Башкортстанда һәм Татарстанда -40 градуска кадәр суыта
Ике республикада да салкын һава торышы күзәтелә. Бүген Башкортстанның Балакатай районы Йымаши метеостанциясендә һава температурасы -42,7 градус булган. Уфада -31 градуска җитккән.
Алдагы ике көндә дә республиканың төньягында -40 — -41 градуска кадәр салкыннар көтелә. Көньяк районнарда -25 градуска кадәр суыта.
Татарстанда 9-10 декабрьдә төнге температура -30 градустан -35 градуска кадәр җитәчәк. Көнчыгыш һәм төньяк районнарда - 40 градуска кадәр. Көндез -26 градустан түбән булачак.
Бүген төнлә Әгерҗе районының Бим авылында һава температурасы -49 градуска кадәр төшкән.
Салкыннарны ничек кичерәсез, машиналарыгыз кабындымы бүген?

😱6👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә киләсе елда президент сайлаулары булачак. Беләсезме кайчан? Русиянең Федерация шурасы көнен билгеләгән. 17 март буласы икән. 👉 Хәбәр ачылмаса, менә 👉 бу сылтама бар. Сайлауда катнашу ниятләре барлыгын Геннадий Зюганов, Думаның элекке депутаты…
Русиядә президент сайлау өч көн дәвам итәчәк.
Өч көнлек тавыш бирү президент сайлауда беренче тапкыр кулланылачак. 2021 елда мондый алым Дума сайлауларында кулланылган иде.
Сайлауларны күзәтү белән шөгыльләнүче "Голос" оешмасы фикеренчә, бу сайлауны бәйсез күзәтү мөмкинлеген нык киметә, процедураның кануни узуын контроль итү өч тапкыр авыррак.
Русия президенты сайлау 2024 елның 15, 16, 17 мартында узачак.

🤡3😁2❤1
Башкортстанда вакцина ясатуга каршы чыгучы дини төркемдә 20дән артык кеше кызамык белән авырый башлаган
Бу хәл аркасында Белорет районында кызамык таралмасын өчен чикләү чаралары кертелгән.
Аерым алганда, кызамыкка каршы вакцинасы булмаган балаларга белем алу оешмаларына бару чикләнә, вакцинасыз хезмәткәрләр вакытлыча читләштерелә, вакытлыча киңкүләм чаралар уздыру тыелган.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Башкортстанда вакцина ясатуга каршы чыгучы дини төркемдә 20дән артык кеше кызамык белән авырый башлаган
Бу хәл аркасында Белорет районында кызамык таралмасын өчен чикләү чаралары кертелгән. Аерым алганда, кызамыкка каршы вакцинасы булмаган балаларга белем алу оешмаларына бару чикләнә, вакцинасыз хезмәткәрләр вакытлыча читләштерелә, вакытлыча киңкүләм чаралар…
❤2😢1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә президент сайлау өч көн дәвам итәчәк. Өч көнлек тавыш бирү президент сайлауда беренче тапкыр кулланылачак. 2021 елда мондый алым Дума сайлауларында кулланылган иде. Сайлауларны күзәтү белән шөгыльләнүче "Голос" оешмасы фикеренчә, бу сайлауны бәйсез…
Путин 2024 елда президент сайлауда янә катнашачагын әйткән
Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә.
Русия президенты Владимир Путин бу турыда бүген Кремльдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы тәмамлангач әйткән. Аңа сайлауда катнашу үтенече белән кунакларның берсе мөрәҗәгать иткән, һәм ул, җавап итеп, ризалашкан, дип хәбәр итә агентлык.
❓Путинның президентлыкка янә барачагында шигегез бар идеме?
❓Үзегез бу тавыш бирүдә катнашырга җыенасызмы?
@azatliqradiosi

🤬14😁4🤡2❤1👍1😢1
Путин 2024 елда президент сайлауда катнашачагын әйтте. Аңа тавыш бирергә җыенасызмы?
Anonymous Poll
12%
Әйе, Путинга тавыш бирәм
50%
Юк, Путинга тавыш бирмим
35%
Сайлауга бармыйм
4%
Үз фикерем бар, комментта язам
🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда һәм Татарстанда -40 градуска кадәр суыта Ике республикада да салкын һава торышы күзәтелә. Бүген Башкортстанның Балакатай районы Йымаши метеостанциясендә һава температурасы -42,7 градус булган. Уфада -31 градуска җитккән. Алдагы ике көндә дә…
❗️Казанда коммуналь челтәрдә каза чыгу сәбәпле берничә балалар бакчасы җылысыз калган
Казанның Совет районында коммуналь челтәрдә каза чыкканга берничә балалар бакчасында җылылык бирүне туктатканнар. Бу хакта шәһәрнең мәгариф идарәсе җиткерде.
"XXI гасыр" торак комплексында коммуналь челтәрдә каза чыкты, шуңа микрорайонның берничә балалар бакчаларында җылылык туктатылды. Ике бакчадан балаларны өйләренә алып кайтып киттеләр, ә калганнарында балалар әти-әниләрен көтә", дип хәбәр иткәннәр идарәдә.
Бакчаларда җылыткычлар кабызып куйганнар. Эш вакыты беткәнчегә кадәр әти-әниләр балаларын килеп ала алмаса, аларны икенче бинага күчерәчәкләр. "Ата-аналар белән сөйләшеп эшлибез, аларга ашыгыч рәвештә хәбәр бирдек. Шуңа борчылмауны сорыйбыз, балалар тәрбиячеләр карамагында", дип искәртелә.
▪️Башкортстанда һәм Татарстанга -40 градуслы зәмһәрир суыклар килде. Татарстанда зәмһәрир суыклар вакытында коммуналь челтәрләрдә казалар булса дип 188 мең кешене сыйдыра ала торган 496 вакытлы яшәү пунктлары әзерләнгән.
#Татарстан

🔥2😢2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Путин 2024 елда президент сайлауда янә катнашачагын әйткән Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. Русия президенты Владимир Путин бу турыда бүген Кремльдә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы тәмамлангач әйткән. Аңа сайлауда катнашу үтенече белән кунакларның берсе…
Миңнеханов Путинның сайлауда катнашуын хуплап чыкты
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның 2024 елда президент сайлавында катнашу карарын хуплап чыкты.
"Безнең ил өчен шул кадәр тарихи, хәлиткеч вакытта Владимир Владимир улы Путинның бу карары - президент өчен халык язмышы иң зур кыйммәткә ия икәнен искәртә", диелә Миңнехановның матбугат хезмәте тараткан белдерүдә.
Миңнеханов "нәкъ менә Путин бөтен кешеләрне берләштерүче көч булып тора" дигән. Шулай ук ул Татарстанның алдынгы төбәк булуына Путин ярдәм иткән дип саный.
Путин ярдәме белән Татарстан бүген илнең алдынгы төбәкләренең берсе. Федераль програмнар нигезендә без юллар, мәктәпләр, хастаханәләр, заводлар төзибез. Бу яңа эш урыннары, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Дәүләт башлыгы җитәкчелегендә илебез алга таба да ныгыячак дип ышанам!", дип белдергән Миңнеханов.
❓Рөстәм Миңнеханов фикере белән килешәсезме?

🤮16👎6😁3🥰1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Миңнеханов Путинның сайлауда катнашуын хуплап чыкты Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Владимир Путинның 2024 елда президент сайлавында катнашу карарын хуплап чыкты. "Безнең ил өчен шул кадәр тарихи, хәлиткеч вакытта Владимир Владимир улы Путинның бу…
Җырчы Салават та Путинның янә президентлыкка баруын хуплап чыккан
Бу хакта "Татмедиа" телеграм каналы хәбәр итә.
❓Ничек уйлыйсыз, Путинның бу "көтелмәгән" карарын хуплаучылар хәзер чиратка тезелерме?
#Татарстан
@azatliqradiosi
Бу хакта "Татмедиа" телеграм каналы хәбәр итә.
"Башка вариант юк һәм була да алмый. Владимир Владимировичның күп кенә башлангычлары бар, һәм ул аларны уңышлы тәмамларга тиеш. Ул — конкрет кеше. Эш кешесе. Улыма гел әйтәм: Русия тарихында бу — беренче аек фикерле президент, туры һәм күчмә мәгънәдә. Без аның белән оттык", — дигән җырчы.
❓Ничек уйлыйсыз, Путинның бу "көтелмәгән" карарын хуплаучылар хәзер чиратка тезелерме?
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮24💩3❤2🗿2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Шовинизм көчәйде". Мәскәү өлкәсендә гыйбадәт йортлары ябыла Октябрь азагы-ноябрь башында Мәскәү шәһәрендә Русия хокук саклау оешмалары бер-берартлы ике мөселман үзәген вакытлыча япты. Бу моңа кадәр мәчет вазифаларын башкарган гыйбадәт йортлары иде. Мәхәллә…
Тикшерү комитеты Мәскәүдәге гыйбадәт йортына эшләргә рөхсәт биргән
Бер ай элек ябылган Мәскәүдәге Южное Бутово районы гыйбадәт йорты кабат эшли башлаган. Бу хакта Азатлыкка мәхәллә рәисе Марат Алимов белдерде.
Аның сүзләренә караганда, Русия тикшерү комитеты бу эшне япкан. Гыйбадәт йорты документларында канун бозу очраклары табылмаган.
▪️Октябрь азагында куәт структурасы вәкилләре Мәскәүдәге ике гыйбадәт йортын тикшерде. 26 октябрьдә Митино районында урнашкан Мөселман үзәге ябылды.
▪️Озак та үтми, Русия тикшерү комитеты вәкилләре Мәскәүнең Южное Бутово районындагы "СНТ-Гавриково 1" бакчачылык ширкәтендә урнашкан намаз өенә дә килде. Куәт оешмасы вәкилләре Коръән һәм дини китапларны экспертизага алды. Шуннан соң гыйбадәт йортын вакытлыча ябу турында карар чыгарды.

👍3🤬3✍1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 1990 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1215, Татарстаннан кимендә 775 ир һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 8 декабрь, сугышның 653нче көне.
#Татарстан
#Башкортстан

😭3🗿3💔2🤯1
Казанга 250 яңа автобус сатып алу янә кичектерелә
Бу хәбәрне Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров җиткергән.
"Быел җитешмәячәкбез инде, чөнки без исәп тота торган тәэмин итүчеләрнең, беренче чиратта КамАЗның заказлары күп. Февральгә кадәр автобусларны тапшырып өлгерми", дигән ул.
Түрә сүзләренчә, хакимиятләр автобусларны лизинг ширкәте аша яңарту програмы вакытын озайту карарын кабул итәргә тиеш.
"Әлегә ул 2024 елның февраль ахырына кадәр гамәлдә. Аны озайтсалар һәм КамАЗның җитештерү мөмкинлеге барлыкка килсә, сатып алырга ниятлибез", дигән ул.
▪️Казан 250 автобусын 2021 ел ахырыннан бирле яңарта алмый.
▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, бер НЕФАЗ автобусының бәясе 1,5 тапкырга артты һәм 12 млн сум урынына 18 млн сум булды. Бер автобус өчен айлык лизинг 300 мең сумнан артып китә.
#Татарстан
@azatliq

🤡4🤷♂1👍1
🔖 Азатлык архивыннан уникаль тапшыру: Тукай атеист булганмы?
Советлар чорында татар шагыйре Габдулла Тукайны атеист булып күрсәтү тырышлыгына җавап буларак Азатлык радиосы 1985 елда "Тукай атеист булганмы?" дигән тапшырулар чыгара.
Дәлилләр булып шагыйрь биографиясе һәм шигырьләре китерелә. Үзегез тыңлап алыгыз ⤵️
Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!
#азатлыкка70 #архив

🔥8👍4❤2👎1
Азатлык радиосына 70 ел! 🧡
Нәкъ 70 ел элек, 1953 елның 9 декабрендә Азатлык радиосының беренче тапшыруы яңгырады. Бу тарихи вакыйга белән безнең укучыларыбызны һәм тыңлаучыларыбызны котлыйбыз! 🔥
70 ел узды, Азатлык исә татар-башкорт дөньясын кайгыртуын, укучыларына тарафсыз хәбәрләрне җиткерүне дәвам итә. Безнең белән булганыгыз, безне укуыгыз, хәбәрләребезне таратырга ярдәм итүегез һәм ирекле медиа тарафдары булуыгыз өчен рәхмәт, дуслар!
Бүген 70 еллыкка багышланган берничә бәйрәм посты булыр, Азатлык белән калыгыз!
Фотода: Шиһабетдин Нигъмәти, Гариф Солтан, Аяз Хәкимоглы Азатлык студиясендә, Мүнһен, 1960нчы еллар

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤18🔥4🍾3👏2👍1🥰1
Азатлык 70 ел элек булган хәлдә калды
Азатлык Радиосының юбилеена аның мөдире Кәрим Камал язмасын тәкъдим итәбез.
"Азатлыкның иң мөһим, хәтта парадоксаль үзенчәлеге шунда ки, ул үзенең эшчәнлеген үзен бетерү өчен алып барган бер проект. Һәм бу аның максатларыннан чыга — мәгълүм ки, Азатлык ахыргы чиктә Татарстан белән Башкортстанда да демократик принципларга нигезләнгән, тормыш канун нигезендә корылган, һәм дә мәгълүмат чаралары ирекле һәм бәйсез булган җәмгыять кору өчен эшли. Һәм андый җәмгыять корыла икән — Азатлык кебек медианың инде кирәге калмый дигән сүз. Аның урынын деспотиядән азат илдә бер түгел, ә дистәләгән бәйсез медиа ала, Азатлык үз миссиясен үтәгән булып чыга" дип яза ул.
Азатлыкның кирәге калмаган көннәр килерме?
Язманы безнең сайтта укыгыз:
👉Төп сайт.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграм.

Аерым бер кеше гомерендә 70 яшькә җитү ул, һичшиксез, олуг бер юбилей булып тора, гадәттә аны бар үткәннәрне күздән кичерү, кайбер очракларда инде, гомумән, тормыш юлына нәтиҗәләр ясау өчен дә уңай бер мизгел дип саныйлар.
❤12👍4🔥3🎉1🍾1
Ел башыннан Татарстан кеше хокуклары вәкиленә Украинадагы сугыш уңаеннан 836 шикаять килгән
🔻Хәрбиләр тиешле сумманы ала алмавына, Татарстан бюджетыннан бер тапкыр күчерелә торган 195 мең сумның тиешенчә түләнмәвенә, яраланган өчен акча бирелмәвенә зарланган. Моннан тыш, дәвалану һәм ветеран таныклыгын алуда да проблемнар туган.
🔻Омбудсмен Сәрия Сабурская хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү "җитди проблем"га әйләнде диде. Аңа сугышчыларның гаиләләре мөрәҗәгать иткән. Шул ук вакытта Татарстанда күпме кешенең хәбәрсез югалуын рәсми әйтә алмады.
🔻Моннан тыш, "ЧВК Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт итүчеләрдән күп мөрәҗәгать килә. Аларга ветеран статусы бирелүенә карамастан, социаль ярдәм, тернәкләнү, инвалидлык бирү мәсьәләсе каралмаган. Сабурская сүзләренчә, "Вагнер" ширкәтендә хезмәт итүчеләрнең күпчелеге килешү төземичә Русия өчен сугышкан.
Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍3❤1😢1
Азатлык сайты бүген бәйрәмчә бизәлгән, сайтның өске өлешендә сез фотогалерея күрә аласыз. Кереп карагыз әле.
👉Бу безнең төп сайтыбыз.
👉Русиядән VPN-сыз кереп була торган сылтама
Ачылдымы?

🔥7👍4❤3🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Слово пацана" сериалының премьерасы узганнан соң, бөтен сөйләшүләр шул хакта. 1980-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган киноны Казанда төшерергә рөхсәт итмәгәннәр. Татарстан бу тарихтан ояла. Бу хәлләр кабатлана…
Роскомнадзор "Слово пацана. Кровь на асфальте" сериалында канун бозулар тапмаган.
Бу хакта депутат Наталья Орлова хәбәр итте. Ул әлеге фильмны тикшерүне сорап Роскомнадзор һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән иде.
Жора Крыжовниковтөшергән әлеге сериал онлайн-платформаларда ноябрь башында чыга башлады. Ул 1980 елларда Казанда яшьләр группировкалары турында.
Азатлык "Слово пацана" китабы авторы Роберт Гәрәев һәм социолог Светлана Стивенсон белән сөйләшкән иде. Укымаган булсагыз, монда укыгыз.
Карыйсызмы сериалны?

👍4🤮4😁2💩2🙏1
Азатлыкның 70 еллыгы уңаеннан, быел без Калифорниядә сакланган Гариф Солтан архивын алып кайттык. Бу 1960-1980 елгы уникаль тапшырулар интернетка беренче тапкыр чыкты.
Барлык тапшыруларны #азатлыкка70 һэштегы белән таба аласыз, аларны безнең сайтта да тыңлый аласыз. Архив тапшырулар әле декабрь ае дәвамында чыга торачак.
Бүген исә Гариф Солтан архивыннан инде без чыгарган иң кызыклы аудиоархивларны тыңлап узыйк:

❤6👍5🔥2