Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче ноябрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Израил белән ХӘМӘС сугышны кимендә 4 көнгә туктатып торырга килешкән. Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу бүген иртән Газзә сызыгындагы сугышны кимендә 4 көнгә туктатып торачакбыз дигән — бу вакытта ХӘМӘС радикаль төркеме 7 октябрьдә кулга алган 200 тотыкның 50сен азат итәргә вәгъдә итә. Исегезгә төшерәбез: ХӘМӘСнең 7 октябрьдә Израилгә булган һөҗүме аркасында 1200ләп кеше һәлак булган, шуннан соң Израил Газзә сызыгына оештырган һөҗүме нәтиҗәсендә 13 меңләп фәләстинле үтерелгән.

🔹 Эшкуар Илон Маск X Corp, ширкәте Газзә сызыгындагы сугышка багышланган контенттан алган барлык керемен Израил хастаханәләренә һәм Газзә сызыгында эшләүче халыкара ярдәм оешмаларына күчереләчәк дип белдерде. "Х корпорациясе Газзә сызыгындагы сугышка бәйле реклам һәм язылулардан кергән барлык керемне Израил һәм Газзәдәге Кызыл хач/ярымай хастаханәләренә күчереп торачак" дип язган Маск Х соцчелтәрендә.

🔹 Бүген иртән Казанда 8 баллык тыгымнар булган. Иң зур юл тыгымы Җиңү проспектында барлыкка килгән: анда машиналар хәрәкәте 10 чакрым озынлыкта тукталып торган. Фатих Әмирхан, Хөсәен Ямашев проспектларында да тыгымнар зур булган. Татарстанда бүген көчле җил һәм карлы яңгыр көтелә. Соңгы тәүлектә республикада 10 мм явым-төшем яуган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍3✍1🔥1🥰1🤝1
Шулай итеп бүген иртән Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу Газзә сызыгында хәрби хәрәкәтләрне кимендә дүрт көнгә туктатып торуларын белдерде.

Бу вакыт эчендә ХӘМӘС 7 октябрьдә Израилгә һөҗүм иткәндә тотык итеп алынган 200дән артык кешенең 50сен азат итәргә тиеш булачак.

WhatsAppта таралган хәбәрдә Израил хөкүмәтенең ХӘМӘС урлаган барлык тотыкларны кире кайтарттыру яклы булуы әйтелә.

"Хөкүмәт бу максатка ирешүнең беренче этабы планын хуплады. Урланганнарның кимендә 50се — хатын-кызлар һәм балалар — дүрт көн эчендә азат ителәчәк. Бу вакыт эчендә хәрби хәрәкәтләр туктатылып торачак."

Нетаньяһу әйтүенчә, киләсе юлы 10 тотыкны азат итү шарты белән сугышны бер көнгә туктатып тормакчылар.

Хәрби хәрәкәтләрне туктатып тору 23 ноябрьдән дә иртәрәк булуы икеле, чөнки Израил вәкилләре әйтүенчә, Израилнең мәхкәмә оешмалары килешүнең канунилыгын бәяләргә тиеш.

Израил җитәкчелегендәге чыганакларына сылтама белән New York Times язуынча, 50 тотыкны азат итсәләр, Израил дә үзендәге төрмәләрдән 150 фәләстинне азат итәргә ризалашкан.

Атышны туктатып торган чакта Израил гаскәрләре Газзәдә үз позицияләрендә кала. Газзәнең төньяк өлешеннән киткән җирле халыкның кире кайту мөмкинлеге булмый.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤2👍1
Сәясәт белгече Руслан Айсин сәяси тоткыннар турында фикерен белдерде.

"Русиядә демократия юк. Демократия белән империя көрәшә" ди ул.

Килешәсезме?

@azatliqradiosi
🔥8😁2👍1🫡1
Казанда ана капиталына икенчел торак базарындагы фатирларның 3,6 дүрткел метрын гына сатып алып була.

Ә менә Уфада беренче бала тугач бирелә торган ана капиталына икенчел торакның 5,1 дүрткел метрын алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта Казанда икенчел торакның бер дүрткел метры — уртача 165,6 мең сум. Уфада бәяләр Казан белән чагыштырганда арзанрак: быел ноябрьдә икенчел торакның бер дүрткел метры — 116,2 мең сум.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🤷‍♂2🤬2
Русиядә узасы президент сайлавында үз намзәтен тәкъдим итәргә булган Тверь журналистын прокуратурага чакыртканнар.

40 яшьлек Екатерина Дунцова үзенең сайлауда катнашу ниятләре белән 16 ноябрьдә уртаклашкан булган. Ул сугышны туктату, демократик реформалар, сәяси тоткыннарны азат итү яклы чыгыш ясаган. Прокуратурага чакырткач, аннан Украинадагы сугышка фикерен дә белешкәннәр.

"Безгә бөтен кешелексез кануннарны гамәлдән чыгарырга, тышкы дөнья белән элемтәләрне торгызырга кирәк. Бюджет өстенлекләрен үзгәртергә: акчаларны яңа танкларга түгел, ватандашларның тормышын яхшыртуга тотарга. Тартып алынган ирекләрне кире кайтарырга. Без илне тормыш итү өчен уңайлы һәм җәлеп итүче итәргә тиеш!" диелә Дунцованың сайтында.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢10❤1🤬1🙏1
Сугышны туктатырга, демократик реформалар үткәрергә вәгъдә биргән намзәт өчен тавыш бирер идегезме? Сүз РФ президентын сайлау турында.
Anonymous Poll
91%
Әйе, андый намзәткә тавыш бирер идем
9%
Юк, андый намзәткә тавыш бирмәс идем
❤3
"Казан" гаилә үзәге янында Яңа ел тамашасы үткәрүгә бюджеттан 2,8 миллион тотачаклар.

Аерым алганда, концертта халыкара бәйгеләрдә, Русиядәге ярышларда катнашкан һәм җиңгән артистлар татар һәм урыс телләрендә җырлаячак.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤2🤡1
Татарстанда быел каршыга чыккан машина бәрелешләрендә 71 кеше һәлак булган.

Бу хакта республиканың ЮХИДИ башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, каршыга чыккан машиналар аркасында 218 юл һәлакәте булган, шуларда 345 кеше төрле җәрәхәтләр алган.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢4👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Аяз Шабутдинов курсларының файдасы булганмы? Азатлык Шабутдиновның "Лайк Центр" үзәге курсларын төрле вакытларда сатып алган кулланучылар фикерен белеште. "Бу курс миңа үз карьерам белән шөгыльләнергә кирәклеген аңларга ярдәм итте, ә эшмәкәрлек – үзенчәлекле…
Бизнес хәрәмләшүләрдә гаепләнүче блогер Аяз Шабутдинов сак астында кала. Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе аны тикшерү изоляторында калдыру турында карар чыгарган.

Шабутдиновка зур күләмдә мошенниклык кылуда гаепләү белдерелгән. Аны оештырылган төркем белән сигез җинаять кылуда шикләнәләр.
✍2🤯1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Казан" гаилә үзәге янында Яңа ел тамашасы үткәрүгә бюджеттан 2,8 миллион тотачаклар. Аерым алганда, концертта халыкара бәйгеләрдә, Русиядәге ярышларда катнашкан һәм җиңгән артистлар татар һәм урыс телләрендә җырлаячак. Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.…
Ә шул арада Татарстан дәүләт бурычын 6,4 млрд сумга арттыра

2024 ел башында Татарстанның дәүләт бурычы 6,4 млрд сумга артып, 119,8 млрд сумга җитәчәк. Республика хөкүмәте Дәүләт шурасына бюджет канунына үзгәрешләр кертүне сорый.

Дәүләт бурычы юл төзелеше финанслауга дәүләт гарантиясе бирү өчен арттырыла. Сүз М7 федераль трассасыннан алып Яшел Үзән районының Осиново бистәсенә кадәр дүрт полосалы юл салу турында бара.

Татарстан дәүләт бурычының төп өлешен федераль бюджет кредитлары тәшкил итә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгы. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
👍3🤬2🔥1🤡1
Вконтакте социаль челтәре эшләми.

Казан вакыты белән 15 сәгатьтләрдә Вконтакте ачылмый башлады.

Вконтакте сайтка керүне торгызу белән шөгыльләнә дигән ширкәтнең матбугат хезмәте.

Фото: Әлеге вакытта Вконтакте челтәрендә шундый язу чыга.
😁6👍3😱1🫡1
Хабаровскида мобилизацияләнгән ирне хәрби бүлекчәдән киткән өчен 10 елга утыртканнар, бу әлеге маддә нигезендә чыккан иң каты хөкем
карары

Мәхкәмә фаразынча, Роман Егоров өч тапкыр хәрби бүлекчәдән киткән һәм өч тапкыр аны тотып кире кайтарганнар. Ул бу китеп йөрүләрне "өйдәге проблемнары һәм хатыны белән әрләшүе" аркасында дип аңлаткан.

Егоров үзбелдеге белән хәрби бүлекчәне калдырып китү һәм дезертирлык эше нигезендә гаепеле дип табылган.

Русиядә мондый эшләр саны арта, "Өлешчә мобилизация" чорында хәрби чакырылыштан качып калучыларга да, Украинага каршы сугышудан баш тартучыларга да йөзләгән җинаять эшләре ачылды, дистәләгән хөкем карарлары чыгарылды.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬4
Хокук яклаучылар Кытайны мәчетләрне ябуда һәм җимерүдә гаепли

Human Rights Watch хокук яклау оешмасы Кытай хакимиятләре илнең төньяк өлешендә системлы рәвештә мәчетләрне яба һәм җимерә дип белдерде. Бу "кытайлаштыру" сәясәтенең бер өлеше ди алар.

HRW белешмәләренә күрә, Нинься-Хуэй һәм Гансу провинцияләрендә соңгы елларда күпчелек мәчетләр ябылган, юк ителгән, яки дөньяви куллану өчен төрле оешмаларга тапшырылган.

Хакимиятләр әлегә ачык булган мәчетләрнең гөмбәзләрен һәм манараларын сүтә, алар эчендәге тәһарәт алу бүмәләрен ябалар, мөнбәрләрне алып куя. Шулай ук аларда күзәтү камералары куелуы әйтелә

Кытайда 20 миллионлап мөселман яши.

Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🔥9🤬4👍1😱1
Алабугада дроннар җитештерү киңәя. Фән һәм халыкара иминлек институты Татарстан заводына санкцияләр кертүне сорый

Татарстанда "Алабуга" махсус икътисад зонасында төзелүче дроннар җитештерү заводын төзү әйбәт кенә бара. Инде аена 200гә якын дрон җитештерә башлаганнар. Ел башыннан Украина сугышына 1 416 дрон җибәрелгән булуы ихтимал.

Бу хакта Америкадагы Фән һәм халыкара иминлек институты хисабыннан күренә. Азатлык әлеге хисапны өйрәнде,

Тулырак безнең сайтта укыгыз, анда Maxar Technologies төшергән иярчен рәсемнәрен дә күрә аласыз
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
🤬6👍5
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезне әлеге минутларга билгеле булган вакыйгалар белән таныштыра.

🔸Мәскәү янындагы Лыткарино шәһәрендәге кешеләр электр утсыз калган. Алар төнлә электрстанциядә башта ут күргәннәрен, аннары янгын чыкканын сөйләгән.

🔸Украина шәһәрләрендә, мәсәлән Кривой Рог, Вознесенскида, Херсон белән Кировоград өлкәләрендә һава һөҗүме турында кисәтүләреннән соң шартлаулар булган. Әмма бу нинди нәтиҗәләргә китергәне хакында Украина хакимиятләре әйтмәде.

🔸Газзәдәге Израил тоткыннарын азат итү җомгага күчерелгән. Би-би-си мәгълүматына караганда, ХӘМӘС килешүне ратификацияләмәгән, тагын бер мәгълүмат ХӘМӘСнең беренче чиратта азат ителә торган тоткыннарның исемлеген бирмәвенә бәйле.

🔸АКШ Йәмәндә хөситләр тарафыннан атылган дроннар бәреп төшерелде дип хисап тотты. Дроннар Кызыл диңгез өстеннән очкан, ул вакытта АКШның хәрби корабы булган.

🔸Норвегия белән Русия чигендәге бердәнбер КППның ябылу ихтималы бар дип әйтте Норвегиянең премьер-министры.

🔸АКШ белән Канада чигендә Ниагара шарлавыгы аша сузылган күпердә бер машина шартлаган. Ике кеше һәлак булган, берсе яраланган. ФБР аны теракт дип түгел, юл казасы дип бәяләгән.

🔸Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, "Майский" совхозы мөдире 69 яшендә Илшат Ганиев вафат булган.

🔸25 ноябрь төнендә Уфа кешеләре Ай янында Юпитер планетасын күрә алачак.

Менә шундый яңалыклар. Ә сездә ниләр бар? Ничек хәлләрегез, дуслар?
✍2🔥2👍1
Төньяк Корея Көньяк Корея белән 2018 елда төзелгән хәрби киеренкелекне киметү турындагы килешүне өлешчә туктатты

Хәзер исә тагын да куәтлерәк кораллар кулланылачак. "Төбәктә хәрби чик сызыгы буйлап куәтлерәк кораллы көчләр һәм яңа төрдәге хәрби техника урнаштырачакбыз", диде Төньяк Корея саклану министры. Пхеньянда тиздән тагын берничә шымчы-иярчен очыртырга җыенуларын әйттеләр.

Нәрсә булачак бу? 👉 Моннан укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
😢5🤬2
Менә мондый хәлләр дә булып ята икән...

Украинадагы сугышны актив хуплаучы 70 яшьлек депутат, "Гадел Русия" фиркасе лидеры Сергей Миронов хатыны Инна Варламова белән Украинадан алып чыгылган баланы уллыка алган. Моны дәлилләгән документларны "Важные истории" медиасы тапкан.

Русия гаскәре Херсонны басып алган вакытта 10 айлык кыз - Маргарита Прокопенко балалар йортында булган. Аны Русиягә алып чыкканнар, яшерен рәвештә исемен һәм ватандашлыгын алыштырганнар. Шулай итеп ул русияле Марина Миронова булган дип яза басма.

Бу тарих, Мироновның никахы, гаиләсе турында тулырак мәгълүмат ачылмаса, моннан укыгыз.

Нинди фикерләр башка килә, дуслар, мондый яңалыкны укыгач? Русиядә ятим, авыру балалар ник ятим үсә икән? Яки басып алынган җирләрдән баланы уллыкка алу берәр мәртәбәгә әйләндеме ул?
🤬7🤮4😁1
Бу - Грузиянең башкаласы Тбилисидагы 20 ел элек, шушы вакытларда булган мизгелләр. Ул тарихка розалар инкыйлабы дип кереп калды. 2003 елның ноябрь аенда өч көн дәвамында Грузия халкы мәйданнарга чыгып тыныч кына иске хакимиятне алмаштыруга иреште. Президентлыкка Михаил Саакашвилли килде.

Мәскәү моны хупламады. Басым ясарга тырышып, Грузиягә туры очышлар туктатылды, виза режимы кертелде, ә 2008 елда сугыш булды, Грузия үз җирләрен югалтты.

2003 елның 20-23 ноябрләрендә сез кайларда идегез, нишли идегез?
✍1😢1🥱1