Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Искәндәр Сираҗи: "Гаеп табар өчен махсус эзләнеп йөрделәр"

Танылган журналист, "Сираҗи сүзе" газетын чыгаручы мөхәррир Искәндәр Сираҗида тентүләр узу турындагы мәкаләне кыскартып карточкаларда бирәбез.

Мәкаләне тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

👉Төп сайтта
👉Көзге сылтама аша
❤12🤬7👍2🔥2
Медиа: Уфада күпләп повесткалар тарата башлаганнар

Уфада 20-48 яшьтәге ир-атларга күпләп повестка тарата башлаганнар. Аларны шәһәрнең Октябрь һәм Совет районы хәрби комиссариатына чакыртканнар. Бу хакта "Аспекты" басмасы хәбәр итә.

Рәсмиләр "бу мобилизация түгел, бары документларны тикшерү" дип белдерә.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤬6😢3
Истанбулда Камал театры "Килмешәк"не куйды

17-18 ноябрьдә Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры ике көн рәттән Истанбул шәһәрендә татарча спектакль күрсәтә. Драматург Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" спектакле Истанбулда уза торган хатын-кыз драматурглар халыкара фестивале кысаларында тәкъдим ителә.

Фестивальдә барлыгы 12 театр катнаша. Русиядән Камал театры гына килгән иде. Татар театры Истанбулга 18 кеше белән килгән, бу — уйнаучы артистлар һәм техник хезмәткәрләр. Чакыру, кабул итү мәшәкатьләрен барысын да Төркия үз өстенә алган. Бу гына түгел, камалылларга зур декорацияләрне Татарстаннан ташырга туры килмәгән. Алдан барлык эскизлар нигезендә оештыручылар барысын да үзе ясаган.

Тулырак репортажны иртәгә Азатлыкта укырга була, әлегә фотоларны карый торыгыз.

👉Фотогалерея монда.
🔥14❤7👍1
✅ Азатлыкка 70 ел!

1953 елдан бирле эшләүче Азатлык радиосы быел үзенең 70 еллыгын билгели. Бу уңайдан сезгә төрле кызыклы материаллар әзерлибез, архив язмалар чыгарабыз. Берничәсен исегезгә төшерик.

🔸 Азатлыкка 70 ел: "Салкын сугыш" чорыннан Украинадагы сугышка кадәр
Радиобыз тарихы, шәхесләре, үзгәреш җилләре һәм бүгенге торышы. VPNсыз уку өчен монда басыгыз.

🔸 Азатлыкның 70 елы фотоларда
Азатлык тарихын чагылдырган фотоларга күз салыйк. VPNсыз монда басыгыз.

🔸 Азатлык радиосы Гариф Солтан архивы белән таныштыра
Быел без Американың Һувер институтына барып, аннан Гариф Солтанның шәхси архивын алып кайттык. Бу хакта тулырак укыгыз.

Без инде 70 ел сезнең өчен эшлибез, хөрмәтле укучыларыбыз, тыңлаучыларыбыз. Язмаларыбызны укыгыз, лайкларыгызны кызганмагыз. Бергә булыйк 💚
❤20👍4🔥2🤮1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы ноябрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹АКШ Израил ХӘМӘС белән сугышны туктатырга, тотыкларны иреккә чыгарырга килешкән дигән хәбәрне кире какты. Ул хакта Кушма Штатларның Иминлек шурасы вәкиле Адриенн Уотсон белдерде. Моңарчы The Washington Post басмасы Израил ХӘМӘС белән сугышны туктатырга, дистәләгән хатын-кызны һәм балаларны азат итергә килешкән дип язып чыккан иде. Газетта сугышта кимендә 5 көнлек тәнәфес ясалачак дип язылган иде.

🔹 Аргентинада бүген президент сайлауларының икенче туры уза. Илнең төп кәнәфие өчен 53 яшьлек Һавьер Милей белән 51 яшьлек Серһио Масса көрәшә. Милей җиңсә, ул илне Көнбатышка якын итәргә тырышачак, ә Масса җиңеп чыкса, Аргентина Русия һәм Кытай белән элемтәләрен ныгытачак, ди белгечләр.

🔹 Киевның хәрби хакимият башлыгы Сергей Попко Русия Украина башкаласына икенче көн рәттән һөҗүм итүен дәвам итә дип белдерде. Русия Украинага узган елның 24 февралендә сугыш белән бәреп керде, бүген — шушы сугышның 634нче көне.

🔹 "Мисс Галәм" конкурсында Никарагуа вәкиле Шәйнис Паласиос җиңеп чыкты. Беренче вице-мисс — Таиландтан Антония Порсильд, икенче вице-мисс Австралиядән Морайя Уилсон булган. Русия вәкиле Маргарита Голубева беренче егермелеккә кермәгән.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍4✍1🤮1
"Сугыш темасы, чит илдә калган татар кешесенең язмышы шулкадәр авыр булды минем өчен, күздән яшь акты да акты. Йә, Ходай, безне чит илләрдә тилмертеп яшәтә күрмә, кире туган якларыбызга кайтырга мөмкинлекләреңне ач дип теләп утырдым. Барыбер никадәр генә тормыш тыныч, имин, бай булмасын, күңел Ватанга тартыла. Хәлләр Икенче дөнья сугышыннан соң булган вакыйгаларны тасвирлый, ә мин бу спектакльдә үзебезне күреп утырдым... ...Кайбер урыннарда төп каһарман кайтырга омтылганда, яшьлеген, сөйгән ярын, әнисен сагынып искә алганда, үзем дә "Әни, мин кайтам!" дип кычкырасы килде."

Истанбулда Камал театры ике көн рәттән "Килмешәк" спектаклен күрсәтте. Төркиядәге татарлар моны тарихи вакыйга дип атады. Спектакльдә күтәрелгән мөһаҗир язмышы темасын мөһаҗир буларак карау үзе бер гыйбрәт, ди алар. Тамашаны Азатлык хәбәрчесе дә карады.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥10❤6👍2💔1