Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Казанга 250 яңа автобус сатып алу янә кичектерелә

Бу хәбәрне Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров җиткергән.

"Быел җитешмәячәкбез инде, чөнки без исәп тота торган тәэмин итүчеләрнең, беренче чиратта КамАЗның заказлары күп. Февральгә кадәр автобусларны тапшырып өлгерми", дигән ул.

Түрә сүзләренчә, хакимиятләр автобусларны лизинг ширкәте аша яңарту програмы вакытын озайту карарын кабул итәргә тиеш.

"Әлегә ул 2024 елның февраль ахырына кадәр гамәлдә. Аны озайтсалар һәм КамАЗның җитештерү мөмкинлеге барлыкка килсә, сатып алырга ниятлибез", дигән ул.

▪️Казан 250 автобусын 2021 ел ахырыннан бирле яңарта алмый.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, бер НЕФАЗ автобусының бәясе 1,5 тапкырга артты һәм 12 млн сум урынына 18 млн сум булды. Бер автобус өчен айлык лизинг 300 мең сумнан артып китә.

#Татарстан
@azatliq
🤡4🤷‍♂1👍1
🔖 Азатлык архивыннан уникаль тапшыру: Тукай атеист булганмы?

Советлар чорында татар шагыйре Габдулла Тукайны атеист булып күрсәтү тырышлыгына җавап буларак Азатлык радиосы 1985 елда "Тукай атеист булганмы?" дигән тапшырулар чыгара.

Дәлилләр булып шагыйрь биографиясе һәм шигырьләре китерелә. Үзегез тыңлап алыгыз ⤵️

Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
🔥8👍4❤2👎1
Азатлык радиосына 70 ел! 🧡

Нәкъ 70 ел элек, 1953 елның 9 декабрендә Азатлык радиосының беренче тапшыруы яңгырады. Бу тарихи вакыйга белән безнең укучыларыбызны һәм тыңлаучыларыбызны котлыйбыз! 🔥

70 ел узды, Азатлык исә татар-башкорт дөньясын кайгыртуын, укучыларына тарафсыз хәбәрләрне җиткерүне дәвам итә. Безнең белән булганыгыз, безне укуыгыз, хәбәрләребезне таратырга ярдәм итүегез һәм ирекле медиа тарафдары булуыгыз өчен рәхмәт, дуслар!

Бүген 70 еллыкка багышланган берничә бәйрәм посты булыр, Азатлык белән калыгыз!

Фотода: Шиһабетдин Нигъмәти, Гариф Солтан, Аяз Хәкимоглы Азатлык студиясендә, Мүнһен, 1960нчы еллар
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤18🔥4🍾3👏2👍1🥰1
Азатлык 70 ел элек булган хәлдә калды

Азатлык Радиосының юбилеена аның мөдире Кәрим Камал
язмасын тәкъдим итәбез.

"
Азатлыкның иң мөһим, хәтта парадоксаль үзенчәлеге шунда ки, ул үзенең эшчәнлеген үзен бетерү өчен алып барган бер проект. Һәм бу аның максатларыннан чыга — мәгълүм ки, Азатлык ахыргы чиктә Татарстан белән Башкортстанда да демократик принципларга нигезләнгән, тормыш канун нигезендә корылган, һәм дә мәгълүмат чаралары ирекле һәм бәйсез булган җәмгыять кору өчен эшли. Һәм андый җәмгыять корыла икән — Азатлык кебек медианың инде кирәге калмый дигән сүз. Аның урынын деспотиядән азат илдә бер түгел, ә дистәләгән бәйсез медиа ала, Азатлык үз миссиясен үтәгән булып чыга" дип яза ул.

Азатлыкның кирәге калмаган көннәр килерме?

Язманы безнең сайтта укыгыз:
👉Төп сайт.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграм.
❤12👍4🔥3🎉1🍾1
Ел башыннан Татарстан кеше хокуклары вәкиленә Украинадагы сугыш уңаеннан 836 шикаять килгән

🔻Хәрбиләр тиешле сумманы ала алмавына, Татарстан бюджетыннан бер тапкыр күчерелә торган 195 мең сумның тиешенчә түләнмәвенә, яраланган өчен акча бирелмәвенә зарланган. Моннан тыш, дәвалану һәм ветеран таныклыгын алуда да проблемнар туган.

🔻Омбудсмен Сәрия Сабурская хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү "җитди проблем"га әйләнде диде. Аңа сугышчыларның гаиләләре мөрәҗәгать иткән. Шул ук вакытта Татарстанда күпме кешенең хәбәрсез югалуын рәсми әйтә алмады.

🔻Моннан тыш, "ЧВК Вагнер" хосусый хәрби ширкәтендә хезмәт итүчеләрдән күп мөрәҗәгать килә. Аларга ветеран статусы бирелүенә карамастан, социаль ярдәм, тернәкләнү, инвалидлык бирү мәсьәләсе каралмаган. Сабурская сүзләренчә, "Вагнер" ширкәтендә хезмәт итүчеләрнең күпчелеге килешү төземичә Русия өчен сугышкан.

Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3❤1😢1
Азатлык сайты бүген бәйрәмчә бизәлгән, сайтның өске өлешендә сез фотогалерея күрә аласыз. Кереп карагыз әле.

👉Бу безнең төп сайтыбыз.
👉Русиядән VPN-сыз кереп була торган сылтама

Ачылдымы?
🔥7👍4❤3🎉1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Слово пацана" сериалының премьерасы узганнан соң, бөтен сөйләшүләр шул хакта. 1980-90нчы елларда Казан яшьләре криминаль төркемнәргә туплану тарихын тасвирлаган киноны Казанда төшерергә рөхсәт итмәгәннәр. Татарстан бу тарихтан ояла. Бу хәлләр кабатлана…
Роскомнадзор "Слово пацана. Кровь на асфальте" сериалында канун бозулар тапмаган.

Бу хакта депутат Наталья Орлова хәбәр итте. Ул әлеге фильмны тикшерүне сорап Роскомнадзор һәм Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән иде.

Жора Крыжовниковтөшергән әлеге сериал онлайн-платформаларда ноябрь башында чыга башлады. Ул 1980 елларда Казанда яшьләр группировкалары турында.

Азатлык "Слово пацана" китабы авторы Роберт Гәрәев һәм социолог Светлана Стивенсон белән сөйләшкән иде. Укымаган булсагыз, монда укыгыз.

Карыйсызмы сериалны?
👍4🤮4😁2💩2🙏1
Азатлыкның 70 еллыгы уңаеннан, быел без Калифорниядә сакланган Гариф Солтан архивын алып кайттык. Бу 1960-1980 елгы уникаль тапшырулар интернетка беренче тапкыр чыкты.

Барлык тапшыруларны #азатлыкка70 һэштегы белән таба аласыз, аларны безнең сайтта да тыңлый аласыз. Архив тапшырулар әле декабрь ае дәвамында чыга торачак.

Бүген исә Гариф Солтан архивыннан инде без чыгарган иң кызыклы аудиоархивларны тыңлап узыйк:
❤6👍5🔥2
Нәзифә Кәримова: "Азатлык радиосы бүген дә дөреслек сагында тора"

Салкын сугыш еллары тәмамланып "тимер пәрдә" җимерелгәч, Азатлык радиосы яңача эшли башлады. 90нчы еллар башыннан тапшыруларны әзерләүдә Татарстан, Башкортстан, шулай ук Ерак Көнчыгыштан алып Петербурга, Әстерханнан алып Үзбәкстан, Ижау, Омскига кадәр профессионал хәбәрчеләр катнаша башлады.

Шуларның берсе — язучы, журналист Нәзифә Кәримова Мәскәү яңалыкларын 25 ел сөйләп торды. Бүген ул хатирәләре белән уртаклаша.

"Безнең Азатлык радиосында эшләгән еллар үзгәртеп кору заманына туры килде. Без (хәбәрчеләр) Азатлык радиосында гына эшләп калмадык, без азатлык һавасын да суладык. Азатлык безне язарга, чын журналист булырга өйрәтте. Үзенең һөнәри кодексы белән таныштырды. Без тимер капкаларның ишелгәнен күрдек, һәм 25 елдан - бер караганда, бик кыска вакыт эчендә аларның янә шакылдап ябылуына, шартлатып бикләнүенә дә шаһит булдык", дип яза ул.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.
👉Телеграмда.
❤18👍8
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 10 декабрь, якшәмбе. Кыскача хәбәрләр мондый:

🔺Газзә сызыгында һәлак булучылар саны 17,7 меңгә җиткән, 48,7 мең кеше яраланган. Бу хакта Фәләстин сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиле Әшраф Әл-Кудра хәбәр итте.

🔺Мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары Мәскәүдә Кремль янында чара үткәргән. Алар Украинадагы сугышта үлгәннәр истәлегенә мәңгелек утка чәчәкләр салган. Катнашучыларның берсе "Важные истории"га сөйләвенчә, барлыгы биш кеше катнашкан, чөнки бер көн алдан башкалар янына куәт оешмалары вәкилләре килеп кисәтү ясаган. Тоткарлаулар булмаган.

🔺Петербурдагы мәхкәмә Георгий тасмалары турындагы ике язмасы өчен Русия һәм АКШ ватандашы Юрий Малевны тоткарлаган.

🔺Башкорт милли хәрәкәте лидерларының берсе, хакимият тарафыннан тыелган "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе Фаил Алсыновка карата мәхкәмә эше 13 декабрь көнне Баймак районы мәхкәмәсендә башланачак. Бу хакта Алсынов үз телеграм каналында язды.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍6✍1🤔1