🛫Казаннан Новосибирскига очышлар саны арта.
Декабрьдән башлап Татарстан башкаласыннан бу шәһәргә атнасына 13 тапкыр очарга мөмкин: димәк, көн саен диярлек икешәр рейс башкарыла дигән сүз.
Шунысы кызык: моңарчы Казаннан фәкать Мәскәүгә генә очкан S7 һава юллары соңгы елларда Мәскәү очышларын шактый гына киметкән, ә менә Себергә рейслар санын һәрдаим арттырып тора. Татарстан юлчылары Русиянең көнчыгышында урнашкан төбәкләргә һәм Азия илләренә уратып Мәскәү аша түгел, ә Новосибирски аша очуны кулайрак күрә, күрәмсең.
Казанның үзеннән дә авиаһаб ясарга җыеналар. Бу эшкә Nordwind ширкәте алыначак. Бу хакта монда язган идек.
Ә сез Казаннан гадәттә кайсы якларга очасыз? Гомумән, очасызмы? Языгыз әле, зинһар.
#Татарстан
@azatliqradiosi

Telegram
Azatlıq Radiosı
🛬🛫Казан һава аланыннан авиаһаб ясарга телиләр.
Киләсе елдан башлап Nordwind авиакомпаниясе Казан аэропорты аша очышларны активлаштырырга җыена. Мәсәлән, апрельдә Татарстан башкаласыннан Якутскига рейс ачыла — һәм ул киңфюзеляжлы очкычларда башкарылачак.…

❤4✍1👍1
Сәлам, дуслар! 6 декабрь иртәсенә төп хәбәрләрне барлыйк:
▪️ Төнлә Русия янә Украинага дроннар белән һөҗүм итте. Украина һава көчләре 48дән 41 дронны бәреп төшерүен белдерә.
▪️ Соңгы 2 көндә Газзәгә көненә һуманитар ярдәм белән 100шәр йөк машинасы гына узган — БМО. АКШ моның аз булуын белдерде, һәм Израилне күбрәк һуманитар ярдәмгә юл ачырга чакырды.
▪️ Русия АКШның журналист Эван Гершковичны азат итү турында яңа тәкъдимен кире какты, дип белдерде Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер. Wall Street Journal журналисты быелның мартында шымчылыкта гаепләнеп кулга алынган иде.
▪️ КАМАЗ 2024 елда 45 меңгә кадәр йөк машинасын чыгарырга планлаштыра. "Авырлыкларга карамастан, КАМАЗ үзен яхшы хис итә", диде Чаллы мэры. 2022 елда КАМАЗ 39,8 мең йөк машинасын чыгарган.
▪️ Русиянең иң зур стримминг хезмәтләренең берсендә "Ядәч! Истә" фильмын татарча карау мөмкинлеге барлыкка килде. Бу кулланучыларның күпләп татарча аудиорәт өстәү үтенечен язудан соң мөмкин булды.
Көн дәвамында Азатлык белән калыгыз, без татарча башкалар хәбәр итмәгән яңалыкларны тапшырабыз!

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥4👍2❤1✍1🥰1
Журналист Искәндәр Сираҗи Татарстан президентына эзәрлекләнүе турында ачык хат язган
Ул өендә узган тентү турында искә алып, аны эзәрлекләү әмере президент идарәсеннән бирелгән дип фаразлый.
Сираҗи озын хатында Татарстанда комсыз инвесторлар, булдыксыз җирле түрәләр, намуссыз хокук сакчылары тарафыннан халык зар елавын һәм бу хакта рәсми медиа язмыйча бу вазифаны үз өстемә алырга туры килде дип аңлата һәм ахыр чиктә халык мәнфәгатен кайгыртучы кешене "оппозицион" журналистка әйләндерделәр, "гәрчә, мин беркайчан да дәүләткә каршы бармадым", дип яза.
16 ноябрьнең иртәсендә Искәндәр Сираҗиның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды.
Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз 👉 сылтама.

— Ә бит Татарстан республикасында кешенең канунлы хокуклары өчен Сез җаваплы. Сез – Конституция гаранты! Бу хаксызлыклар, пычрак алымнар Сезнең идарәгез вакытында башкарыла, — диелә ачык хатта.
16 ноябрьнең иртәсендә Искәндәр Сираҗиның өенә куәт оешмасыннан тентү белән килделәр. Килү сәбәбен Азатлык журналисты Алсу Кормаш эшенә бәйле дип аңлатып, рәсми кәгазь күрсәткәннәр. Аның, хатыны Эльмира Сираҗиның бөтен телефоннары, компьютерлары алынды.
Тулырак 👉 монда укыгыз. VPNсыз 👉 сылтама.
Азатлык Радиосы
Журналист Искәндәр Сираҗи Татарстан президентына эзәрлекләнүе турында ачык хат язган
Ул хатында өендә узган тентү турында искә алып, Рөстәм Миңнехановның чорында хаксызлыкның таралуын, пычрак алымнар белән эш ителүе турында яза һәм аны эзерлекләү әмере президент идарәсеннән бирелгән дип фаразлый.
👍12🔥5❤4
❗️АКШ "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы ике оешмага чикләүләр кертте
АКШ сәүдә министрлыгы Русиянең 28 ширкәтенә экспорт чикләүләре кертте. Шуларның икесе Татарстанның "Алабуга" махсус икътисади зонасыннан.
"Альбатрос" оешмасы пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә, ә "Дельфин Алабуга" моторлы көймәләр чыгара.
Тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз. VPN сылтама 👉 монда.

❤🔥7❤1👍1🤡1
💔 "Алсуга ничек ярдәм итәргә дигән уй белән ятам һәм уянам". Алсу Кормаш турында ире сөйли
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ай ярым диярлек сак астында. Алсуның ире Америка түрәләренең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын Алсу эшенә җәлеп итү максатыннан АКШка барды. Яңа биргән әңгәмәдә ул Кремльнең ни өчен американнарны тотык итеп алуы, гаиләсенең бу хәлләрне ничек кичерүе һәм Алсуга бүген ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләде.
Ул шулай ук Алсуның тоткарлануына бәйле мөселман илләре, Төркиядә реакция көтүен әйтә.
Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз 👉 монда басыгыз.

— Алсу турында журналист, әни кеше, туган теле һәм мәдәнияте өчен җан атучы буларак сөйләү бик мөһим. Мин һәр иртән бер уй белән торам һәм кич бер уй белән ятам: Алсуны азат итәр өчен җитәрлек эшлимме? Шуңа күрә башкаларны да бу турыда мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә чакырам, — ди ул.
Ул шулай ук Алсуның тоткарлануына бәйле мөселман илләре, Төркиядә реакция көтүен әйтә.
Әңгәмәне 👉 безнең сайтта укыгыз.
VPNсыз 👉 монда басыгыз.
Азатлык Радиосы
"Алсуга ничек ярдәм итәргә дигән уй белән ятам һәм уянам". Алсу Кормаш турында ире сөйли
Азатлык журналисты Алсу Кормаш инде ай ярым диярлек Казанда тикшерү изоляторында тотыла. Алсуның ире, "Настоящее Время" телеканалы мөдире Павел Буторин Америка түрәләренең һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын Алсу эшенә җәлеп итү максатыннан АКШка барып очрашулар…
💔13😢2
📍 Мобилизацияләнгәннәрнең туганнары: Путин белән "туры элемтәгә" кадәр басып алу өчен сугышчыларны Авдеевкага һөҗүмгә ташлыйлар
95411нче хәрби бүлекчәдәге хәрбиләрнең туганнары Русия президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать язган. Алар Авдеевка юнәлешендә мобилизацияләнгәннәрне "белә торып тар-мар иттерүләрен" әйтә.
Шулай ук ул ире әйткәннәрне дә китергән: ире аңа мәетләр өстеннән йөрибез, алар бөтен җирдә тулып ята дип сөйләгән.
Путинга хатны 1000нән артык кеше имзалаган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

"[Владимир Путинның] "туры элемтә"сенә һәм Яңа елга куалар. Ниндидер нәтиҗә кирәк. Бөтенесе Авдеевканы алабыз да, алга таба сөйләшүләр булачак дип әйтә", дип сөйли бер мобилизацияләнгән хәрбинең хатыны.
Шулай ук ул ире әйткәннәрне дә китергән: ире аңа мәетләр өстеннән йөрибез, алар бөтен җирдә тулып ята дип сөйләгән.
Путинга хатны 1000нән артык кеше имзалаган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
🤬6
Казан медицина көллиятенең ришвәт өчен тоткарланган мөдиренә акча белән хәрәмләшү турында җинаять эше ачылган
Тикшерү фаразынча, Казан медицина көллиятенә пенсиядәге шәфкать туташларын укыту өчен 800 мең сумлап акча бүлеп бирелгән, тик янәсе бу акчалар урланган.
Зөһрә Хисаметдинованы 6 февральгә кадәр йорт сагында калдыру карары кабул ителгән.
Тулырак монда укыгыз.

🤔6👍1
Татарстан БРИКС уеннарына Казандагы Үзәк стандионны ремонтларга җыена. Бу эшкә күпме акча бүленәчәк дип уйлыйсыз?
Җавап рәсемдә ☝️
Казанда БРИКС уеннары 2024 елның июнендә узарга тиеш. Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Русиянең җыелма такымнары спорт уеннарыннан һәм ярышларыннан читләштерә. Шуңа Русия "альтернатив" спорт чараларын үткәрә.

😱4❤1🤡1
📍Башкортстанда түрәләрне һәм депутатларны коррупция өчен кайбер очракта җәзага тартмаска тәкъдим итәләр
Әгәр түрәләр ришвәтне "форс-мажор шартларында" алган булсалар, аларны җаваплылыкка тартмаска тәкъдим итәләр. Бу 👉 Башкортстан Корылтаена кертелгән канун өлгесе.
Әлеге тәкъдим турында тулырак безнең хәбәрдә укыгыз, ә сез бу хакта ни уйлыйсыз?

🤣7🤬1🤡1
Быел җәй ахырында Роскомнадзор һәм Русия юстиция министрлыгы "ят агентлар" турындагы канунны кабат бозган өчен күпләп беркетмәләр төзү кампаниясен башлап җибәргән.
Бер үк кешегә бер ел эчендә өченче шундый беркетмә төзелсә, бу аңа каршы "ят агент" бурычларын үтәүдән качу маддәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкинлек бирә. Аның нигезендә ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
▪️Русиядә "ят агентлар" турында канун 2012 елда кабул ителде. Ул чит илдән финанс ярдәме алган һәм, хакимият фикеренчә, сәяси эшчәнлек алып барган, керем алуга корылмаган теләсә нинди оешманы "ят агент" дип атарга мөмкинлек бирә. Мондый эшчәнлек критерияләре канунда билгеләнмәгән, шуңа хакимиятләр аерым алганда бәйсез мәгълүмат чараларын эзәрлекли ала. Йогынтысы оешмаларга гына түгел, шәхси затларга да булырдай итеп, канунны берничә мәртәбә кырыслаттылар.

Җәй ахырыннан ике тапкыр штраф алган "ят агентлар" саны кисәк арткан
Бер үк кешегә бер ел эчендә өченче шундый беркетмә төзелсә, бу аңа каршы "ят агент" бурычларын үтәүдән качу маддәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкинлек бирә. Аның нигезендә ике елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.
🔥2👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗиның тормыш иптәше, күп еллар "Мәдәни җомга" газетында эшләүче журналист Эльмира Сираҗи ире өчен эзәрлекләүгә дучар булуын белдерде. Ул социаль челтәрләрдә шул хакта видео чыгарды. Узган атнада аларның йортында…
Журналист, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Сираҗиның тормыш иптәше, күп еллар "Мәдәни җомга" газетында эшләгән журналист Эльмира Сираҗи үзенең Instagram-ында эшеннән китүен хәбәр итте.
Ул моны "мыскыл итүләргә һәм гаепләүләргә түзәргә" теләмәве аркасында дип аңлата.
@azatliqradiosi
Ул моны "мыскыл итүләргә һәм гаепләүләргә түзәргә" теләмәве аркасында дип аңлата.
"Үз теләгем белән эштән китү турында гариза язып чыктым. Дөрес эшләгәнмендер дип уйлыйм, өстемнән тау төшкән шикелле булды. Мыскыл итүләргә, нахак гаепләүләргә, тырнак астыннан кер эзләүгә түзеп, үземә аяк сөрттереп яши алмыйм, бигайбә. Мин үземне чүплектән тапмаган. Баш мөхәрриребез ("Мәдәни җомга" газетының баш мөхәррире - язучы Вахит Имамов - ред.) өстәлендә калдырдым. Аңа уңышлар телим. Әйбәт кенә эшләсеннәр, ләкин мин үземне башкача бу кеше коллективында күрмим", дип белдерде ул.Ничек уйлыйсыз, дөрес эшләгәнме?
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Журналист Эльмира Сираҗи "Мәдәни җомга"дан китүе турында хәбәр итте
Ул үз теләге белән эштән китү турында гариза язган. Ноябрь ахырында Эльмира Сираҗи ире - Искәндәр Сираҗи аркасында эзәрлекләүгә дучар булуын, өйләрендә тентү узган көнне эшкә чыкмавы өчен аңлатмалар яздыруларын сөйләде. "Якын көннәрдә мине эштән җибәрсәләр…
👍8😢7😱1
Казанда узган «Казаныш» форумында Камал театрының яңа бинасы турында сүз булды.
Яңалыкларга килгәндә, элекке проектта бина янында машина кую урыны каралган булса, хәзер бу уйдан кире кайтканнар. Парковка урынына театр бакчасы булачак. Анда спектакльләр дә күрсәтеләчәк. Бу хакта Wowhaus архитектура бюросының баш архитекторы Олег Шапиро сөйләде. Камал театрының яңа бинасының концепциясен әлеге ширкәт җиңеп чыккан иде.
Шулай ук театрда өч зал булачак. Өчесен дә уртак фойе берләштерәчәк, ул милли бизәкләр белән бизәләчәк. Аларны рәссам Наиля Кумысникова эшли.
Актерлар өченче катта урнашачаклар һәм залларның һәрберсенә лифтта тамашачылар белән кисешмичә төшә алачаклар. Өченче катта репетиция бүлмәләре дә булачак.

❤4🤬4✍1
АКШ вәкилләр пулатының сигез әгъзасы демократлар Элеанор Холмс Нортон һәм Адам Шифф җитәкчелегендә дәүләт сәркатибе Энтони Блинкенга язган хатларында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны канунсыз тоткарланган дип тануны таләп итә.
Кормашева - Русия һәм АКШ ватандашы. АКШ ватандашын канунсыз тоткарланган дип тану - Вашингтонның аны азат итү өчен рәсми көрәшәчәген аңлата.
Канун чыгаручылар язган хаттан өзекне "Америка авазы"ның урыс хезмәте чыгарды. Анда әйтелгәнчә, Алсу Кормашевага рәсми билгеләмә бирү мөһим, бу АКШ хөкүмәтенең аны тиз арада якыннары янына кайтаруга көч куя алуы, һәм кирәкле акчаларны бүлеп бирсен өчен кирәк.
Вәкилләр пулаты әгъзалары Дәүләт департаментыннан Кормашева эше турында өстәмә мәгълүмат бирүне һәм Дәүләт департаментының Алсу Кормашева янына консуллык вәкилләрен үткәрүләренә рөхсәт алырга тырышуы хакында мәгълүмат җиткерүне сорый.
Русия хакимиятләре моңа бәйле мөрәҗәгатьләрне моңа кадәр гел кире кагып килде.
Кормашеваның ире Павел Буторин хатынын "канунсыз тоткарланган" дип тануның мөһимлеген белдерде. "Дәүләт департаменты Алсуны гаделсез тоткарланган дип таныса, бу бик мөһим адым булачак: әлеге эш белән консуллык бүлеге түгел, американ президентының вәкиле шөгыльләнәчәк. Алсу очрагын башка дәрәҗәгә күтәрү кирәк", диде ул.

АКШ Конгрессында Алсу Кормашеваны "канунсыз тоткарланган" дип тануны сорыйлар
Кормашева — Русия һәм АКШ ватандашы. АКШ ватандашын канунсыз тоткарланган дип тану — Вашингтонның аны азат итү өчен рәсми көрәшәчәген аңлата.
❤9👍3🔥1🙏1
Time журналы Америка җырчысы Тейлор Свифтны "ел кешесе" дип атады
Свифттан тыш, "ел кешесе"нә намзәтләр арасында Русия президенты Владимир Путин, Кытай лидеры Си Цзиньпин, OpenAI ширкәте баш мөдире Сэм Альтман, Британия патшасы Карл III һәм бу елда иң күп акча эшләгән фильм - Грета Гервигның "Барби"сы каһарманы - Барби курчагы да бар иде.
▪️Тейлор Свифт - җырлар авторы, башкаручы, дөньяда иҗаты иң күп сатыла торган артистларның берсе: аның 200 миллионнан артык пластинкасы сатылган. Аерым алганда ул 12 тапкыр "Грэмми" бүләген алган, American Music Awardsның 40 бүләгенә ия.

Time журналы җырчы Тейлор Свифтны "ел кешесе" дип атады
Тейлор Свифт - җырлар авторы, башкаручы, дөньяда иҗаты иң күп сатыла торган артистларның берсе: аның 200 миллионнан артык пластинкасы сатылган.
👍6❤1✍1
Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылындагы ашыгыч ярдәм бригадасында эшләүчеләр Русия президенты Владимир Путинга һәм Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка видео-мөрәҗәгать яздырган.
Алар үзләрен кимсетүгә зарлана - җитәкчелек башка бүлекчәләр белән чагыштырганда безгә өстәмә түләүләрне азрак итеп билгеләмәкче була ди.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

👍4😁4😢1