Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️2 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең “Гараж-500” машина базарында янгын чыкты. Ут тиз арада базар павильоннары буйлап таралды. Янгынны 3 декабрь иртәсендә генә тулысынча сүндерә алдылар, дип хәбәр итте Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы. Янгын 2 декабрьдә…
Чаллыдагы "Гараж-500" базарындагы эшмәкәрләр янгын сүндерүчеләрне "басып карап торуда" гаепли

Бу хакта алар шәһәр башкарма комитеты вәкилләре белән очрашуда әйткән.

Ут чыккан көнне сәүдә нокталарының хуҗалары мөлкәтләрен коткарырга дип килгән һәм янгын сүндерүчеләрнең эшеннән канәгать калмаган. Алар ут чыккан урыннан янгынның бөтен павильоннарга күчүен, шулай ук су белән проблемнар булуын сөйләгән.

"Объектта өч гидрант бар, аларның берсендә генә су калган иде, икесе — буш. Тикшереп чыкканнан соң, автоцистерналарны бер чакрым ераклыктагы гидрантка тоташтырдылар. Алардан шлангалар сузылды, бу эш вакытны ала", дип аңлаткан Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгынга каршы хезмәтенең 15нче янгын-коткару отряды җитәкчесе Алмаз Мифтахетдинов.

Зыян күрүчеләрне бу җавап тынычландырмаган, "янгынның ахырга кадәр күчүен көтеп басып тордылар дигәнрәк хис калды, сез эшегезне эшләмәдегез", дигән очрашуда катнашучыларның берсе.

▪️2 декабрь кичендә Чаллы шәһәренең "Гараж-500" машина базарында янгын чыкты. Ут тиз арада базар павильоннары буйлап таралды. Янгынны икенче көн иртәсендә генә тулысынча сүндерә алдылар.

Янгын нәтиҗәсендә килгән зыян күләме әлегә хәбәр ителми.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢4🔥3👍1
Матвиенко Русиядә абортлар тыелмаячак дип ышандырды

Русия хакимиятләре аборт ясатуны тыярга җыенмый, чөнки бу демография өлкәсендәге проблемны хәл итмәячәк. Бу хакта Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко әйтте.

"Бернинди тыюлар, басымнар, бу өлкәдә канунны криминаллаштырулар да бу проблемны хәл итә алмый һәм алмаячак та икәнен беләм. Дәүләт бу юл белән бармаячак", дигән ул.


Шул ук вакытта йөклелекне өзү хезмәтләренең "идән астына күчүенә" юл куярга ярамый, дип искәртте ул. Аның әйтүенчә, "Русиянең начар нәтиҗәләр белән тәмамланган тәҗрибәсе бар: бу — канунсыз хезмәт базары, хатын-кызлар арасында үлемнәрнең артуы".

Матвиенко фикеренчә, хатын-кызларны абортны кайда ясарга — хосусый клиникадамы, әллә дәүләтнекендәме дигән "сайлау хокукыннан мәхрүм итәргә ярамый", чөнки бу хастаханәләр бөтенесе бердәм медицина стандартлары нигезендә эшли.

Шул ук вакытта ул абортларны медицина күрсәтмәләре булганда гына һәм хатын-кызны көчләгән булсалар гына ясарга кирәк дигән.

@azatliqradiosi
👍3🤡2✍1
Медиа: Дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнүче тоткын СИЗОда үлгән

Благовещенски шәһәрендәге тикшерү изоляторында утыручы Сергей Яценко үз-үзенә кул салган, дип белдерә төрмә җитәкчелеге. Мәрхүмнең туганы исә "Би-би-си" басмасына төрмә җитәкчеләренең сүзенә ышанмыйм дип сөйләгән.

2023 елның февралендә Приморски крае эшкуары, 46 яшьлек Сергей Яценкога карата Кытайга мәгълүмат тапшыруда гаепләп эш ачылган иде. Янәсе, ул 2022 елда Кытайның махсус хезмәтләренә Русиянең атом коралы турында яшерен мәгълүмат тапшырган.

Мәхкәмә базасында Яценкога карата нинди чикләү чарасы кулланылуы хакында мәгълүмат юк, чөнки дәүләткә хыянәт белән бәйле эшләр һәм аларны яклаучылар турындагы мәгълүмат мәхкәмә сайтына чыгарылмый. 

Яценко техника төзү һәм сату белән шөгыльләнүче берничә ширкәт хуҗасы булган. Аның өч баласы калган.

Февральдә аенда шул ук Благовещенскида кытай техникасын китерүче ширкәттә эшләгән 37 яшьлек Иван Лукин да тоткарланган, ул Яценкога Кытайның махсус хезмәтләренә мәгълүмат тапшыруда ярдәм итүдә шикләнелә.

@azatliqradiosi
🤬4👍2
Хәерле иртә, кадерле укучыларыбыз! 5 декабрь иртәсендә Азатлык эшен дәвам итә, башта иртүккә төп хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төнлә Русия Украинаның төрле өлкәләренә дроннар белән һөҗүм итте, Украина хәрбиләре 10 дронны бәреп төшерүе турында хәбәр итә.

🔸Үз чиратында Русия саклану министрлыгы басып алынган Кырым һәм Азов диңгезе өстендә 41 Украина дронын бәреп төшүе турында белдерә. Төнлә Кырым күперендә хәрәкәт туктатылган иде, ул иртүк кенә торгызылды.

🔸Русия думасы депутаты Нина Останина илдә "Слово пацана" сериалын күрсәтүне тыярга сорады. Ул Иркутскида 15 яшьлек егетне үтерүне бу сериал белән бәйле булуын белдерә.

🔸Башкортстанның Кырмыскалы районында бер укучы икенчесенә пычак тотып һөҗүм иткән. Аны хастаханәгә илтеп дәвалыйлар.

🔸Чаллы мэры Наил Мәһдиев "Гараж-500" автобазарында чыккан зур янгыннан соң Татарстан президентына мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорады. Янгыннан килгән зыян миллиарларча сум дип бәяләнә.

Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык белән калыгыз!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍2✍1🥰1
📍Путин "кайбер категориядәге хатын-кызлар"ны амнистия белән азат итүне хуплады

Кеше хокуклары шурасы утырышында Ева Меркачева Путиннан көч куллану белән бәйле булмаган җинаятьләрдә шикләнелүче яки хөкем ителгән хатын-кызларны азат итүне сорады.

"Сез китергән мисаллар ышандыргыч һәм бу хакта карар әзерләргә һәм кабул итәргә кирәк дип саныйм", дип җавап бирде Русия президенты.

Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.
VPNсыз сылтама
монда.
😁5👍2🤔2
✅ Татарстан һәм Башкортстан бюджетына керемнәр нигә арта?

Ике республика өчен ел катлаулы башлануга карамастан, аларда керемнәр арта. Бу нәрсә белән бәйле? Азатлык 2023 елның 11 аенда ике төбәктә керемнәрнең күпмегә артуын, Мәскәүгә күпме салым юллавын, федераль үзәктән күпме ярдәм алуын өйрәнде һәм белгеч белән сөйләште.

"Доллар-рубль курсы ишелгәннән соң инфляция башланды. "Башнефть" һәм экспортка юнәлдерелгән ширкәтләрнең керемнәре үсүе долларның рубльгә карата бәясе артуы белән бәйле. Шул ук вакытта нефтьчеләр чыгымнарны рубльдә каплый. Татарстанда да шундый ук хәл", ди ул.

👉 Тулырак безнең көн язмасында укый аласыз.
VPN булмаса, монда басыгыз.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢3😁1
2022 елда Русиядән киткән релокантлардан күпме кеше кире кайткан? 🤔

"Известия" газеты "Финион" ширкәтенең сораштыруына сылтанып, бу санны 40% дип атый. Төп сәбәп булып киткән илләрдә яшәү рөхсәтен алуның кыенлашуын атыйлар.

Ләкин төрле чыганаклар төрле саннарны әйтә:

🔸HeadHunter эш эзләү порталы мәгълүматына күрә, киткән релокантларның 26%- гына кайткан.

🔸Ә Русия президенты Владимир Путин исә 50% кеше кайткан дип белдерде, һәм моны "тыйнак исәпләү" дип атады, янәсе, кайтучыларның саны тагын да күбрәк.

Ә сезнең танышлар арасында Русиядән китүчеләр күп булдымы? Алардан күпме кеше кайтты?
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥3😱2✍1👎1
📍Русия гаскәреннән качып китәргә теләүчеләр саны ике тапкыр диярлек арткан

Русия хәрбиләре үзләре хезмәт итә торган хәрби бүлекчәләрдән китү өчен дезертирлыкны оештыруны сорап хокук яклаучыларга ике тапкыр ешрак мөрәҗәгать итә башлаган. Бу "Идите лесом" белешмәләреннән күренә.

Проект саннарыга күрә, сентябрь-ноябрь айларында хәрбиләрдән шундый 577 мөрәҗәгать килгән. Ә менә июнь-август аенда аларның саны 305 кенә булган.

Фронттан китү омтылышы аеруча октябрьдә (218 очрак) күп теркәлгән.

Тулырак 👉 монда укыгыз. Сылтама ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
👍6🙏2🤷‍♂1
Соңгы көннәрдә "Слово пацана" сериалы бик популяр. 80-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган киноны Казанда төшерергә рөхсәт итмәгәннәр.

Бу хәлләр кабатлана аламы? Ник нәкъ менә Казан җинаятьчел дип таныла? Белгечләр белән сөйләштек.

Рәсемнәрдә язмадан төп фикерләрне тәкъдим итәбез, аны тулысынча монда укыгыз.
👍2🔥2🥱2❤1
🚌 Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 42 сумга кадәр артырга мөмкин.

Татарстанда 2024 елда тарифлар 15,7 процентка кадәр артырга мөмкин. Шул исәптән, Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе 16 процентка үсүе ихтимал, диде Татарстан дәүләт тарифлары комитеты рәисе Александр Груничев.

Аның сүзләренчә, җәмәгать транспортында йөрү бәясен 8 декабрьдә караячаклар.

Тулырак монда укый аласыз. VPNсыз сылтама.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬6😢2👍1
Октябрьдә Грузиядә югалган Русия активист Түбән Тагил изоляторында табылган.

Рафаил Шепелевны ялган юл белән Цхинвал районына алып чыкканнар (ул — үзбилгеләнгән Көньяк Осетия республикасында, анда Русия хәрбиләре урнашкан) һәм тоткарлаганнар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬6
Әлмәт театрын Маҗарстан режиссеры Сәрдәр Абдуллин (ул иҗади даирәләрдә Сәрдәр Таһировский буларак билгеле) җитәкләячәк.

Моңарчы ул Татарстанда ике спектакль: 2021 елда — "Ядәч! Исемдә!" трагикомедиясен һәм 2022 елда "Хан кызы Турандык" музыкаль трагикомедиясен куйды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔6👍4✍1❤1🔥1
❗️Татарстанга зәмһәрир суыклар килә.

Ул хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә. Бүгеннән башлап 13 декабрьгә кадәр бик салкын булачак, температура нормадан 10-20 дәрәҗәгә түбән булыр дип көтелә.

Иртәгә төнлә температура -25 °C тәшкил итәр дип фаразлана. Пәнҗешәмбе көндез исә -23 °C булачак. Суыкларның сәбәбе — Арктикадан килгән антициклон.

Гадәттәгедән тыш салкын һава торышы 13 декабрьгә кадәр дәвам итәр дип көтелә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
☃6❤1👍1🔥1