Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, кадерле дуслар! 12 декабрь, сишәмбе көненә нинди хәбәрләр белән керәбез?

🔸Төнлә Русия янә Украинага һөҗүм итте, 15 дронның тугызы һәм 2 ракет бәреп төшерелде, дип хәбәр итә Украина хәрби көчләре. Украин телеграм-каналлары Харьковта шартлау булуын да язып чыкты.

🔸Русиянең Белгород өлкәсендә дә ракет бәреп төшерелгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә. Зыян күрүчеләр юк диелә.

🔸Ул вакытта Украина президенты Владимир Зеленский Аргентинадан АКШка килде, монда ул рәсми сәфәр белән АКШ рәсмиләре белән очраша. Бу хакта тулырак итеп соңрак хәбәр итәрбез.

🔸Польшада оппозиция намзәте Дональд Туск илнең премьер-министры булып сайланган. Ул 13 декабрь көнне эшенә керешәчәк дип көтелә.

🔸Русиядән киткән адвокатларны статусыннан мәхрүм итәчәкләр. Минюст тәкъдим иткән бу канун төзәтмәләрен Русия хакимияте комиссиясе хуплады.

🔸Казандагы ЦУМ төзекләндерүенә беренче акча пакетын бүлеп чыгардылар. 9,8 млн сум күләмендәге тендер чыкты. Бу акчага 2024 декабренә кадәр демонтаж эшләре каралган.

Безне укыгыз, карагыз, тыңлагыз. Азатлык белән калыгыз, сезнең өчен эшлибез, кадерле укучылар!
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍5✍1🥰1
📍Украинадагы сугышка фельдшер һәм пешекче булып киткәннәрне саперлар һәм штурмчылар булырга мәҗбүр итәләр

Бу хакта хәрбиләрнең туганнары утыра торган чатларда аларның туганнары яза.

Мисал өчен, Елена исемле хатынның иптәш кызы сугышка пешекче булып киткән, ул фронттагы улы янәшәсендә булырга теләгән. Әмма сугышка киткәч бер атнадан соң ук аны машина йөртүче итеп куйганнар.

— Ботка пешерергә киткән иде, УАЗга утырттылар. Машина йөртүче булачаксың, каядыр әйберләр илтәчәксең дигәннәр. Алгы сафкамы- төгәл белмим, аның белән элемтә инде юк, — дип сөйләгән "Можем объяснить"ка Елена.


Сугышта катнашучыларның туганнар утыра торган чатларда моның хакта күп хәбәрләр бар.

Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз. Сылтама ачылмаса, монда басыгыз.
😁3🤬3👍1🤔1
🇺🇦🇺🇸 Украина президенты Владимир Зеленский АКШта ике көнлек сәфәрен башлады

— Безне бөтен дөнья күзәтә. Украина бирешмәде һәм бирешмәячәк тә. Нәрсә эшләргә кирәген беләбез, безгә ышанып тора аласыз. Без дә сезгә ышанып тора алабыз дип өметләнәбез, — дип белдерде ул.

Зеленскийның белдерүләре Конгресс әгъзаларына карата яңгыраган. Алар Ак йортның Украинага 61 миллиард долларлык ярдәм бүлеп бирү турындагы гаризасын хуплаудан баш тарта.

Бүген Украина президенты Конгрессның Вәкилләр пулаты рәисе Майк Джонсон белән очрашырга тиеш. Көннең икенче яртысында Ак йортта Джо Байден белән очрашачак һәм шуннан соң президентлар бергә матбугат очрашуы үткәрәчәк.

Тулырак безнең хәбәрдә укыгыз.
👍6🤔3👏2🙏1🤡1
❗️Азатлык журналисты Алсу Кормашка каршы өченче җинаять эше ачылган

Моны Русия хакимиятләренә якын торган Татар-информ һәм Baza телеграм-каналы хәбәр итә, Кормашева адвокатларының бу хакта әлегә мәгълүматы юк.

Җинаять эше Азатлык 2022 елда чыгарган "Бетсен сугыш" китабына бәйле ачылган, Русия хакимияте шул рәвешле Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша.

Фейклар турында маддә нигезендә Алсу Кормашка 10 елга кадәр төрмә яный диелә.

Бу хакта тулырак монда укыгыз. VPN булмаса, монда басыгыз.
🤬11💔11🙏1
"Анда һәлак булганчы, монда үләм". Сугыштан качучыларга җинаять эшләре ачыла

Мобилизация башланганнан бирле хәрби бүлекләрне ташлап китү белән бәйле 4 меңнән артык эш ачылган. Полициягә эләкмәс өчен күпләр качып йөрергә мәҗбүр.

Азатлык ике ир тарихын тәкъдим итә. Берсе инде рәшәткә артында, ә икенчесе качып йөри. Мәкалә әзерләнгәндә ул да элемтәгә керми башлады, аның кайда икәне туганнарына да билгесез.

💬 — Нинди нацилар булсын ди анда? Юләрлек! Бу сугыш беркемгә дә кирәкми. Безгә һөҗүм итмәделәр, без һөҗүм иттек. Ике халыкны бәрештердек… — дип сөйли бу ирләрнең берсе.

➡️ Азатлык көн язмасын безнең сайтта укыгыз.
➡️ VPN булмаса, вакытлы сылтама да бар.
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢4🙏1
Бүген Русия Конституциясен кабул итүгә 30 ел тулды

Төп канун 4 тапкыр үзгәртелде: 2008, ике тапкыр 2014 һәм 2020 елларда. Иң зур үзгәрешләр 2020 елда кертелде. Аерым алганда, ул үзгәрешләргә күрә:

🔸Владимир Путинга 2036 елга кадәр президент кәнәфиендә утырырга мөмкинлек бирде,
🔸Урыс теленә "дәүләт коручы халык теле" статусы бирелде,
🔸Милли республикаларның кайбер вәкаләтләрне Мәскәү үзенә алды,
🔸Милли республикаларда Конституция мәхкәмәләре бетерелде.

Бу үзгәрешләрдән соң Татарстан да федераль басым астында үз Конституциясен үзгәртергә мәҗбүр булды. Аның ничек туналганын бу язмада укый аласыз (көзге-сылтама).
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢8💩3👎1
Безгә 70 ел тулу уңаеннан Азатлык Радиосы мөдире Кәрим Камал үткәннәр генә түгел, киләчәк турында да яза.

Аның язмасын бераз кыскартылган килеш тәкъдим итәбез, язманы тулысынча безнең сайтта укып була.
❤7🔥3
Арчада читек һәм милли аяк киемнәрен күпләп җитештерүне торгызырга телиләр

Әмма моның өчен әлегә кадрлар җитми. Сугыш аркасында күн хакы да кыйммәтләнгән.

— Әлегә бу проект туристик маршрут буларак каралган. Минемчә, монда туризм гына түгел, икътисад та булырга тиеш. Әгәр икътисади модель булса, ул алга китәчәк, — диде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

Тулырак монда укыгыз. VPNсыз монда укыгыз.
👍10❤7🤡1🥱1
АКШ Вәкилләр пулаты Русиядән уран импортын тыю турында канун кабул итте

Документка ярашлы, Русиядән АКШка уран импорты 2041 елга кадәр тыелачак. Тыю бары тик уран импорты өчен башка чыганаклар булмау очрагында гына кире кагыла алачак.

▪️АКШ энергетика идарәсе мәгълүматына күрә, 2022 елда Русия ураны АКШ импортында 12% тәшкил иткән. Бу күрсәткеч белән ул өченче урында булган. Импортның беренче ике урынны Канада һәм Казакъстан ала.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3😁1🤡1
Читекләр турында сөйләштек, туристлар өчен татар ашлары турында да сөйләшеп алыйк.

Казанда татар ашлары рестораннары җитми, булганнары бик кыйбат. Бу хакта «Бюро путешествий Казань-тур» оешмасы җитәкчесе Елена Илькун белдергән.

«Адекват бәягә комплекслы иртәнге аш, көндезге һәм кичке ашлар тәкъдим итүче ресторан табу авыр. «Безне кабул итегез әле!» дип рестораннардан үтенеп сорап йөрибез. Ә ихтыяҗ зур: Казанга урыс ашлары түгел, татар милли ризыклары татып карарга киләләр», дигән ул.

Казанда татар ашлары әзерләүче кайсы ресторанны мактар идегез?
👍12🥱2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️АКШ "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы ике оешмага чикләүләр кертте АКШ сәүдә министрлыгы Русиянең 28 ширкәтенә экспорт чикләүләре кертте. Шуларның икесе Татарстанның "Алабуга" махсус икътисади зонасыннан. "Альбатрос" оешмасы пилотсыз очкычлар җитештерү…
❗️АКШ Татарстаннан тагын берничә ширкәткә санкцияләр керткән

Болар: «Казанькомпрессормаш», «Промтех-Казань» һәм НПК «Аэрокон».

Барлыгы чикләүләргә Русиядән 200дән артык ширкәт һәм 23 физик зат эләккән.

Әле 5 декабрьдә генә АКШ "Алабуга" махсус икътисади зонасындагы "Альбатрос" һәм "Дельфин Алабуга" оешмаларына чикләүләр керткән иде.
👍8❤1✍1🔥1😁1
❗️Хөрмәтле укучыларбыз! 2023 ел да тәмамланып килә. Сезнең өчен нинди ел булды ул? Нинди шатлыклы вакыйгалар белән истә кала ел, ниләр белән көендерде? Ниятләгәннәрегез тормышка аштымы?

Тиздән Азатлык елга йомгак ясый башлаячак. Без төрле кешеләрне сораштырдык, алар арасында танылганнар да, гади кешеләр дә бар. Сезнең хакта да бер мәкалә язар идек.

Тарихларны ничек җибәреп була:

📌Шушы пост астында комментарий

📌@azatliqradio аккаунтына хат

📌azatliq@rferl.org почтасына хат

Теләсәгез - үз исемегез, теләмәсәгез - аноним итеп чыгарырбыз.
👍6🫡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 13нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Украина ягы Киевка баллистик ракетлар белән һөҗүм ителгән дип белдерә. 50ләп кеше яраланган, диелә. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 658нче көне.

🔹АКШ президенты Дҗо Байден Украина президенты Владимир Зеленский белән Ак йортта булган очрашуында Украинага тагын $200 млн долларлык ярдәм бүлеп бирәчәген әйтте.

🔹КПРФ 2024 елда узачак президент сайлавына намзәт итеп Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү комитеты башлыгы Николай Харитоновны тәкъдим итмәкче, ә "Яңа кешеләр" ("Новые люди") фиркасе исә Алексей Нечаевны тәкъдим итергә җыена. Бу хакта "Ведомости" басмасы яза. Президент сайлавы 15-17 мартта узачак.

🔹Казанның Киров районындагы төзелеш мәйданчыгында XVIII гасырга караган Иске Аракчино авылы әйберләренә тап булганнар.

🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍3🔥2✍1