Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Азатлык сүзлегендә "кәттә" сүзе.

Сез бу сүзне нинди җөмләләрдә кулланасыз?

#азатлыксүзлеге
🔥10❤2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сәяси активист Руслан Габбасовның абыйсы яшәгән өенә тентү белән килгәннәр. Аны алып киткәннәр, дип хәбәр итә активист. Аның сүзләренчә, туганына әйберләрен алырга кушылган һәм аңа "син энең аркасында утырачаксың" дигәннәр. «Сез кешеләр түгел, сез - намусы…
❗️Мәхкәмә башкорт активисты Руслан Габбасовның абыйсын изоляторга җибәргән.

Уфаның Киров район мәхкәмәсе 33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны изоляторга утыртырга дип карар чыгарган. Руслан Габбасовның бертуган абыйсы кимендә 22 гыйнварга кадәр СИЗОда утырачак.

Ул хакта Габбасов үзе "ldel.Реалии"га хәбәр итте. Активист сүзләренчә, аның туганына карата Русия Җинаять кодексының 205.1нче маддәсе нигезендә ("террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү") җинаять эше ачылган.

Кичә Габбасов абыйсында тентү узган диде.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😡6😱3❤1👍1🤬1
Сораштыру: Башкортстанда балаларның - 57, мөгалимнәрнең 70 проценты каныгуга дучар булган

Хокук яклаучы һәм депутат Яна Лантратова мәктәпләрдә каныгулар, һөҗүм итүләр һәм балаларның үз-үзенә кул салуы очраклары арта ди.

Русия думасының Башкортстаннан сайланган депутаты Эльвира Аиткулова каныгу һәм буллингка ешрак укытучылар үзләре дучар була дигән.

"Сораштырулардан күренгәнчә, бездә югары уку йортларын тәмамлаучыларның мәктәпкә эше кызык булмаганга түгел, хезмәт хаклары белән дә бәйле түгел, ә әти-әниләр белән эшләргә теләмәүләре өчен барасылары килми. Без каныгуга дучар булырга теләмибез диләр. Хәзер күпчелек мәктәпләрдәге эмоциональ атмосфера безнең мөгалимнәрне читкә этәрә. Бу вазгыятьтә укытучыларга кытлык артачак кына", дигән ул.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда бсыгыз.
👍2😢2
Киров өлкәсе мәхкәмәсе Азат Мифтаховны киләсе елның февраленә кадәр сак астында калдыру карарын үзгәрешсез калдырган

Бу хакта аның адвокаты Светлана Сидоркина хәбәр итте.

"Уңай хәбәргә килгәндә - Азатны нормаль камерага күчерделәр, тегесе идән астында иде, камерадагы тәрәзәсе таш диварга карап торды. Аның рәшәткәләреннән күселәр чабышып йөри, идәнендә зур кара тараканнар йөгерешә иде. Хәзер Азат аспирант булган чакларында ук чишә алмаган математик биремне чишә алачак. Колониядә вакытта арый иде, чишү мөмкинлеге булмады. Математикларның шулай инде, Перельман кебек, бер мәсьәләне дистә һәм йөз еллар чишәргә мөмкиннәр", дип яза Светлана Сидоркина.

Математик Азат Мифтахов колония мөддәтен тутырып чыккан көнне янә тоткарланды. Бу юлы ул террорчылыкны аклау эше нигезендә кулга алынды.
❤6💔3🙏1
Audio
Буллинг дигәннән, Татарча подкастның бер эпизоды шушы темага багышланган иде. Тыңламаган булсагыз, тыңлап карагыз әле.

Баланың мәктәптә кыерсытылуын ничек аңлап була? Кем ул агрессор? Ник җәмгыять буллинг корбанының газапларына битараф? Психолог Самат Хәбибуллин белән шушы һәм башка сорауларга җавап эзләдек.
🔥3👍2✍1
ХӘМӘС 25 тотыкны азат иткән: 13е — Израилдән, 12се — Таиландтан.

АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган ХӘМӘС радикаль төркеме 7 октябрьдә Израилгә оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә кулга алган тотыкларны азат итә башлаган.

Иң беренче булып Израилгә сезонлы эшкә килгән 12 Таиланд ватандашы азат ителгән. Таиланд премьер-министры бу фактны раслаган. Шуннан соң Израилнең 13 ватандашы иреккә чыгарылган.

Үз чиратында Израил ХӘМӘС вәкилләренә Израил төрмәләрендә утыручы 39 фәләстинне бирәчәк.

Сугыштагы тәнәфес бүген башланды һәм киләсе сишәмбенең киченә кадәр дәвам итәчәк. ХӘМӘС шушы дүрт көндә 50 тотыкны азат итәргә вәгъдә итә, шул рәвешле Газзәдәге тотыклар саны 190га калачак. Израил исә ХӘМӘСкә хәзерге вакытта төрмәдә утыручы 150 фәләстинне тапшырырга җыена: сүз, шулай ук, хатын-кызлар һәм балигъ яшькә җитмәгән яшүсмерләр турында бара.

Израил белән ХӘМӘС арасындагы сугышны туктатып тору турында Катар, Мисыр һәм АКШ ярдәме белән килешкәннәр. Шушы дүрт көндә Газзә сызыгына һуманитар ярдәм кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил хәзер "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 12 меңгә җиткән, аларның 8 меңе — балалар һәм хатын-кызлар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.


@azatliqradiosi
❤2👍2🔥1
✈️Казанда җитештерелгән Ту-214 очкычларын Русия һава ширкәтләренә киләсе елдан ук тапшыра башлаячаклар дип ышандыралар.

Ту-214 очкычларын сатып алу белән Русиянең "Аэрофлот", Red Wings һәм Татарстанның "ЮВТ Аэро" ширкәтләре кызыксына.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥4✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Мәхкәмә башкорт активисты Руслан Габбасовның абыйсын изоляторга җибәргән. Уфаның Киров район мәхкәмәсе 33 яшьлек Рөстәм Фәрәретдиновны изоляторга утыртырга дип карар чыгарган. Руслан Габбасовның бертуган абыйсы кимендә 22 гыйнварга кадәр СИЗОда утырачак.…
Шулай итеп, башкорт активисты Руслан Габбасовның абыйсын "террорчы эшчәнлеккә ярдәм итү" эше нигезендә тикшерү изоляторына җибәргәннәр.

"Абый хатынына әйткән: Русланга җиткер, әгәр ул Русиягә кайтса, мине чыгарачаклар, юк икән — утыртачаклар дигән", дип сөйли бу хакта Габбасов.

Рөстәм Фәрәретдиновны 2024 елның 22 гыйнварына кадәр кулга алып Уфаның 1нче тикшерү изоляторына җибәргәннәр.

"Белүемчә, аны "террорчы эшчәнлеккә булышу"да (Русия Җинаять кодексының 205.1нче маддәсе, 1нче өлеше) гаеплиләр. Бу — бик авыр маддә, ә минем абый — гадәти, тыныч, тәртипле кеше, җитештерүдә эшли. Аның өч кечкенә баласы бар һәм ул бернинди сәяси, оппозицион эшчәнлек белән дә шөгыльләнмәде. Аны минем өчен эзәрлеклиләр", дигән ул.

Габбасов "Русия хакимиятләренең бу җинаяте турында бөтен халыкара мәйданнарда" сөйләячәген әйткән. "Димәк, хәзер бөтен оппозиционерларның Русиядәге туганнарына куркыныч яный дигән сүз. Тотык итеп алып теләсә кемне утыртырга мөмкиннәр. Мин бөтен оппозицияне бергәләшеп моңа каршы торырга чакырам", ди активист.

Ул абыйсының кулга алыну карарын шикаять итәчәген әйткән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😱4🤬4
📍Азатлык архивыннан кырымтатар шигърияте турында кызыклы язма. Ул интернетта беренче тапкыр яңгырый!

1986 елда чыккан бу тапшыруда:

🔸 Нью-Йорктан татар пианисты Биҗан Якупов "Җиләк җыйганда" көен уйный.

🔸 Гариф Солтан кырымтатар шагыйре Ченгиз Дагджы турында сөйли.

🔸 Мирал Читнәр Дагджының "Йолдыз" шигырен укый.

Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤7🔥4👍2
❗️Җомга һәм яңа "ят агент"лар:

▪️Илья Венявкин, тарихчы
▪️Илья Давлятчин, журналист
▪️Михаил Касьянов, сәясәтче
▪️Идрис Йосыпов, журналист
▪️"ЛЮДИ" оешмасы.
🤬3👍1
“Яратам, сагынам сезне!” Журналист Алсу Кормашева хатларында ниләр яза?

Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның тоткарланып кулга алынуына бүген 38 көн тулды. 38 көн ул якыннары, дуслары белән бары тик кыска хатлар, адвокатлар аша җибәрелгән сәламнәр аркылы гына аралаша. Казанда ул әнисе белән әлегә кадәр очраша алмады, ә балаларын ул инде май аеннан бирле күрүдән мәхрүм.

Кайда утыра Алсу Кормашева? Нинди шартларда ул? Ниләр турында уйлый, ниләр эшли? Ул бу хакта кыска гына хатларда яза. Бүген аның рөхсәте белән кайбер өзекләр белән сезне дә таныштырмакчыбыз.

— Кайчак күңелдә давыл күтәрелә, бикле ишеккә, рәшәткәле тәрәзәгә карамаска тырышам. Ай күренми, аны күрер өчен өстәлгә, аннары батареягә басарга кирәк — мин алай эшләмим. Урамга чыкканда да күккә карамыйм, аны күрер өчен күзләр рәшәткәләргә барып текәлә — чәнечкеле чыбыклар белән уратылган һава да. Шуңа да карамыйм, — дигән ул бер хатында. — Монда кешеләр төрле, әмма язмышлар бертөрле. Менә инглиз телен яхшы белгән кызны да очраттым. Рәхәтләнеп инглизчә аралаштык. Сагындырылган. Зыялы кешеләр дә бар, искиткеч акыллылар. Кешеләрдән илһамланам. Алар бер-берсенә терәк булырга тырыша.


Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
❤15🔥3👍1
Хәерле көн, хөрмәтле, укучыларыбыз! Бүген 25 ноябрь, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Киевка дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә бер бала яраланган. Дистәләгән йорт утсыз калган. 25 ноябрьгә каршы төндә Русия Украинага рекордлы санда дрон-камикадзе ташлаган. 71 дрон юк ителгән, барлыгы 75 җибәрелгән дип хәбәр итә Украина ягы.

🔸Мәскәү Кытай бизнесе белән аннексияләнгән Кырымны Русия белән бәйләүче су асты туннелен төзү турында яшерен сөйләшүләр алып бара. Бу хакта Украина махсус хезмәтләренә сылтанып The Washington Post яза.

🔸Алтай краеның Павловски авылы халкы чүп эшкәртү комплексы төзелешенә каршы митингка чыккан. Митингка меңләп кеше җыелган дип хәбәр итә КПРФтан дума депутаты Мария Прусакова.

🔸Русия хакимияте хәрби исәп алып бару өлкәсендә үзгәрешләрне раслады. Армиягә 18 яшьтән 30 яшькә кадәр ирләрне алу кануны 2024 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

🔸Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Газзә сызыгына Татарстаннан җыелган чираттагы һуманитар йөкне илтә. Бортта 15 тонна йөк. Ил-76 очкычы Жуковский һава аланыннан Мисырның Әл-Ариш һава аланына очкан. Кызыл Ай оешмасы йөкне Газзә халкына җибәрәчәк.
🔥6❤1✍1👍1
"Тормыш мени инде ул?" Гаиләдә көч куллану күпләрнең язмышын җимерә

25 ноябрь - Хатын-кызларга көч куллануга каршы көрәш көне. Бу уңайдан сезгә бер гаилә тарихын искә төшерәсебез килә.

Айрат бала чактан ук әтисенең әнисенә кул күтәргәнен күреп үскән. Бүген аңа 24 яшь, ул үзе бу җәйне туйлар уздырып гаилә корырга җыена. Булачак хатынына ул беркайчан да кул күтәрмәячәкмен ди. Гәрчә белгечләр әнисен кыйнап үскәнне күргән балалар үз гаиләләрендә көч куллана башларга мөмкин ди.

Русиядә хатын-кызны өйдәге көч кулланудан саклаучы канун юк. Татар гаиләләрендә еш кына ире кыйнаганны яшерәләр. Бу хәлләрнең начар йогынтысы балаларга да, аларның гаиләләренә дә, җәмгыятькә дә тарала, озакка җитә.

— 8-9 яшьләрдә булганмындыр. Күршеләр керде. Без, балалар, икенче катка уйнарга менеп киттек, әниләр кухняда чәй эчеп калды. Бераздан әти кайтты, исерек иде. Безгә балаларга аска төшәргә дип кычкырды. Без тиз генә төштек. Ул мине тотты да буа башлады. Бик яхшы хәтерлим шуны. Күрше балалары әниләрне чакырды, шунда әти мине җибәреп әнигә ябышты. Менә иң беренче истә калган сугышу шул иде. Бәлки аңарчы да булгандыр, аннан алдагысын хәтерләмим. Ул көнне без өйдә кунарга курыктык, күршеләрдә кундык.


Мәкаләне 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
😢6👍1
Дума депутаты Солтан Хамзаев Русиянең бөтен халкын урыслар дип атауны канунга кертергә тәкъдим итте

Депутат аңлатуынча, элек совет халкы булган, ә аннары "сүзләр белән уйнау" башланган. Аның фикеренчә, Русия "урыс халкы" төшенчәсен кертүгә әзер. Урыс халкы бүген - ул славяннар, Дагыстан, Татарстан, Чечня, Башкортстан, Удмуртия, Якутиянең күпмилләтле халкы ди Хамзаев.

Әлеге вакытта Русиядә "россиян милләте" төзү стратегиясе алга сөрелә. Күптән түгел "татарстанлы" төшенчәсен бетерү турында да билгеле булган иде.

Хәбәрне тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤮25👎4🤬2❤1😁1🤡1
Кыңгырау
Әйдә! Online
Әйдә.Online проекты язучы Фәүзия Бәйрәмованың "Кыңгырау" әсәрен аудиолаштырды. Бүген кич шуны тыңларга тәкъдим итәбез.

Ул татар телен өйрәнүчеләр өчен кыскартылып бирелде.

«Кыңгырау» повесте – Сталин репрессияләренә дучар булган татар хатын-кызының фаҗигасе турында. Әсәр каһарманы Айсылуның ирен шпионлыкта гаепләп 20 елга сөргенгә озаталар. Хатынның үзенә дә "халык дошманы" тамгасы тагыла, 10 елга төрмәгә сөрелә.

Айсылуны ире шпион диелгән кәгазьләргә кул куярга өндәделәр. Айсылу шуларга кул куйса, иреннән баш тартса, аны чыгарырлар иде, янәсе. Күп хатыннарга шулай иткәннәр. Ләкин алар да барыбер Себер ягына киттеләр. Лагерьда Айсылу күп танышларын күрде. Әнә Фәтхинең анасы Мәрьям, әнә язучы хатыннары, активист хатыннар, танылган табиблар, юристлар. Аларның кайсын – ун, кайсын – унбиш елга Себергә сөрделәр. Балаларын ятимнәр йортына тапшырдылар. Илне дошманнардан арындырдылар. Төрмәләр, каберлекләр, ятимнәр һәм юләрләр йортлары тулды...


Текстны Азатлык сайтында укыгыз.

➡️ Төп сылтама
➡️ Көзге сылтама
🔥8❤5👍2
Быелның 9 аенда "Түбән Кама нефтехим" чиста табышы 6,3 тапкырга кимегән

2023 елның гыйнвар-сентябрь аенда Татарстанның алдынгы нефть химиясе җитештерү заводы саналган "Түбән кама нефтехим" оешмасының чиста табышы 9,1 млрд сум тәшкил иткән. Бу узган елдан 6,3 тапкырга кимрәк. 2022 елның 9 аенда Русия хисап стандартлары нигезендә табыш 57,7 млрд сумга җиткән булган. Бу хакта ширкәтнең хисабында әйтелә.

▪️2021 елда ширкәт "СИБУР" кулына күчте.

▪️2022 елда Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатыш илләре Русиягә чикләүләр кертте. Татарстан нефть химиясе тауарларын нигездә Европага саткан булса, хәзер җитештерүчеләр яңа базарлар эзли.

Тулырак 👉Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉монда басыгыз.
🤬3🔥2😢2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 26 ноябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Русиянең үзәк төбәкләренә ким дигәндә 20 дрон һөҗүме булган. Саклану министрлыгы әйтүенчә, дроннар Мәскәү, Тула, Калуга һәм Брянски өлкәләрен һөҗүм иткән. Тулада бер дрон күпфатирлы торак йортка бәрелгән. Өч кеше зыян күргән.

🔺Русия Украинага җибәргән тугыз Shahed дронының сигезе бәреп төшерелгән. Бу хакта Украина кораллы көчләре хәбәр итә.

🔺Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, тарих укытучылары белән очрашуда, Көнбатыш махсус хезмәтләрен югары сыйныф укучылары өчен басылган яңа тарихы дәреслегенә каршы мәгълүмати сугыш ачуда гаепләде. Яңа дәреслекне тәнкыйтьләүчеләр арасында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров та бар иде, түрә аның турында әйтеп тормады.

🔺Русия Дәүләт думасы хатын-кызлар бала табуны диплом алганнан соңга калдырмасыннар өчен югары уку йортлары каршында балалар бакчалары ачарга тәкъдим итте.

🔺Башкортстанда Сбербанк ислам ипотекасы програмын эшләтеп җибәргән. Әлегә ул сынау рәвешендә генә булачак. Бу хакта «КоммерсантЪ-Уфа» яза.

🔺Татарстанда бер гаилә яңа туган кызларына Россия-Святосия-Святороссия дигән исем биргән. Өлкән улларының исеме - Природа.

Әлегә шулар. Бүген дә безнең белән калыгыз.

@azatliqradiosi
😁2✍1❤1🔥1
АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган ХӘМӘС радикаль төркеме 7 октябрьдә Израилгә оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә кулга алган тотыкларның тагын 20сен азат иткән.

Алар Кызыл Хач оешмасына тапшырылган.

Израил ХӘМӘС вәкилләренә Израил төрмәләрендә утыручы 39 яки 42 фәләстинне бирәчәк.

Тотыклар белән алмашу шимбә көндезге вакытка билгеләнгән булса да, ул җирле вакыт белән 23.00 сәгатьтә генә хәл ителде.

Сугыштагы тәнәфес җомга көнне башланды һәм киләсе сишәмбенең киченә кадәр дәвам итәчәк.

Израил белән ХӘМӘС арасындагы сугышны туктатып тору турында Катар, Мисыр һәм АКШ ярдәме белән килешкәннәр. Шушы көннәрдә Газзә сызыгына һуманитар ярдәм кертеләчәк.


@azatliqradiosi
❤4👍2