Берләшкән Милләтләр Оешмасының һуманитар ярдәм машиналары төньяк Газзә сызыгына килеп җиткән.
Барлыгы 61 йөк машинасында су, ризык, дарулар һәм медицина кирәк-яраклары китерелгән.
Шулай ук соңгы көннәрдә каты сугыш барган Әл-Шифа хастаханәсенә 11 ашыгыч ярдәм машинасы, өч автобус һәм эвакуация уздыру өчен махсус йөк платформасы тапшырылган.
Тагын 200 ярдәм машинасы Израильнең чиктәге Ницана авылыннан Рафах пунктына китерелгән. Аларның күбесе 25 ноябрь, шимбә кичендә Газзәгә килеп җиткән.
Моннан тыш, 129 мең литр ягулык бирелгән.
БМОның һуманитар мәсьәләләрне координацияләү идарәсе хәбәр итүенчә, бу тәэмин итүләрнең берсе дә Фәләстин һәм Мисырның Кызыл Ай җәмгыятьләреннән башка мөмкин булмас иде.
@azatliqradiosi

❤3👍1
АКШның Калифорния штатының Лос Анжелес шәһәрендә беренче тапкыр башкортлар җыены узган.
Аны "Туганлык" татар-башкорт берләшмәсе оештырган.
Җыен узган мәйдан милли бизәкле келәмнәр, Башкортстан байраклары белән бизәлгән, чарада катнашучылар башкорт милли киеменнән килгән.
Бәйрәмдә башкорт җырлары белән тел активисты Рүзилә Кинйәбулатова чыгыш ясаган. Ул чит илдә мондый милли җыеннарның аеруча балаларга мөһим дип билгели.
Чара тулысынча башкорт телендә узган. Махсус башкорт тирмәсе куелган, табын корылган.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз. Соңрак Азатлык радиосы сәхифәсендә җыеннан күбрәк фотоларны күреп булачак.

— Башкорт җыенының төп максаты — башкортларны бергә туплау, аларны бер-берсе белән таныштыру, аралаштыру, башкорт телле мохит булдырып яшәү. Балалар да Башкортстаннан читтә дә башкортлар бар икәнен, алар белән туган телдә дә аралашып була икәнен күреп үсеннәр, — дип аңлата чарада катнашучы активист Айгөл Гыймранова.
Бәйрәмдә башкорт җырлары белән тел активисты Рүзилә Кинйәбулатова чыгыш ясаган. Ул чит илдә мондый милли җыеннарның аеруча балаларга мөһим дип билгели.
Чара тулысынча башкорт телендә узган. Махсус башкорт тирмәсе куелган, табын корылган.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз. Соңрак Азатлык радиосы сәхифәсендә җыеннан күбрәк фотоларны күреп булачак.
@azatliqradiosi
❤14👍1🔥1
Казан семинариясенә — 300 ел.
Семинария миссионерларны әзерләүдә ничек эшләгән? Миссионер Николай Ильминский үз максатына ирешкәнме? Ни өчен бу чукындыру кампаниясе татарларда ислам хәрәкәте көчәюгә китергән? Азатлык татарларны чукындыру тарихын өйрәнгән тарихчы белән сөйләште һәм семинариягә бәйле 5 фактны барлады.
Тулырак 👉монда укый аласыз. Ачылмаса 👉монда басыгыз.
👆Кыскача аны рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

🤬6✍1❤1
Матурмы?
Казанны сурәтләгән әлеге тортны Теләчедән кондитер Ләйлә Кашапова ясаган. Ул Истанбулда узган халыкара пешекчеләр бәйгесендә иң остасы дип табылган.

🔥11👍8😍6🥰1
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Археология институты каршында Евразия даласы халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү Халыкара үзәге төзелә.
Анда галимнәр фәнни эшчәнлек һәм археологик тикшеренүләр алып барачак.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Анда галимнәр фәнни эшчәнлек һәм археологик тикшеренүләр алып барачак.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Казанда Евразия даласы Халыкара үзәге төзелә
Анда галимнәр фәнни эшчәнлек һәм археологик тикшеренүләр алып барачак.
👍8🔥2✍1❤1👏1
Киноханә:"Марвеллар" фильмы: Һолливудтан — эшен "Бисмилла" белән башлаучы яңа мөселман суперкаһарманы
Дөньякүләм прокатка "Марвеллар" дип аталган кинокомикс чыкты. Аның иң кызыгы – зур экраннарда беренче тапкыр мөселман кызы — каһарман пәйда булды. "Киноханә"дә Мисс Марвел турында сөйлибез.
Камала традицион пакьстанлы гаиләдә туып үсә. Әнисе Муниба, шулай ук яулык япмый, ләкин мөселман гадәтләренә тугъры. Йосыф исемле әтисе намаз укырга җирле мәчеткә йөри. Абыйсы Әмир дә бар, ул гаиләсендә иң дини кеше буларак сурәтләнә.
Камаланың әнисенә караганда еш кына гадәти татар әнисе күз алдына килә. Ул артыгы белән шомлы, кызы өчен бик борчыла, "кызым, туганнар, күршеләр алдында оят булмасын" дип тырыша. Шул ук вакытта ул кызын чиксез ярата һәм аның өчен барысын да эшләргә әзер.
Сериалда яшүсмер Марвелның гаиләсе белән даими ызгышулары күрсәтелә. Бу гадәти "аталар һәм балалар" низагына биредә Көнбатыш дөньяви тормыш белән мөселман гадәтләренең низагы да кушыла. Үзләре Пакьстанда туып үскән әти-әниләре, әлбәттә, мөселман мәдәниятенең саклануын тели. Инде Америкада туып үскән яшүсмер исә яшьтәшләре ни дияр дип ояла, дингә хөрмәте булуына карамастан, дөньяны инде бераз башкача кабул итә. Сериал азагына таба гаилә татулыкка һәм компромиссларга ирешә.
➡️Азатлык сайтында
➡️Көзге сайтта
➡️Телеграмда

Telegraph
"Марвеллар" фильмы: Һолливудтан — эшен "Бисмилла" белән башлаучы яңа мөселман суперкаһарманы
Дөньякүләм прокатка "Марвеллар" дип аталган кинокомикс чыкты. Аның иң кызыгы – зур экраннарда беренче тапкыр мөселман кызы — каһарман пәйда булды. "Киноханә"дә Мисс Марвел турында сөйлибез. 8 ноябрь көнне дөнья буйлап "Марвеллар" фильмы күрсәтелә башлады.…
❤7👎3🔥3🤮1🌚1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче ноябрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Кичә кич Әгерҗедә күпфатирлы йортта бер фатирда янгын чыккан. Шушы янгында 1949 елда туган ир-ат һәлак булган.
🔹Давыл аркасында Кырымда 500 меңләп кеше утсыз калган. Акъярда (Севастопольдә) өч кеше көчле җил сәбәпле төрле җәрәхәтләр алган. Кара диңгез районында үзәк җылыту системына зыян килгән.
🔹Израилнең премьер-министры Биньямин Нетаньяһу Газзә сызыгында һуманитар тәнәфесне дәвам иттерергә мөмкин дип белдерә.
🔹Русия эчке эшләр министрлыгы Meta корпорациясенең пресс-секретаре Энди Стоунны эзли: аңа карата җинаять эше ачылган, диелә министрлыкның эзләү базында.
🔹Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Русия гран-приенда соңгы этапта Гран-при яулады.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍6✍1🔥1