Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкорт активисты, сәяси мөһаҗир Руслан Габбасовның абыйсы Рөстәм Фәрәретдиновны WhatsAppтагы язышулары өчен гаеплиләр.

Алар Габбасов белән Украина кораллы көчләре нигезендә Башкорт азатлык гаскәре оешуы турындагы яңалыкны сөйләшкән булган.

Руслан Габбасов ул чакта үзенең дә, үзе мөһаҗирлектә төзегән "Башкорт милли сәяси үзәге"нең дә бу хәрби бүлекчәгә бернинди катнашы булмавын белдергән иде.

"Без бу яңалык турында фикер алышып языштык та, мин абыйга бу нәрсәләрне сөртеп куй дип әйткән идем. Кызганыч, ул сөртмәгән, оныткандыр инде" ди Габбасов.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬9
Түбән Камада шартлы рәвештә хөкем ителгәннәрне урамнарны кардан чистартуга җәлеп итәләр.

Шәһәр мэры Рамил Муллин 80 берәмлек техникага 160 йөртүче кирәк, ә бездә 60 кына бар, шуның 36сы — төзәтү эшләренә хөкем ителгәннәр, ди.

Ул былтыр механизаторларның хезмәт хакы артуын, 60-70 мең сум булуын искәртә. Шуңа карамастан, шәһәрдә яшәүчеләр барыбер бу хезмәт хакына эшләргә килми ди Муллин.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢3😁2🤡1
Британ күзләве фикеренчә, Русия армиясендәге көндәлек югалтулар моңарчы булмаган дәрәҗәгә җиткән.

Ноябрьдә Русия гаскәре көн саен, уртача алганда, 931 кешесен югалтып тора. Британия күзләве бу санны Украинаның Баш штабына сылтанып китерә: янәсе, соңгы алты атнада Русия армиясендә югалтулар моңарчы күренмәгән дәрәҗәдә күзәтелә.

Моңа кадәр иң зур югалтулар 2023 елның март аенда теркәлгән иде: Бахмутны алырга тырышканда, көненә, уртача алганда, 776 русияле һәлак булып торган.

Хәзерге югалтулар русияләрнең Авдеевка шәһәренә һөҗүме белән бәйле, диелә. Бу кала Украинаның Донецки өлкәсендә урнашкан.

Шул ук вакытта британ күзләве һәлак булганнарның санын хисаплау ысулын раслый алмаганын да ассызыклый.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Башкортстаннан бу сугышта — кимендә 1153, ә Татарстаннан кимендә 724 ир-ат һәлак булган.

@azatliqradiosi
🤔3
Чаллыда прокуратура ике сабый качып киткән балалар бакчасын тикшерәчәк.

Узган атнаның җомгасында "Инешкәй" балалар бакчасыннан урамга йөрергә чыккан җирдән ике кыз качып китә. Әти-әниләренә тәрбиячеләре бу хакта сәгать ярымнан соң гына хәбәр иткән диелә.

Табылганчыга кадәр балалар 3нче комплекста йөрергә, өч тапкыр юлны аркылы чыгарга җитешкән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😢2
Аннексияләнгән Акъяр аквариумында давыл аркасында 800ләп хайван үлгән.

Хайваннар музей залын су басу нәтиҗәсендә үлгән. Давыл түбәдәге җилләткеч системын алып аткан һәм тишектән су агып кергән.

Соңгы белешмәләргә күрә, табигать казасында дулкыннарны карарга чыккан бер кырымлы үлгән, кимендә 10 кеше җәрәхәтләнгән. Ярымутрауда яшәүче 500 меңләп кеше утсыз калган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Кырым

@azatliqradiosi
😢7🤔2
Башкортстанда яшәүчеләр төркеме республика башлыгы Радий Хәбировны вазифасыннан җибәрүне сорап Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать яздырган.

"2020 елда Башкортстан халкы берләшеп "Куштау"ны яклап кала алды. Ул чакта сез халыкның гамәлләрен хупладыгыз һәм Башкорт сода ширкәтен дәүләткә кайтардыгыз. Бу активистларны һәм җәмәгать эшлеклеләрен эзәрлекләүләренә сезнең игътибарны җәлеп итмичә кала алмыйбыз, алар Хәбиров катнашында башкарыла. Ул активистлар өстеннән гаризаларны үзе яза. Без сезнең кемнеңдер өстеннән прокуратура оешмаларына гариза язуыгызны күз алдына китерә алмыйбыз, ә Башкортстан башлыгы яза", дип башлый алар сүзләрен.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Ничек уйлыйсыз, Путинга язудан файда бармы?

@azatliqradiosi
👍9😁2😢2🙏1
2023 елның гыйнвар-сентябрь айларында Казанда төзелеш эшләре 43 млрд сумга башкарылган.

Бу хакта бүген Казан башкарма хакимияте җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров мэрия киңәшмәсендә белдерде.

"Бу узган елның шушы чорыннан 19 процентка азрак", диде ул.

Төзелеш эшләре кимү нәрсәгә бәйле дип саныйсыз?

@azatliqradiosi
🤔3❤1
Көн язмасы: Гөлнара Бахарева: "Җинаять кылмадым, мин гаепле түгел"

Социаль челтәрләрдә Украинадагы сугышка каршы фикерләрен әйткәне өчен террорчылыкны аклауда гаепләнгән Гөлнара Бахаревага хөкем карары чыгарылды. Мәхкәмә аны төрмәгә утыртмады, әмма ике ай эчендә 400 мең сумлык штраф түләүгә хөкем итте. Моңа кадәр урам себерүче булган, аннары гомумән эшсез калган, 11 яшьлек улын ялгызы тәрбияләгән Гөлнара хөкем карары белән риза түгел.

Бахареваны яклаган адвокаты мәхкәмә карарын шикаять итәчәген белдерде. Штрафны ничек түләргә җыена дигән сорауга ханым "Белмим, миндә андый акча юк" диде.

— Ничек түлимме? Белмим. Хөкемдарлар каян алып андый сумма чыгарганнар икән соң ул? Ник ике ай эчендә түләп бетәргә тиешмен дип язганнар? Анысы да гаҗәп. Кем ай саен андый акча алып эшли икән? Үзем андый кешеләрне белмим, очратканым булмады, — ди Бахарева. — Минем иске бер фатир бар, ул авария хәлендә. Шуны тартып алмакчылармы? Аның бер өлеше яшүсмер улыма язылган. Ә аны куып чыгара алмыйлар. Миндә юк андый акча. Нәрсә мин, штрафны түләр өчен махсус операциягә барырга тиешме? Анда менә ай саен 200 мең сум түлиләр дип язалар. Әмма бармыйм.

Гөлнара Бахарева берничә ай дәвам иткән бу эшнең иң начар ягы — ул аңа карата басым артуы, янап язуларның, шалтыратуларның ешаюы, диде.

➡️Азатлык сәхифәсендә
➡️Көзге сайтта

@azatliqradiosi
💔6👍2🥰1
Русия Украинага сугыш башлаганнан соң 57 меңнән артык русияле АКШтан сыену урыны сораган

Русияләр АКШтан сыену урынын төрле сәбәпләр белән сорый. Алар арасында ил хакимиятенең Украинага карата сәясәте белән риза булмаучылар да, сәяси карашлары сәбәпле эзәрлекләнүчеләр дә бар.

Сезнең танышлар арасында сугыш башлангач АКШка китүчеләр булдымы?

@azatliqradiosi
✍1
Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның тоткарланып кулга алынуына бүген 40 көн тулды.

Алсу кайда утыра, нинди шартларда тотыла? Ниләр турында уйлый, ниләр эшли?

Ул бу хакта кыска гына хатларда яза. Бүген аның рөхсәте белән хатларының кайбер өзекләрен бирәбез.

#FreeAlsu #Татарстан

@azatliqradiosi
❤14😢8💔1
“Башкортостан” дәүләт кино студиясе Икенче дөнья сугышында катнашкан генерал Миңлегали Шәйморатов турындагы анимацион фильмга музыкаль әсәр булдыру өчен биш миллион сумлык килешү төзегән.

Килешү эшмәкәр Василий Кисилев белән төзелгән. Ул бу анимацион фильмга ким дигәндә 48 минутлык әсәр иҗат итәргә тиеш.

Элегрәк Шәйморатов турында тулы метражлы анимацион фильм төшерүгә 26,6 миллион сум акча бүлеп биреләчәге әйтелде. Бәйге үткәреп тормый гына бер башкаручыны да билгеләделәр. Аны "Муха" студиясене мөдире, эшмәкәр Артур Абдрахманов төшерергә тиеш булачак.

Мультфильм "башкорт халкының батыр үткәне хикәяләренә" нигезләнергә тиеш. Проект "Төньяк амурлары" мультфильмының дәвамы булачак.

Анимацион фильмдагы вакыйгалар музейда башланып китә, анда экскурсиягә балалар килгән була. Өлкән яшьтәге гид аларга хикәяләр сөйли, ахырдан бу кешенең генерал Шәйморатов улы булуы ачыклана.

▪️"Төньяк амурлары" ("Северные амуры") мультфильмы 1812 елгы Русия-Франция сугышының 200 еллыгы уңаеннан төшерелде. "Төньяк амурлары" дип 1812 елгы сугышта катнашкан башкорт яугирләрен атыйлар. Ук-җәя белән коралланган башкорт солдатларына мондый атаманы шулай ук сугышта катнашкан урыс шагыйре Денис Давыдов бирә.
▪️Башкортстан башлыгы сүзләренчә, бу – Башкортстанда ясалган һәм бөтен ил кинотеатрларында күрсәтеләчәк беренче анимация фильмы.

@azatliqradiosi
👍3🌚1
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 28 ноябрь иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйк:

🔸Израил белән ХӘМӘС тынычлык килешүен тагын 2 көнгә озайткан. ХӘМӘС тагын 20 тоткынны азат итәчәк, дип хәбәр итте Катар. Газзәдә утны туктату килешүе 24 ноябрь башланды, башта ул 4 көнлек булачак диелде.

🔸Тинькофф банк үз хезмәткәрләренә чит илләрдән эшләргә тыйган. Чыгарма Беларус, Әрмәнстан һәм Казакъстаннан эшләүчеләргә ясалган. Банк бу карарны иминлек сәбәпләре белән аңлатты.

🔸Төнлә Казанның Болотников урамында янгын чыккан. 98 яшьлек ир-ат һәлак булган, 88 яшьлек хатын-кыз зыян күргән диелә. Янгын сәбәбе әлегә ачыкланмады.

🔸Уфада Гафури театры сәхнәсендә Оренбург театры "Время Z" дип аталган спектакль куйган. Ул Русиянең Украинага каршы сугышын каһарманлаштыра. Спектакль Русиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәтеләчәк, ди Горький исемендәге Оренбург театры җитәкчелеге.

🔸Merriam-Webster американ сүзлеге 2023 ел сүзе дип "аутентик" сүзен (authentic) атады. Бу сүзгә игътибар ясалма интеллект һәм үзбилгеләнү (identity) мәсьәләләренә кызыксынуга бәйле диелә.

Безне укыгыз, дусларыгызны да Азатлык телеграм-каналына чакырыгыз! Бергә булыйк!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3✍1🔥1