Медиа: Русия гаскәре сугыш кырында үз хәрбиләренең йөзләгән мәетен калдыра, туганнары аларның үлүен мәхкәмә аша дәлилләргә мәҗбүр.
Андыйлар Татарстанда да бар.
▪️Беренче мондый дәгъваларны "Москва" крейсеры батканнан соң, 2022 елның июнендә диңгезчеләрнең гаиләләре тапшырган. "Вёрстка" ачыклавынча, бу хәлдән соң хәрбиләрнең туганнары гына түгел, зур югалтулардан соң хәрби бүлекчәләрнең командирлары да мәхкәмәләргә яза башлаган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

👍4🤬2🤷♂1🤔1😢1
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗиның тормыш иптәше, күп еллар "Мәдәни җомга" газетында эшләүче журналист Эльмира Сираҗи ире өчен эзәрлекләүгә дучар булуын белдерде.
Ул социаль челтәрләрдә шул хакта видео чыгарды. Узган атнада аларның йортында куәт оешмалары вәкилләре тентү уздырган иде.
Эльмира Сираҗи тентү булган көнне (16 ноябрь, пәнҗешәмбе - ред.) телефоннарсыз калганга тиз генә элемтәгә керә алмавын әйтә. Ирен тентү уздыру өчен Казанның Тукай урамында урнашкан офисына алып китүләре сәбәпле, өйдә балалар белән калуын, эшкә чыга алмавын сөйли.
"Стресс булды, әче таңнан автоматлы, битлек киеп килгән кешеләр бәреп кергәч, балалар курыкты. Кече улымның неврология белән бәйле хроник авыруы бар, аның чире көчәйде. Аңа борчылырга, стресс кичерергә ярамый, шуңа борыныннан кан китте. Үзем дә авырдым һәм мин икенче көнне (җомга, 17 ноябрьдә - ред) дә эштә була алмадым.Кан басымым бик төште, борчылып тору, нәрсә буласын белмәү, өстеңә ташланган нахак гаептә үзеңне ничек тотарга - болар барысы да кешене рухи яктан көчсезләндерә әлбәттә", дип сөйли Эльмира Сираҗи. Шул рәвешле ул 16 һәм 17 ноябрь көннәрендә эшкә бармавын әйтә.
Бүген 20 ноябрь, дүшәмбе көнне ул "больничный" рәсмиләштергән һәм рәсми эш урынына - "Татмедиа" агентлыгына караган "Мәдәни Җомга" газеты редакциясенә килгән. Аңа баш мөхәррир Вахит Имамовның "өч-дүрт боерык әзерләп куюы" билгеле булган. Аларда Эльмира Сираҗиның берничә көн эштә булмавы әйтелгән, аңлатма язарга кушылган.
"Башка гөнаһларым да табылган, имеш мин ниндидер сайтлардан алып эшләгән мәгълүматларга үземнең имзамны куеп чыгарганмын. Бездә һәрчак шулай: сайтлардан алган мәгълүматларны эшкәртәсең дә, баш мөхәрриргә җибәргәндә үз имзаңны куеп җибәрәсең. Бу - мәгълүматны кем эшләгәнен белдерү өчен эшләнә. Баш мөхәррир кирәк дип таба икән, синең имзаң белән чыгара, кирәкми дисә - алып ташлый. Моны да миңа гаеп дип, боерык язганнар", ди ул.
Эльмира Сираҗи бу хәлләрне Сталин заманнары белән чагыштыра: "37нче елда шулай булган бит: ирен халык дошманы дип игълан иткәннәр дә, хатынын да эштән куганнар аның гаилә әгъзаларын да эзәрлекләгәннәр. Менә нәкъ шундый ук хәл хәзер. Якын көннәрдә мине эштән җибәрсәләр, бер дә аптырамагыз, ди ул.

Азатлык Радиосы
Эльмира Сираҗи: "Ирем өчен эзәрлекли башладылар"
Эльмира Сираҗи бу хәлләрне Сталин чоры белән чагыштыра: "37нче елда шулай булган бит: ирен халык дошманы дип игълан иткәннәр дә, хатынын да эштән куганнар, аның гаилә әгъзаларын да эзәрлекләгәннәр. Менә нәкъ шундый ук хәл хәзер. Якын көннәрдә мине эштән җибәрсәләр…
😱6🤬3🤯2👍1
Украина президенты Владимир Зеленский Татарстан премьер-министры урынбасары Евгений Варакинга һәм республиканың мәгариф министры Илсур Һадиуллинга чикләүләр кертте.
Бу хактагы фәрман Украина президенты сайтында чыкты.
Аерым алганда, түрәләр биш ел эчендә Украинадагы мөлкәтеннән куллана алмаячак, аларга Украина җирләрендә сәүдә операцияләре башкару, очышлар ясау, әйбер ташу чикләнә.
Татарстан үз карамагына алган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу белән җитәкчелек иткән Варакинның җир асты байлыклары белән куллануга махсус рөхсәтен гамәлдән чыгарганнар. Шулай ук аңа дәүләт милкен хосусыйлаштыруда, арендалауда катнашу, үзенә җир сатып алу тыелган.

👍11✍1
Русияләрнең микрокредит оешмаларга бурычлары бер ел эчендә 18 процентка арткан һәм 350 миллиард сумга җиткән.
Бу хакта "Известия" газеты яза. Басма "МиР" микрофинанс оешмалары берләшмәсе белешмәләренә сылтана.
Бурычлыларның саны 19,9 миллион кешегә җиткән.
Оешма мәгълүматынча, бер ел эчендә мондый кредит алучыларның саны 2,7 миллион кешегә арткан. Ел ахырына кадәр гомуми бурыч тагын 10 миллиард сумга артырга мөмкин.
Белгечләр моны инфляциянең югары булуы белән аңлата, чын керемнәр артып өлгерә алмый ди. Үзәк банк инфляцияне акрынайту өчен төп процентны арттыра. Шуңа кредитларның бәясе дә, бурычка алучыларга таләпләр дә арта һәм бу вазгыятьтә микрофинанс оешмаларының тәкъдимнәре мөштәриләр өчен отышлы булып күренми дип яза газет.
Язмада искәртелгәнчә, кредит бурычларының артуы Русиядә финанс киеренкелеге булуын күрсәтә. Кешеләр гадәтләнгән тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен кредит ала. Бу Үзәк банк шартларны кырысландырган вазгыятьтә дә дәвам итә. Әгәр төп процент артмаса, кредитларны ике тапкырга күбрәк алырлар иде, диелә.
▪️Элегрәк кредитлар белән бәйле бурычланучыларның иң нык Татарстанда, Башкортстанда һәм Удмуртиядә артуы билгеле булган иде. Аеруча Татарстанда – 12,4 процентка. 2022 елның 1 апреленә республикада яшәүчеләрнең 717 миллион сум бурычы булган, ә 2023 елның 1 апреленә 805,7 миллион сумга җиткән.

😢1
Кырымтатар активисты 24 яшьлек Абдулмеджит Сейтумеровка Акмәчет тикшерү изоляторындагы камерада гарәпчә Коръәнне саклауны тыйганнар.
Бу хакта “Кырым теләктәшлеге”нә адвокат Эмил Курбединов хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, гарәпчә Коръән белән еш кына проблемнар чыга һәм ул һәрвакыт тоткыннарга бирелми.
"Аны гарәп телендә укып буламы яки урыс тәрҗемәсе генә рөхсәт ителәме дигән сорау туды", дигән Курбединов. Сейтумеров бу хакта 2нче санлы тикшерү изоляторы җитәкчелегенә гариза язган.
▪️24 август аннекcияләнгән Кырымның Бакчасарай шәһәре һәм Бакчасарай районында Русия куәт оешмалары кырымтатарларда тентү уздырган иде. Иртәнге сәгать дүрттән тентү белән Абдулмеджит Сейтумеров, Руслан Асанов, Сейдамет Мустафаев, Рэмзи Неметулаев, Аметхан Умеров һәм Эльдар Якубов йортларына килделәр. Шуннан соң ирләр "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә тоткарланды.

🤬5
Сыену сораучы мигрантлар агылуы аркасында, Финляндия хакимиятләре якында Русия белән чиктәге чик буе пунктларын тулысынча ябарга мөмкин.
Бу хакта Финляндиянең Iltalehti газеты яза, әлеге карарны бүген, 20 ноябрьдә үк кабул итүләре бар дип ышандыра. Ул чакта чик буе пунктлары 22 ноябрьгә каршы төндә ябылачак.
Бу хакта тулырк 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Бу хакта Финляндиянең Iltalehti газеты яза, әлеге карарны бүген, 20 ноябрьдә үк кабул итүләре бар дип ышандыра. Ул чакта чик буе пунктлары 22 ноябрьгә каршы төндә ябылачак.
Бу хакта тулырк 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Медиа: Финляндия Русия белән чикне тулысынча ябарга мөмкин
Әлеге карарны бүген, 20 ноябрьдә үк кабул итүләре бар. Ул чакта чик буе пунктлары 22 ноябрьгә каршы төндә ябылачак.
🔥4👍3😢1🤡1
Иртәнге сәгатькә төп хәбәрләр:
🔸 АКШ Украинага 100 миллион долларлык яңа хәрби ярдәм пакетын игълан итте. Бу Пентагон башлыгы Ллойд Остинның Киевта Владимир Зеленский белән очрашуыннан соң игълан ителде.
🔸 Мәскәүдә 23 яшьлек егет армиягә бармас өчен үз үзенә кул салган – Baza. Ул иртүк әйберләре белән военкоматка килергә тиеш булган диелә.
🔸 OpenAI хезмәткәрләренең күпчелеге мөдирләр шурасын эштән китүен таләп итә. 770 хезмәткәрдән 700е, аларның таләбе үтәлмәсә, Microsoft-ка күчәргә җыеналар. Моңарчы мөдирләр шурасы ширкәткә нигез салучыларның берсе Сэм Альтманны эшеннән җибәргән булган.
🔸 Җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова Мәҗит Гафури премиясе иясе булды. Бүләк аңа Уфада, "Без Мәҗит Гафурины укыйбыз - 2023" бәйгесе гала-концертында тапшырылды.
🔸 Башкортстанның М-5 "Урал" юлында 5 машина бәрелешкән. Зыян күрүчеләр бар. Башкортстанда начар һава торышы аркасында ерак юлга чыгарга киңәш итмиләр.
Безнең сайтка да керергә онытмагыз. Бергә булыйк!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3✍1🔥1🥰1
📍Русиядә мобилизациягә эләгүчеләрнең хатыннары протестларын "теләсә ничек" булдырмаска кушылган
Семинарны оештыручылар искәртүенчә, хәрбиләрнең туганнары уздырырга мөмкин булган каршылык чаралары - "куркыныч факторы, аны Русия президентын сайлау алдыннан кулланырга мөмкиннәр".
Соңгы вакытта берничә төбәктә мобилизацияләнгән русияләрнең хатыннарына чаралар үткәрүне тыйганнар. Бу чараларда алар ирләрен демобилизацияләүне, ротацияне, яллар бирүне яки Украинадагы сугышта тәэмин итүне яхшыртуны таләп итмәкче булган.
Тулырак монда укыгыз.
"Үгетләргә, вәгъдә итәргә, акча түләргә. Теләсә ничек итеп. Бу урамга гына чыкмасын", дип сөйләгән бер төбәкнең хакимиятендәге чыганагы.
Семинарны оештыручылар искәртүенчә, хәрбиләрнең туганнары уздырырга мөмкин булган каршылык чаралары - "куркыныч факторы, аны Русия президентын сайлау алдыннан кулланырга мөмкиннәр".
Соңгы вакытта берничә төбәктә мобилизацияләнгән русияләрнең хатыннарына чаралар үткәрүне тыйганнар. Бу чараларда алар ирләрен демобилизацияләүне, ротацияне, яллар бирүне яки Украинадагы сугышта тәэмин итүне яхшыртуны таләп итмәкче булган.
Тулырак монда укыгыз.
👍2🔥2😁2🤬1
"Без — колонизация корбаннары". Уйгыр шагыйре Синҗан һәм Татарстанның охшашлыгы турында
"Уйгыр поэмалары" китабы төзүчесе һәм тәрҗемәчесе, уйгыр шагыйре Азиз Иса Элкун белән әңгәмә тәрҗемәсен тәкъдим итәбез. Ул хокук яклаучы, Лондон университетының фәнни хезмәткәре.
Әңгәмәдә шагыйрь дүрт атом полигоны арасында узган балачагы хакында, уйгырларның Совет берлегенә керергә соравын һәм Уйгырстанның ни өчен Совет берлегенең 16нчы республикасы була алмавы турында сөйләгән.
👉 Тулырак безнең сайтта укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.

"Без казакълар һәм үзбәкләр кебек үк бәйсез яшәргә телибез. Бу безгә Аллаһ биргән ватаныбыз һәм Кытайның аңа бернинди дә хокуклары юк. Кытай моны белә, ул уйгырларны бастырырга тели, аларның мәдәни, дини үзенчәлегеннән котылмакчы була", ди ул.
Әңгәмәдә шагыйрь дүрт атом полигоны арасында узган балачагы хакында, уйгырларның Совет берлегенә керергә соравын һәм Уйгырстанның ни өчен Совет берлегенең 16нчы республикасы була алмавы турында сөйләгән.
👉 Тулырак безнең сайтта укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
Азатлык Радиосы
"Без — колонизация корбаннары". Уйгыр шагыйре Синҗан һәм Татарстанның охшашлыгы турында
Уйгыр шагыйре Синҗан һәм Татарстанның охшашлыгы турында
👍6❤4💔3🔥2
Татарстаннан сайланган депутат абортлар турындагы канунга үзгәрешләр тәкъдим итә
Айрат Фәррахов фикеренчә, илдә абортларны катгый рәвештә тыярга кирәкми. Әмма бу мәсьәләдә булачак әти-әнинең икесенең дә фикерен исәпкә алу зарур, ди ул.
Депутатның башка фикерләрен 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

👍5😁3🤔2👎1🤮1
Уфада "Бетсен сугыш" шигаре өчен — 30 мең сум штраф
Уфаның Киров районы мәхкәмәсе активист Альберт Искужинга 30 мең сум штраф салган. 27 сентябрь көнне активист Кеше хокуклары декларациясе һәйкәле янына чыгып, ялгыз пикет оештырган.
Искужин плакатында "Сугышны картлар игълан итә, үләргә исә яшьләр бара. Бетсен сугыш" дип язылган булган. Пикеттан соңгы көнне аңа армияне "дискредитацияләү" турында беркетмә төзегәннәр.
RusNews фотосы.

❤5🤬4🔥2👍1
Казанда Татар теле һәм әдәбияты укытучылары берләшмәсен төзүне тантаналы төстә игълан иттеләр.
Бу оешма максатлары нәрсәдә? Бүгенге сәяси шартларда ул нәтиҗәле эшли алырмы? Укытучылар һәм мәгариф белгечләре белән сөйләштек.

🔥5👍2✍1
Казан хакимиятләре юл эшчеләренең җитмәвен түбән хезмәт хаклары белән аңлата
Юл эшчеләре җитмәү сәбәпле, эшне кизү алмашып оештыралар. Кышкы чорда юлларны карап торуга башка объектлардан белгечләр җәлеп итәләр. Бу хакта Казан башкарма комитеты вәкиле белдерде.
Тулырак монда укыгыз.
#Татарстан

"Кышкы эш тәртибенә күчкән чакта хезмәт хакы бераз арта. Төнге кизүләрне исәпкә алганда юл эшчеләре 47 мең сум алачак, ә машина йөртүчеләр төнлә һәм ялларда да эшләсә — 80 мең сум", дигән ул.
Тулырак монда укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤷♂2👍2