Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Журналист Искәндәр Сираҗи өендә тентү

Иртәнге алтыда татар журналисты Искәндәр Сираҗи өенә тентү белән килгәннәр. Бу хакта үзенең Facebook, Instagram сәхифәләрендә аның хатыны, журналист Эльмира Сираҗи хәбәр итеп өлгергән.

"Телефоннарны, паспортларны алып китәләр. Алай-болай наркотиклар, тыелган әдәбият табылды дисәләр, ышанмагыз", дип язган ул.

Азатлык бу хәлләрне күзәтеп бара.
😱17🤬11👍2
16 ноябрь иртәсенә башка мөһим хәбәрләр:

🔸Төнлә Русиядә 5 дрон бәреп төшерелгән, икесе – Брянски өлкәсендә, тагын өчесе – Кырым янында – Русия саклану министрлыгы. Русиянең Украинага каршы сугышы 631 көн дәвам итә.

🔸Финляндия бүген Русия белән чикне узу урыннарын ябарга мөмкин. Моның сәбәбе булып дәүләт иминлеге атала, соңгы арада чиктән күпләп өченче ил кешеләре узып, сыену сорый башлаганнар диелә.

🔸Калифорниядә АКШ президенты Джо Байден һәм Кытай җитәкчесе Си Цзиньпин очрашуы узды. Ике ил арасында хәрби элемтәләрне торгызу, Русиянең Украинага һөҗүме, Тайвань тирәсендә вазгыять, Израилнең ХӘМӘС белән сугышы турында сүз барды, диде Байден һәм очрашуны "нәтиҗәле" дип атады.

🔸Татарстаннарның 39%-ы акчаның иң зур өлешен ризыкка тота – hh.ru тикшеренүе. Тагын 33%-ның төп чыгымы булып аренда һәм ипотека түләүләре тора.

🔸Уфа мэры Ратмир Мәүлиев "Русия шәһәрләре берлеге" оешмасының вице-президенты булып сайланган. Бу оешманың вице-президентлары арасында Казан мэры Илсур Метшин да бар.

Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз, безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз!
👍6✍1👏1
📍БМОның Иминлек шурасы Израил-ХӘМӘС низагына бәйле беренче резолюция кабул итте

Документ бөтен Газзә сызыгында ашыгыч һәм дәвамлы һуманитар тәнәфесләргә чакыра. Бу "чолганыштагы җирләрдәге тыныч халыкка ярдәм килеп җитә алсын өчен" кирәк диелә.

Документны Иминлек шурасының 12 әгъзасы хуплаган, ә өч ил: Русия, АКШ һәм Британия тавыш бирүдән тотылып калган.

Тулырак 👉 монда укыгыз.
❤5
Аяз Шабутдинов курсларының файдасы булганмы?

Азатлык Шабутдиновның "Лайк Центр" үзәге курсларын төрле вакытларда сатып алган кулланучылар фикерен белеште.

"Бу курс миңа үз карьерам белән шөгыльләнергә кирәклеген аңларга ярдәм итте, ә эшмәкәрлек – үзенчәлекле фикерләүче кешеләр өчен. Үзем өчен шундый нәтиҗә ясадым – бу курслар дөрес түгел яки компетентлы түгел дигән сүз түгел, бу нибары минем тема түгел".

"Бөтен чара шоуны хәтерләтә. Анда ярыш бар – кем җитез, алар топта, аларны хөрмәт итәләр, ә кем аутсайдер – үзе гаепле. Ярдәм итү нормаль дәрәҗәдә иде, әмма бу гына аз, минемчә, эшмәкәр өчен бу җитәрлек түгел".


Шабутдинов курсларына язылган 3 кеше сөйләгәннәрнең 👉 безнең сайтта укыгыз. VPN-ыгыз булмаса, 👉 монда басыгыз.

Ә сезнең арасында Аяз Шабутдинов яки башка бизнес-коучлар курсларына йөрүче булдымы? Аларны нәтиҗәле дип саныйсызмы? Фикерегезне языгызчы 👇
🔥4💩3👍1🤣1
📍Башкортстанда фетнәчел Донбасстагы 2014 елдан сугышканнарга ветеран статусын бирергә җыеналар

Хәзерге вакытта бу статус Русиянең Украинага былтыр 24 февральдә башлаган һөҗүмендә катнашучы хәрбиләргә һәм ихтыяриларга гына бирелә.

Башкортстан Корылтае депутатлары якындагы утырышта бу хакта канунны кабул итәргә җыена.

Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.
🤡5🤬3👍2🤮2
Казанда "Казан һәм Татарстан символлары дип нәрсәне саныйбыз һәм ни өчен" дигән дискуссия узды. Казан Кирмәнендәге объектлардан тыш, Татарстан символлары итеп татарны чукындырган Гермогенны, Казан соборын, Изге Мәрьям ана иконасын күрсәтергә тәкъдим иттеләр, иске чиркәүләрне торгызу эшләрен алып бару мәсьәләсе күтәрелде.

Чарадан репортажны безнең сайтта укый аласыз. Монда исә төп фикерләрне рәсемнәр рәвешендә тәкъдим итәбез.
🤔4🤮4👍3✍1
🌮 Журналист Юрий Дудь кыстыбый ашый һәм татар теле турында сораша

Дудьнең җырчы АИГЕЛ белән әңгәмәсе чыкты. Анда татар теле, җырчының татарча альбом яздыруы, элек татар булуы белән оялуы турында да кызыклы сөйләшү бар.

"Минем туган телдә альбом яздырасы килде. Мин татар кызы, татарча җырлар җырларга телим", ди Айгөл Гайсина.


Видеода Дудь татар яшьләре белән дә күрешеп, алар белән татар теле, 2017 елда аның мәҗбүри булудан туктавы турында сөйләшә. Яшьләр арасында безнең укучыларга яхшы таныш булган Булат Шәйми, Марсэль Ганиев бар.

Әңгәмәне Youtube-та карап була.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥21👍8❤2🤮1
Сарытауда сугыштан кайткан хәрби мәктәптә батырлык дәресе уздырганнан соң урамда кешеләрне кыйнаган

Дмитрий Кирюхин мәктәптән кайтышлый урамда берничә кешене кыйнаган, аларга авыр тән җәрәхәтләре ясаган. Бу хакта "Осторожно, новости" Telegram-каналы җиткерә.

Канал чыгарган видеодан күренгәнчә, Кирюхин кич белән өе янында машинадан чыга. Бернинди сәбәпсез бер күршесенә һөҗүм итә, аны аңын җуйганчыга кадәр кыйный.

Бу тавышка кыйналган ирнең хатыны йөгереп чыга, ярдәм сорап кычкырмакчы була, әмма хәрби аны да кыйный. Шулай ук ул машинадан чыгып бу хәлләргә комачау итәргә теләгән тагын бер хатын-кызга һөҗүм итә. Соңрак Кирюхин бу йортта яшәүчеләрнең бөтенесен үтерәчәкмен дип бөтен урамга кычкыра.

Ирен якламакчы булган хатын-кызның баш сөягенең чигә өлеше сынган, аны хастаханәгә салганнар. Иренең башы яралган. Кирюхин өстеннән полициягә гариза язганнар әмма ул кабат сугышка китәр дә җәзадан котылып калыр дип шикләнәләр.

▪️Кирюхин Украинадан 13 ноябрьдә кайткан. Икенче көнне үк 6нчы мәктәпкә барган, анда балаларга хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы турында сөйләгән.

▪️Район хакимиятендә бу очрашудан хисап биреп "Балалар чын каһарманнарның янәшәдә яшәвен күрде, батырлык, кыюлык, Ватанга мәхәббәт — Русиянең чын ватандашы һәм патриоты сыйфатлары ул", дип язган булганнар.

▪️Канал мәгълүматынча, Украинадагы сугышка кадәр Кирюхин полициядә хезмәт иткән, әмма эчкән өчен аны эшеннән чыгарган булганнар. Шуннан соң ул саклану министрлыгы белән контракт төзеп, Сүриядә хезмәт иткән. Иргә шуның өчен "Хәрби батырлык өчен" II дәрәҗәдәге медаль биргәннәр.

@azatliqradiosi
🤣6🤯3🤬2👍1
❗️Әлмәттә мәктәп укучылары ипи ашап агуланган

Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге 7нче мәктәп укучылары ипи ашап агуланган. Бу хакта Халык контроленә бер укучының әти-әнисе зарланган.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, мәктәптәге укучыларның яртысы диярлек агуланган, алар коскан, эчләре киткән. "Кызым ипи күгәргән иде дип әйтте", дип язылган зарлы хатта.

Булган хәлләргә ачыклык кертү өчен мөрәҗәгатьне Әлмәт районы башкарма комитетына җибәргәннәр. Район хакимиятендә әйтүләренчә, мәктәптә кичекмәстән инфекция таралуын булдырмас өчен кирәкле чаралар күрелгән.

Бу хәлдән соң дәресләрне кыскартканнар, мәктәп бинасын дезинфекцияләп чыкканнар.

Балигъ булмаган бер баланы эчәк инфекциясе диагнозы белән хастаханәгә инфекция бүлекчәсенә салганнар. Аның хәле канәгатьләндерерлек диелә.

▪️Октябрь башында Уфа сәүдә-икътисад көллиятенең алты студентын инфекция хастаханәсенә салганнар иде. Көллиятнең азык-төлек блогында эшләүчеләрне тикшерделәр.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😱3🤬2👍1😢1
🇫🇮 Финляндия миграция кризисы сәбәпле Русия белән дүрт чик буе пунктын яба

Бу хакта бүген илнең премьер-министры Петтери Орпо белдерде. Аның сүзләренчә, Русия чик буе сакчылары кризис барлыкка килүгә булыша, чик буена кешеләрне тиешле документысз гына үткәрә.

Финляндиянең Yle медиакорпорациясе җиткерүенчә, чикләүләр кертү турындагы карарны бүген хөкүмәтнең уртак утырышында кабул иткәннәр. Чик буе пунктлары кешеләр өчен дә транспорт өчен дә ябык булачак. Чикләүләр 18 февральгә кадәр гамәлдә калачак.

Соңгы берничә айда Русиядән Финляндиягә тиешле документлары булмаган килеш берничә мең чит ил ватандашы керергә омтылган. Бу — Гыйрак, Сүрия, Йәмән һәм Төркия ватандашлары диелә.

Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍6🤡1
Татарстанда 2024 елда саклану һәм иминлек чыгымнары хакына бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын арттырырга җыеналар

2024 елда Татарстанның саклану, иминлек, госәяси һәм икътисади вазгыятькә бәйле өстәмә чыгымнары үсәргә мөмкин. Шул сәбәпле бюджет дефицитын һәм дәүләт бурычын билгеләнгән чикләрдән арттырырга рөхсәт итәргә җыеналар.

Бу үзгәрешләрне бүген Дәүләт шурасының бюджет һәм салым комитеты депутатлары хуплады. Әлеге мәсьәлә парламент утырышында каралачак.

Дәүләт шурасының бюджет комитеты рәисе Леонид Якунин моны "вазгыять шуны таләп итә" дип шәрехләде.

Моңа кадәр депутатлар 2024 елгы Татарстан бюджетын дефицитсыз кабул иткән иде.

Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥2🤬1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Азатлыкка билгеле булганча, иртәнге тентүдән соң куәт хезмәткәрләре Искәндәр Сираҗи эшләгән офиска да барган, анда да тентү үткәргән. 👉 Әлегә билгеле булганны бу хәбәрдә җыйдык.
❗️Журналист Искәндәр Сираҗида тентүне Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева белән бәйле уздырганнар.

Бу хакта Искәндәр Сираҗи үзе Instagram-да хәбәр итте.
"Имештер, Азатлык журналисты Алсу Кормаш ил серләренә керә торган мәгълүмат җыеп йөргән. Янәсе, ниндидер профессордан "мобилизация вакытында сезнең институттан ничә кешене алып киттеләр", дип сораган. Һәм бу зур җинаять икән. Менә шушы җинаятькә минем дә кагылышым бар ди, имеш", дип сөйли ул.


Сираҗи тентүнең ни өчен узуын аңламавын, Азатлык радиосы белән беркайчан да хезмәттәшлек иткәне булмавын белдерде.

Аның сүзләренчә, тентү белән сәгать иртәнге алтынчы яртыларда килгәннәр. Үзенең, хатыны Эльмира Сираҗиның телефоннарын, хәтта балаларының (Искәндәр Сираҗи — дүрт бала атасы) компьютерларына кадәр тартып алганнар.
"Ун ел эшләмичә яткан телефоннарга кадәр җыеп алып чыгып киттеләр, нәрсә бар, бөтенесен җыйдылар. Флеш-картсыз видеокамерага кадәр алдылар. Болар минем бөтен эшчәнлегемне "параличларга" теләде. Шулай булмаса, видеокамерага тияргә тиеш түгелләр иде, анда мәгълүмат юк", ди журналист.


Сираҗи сүзләренчә, тентүне бернинди шаһитлар сүзенә дә, дәлилләргә дә нигезләнеп уздырмаганнар.

Шул ук вакытта журналист эш урынындагы компьютерларны да тартып алуларын әйтә һәм моны канунсыз эш дип атый.
"Компьютерлар — минем эш коралым. Алар аны урында гына карарга тиеш иде, яки тиз генә карап, кире миңа тапшырырга тиешләр иде. Алар бу очракта күп балалы гаиләне эшсез һәм ашсыз кадыра. Канунда алай эшләү каралмаган. Эш коралы кешедән алынырга тиеш түгел. Гомумән, миңа кагылышлы эштә ни өчен хатынымның әйберен алып китәләр? Бу миңа кызык тоелды. Хәтта Сталин заманында атасы өчен баласы җавап бирмәгән. Ә монда иренең эше өчен хатыны да җавап бирә булып чыга", ди ул.


Тентү вакытында Сираҗиларның банк карталарының серсүзләре язылган дәфтәрләрен дә тартып алганнар.

Журналист куәт оешмалары вәкилләре "йортның гаражы-мунчалары ачык икәнен күрде, шуңа теләсә нәрсә ташлап китәргә мөмкиннәр" дип шикләнә.

Алсу Кормашева эше турында тулырак мәгълүмат монда, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬7👍2🔥2