Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кыңгырау
Әйдә! Online
Әйдә.Online проекты язучы Фәүзия Бәйрәмованың "Кыңгырау" әсәрен аудиолаштырды. Бүген кич шуны тыңларга тәкъдим итәбез.

Ул татар телен өйрәнүчеләр өчен кыскартылып бирелде.

«Кыңгырау» повесте – Сталин репрессияләренә дучар булган татар хатын-кызының фаҗигасе турында. Әсәр каһарманы Айсылуның ирен шпионлыкта гаепләп 20 елга сөргенгә озаталар. Хатынның үзенә дә "халык дошманы" тамгасы тагыла, 10 елга төрмәгә сөрелә.

Айсылуны ире шпион диелгән кәгазьләргә кул куярга өндәделәр. Айсылу шуларга кул куйса, иреннән баш тартса, аны чыгарырлар иде, янәсе. Күп хатыннарга шулай иткәннәр. Ләкин алар да барыбер Себер ягына киттеләр. Лагерьда Айсылу күп танышларын күрде. Әнә Фәтхинең анасы Мәрьям, әнә язучы хатыннары, активист хатыннар, танылган табиблар, юристлар. Аларның кайсын – ун, кайсын – унбиш елга Себергә сөрделәр. Балаларын ятимнәр йортына тапшырдылар. Илне дошманнардан арындырдылар. Төрмәләр, каберлекләр, ятимнәр һәм юләрләр йортлары тулды...


Текстны Азатлык сайтында укыгыз.

➡️ Төп сылтама
➡️ Көзге сылтама
🔥8❤5👍2
Быелның 9 аенда "Түбән Кама нефтехим" чиста табышы 6,3 тапкырга кимегән

2023 елның гыйнвар-сентябрь аенда Татарстанның алдынгы нефть химиясе җитештерү заводы саналган "Түбән кама нефтехим" оешмасының чиста табышы 9,1 млрд сум тәшкил иткән. Бу узган елдан 6,3 тапкырга кимрәк. 2022 елның 9 аенда Русия хисап стандартлары нигезендә табыш 57,7 млрд сумга җиткән булган. Бу хакта ширкәтнең хисабында әйтелә.

▪️2021 елда ширкәт "СИБУР" кулына күчте.

▪️2022 елда Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Көнбатыш илләре Русиягә чикләүләр кертте. Татарстан нефть химиясе тауарларын нигездә Европага саткан булса, хәзер җитештерүчеләр яңа базарлар эзли.

Тулырак 👉Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉монда басыгыз.
🤬3🔥2😢2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 26 ноябрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Якшәмбегә каршы төндә Русиянең үзәк төбәкләренә ким дигәндә 20 дрон һөҗүме булган. Саклану министрлыгы әйтүенчә, дроннар Мәскәү, Тула, Калуга һәм Брянски өлкәләрен һөҗүм иткән. Тулада бер дрон күпфатирлы торак йортка бәрелгән. Өч кеше зыян күргән.

🔺Русия Украинага җибәргән тугыз Shahed дронының сигезе бәреп төшерелгән. Бу хакта Украина кораллы көчләре хәбәр итә.

🔺Русия мәгариф министры Сергей Кравцов, тарих укытучылары белән очрашуда, Көнбатыш махсус хезмәтләрен югары сыйныф укучылары өчен басылган яңа тарихы дәреслегенә каршы мәгълүмати сугыш ачуда гаепләде. Яңа дәреслекне тәнкыйтьләүчеләр арасында Чечня башлыгы Рамзан Кадыров та бар иде, түрә аның турында әйтеп тормады.

🔺Русия Дәүләт думасы хатын-кызлар бала табуны диплом алганнан соңга калдырмасыннар өчен югары уку йортлары каршында балалар бакчалары ачарга тәкъдим итте.

🔺Башкортстанда Сбербанк ислам ипотекасы програмын эшләтеп җибәргән. Әлегә ул сынау рәвешендә генә булачак. Бу хакта «КоммерсантЪ-Уфа» яза.

🔺Татарстанда бер гаилә яңа туган кызларына Россия-Святосия-Святороссия дигән исем биргән. Өлкән улларының исеме - Природа.

Әлегә шулар. Бүген дә безнең белән калыгыз.

@azatliqradiosi
😁2✍1❤1🔥1
АКШта һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган ХӘМӘС радикаль төркеме 7 октябрьдә Израилгә оештырылган һөҗүм нәтиҗәсендә кулга алган тотыкларның тагын 20сен азат иткән.

Алар Кызыл Хач оешмасына тапшырылган.

Израил ХӘМӘС вәкилләренә Израил төрмәләрендә утыручы 39 яки 42 фәләстинне бирәчәк.

Тотыклар белән алмашу шимбә көндезге вакытка билгеләнгән булса да, ул җирле вакыт белән 23.00 сәгатьтә генә хәл ителде.

Сугыштагы тәнәфес җомга көнне башланды һәм киләсе сишәмбенең киченә кадәр дәвам итәчәк.

Израил белән ХӘМӘС арасындагы сугышны туктатып тору турында Катар, Мисыр һәм АКШ ярдәме белән килешкәннәр. Шушы көннәрдә Газзә сызыгына һуманитар ярдәм кертеләчәк.


@azatliqradiosi
❤4👍2
Бүген Русиядә Әниләр көне билгеләнә.

Күпләр әниләрен чәчәк, күчтәнәч, бүләк биреп котлый. Сез котладыгызмы әле? Әниләргә күпме генә матур сүзләр әйтсәк тә, бүләкләр бирсәк тә бер дә артык булмас.

Ә менә уллары төрмәдә утыручыларның әниләре бу бәхетне татый алмаячак. Берничә ел элек Азатлык сәяси тоткын дип саналучы егетләрнең әниләре белән бу көнне ничек уздырулары, Әниләр көнендә нәрсә турында хыялланулары турында сорашкан иде.

@azatliqradiosi
👍2🔥1💔1
Путин режимы башлаган сугышта Украинаны яклап сугышучы татарлар да бар.

Азатлык Радиосы Украина кораллы көчләрендә сугышучы әнисе ягыннан татар, әтисе ягыннан урыс, әмма үзен татар дип санаган Дмитрий (Дамир) Гущин белән сөйләште.

Дамир сугыш башлангач намазга баскан. Хәзер шәригатьчә яшәргә тырышуын әйтә. Татар телен дә өйрәнә. Элек Төньяк Донецки мәчетендә әзме-күпме татарлар белән татарча сөйләшсә, сугыш башлангач Русия хәрбиләренең гыйбадәт йортына һөҗүме нәтиҗәсендә мәчет җимерелгән.

"Кешеләр мәчеткә килә аралаша иде. Казанда дини белем алган Руслан исемле татар имамыбыз белән намазлар укыдык. Ул сугыш сәбәпле гаиләсе белән Германиягә күченде. Хәзер инде Төньяк Донецкидагы мәчет юк, ул һөҗүмнән соң җимерелде", ди ул моңсуланып.


Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥7👍2✍1
Берләшкән Милләтләр Оешмасының һуманитар ярдәм машиналары төньяк Газзә сызыгына килеп җиткән.

Барлыгы 61 йөк машинасында су, ризык, дарулар һәм медицина кирәк-яраклары китерелгән.

Шулай ук соңгы көннәрдә каты сугыш барган Әл-Шифа хастаханәсенә 11 ашыгыч ярдәм машинасы, өч автобус һәм эвакуация уздыру өчен махсус йөк платформасы тапшырылган.

Тагын 200 ярдәм машинасы Израильнең чиктәге Ницана авылыннан Рафах пунктына китерелгән. Аларның күбесе 25 ноябрь, шимбә кичендә Газзәгә килеп җиткән.
Моннан тыш, 129 мең литр ягулык бирелгән.

БМОның һуманитар мәсьәләләрне координацияләү идарәсе хәбәр итүенчә, бу тәэмин итүләрнең берсе дә Фәләстин һәм Мисырның Кызыл Ай җәмгыятьләреннән башка мөмкин булмас иде.

@azatliqradiosi
❤3👍1
АКШның Калифорния штатының Лос Анжелес шәһәрендә беренче тапкыр башкортлар җыены узган.

Аны "Туганлык" татар-башкорт берләшмәсе оештырган.

Җыен узган мәйдан милли бизәкле келәмнәр, Башкортстан байраклары белән бизәлгән, чарада катнашучылар башкорт милли киеменнән килгән.

— Башкорт җыенының төп максаты — башкортларны бергә туплау, аларны бер-берсе белән таныштыру, аралаштыру, башкорт телле мохит булдырып яшәү. Балалар да Башкортстаннан читтә дә башкортлар бар икәнен, алар белән туган телдә дә аралашып була икәнен күреп үсеннәр, — дип аңлата чарада катнашучы активист Айгөл Гыймранова.


Бәйрәмдә башкорт җырлары белән тел активисты Рүзилә Кинйәбулатова чыгыш ясаган. Ул чит илдә мондый милли җыеннарның аеруча балаларга мөһим дип билгели.

Чара тулысынча башкорт телендә узган. Махсус башкорт тирмәсе куелган, табын корылган.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз. Соңрак Азатлык радиосы сәхифәсендә җыеннан күбрәк фотоларны күреп булачак.

@azatliqradiosi
❤14👍1🔥1
Казан семинариясенә — 300 ел.

Семинария миссионерларны әзерләүдә ничек эшләгән? Миссионер Николай Ильминский үз максатына ирешкәнме? Ни өчен бу чукындыру кампаниясе татарларда ислам хәрәкәте көчәюгә китергән? Азатлык татарларны чукындыру тарихын өйрәнгән тарихчы белән сөйләште һәм семинариягә бәйле 5 фактны барлады.

Тулырак 👉
монда укый аласыз. Ачылмаса 👉монда басыгыз.
👆Кыскача
аны рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
🤬6✍1❤1