Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 18 ноябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.
🔸Брянски өлкәсе күгендә ПВО бер дронны бәреп төшергән, зыян күрүчеләр юк, диде өлкә губернаторы Александр Богомаз.
🔸Киевта һәм Украинаның тагын 8 өлкәсендә һава тревогасы булган.
🔸Газзәдән русияләрнең тагын бер төркеме Каһирәгә юл алган. Барлыгы 216 кеше дип хәбәр итә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
🔸Русиянең элекке финанс министры урынбасары һәм Үзәк банк рәисенең элекке урынбасары Сергей Алексашенко эзләүгә бирелгән. Нинди җинаять эше нигезендә икәне әйтелми. Алексашенко илдән китте, ул "ят агент" дип танылган.
🔸Русия хөкүмәте илдән бензин чыгаруны 17 ноябрьдән тыймый башлаган.
🔸Кичә Камал театрны Истанбулда "Килмешәк" спектаклен күрсәтте. Спектакльне бүген дә уйнаячаклар.

👍3✍1🤮1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Төркиядән Әдилә Әхмәтова: "Сагынсам да, бу илдә яратып яшим" "Сәлам, син кайда?" подкастының соңгы чыгарылышында Төркиянең Мәрсин шәһәрендә яшәүче җырчы Әдилә Әхмәтова белән сөйләштек. Ул Казанда танылып килгән җырчы, үзенең вокал мәктәбен дә ачып җибәргән… – Сәлам_син_кайда_Төркия
Әдилә Әхмәтова: "Казанны сагынсам да, Төркиядә яратып яшим"
"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең соңгы чыгарылышында Төркиянең Мәрсин шәһәрендә яшәүче Әдилә Әхмәтова белән сөйләштек. Ул Казанда танылып килүче җырчы, үзенең вокал студиясен дә ачып җибәргән иде. Ләкин ире белән Татарстаннан китәргә карар иткәннәр һәм бер ел чамасы инде читтә яшиләр. Әдилә сагышны ничек басуы, Казанны сагынсалар да ни өчен читтә яшәүләре, мөһаҗирлекне ничек кичерүләре турында сөйләде.
— Мин үз гаиләм белән, ирем белән балам янымда. Очкычлар очып тора, бирегә рейслар бар. Теләсә, туганнарыбыз да, дусларыбыз да килә ала. Әни, әби-бабай, туганнар, дуслар да кунакка килеп китте инде. Минем блог, аңа язылучыларым миңа көч бирә. Җырлыйм да. Миңа күп язалар, директта төрле темаларга сөйләшәбез. Кыенлыклар бар, авыр булырга мөмкин, ләкин монда беренче мәсьәлә мотивация дип уйлыйм. Мәсәлән, безнең балабыз бар һәм без аны ирекле дөньяда, яхшырак шартларда үстерергә телибез. Бу — безнең иң зур мотивация. Минем дә елаган чакларым да була. Тик елап утыруга ун-унбиш минут кына вакыт бирәм, ә аннары инде бетте, алга барабыз.
Подкастны тыңламаган булсагыз, Әдилә белән әңгәмәне Азатлыкта укырга була.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.

Telegraph
Әдилә Әхмәтова: "Казанны сагынсам да, Төркиядә яратып яшим"
"Сәлам, син кайда?" сәхифәсенең соңгы чыгарылышында Төркиянең Мәрсин шәһәрендә яшәүче Әдилә Әхмәтова белән сөйләштек. Ул Казанда танылып килүче җырчы, үзенең вокал студиясен дә ачып җибәргән иде. Ләкин ире белән Татарстаннан китәргә карар иткәннәр һәм бер…
❤10👍5✍1🔥1
Антарктидага тарихта беренче тапкыр иң зур очкыч килеп утырган. Ул кардан һәм боздан ясалган юлга төшкән.
Бу хакта CNN хәбәр итә. Телеканал мәгълүматынча, сүз Norse Atlantic Airways һава ширкәтенең киң фюзеляжлы Boeing 787 Dreamliner очкычы турында бара.
Бортта 45 юлчы, шул исәптән Норвегия поляр институты галимнәре булган. Алар тикшерү станциясенә 12 мең тонна җиһаз алып килгән.
Институт башлыгы Камилла Брекке зур һәм заманча очкычлар куллану һаваны пычратучы мадтәләрне киметергә мөмкинлек бирә дигән.

🔥3👍2
Искәндәр Сираҗи: "Гаеп табар өчен махсус эзләнеп йөрделәр"
Танылган журналист, "Сираҗи сүзе" газетын чыгаручы мөхәррир Искәндәр Сираҗида тентүләр узу турындагы мәкаләне кыскартып карточкаларда бирәбез.
Мәкаләне тулырак Азатлык сайтында укыгыз.
👉Төп сайтта
👉Көзге сылтама аша

❤12🤬7👍2🔥2
Медиа: Уфада күпләп повесткалар тарата башлаганнар
Уфада 20-48 яшьтәге ир-атларга күпләп повестка тарата башлаганнар. Аларны шәһәрнең Октябрь һәм Совет районы хәрби комиссариатына чакыртканнар. Бу хакта "Аспекты" басмасы хәбәр итә.
Рәсмиләр "бу мобилизация түгел, бары документларны тикшерү" дип белдерә.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

Азатлык Радиосы
Медиа: Уфада күпләп повесткалар тарата башлаганнар
Бер йортта гына да 15 кешегә хәрби комиссариатка чакыру килгән дип яза "Аспекты" сайты. Рәсмиләр "бу мобилизация түгел, бары документларны тикшерү" дип белдерә.
🤬6😢3
Истанбулда Камал театры "Килмешәк"не куйды
17-18 ноябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ике көн рәттән Истанбул шәһәрендә татарча спектакль күрсәтә. Драматург Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектакле Истанбулда уза торган хатын-кыз драматурглар халыкара фестивале кысаларында тәкъдим ителә.
Фестивальдә барлыгы 12 театр катнаша. Русиядән Камал театры гына килгән иде. Татар театры Истанбулга 18 кеше белән килгән, бу — уйнаучы артистлар һәм техник хезмәткәрләр. Чакыру, кабул итү мәшәкатьләрен барысын да Төркия үз өстенә алган. Бу гына түгел, камалылларга зур декорацияләрне Татарстаннан ташырга туры килмәгән. Алдан барлык эскизлар нигезендә оештыручылар барысын да үзе ясаган.
Тулырак репортажны иртәгә Азатлыкта укырга була, әлегә фотоларны карый торыгыз.
👉Фотогалерея монда.

🔥14❤7👍1
✅ Азатлыкка 70 ел!
1953 елдан бирле эшләүче Азатлык радиосы быел үзенең 70 еллыгын билгели. Бу уңайдан сезгә төрле кызыклы материаллар әзерлибез, архив язмалар чыгарабыз. Берничәсен исегезгә төшерик.
🔸 Азатлыкка 70 ел: "Салкын сугыш" чорыннан Украинадагы сугышка кадәр
Радиобыз тарихы, шәхесләре, үзгәреш җилләре һәм бүгенге торышы. VPNсыз уку өчен монда басыгыз.
🔸 Азатлыкның 70 елы фотоларда
Азатлык тарихын чагылдырган фотоларга күз салыйк. VPNсыз монда басыгыз.
🔸 Азатлык радиосы Гариф Солтан архивы белән таныштыра
Быел без Американың Һувер институтына барып, аннан Гариф Солтанның шәхси архивын алып кайттык. Бу хакта тулырак укыгыз.
Без инде 70 ел сезнең өчен эшлибез, хөрмәтле укучыларыбыз, тыңлаучыларыбыз. Язмаларыбызны укыгыз, лайкларыгызны кызганмагыз. Бергә булыйк 💚

Азатлыкка 70 ел: "Салкын сугыш" чорыннан Украинадагы сугышка кадәр
Быел Азатлык радиосына 70 ел тула - үз тапшыруларын ул 1953 елның декабрендә Германиянең Мүнһен шәһәреннән башлап җибәрә. Алар татарча гына булса да, редакцияне уртак тарих, мәдәни мирас һәм телләр якынлыгы сәбәпле Татар-башкорт редакциясе дип атыйлар. Бүген…
❤20👍4🔥2🤮1