Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
АКШның Калифорния штатының Лос Анжелес шәһәрендә беренче тапкыр башкортлар җыены узган. Аны "Туганлык" татар-башкорт берләшмәсе оештырган. Җыен узган мәйдан милли бизәкле келәмнәр, Башкортстан байраклары белән бизәлгән, чарада катнашучылар башкорт милли…
АКШның Калифорния штатының Лос Анжелес шәһәрендә беренче тапкыр узган башкортлар җыены турында язган идек.
Чарадан күбрәк фотоларны👉 монда карый аласыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Лос Анжелеста беренче тапкыр башкорт җыены узган
Чарада якынча 60 кеше катнашкан, килүчеләр кайсы ырудан булуларын барлаган, шәҗәрәлен тикшергән.
🔥8❤1
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 28 ноябрь иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйк:
🔸 Израил белән ХӘМӘС тынычлык килешүен тагын 2 көнгә озайткан. ХӘМӘС тагын 20 тоткынны азат итәчәк, дип хәбәр итте Катар. Газзәдә утны туктату килешүе 24 ноябрь башланды, башта ул 4 көнлек булачак диелде.
🔸 Тинькофф банк үз хезмәткәрләренә чит илләрдән эшләргә тыйган. Чыгарма Беларус, Әрмәнстан һәм Казакъстаннан эшләүчеләргә ясалган. Банк бу карарны иминлек сәбәпләре белән аңлатты.
🔸 Төнлә Казанның Болотников урамында янгын чыккан. 98 яшьлек ир-ат һәлак булган, 88 яшьлек хатын-кыз зыян күргән диелә. Янгын сәбәбе әлегә ачыкланмады.
🔸 Уфада Гафури театры сәхнәсендә Оренбург театры "Время Z" дип аталган спектакль куйган. Ул Русиянең Украинага каршы сугышын каһарманлаштыра. Спектакль Русиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәтеләчәк, ди Горький исемендәге Оренбург театры җитәкчелеге.
🔸 Merriam-Webster американ сүзлеге 2023 ел сүзе дип "аутентик" сүзен (authentic) атады. Бу сүзгә игътибар ясалма интеллект һәм үзбилгеләнү (identity) мәсьәләләренә кызыксынуга бәйле диелә.
Безне укыгыз, дусларыгызны да Азатлык телеграм-каналына чакырыгыз! Бергә булыйк!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3✍1🔥1
📍Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары сугыштагы ирләрне алмаштыруны сорап Радий Хәбировка мөрәҗәгать иткән
Алар ирләрнең "тимер булмавын", бер елдан артык окопларда яшәвен искәртә.
Башкортстан түрәсе исә Путинның мобилизация игълан итү турындагы фәрманына сылтанып, сугыш бетмичә кайта алмыйлар дип җаваплаган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.
VPN булмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

😁8😢3❤1👍1🔥1
Казанда Евразия даласын өйрәнү үзәге төзелә. Уфага җавапмы?
Татарстан фәннәр академиясе Евразия даласы халыклары тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү халыкара үзәген төзи. Бу башкорт галимнәренең күчмә халыкларны өйрәнүдә Татарстанны читләштергәннән соң, Казанның үзенчә җавабы кебек яңгырады.
Шул уңайдан үткәрелгән фәнни җыенда башкорт мәсьәләсенә турыдан-туры кагылмасалар да, галимнәр тарихны бозып күрсәтүчеләргә, бер милләтне алга чыгару концепциясе булдыручыларга каршы булуларын белдерде. Кайбер галимнәр моны Русиянең төрки дөньяда йогынтысын киметмәсен өчен эшләнә дип тә уйлый.
Җыенда Казакъстан тарихчысы Казан галимнәре белән бәхәскә керде. Татар галимнәренең дә Казакъстанга карата дәгъвалары күп булганы аңлашылды.
👉 Бу хакта тулырак безнең язмада укыгыз.
Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.

Фәнни җыенда Башкортстаннан бер галим генә катнашты һәм ул татар-башкорт мәсьәләсен күтәрмәде. Шул ук вакытта Казакъстан әлеге Үзәк төзелүгә каршылык күрсәтте. Галимнәр яңа оешма төзелү артында Русиянең тышкы сәясәте дә торырга мөмкин дип исәпли.
👍9🤔3
Татарстанда инвалидлык пенсиясен күпме кеше ала, дип уйлыйсыз? Алар арасында балалар күпме?
Җавап 👉 бу хәбәрдә һәм югарыдагы рәсемдә.
VPN булмаса, монда басыгыз.

😢7
Бүген танылган татар язучысы, журналист Гадел Кутуйның тууына 120 ел тулды
Ул күп телләргә тәрҗемә ителгән "Тапшырылмаган хатлар" повесте, балалар өчен "Рөстәм маҗаралары" исемле фантастик-хыялый әсәре, күпсанлы пьесалар һәм әсәрләр авторы.
Безнең "Әйдә! Online" проекты Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар" әсәреннән өзекне әзерләгән иде. Аның безнең сайтта укырга, шулай ук аудиосын тыңларга тәкъдим итәбез.
Ә сез Кутуй иҗатын яратасызмы? Яраткан әсәрегез нинди?

❤16🔥3👍1
📍Русиянең көньягында һәм аннексияләнгән Кырымда 346 мең кеше утсыз кала бирә
Кырымның кырымтатарлар күпләп яшәгән кайбер районнарда гадәттән тыш хәл кертелде.
27 ноябрьгә каршы төндә Русия һәм Украинаның көньягында моңарчы күрелмәгән көчле давыл булды. Берничә кешенең үлүе билгеле.
Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.

😢4
⚡️ Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева вафат
Бу хакта Камал театры матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәрхүмә белән хушлашу иртәгә, иртәнге 10да Мәрҗани мәчете каршында була, дип хәбәр ителә.
Наилә Гәрәева бөтен тормышын театрга багышлаган, татар театрына 60 елдан артык хезмәт иткән артистларның берсе иде.
#Татарстан

Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева вафат
Аның каты авырудан соң вафат булуы әйтелә.
😢27
📍 Татарстанда соңгы 10 айда җыелган салымнарның 62 проценты Мәскәүгә күчерелгән
10 ай эчендә республикада 1 трлн 17 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Шуларның 633 млрд сумы федераль бюджетка күчерелгән. Республика керемнәренең 38 проценты – 384,7 млрд сумы Татарстанда калган.
2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчергән иде.
Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
10 ай эчендә республикада 1 трлн 17 млрд сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр җыеп алынган. Шуларның 633 млрд сумы федераль бюджетка күчерелгән. Республика керемнәренең 38 проценты – 384,7 млрд сумы Татарстанда калган.
2022 елда Татарстан, Пенсия фонды һәм Социаль иминиятләштерү фондын исәпкә алып, үзендә җыелган керемнәрнең 71 процентын Мәскәүгә күчергән иде.
Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз сылтама 👉 монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬11
Татарстанның бала хокуклары вәкиле "Егет сүзе" ("Слово пацана") сериалын Роскомнадзорга шикаять итмәкче
Ирина Волынец фикеренчә, бу сериал балалар өчен зыянлы: алар анда күрсәтелгәнчә АУЕ хәрәкәтен кабатлый башлаган. Бу хәл Татарстанда гына түгел, Русиянең башка төбәкләрендә дә күзәтелә, хәтта 12 яшьлек балалар турында сүз бара ди ул.
▪️ Сериал журналист Роберт Гәрәевнең "Егет сүзе. 1970-2010 еллардагы криминаль Татарстан" китабына нигезләнеп төшерелгән. Ул 90нчы елларда үсмерләр арасында барлыкка килгән җинаятьчел төркемнәрне тасвирлый.
▪️Кичә Татарстан медиасында Сарман районында яшәүче балалар сериал белән рухланып, шундагыча уйный башлаган дигән хәбәрләр таралды. Алар 90нчы елларда республикада билгеле булган ике җинаятьчел төркемнең исемнәре белән Telegram-каналлар ясаган, бер-берсенә очрашу ("стрелка") билгели, җыеннар игълан итә, сугышуларын төшереп видео кертә һәм хәтта харитада үзләренә районнар бүлешә башлаган диелә.

Татарстанның бала хокуклары вәкиле "Егет сүзе" сериалын Роскомнадзорга шикаять итмәкче
Сериал журналист Роберт Гәрәевнең "1970-2010 еллардагы криминаль Татарстан" китабына нигезләнеп төшерелде. Сарманда балалар сериалдагыча уйный башлаган һәм җинаятьчел төркемнәрнең исемнәре белән Telegram-каналлар ачкан. Республиканың бала хокуклары вәкиле…
🤡6👍1
Дөнья татар конгрессы 2024 елны татар дөньясында Шәхесләр елы дип игълан итте
Бу хакта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген Казанда Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумында җиткергән. Әлеге карар кичә Милли Шура утырышында кабул ителгән.
Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елны республикада Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан иткән иде.
Русия президенты Владимир Путин исә 2024 елны Русиядә Гаилә елы дип игълан итте.
❓Ә сез киләсе елның нинди ел булуын теләр идегез?

😁3✍1🤔1
1 декабрьдән Уфада балалар бакчасы өчен түләү бәясе арта
Декабрь башыннан баланың бер көн бакчада йөрүе 19 сумга кыйбатланып 170 сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта Уфа мэриясендә раслаганнар. Әгәр бала аена 21 көн бакчага барса, аена 3570 сум түлисе булачак. Бер балага аена 400 сумга диярлек артыграк түләргә туры киләчәк дигән сүз.
Шәһәр хакимиятләре бәяләрнең артуын азык-төлекнең кыйбатлануы белән аңлата.
Түләүнең бер өлешен республика бюджеты каплый: гаиләдә ничә бала булуга карап, компенсациянең күләме аена 387,48 сумнан 1 356,18 сумга кадәр булырга мөмкин.
❓Балалар бакчасына йөрүче балагыз бармы, күпме түлисез?
#Башкортстан

🤡1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 1891 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1164 кеше, Татарстаннан кимендә 727 һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булганнарны теркәп бара.
Бүген 28 ноябрь, сугышның 643нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1164 кеше, Татарстаннан кимендә 727 һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Азатлык сугышның беренче көненнән башлап анда һәлак булганнарны теркәп бара.
Бүген 28 ноябрь, сугышның 643нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢5🔥1
"Vерните мужа! Я Zа#балась" — Мобилизацияләнгән ирләрнең хатыннары флешмоб башлап җибәрде
Русиядә мобилизацияләнгәннәрнең туганнары флешмоб оештырган: алар машина тәрәзәләренә Украинада сугышучы ирләрне өйләренә кайтарырга чакыручы стикерлар ябыштыра.
Флешмоб хакында мәгълүмат һәм аның белән бәйле фотолар "Путь домой" Telegram-каналында чыкты.
Фотолардан күренгәнчә, хатын-кызлар машинага "Vерните мужа! Я Zа*балась" һәм "Vерните Zятя…" дигән стикерлар беркеткән. Ижау, Орел, Барнаулдан, Краснодар краеннан һәм Амур өлкәсеннән шундый фотолар килгән.

❤🔥5🔥3😁3👍2😢1