, аеруча мобилизация игълан ителгәннән соң, Русиянең күпчелек төбәкләрендә сугышка каршы булучылар хәрби комиссариатларны, полиция бүлекчәләрен, шәһәр хакимияте йортларын һәм тимер юллардагы реле җайланмасы урнаштырылган тартмаларны яндыра башлады.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬3😢2
Башкортстанда яшәүче егеткә Украина ягында сугышырга ниятләве өчен ФСБ кисәтү белдергән

Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе Ишембайда яшәүче 22 яшьлек егеткә Украина кораллы көчләре ягына күчәргә ниятләве өчен кисәтү белдергән. Бу хакта оешманың матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК җиткерә.

Куәт оешмалары вәкилләре мәгълүматынча, 2023 елның гыйнварында егет Украина ягында сугышырга ниятләвен белдергән. Бу гамәлләре дәүләткә хыянәт өчен шартлар тудырган, дип искәртелә.

"Җинаять кылуны булдырмас өчен, әлеге зат ниятләрен тормышка ашырырга ярамавы һәм бу гамәлләрне дәвам итсә, җинаять җаваплылыгына тартылачагы турында кисәтелде", дип хәбәр иткәннәр ФСБның Башкортстан идарәсендә.

РБК язуынча, май аенда Башкортстанда яшәүчеләргә мондый кисәтүне ике тапкыр ясаганнар. Дәүләткә хыянәт турында җинаять эше белән Уфада яшәүче 38 яшьлек иргә һәм Аургазы районындагы 20 яшьлек егеткә янаганнар. Алар икесе дә Украина ягына күчмәкче булган диелә.

▪️2022 елның 24 февралендә Русия Украинага каршы сугыш башлады. Шул вакыттан бирле Башкортстанда гына түгел Татарстанда да Украинага күчәргә теләүчеләр турында хәбәрләр булып тора.

▪️Быел август аенда Белгород өлкәсендә Украина белән чикне үтеп, Украинаның "Русия азатлыгы" легионына керергә ниятләгән Татарстан егетен тоткарлаганнар иде. Аңа дәүләткә хыянәт итмәкче булу һәм террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу турында җинаять эше ачылды.

▪️19 июльдә Казанда Сергей Новиковны тоткарладылар. Куәт оешмалары вәкилләре фикеренчә, ул Украина ягында сугышучы, русияләрдән төзелгән ихтыяри хәрби төркем – "Русия азатлыгы" легионы тарафдары.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡2👍1
"Казан һәм Татарстан символлары дип нәрсәне саныйбыз һәм ни өчен"

Узган атна Татарстан милли китапханәсендә шушы темага дискуссия узды. Аны "Enter" интернет журналы оештырды.

Чарада катнашкан белгечләр Казан һәм Татарстан символлары дип нәрсәне санаулары турында фикерләре белән уртаклашты.

Кирмән ансамбле, Зилант, Ак Барс, Сөембикә манарасы, шәһәр силуэты һәм аның үзәге панорамасы, Бауман урамындагы чиркәү манарасын атаучылар булды.

Татарстан символы итеп яңартылган Казан соборын, Изге Мәрьям ана иконасын һәм хәтта татарны чукындырган Гермогенны тәкъдим итүчеләр дә табылды.

Шуларның берсе, Казан семинариясенең беренче проректоры Никита Кузнецов очрашуда патриарх Кирилл сүзләрен китерде. Янәсе, ул "Башта Изге Мәрьям анага йорт корырга кирәк, бәлки, киләчәктә аның иконасы да кайтыр әле", дип әйткәнән булган.

Дискуссиядә яңгыраган шушы һәм башка кызыклы фикерләрне бер язмага тупладык.

👉Төп сайт
👉Көзге сайт
👉Телеграм

Ә сез Казан һәм Татарстан символлары дип нәрсәне саныйсыз?

#Татарстан
@azatliqradiosi

Шушы
🤮8✍2🔥1
Мәскәүдә соңгы берничә атнада бер-берартлы ике мөселман үзәге ябылды

Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Намаз уку биналары урыс активистларының шикаятьләреннән соң ябылган диелә. Мәхәллә җитәкчесе адвокатлар яллавын хәбәр итә. Мәскәү мөфтие намаз укырга урын җитмәүгә зарлана.

Без бу хакта тәфсилле яздык, бүген кабат күз йөгертеп чыгар өчен уңайлы формат тәкъдим итәбез.

Укыгыз һәм дусларыгызга таратыгыз.

@azatliqradiosi
😱4✍1🔥1
Мәскәүнең Шереметьево һава аланында дроннарны ачыклаучы комплекс урнаштырылган

Мәскәүнең Шереметьево һава аланына пилотсыз очкычларны ачыклаучы һәм бастыручы радиолокацион комплекс урнаштырганнар.

Моның максаты — "һава аланында очышлар иминлегенең югары дәрәҗәсен тәэмин итү" диелә.

Комплекс ясалма интеллектка ия булачак, шуңа объектларны аера алачак диелә: кошмы ул, пилотсыз очкычмы, кешеме яки машинамы.

▪️Соңгы берничә айда Русия хакимиятләре берничә мәртәбә Мәскәүгә очып килгән дроннарны зарарсызландыруы турында белдерде. Алар моңа Украинаны гаепли, Киев фикер белдерми.

@azatliqradiosi
✍1🔥1