❗️Азатлык Радиосы Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый.
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара.
Монда тавыш бирергә мөмкин.
@azatliqradiosi

Telegram
Azatlıq Radiosı
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!
Байбулат Батулла, режиссер / Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы (Төркия) / Аигел (Айгөл Гайсина), җырчы / Рүзилә Киньябулатова, башкорт теле активисты / Юлия Фәйзрахманова, активист…

👍4✍1🤬1
Башкортстанның Баймак районы мәхкәмәсендә каралачак "Башкорт" милли хәрәкәтенең элекке җитәкчесе Фаил Алсыновның җинаять эше җәмәгатьчелек өчен ябык булачак.
Бу хакта аның адвокаты Илнур Суюндюков хәбәр итте.
“Бүген узган беренчел утырышта Башкортстан эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Экстремизмга каршы көрәш үзәге җитәкчесенең хаты җиткерелде. Әлеге хатта мәхкәмә процессында "провокацияләр булырга мөмкин", катнашучыларга янаулар булуы ихтимал һәм башкалар әйтелгән. Шул сәбәпле мәхкәмә барлык утырышларны ябык итәргә карар кылды", диде адвокат.
Ул бүгенге утырышта Фаил Алсынов һәм аның яклаучылары лингвистик экспертиза нәтиҗәләрен дәлилләрдән алуны һәм шуның нигезендә эшне прокурорга кире кайтаруны сораган.
"Хөкемдар мәхкәмәдә тикшерелмәгән килеш, бу мөрәҗәгатьне раслау әле иртәрәк дип әйтте” диде Суюндюков.
Эшне карау Баймак районы мәхкәмәсендә 20 декабрьдә башланачак.

🤬9
Екатеринбурның Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Уфада яшәгән 18 яшьлек кызга террорчы эшчәнлекне тормышка ашырырга чакыру, террорчылыкны аклау һәм террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу белән бәйле хөкем карары чыгарган
Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең (ФСБ) Башкортстандагы идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эш материалларына күрә, кыз элекке сыйныфташларын нәфрәт иткән һәм мәктәпкә корал белән һөҗүм итү планын әзерләгән. Ул элегрәк Русиядә белем бирү оешмаларына кораллы һөҗүм ясаган кешеләрдән үрнәк алган диелә.
Тулырак монда, ачылмаса монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Уфадан 18 яшьлек кызны террорчылыкны аклау эше нигезендә 5,5 елга ирегеннән мәхрүм иткән
Аерым алганда, Уфада яшәүче кыз 9 сыйныфны тәмамлагач мәктәптән киткән. Әмма ул элекке сыйныфташларын нәфрәт иткән һәм мәктәпкә кораллы һөҗүм әзерләгән.
🤬1
13 декабрь Романиядә рәсми рәвештә кырымтатар милли көне билгеләнә.
Анда яшәүче кырымтатарлар өчен бу көн рәсми ял көне. Романиянең төрле урыннарында яшәгән татарлар, аерым алганда Көстәнҗә, Бухарест шәһәрләрендә, шулай ук авылларда төрле чаралар оештыра.
1917 елның 13 декабрендә Бакчасарайда Кырымтатар корылтаенда беренче җөмһүрият игълан ителә. Романия татарлары бу көнне милли бәйрәм буларак билгели.

Романиядә татарлар милли көнен билгели
1917 елның 13 декабрендә Бакчасарайда Кырымтатар корылтаенда беренче җөмһүрият игълан ителә. Романия татарлары бу көнне милли бәйрәм буларак билгели.
👍10❤6
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген пәнҗешәмбе, 14 декабрь, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Пәнҗешәмбегә каршы төндә Русия Одесса өлкәсенә "Шахед"лар ташлаган. Нәтиҗәдә 11 кеше яраланган. Украина көчләре белдерүенчә, кимендә 39 дрон җибәрелгән.
🔸Русия саклану министрлы хәбәр итүенчә, Калуга һәм Мәскәү өлкәләре күгендә барлыгы 9 дрон бәреп төшерелгән.
🔸АКШ Конгрессындагы Вәкилләр пулаты республиканнары президент Джо Байден импичменты максатыннан тикшерү эшләре башлауны хуплап тавыш биргән. Әмма, Reuters язуынча, Сенатта күпчелекне демократлар тәшкил иткәнлектән, Байденны президентлыктан алу мөмкин эш түгел.
🔸АКШ Федераль резерв системы (ФРС) төп ставканы үзгәртмәгән, ул 5,25-5,5% дәрәҗәсендә кала.
🔸Кытай һәм АКШ ике ил арасында хәрби элемтәләрне торгызу турында фикер алыша. Бу хакта Financial Times яза.

✍1🔥1
"Кешеләр иске машиналарын төзәтеп йөрү ягын карый башлады". Татарстанда машина бәяләре арта
Бер ел эчендә Русиядә машиналарның уртача бәясе 1,5 тапкырга үскән. Хәзер машинаның уртача бәясе 1,57 млн сум чамасы.
— Хәзер халык ике катламга бүленә. Бер катламы — 1 млн сумга машина карый. Бу нигездә иске Kia Rio, Hyundai Solaris, Volkswagen Polo автомобильләре. 1 млн сумга 150-200 мең км йөргән 2012-2014 елгы машиналар алып була. Алар бер ел эчендә 200-300 мең сумга артты. Яңа машиналардан иң нык сатылганы — Lada Granta.
Икенче катлам 3,5 млн сумнан башланган машиналар карый. Бу Geely Monjaro кебек премиаль кытай брендлары. Хәзер кытай машиналары бик әйбәт сатыла. Бүген машина базарының 30 процентын кытай машиналары алып тора, - дип сөйләде алыпсатар Ирек.
Татарстанда машиналарга бәя күпмегә үскән? 2024 елда алар күпмегә кыйбатланыр? Азатлык белгечләр белән сөйләште.
👉Төп сылтама.
👉Көзге сылтама VPN-сыз ачыла.

Рубльнең ишелүе һәм хөкүмәтнең утилизация җыемын арттыруы машина базарына нинди йогынты ясаган.
👍2👀2✍1😢1
"Соңрак гафу үтенергә әзрәк туры килер"
Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның ире Павел Буторин хатынын иреккә җибәрүне таләп итә.
"Путин Русиядә тулы канлы репрессияләр кабатланырга тиеш түгел диде күптән түгел. Кирилл атакай русияләр хәзер "чынлап та азат илдә яши" диде. Шул ук вакытта төрле саннарга караганда, 1000ләп кеше Русиядә сәяси сәбәпләр белән рәшәткә артында утыра. Алсуны азат итегез һәм балалары янына җибәрегез. Соңрак әзрәк гафу үтенергә туры килер", дип язды Буторин.
Кичә Алсуга өченче җинаять эше ачылуы рәсми билгеле булды. Аны Русия Җинаять кодексының Русия армиясе турында "фейклар" тарату мәддәсе (207.3 маддәнең 2нче бүлеге) нигезендә гаепләргә тырышалар. Эш Азатлык 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабы белән бәйле диелә.
Тулырак 👉Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, 👉монда басыгыз.

🤬13❤2🙏1💔1
Бүген "Башкорт теле көне!"
14 декабрь - шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада "Башкорт теле көне" бәйрәм ителә.
Башкортстанда бүген төрле чаралар уза. Мәсәлән, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Мин башҡорт телен өйрәнәм” спектакле күрсәтеләчәк.
"Йәйғор" сүзе татарча ничек тәрҗемә ителә?

❤20🥱1
Мобилизация булачакмы? Путин җавап бирә.
Русия президенты Владимир Путин турыдан-туры эфирда сорауларга җавап бирә. Янә мобилизация булачакмы дигән сорауга "бүтән кеше кирәкми" диде.
"Өлешчә мобилизация кысаларында 300 мең җыйдык. 41 мең кеше яшьләре җитеп яки сәламләтлекләре аркасында җибәрелде. Аннары контракт төзү кампаниясен башладык. Ел ахырына 412 мең контракт төзелергә тиеш иде. Хәзер алар 480 меңгә җитте. Көн саен саклану министрлыгы белән 1,5 мең кеше килешү төзи", диде ул.
Аның сүзләренчә, бүген сугыш кырында 500ләп кеше хезмәт итә

🤡14🌭3👍1
Татарстаннан да сорау яңгырады. Федерализм һәм татар теле турында
Бизнес Online журналисты Елена Усманова “Иделне үтерәләр” (“Убивают Волгу”) шигарен тотып тора иде. Аны Владимир Путин күреп алды.
Усманова Идел елгасының саегуы, Куйбышев сусаклагычында суның нормадан азрак булуын әйтте. Ул “төп урыс елгасын югалтмыйбызмы?” дип сорау бирде.
Путин энергетиклар һәм Түбән Идел елгасында су кулланучылар арасында низаг булуын әйтте. Ул хөкүмәт бу мәсьәлә буенча эшли диде.
Идел - урыс елгасымы?

💩11🥴4🤬3👍1🌚1
Владимир Путин Украинадагы сугыш белән Фәләстин сугышын чагыштырды.
“Махсус хәрби операциягә һәм Газзәгә карагыз. Аерманы тоегыз. Украинада андый хәлләр бармый. Сез (журналист) меңләгән бала һәм хатын-кызларның үлүе турында искә төшердегез. БМО генераль секретаре бүген Газзә сызыгын дөньядагы иң зур балалар зираты дип атады. Бу объектив бәя”, диде ул.
БМОның август аена мәгълүматларына караганда, Русиянең Украинага каршы сугышында Украинада 9 444 гади кеше үлгән, шул исәптән 545 баланың гомере өзелгән. 17 мең кеше, шулай ук 1156 бала яраланган.

🤮6🤡2👍1
Халык һуманитар йөк җыя, дәүләт нишли?
Путин: кешеләр фронттагы сугышчыларга әйбәт мөнәсәбәттә, челтәрләр үрә, бияләйләр бәйли, 10 миллиард сум җыйдылар, 3 миллион бала хат язды. Әмма дәүләт аларсыз да бу эшләрне башкарып чыга ала, моңа акчасы җитә. 99,9% дәүләт җилкәсендә. Халык моны үз теләге белән эшли, моны тыярга җыенмыйбыз.
Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде. Мәктәп укучыларын да ятьмәләр, беләзекләр үрергә җәлеп ителә.

🤮5😁2🤡1
Путин: "махсус операция зонасында" 617 мең кеше катнаша
"Фронт сызыгы ике мең километрдан артык, бәрелешләрдә 617 мең кеше катнаша", диде Путин бүген турыдан-туры эфир вакытында.

🤮6✍1🤡1
Нью-Йорк-Тайм журналисты Русия төрмәсендә утырган журналист Эван Гершкович һәм Пол Уилан турында сорау бирде. Аларны АКШка кайтарып буламы дип сорады.
Путин: без Аларны кайтарудан баш тартмыйбыз, без килешергә телибез, ләкин бу килешүләр ике якны да канәгатьләндерерлек булырга тиеш. Диалог бара, әмма ул гади түгел. Гомумән алганда, без бер-беребергә аңлаешлы телдә сөйләшәбез. Без мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм, ләкин Америка безне ишетергә тиеш.

🤡2🤪2
Путин Шәймиевне “элекке президент” дип атады, Миңнехановны фамилиясе белән генә искә алды.
Бу турыда ул Татарстаннан икенче сорау яңгыраган вакытта әйтте. “Татар-информ” дәүләт мәгълүмат агентлыгы журналисты Айрат Хәлилуллов киләсе елда Казанда узачак БРИКС форумы турында белеште. Ул Казан көнчыгыш һәм мөселман илләре арасында дипломатик хабка әверелүе белән бәйлеме дип сорады.
Путин җавабы:
“Юк, бу Татарстан яхшы үсеш алуы белән бәйле. Казан — үсешнең иң яхшы мисалы. Яхшы шартлар тудырылган. Элекке президент та, хәзерге Миңнеханов та яхшы эшли. Без нәтиҗәсен күрәбез", диде ул һәм республиканы мактап алды.
БРИКС җыены киләсе ел көзен узарга тиеш.

😁7🤮5👍2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстаннан да сорау яңгырады. Федерализм һәм татар теле турында Бизнес Online журналисты Елена Усманова “Иделне үтерәләр” (“Убивают Волгу”) шигарен тотып тора иде. Аны Владимир Путин күреп алды. Усманова Идел елгасының саегуы, Куйбышев сусаклагычында суның…
Идел — урыс елгасымы?
Татарстаннан "Бизнес Online" журналисты Елена Усманова Путинга сорау биргәндә Иделне "урыс елгасы" дип атады?
❓Казан журналистының мондый билгеләмәсе белән килешәсезме?
#Татарстан

YouTube
Идел — урыс елгасымы?
Татарстан журналисты Путинга сорау биргәндә Иделне "төп урыс елгасы" дип атады. Сез моңа ничек карыйсыз? Идел елгасын "төп урыс елгасы" дию дөресме? Сүз уңаеннан, журналист үзе Татарстаннан.
Безнең каналга язылыгыз: https://www.youtube.com/@azatliq
Безнең…

🤮10🌚3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мобилизация булачакмы? Путин җавап бирә. Русия президенты Владимир Путин турыдан-туры эфирда сорауларга җавап бирә. Янә мобилизация булачакмы дигән сорауга "бүтән кеше кирәкми" диде. "Өлешчә мобилизация кысаларында 300 мең җыйдык. 41 мең кеше яшьләре җитеп…
Путин мобилизация турында җавап биргәндә мондый саннар китерде:
"Өлешчә мобилизация кысаларында 300 мең кеше җыйдык. [...] Шуларның 244 меңе хәзер турыдан-туры сугыш хәрәкәтләре барган СВО зонасында. [...] 41 мең кеше яше җитеп яки сәламәтлеге сәбәпле кайтарып җибәрелде" диде ул.
❓Санап карыйк: 244 мең + 41 мең = 285 мең була. Калган 15 мең кеше кайда дигән сорау туа. Һәлак булганнармы? Бу хакта әйтелмәде.
Азатлык хисабына күрә, бүгенге көндә бу сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2047 кеше һәлак булган. Шулардан кимендә 222 кеше — мобилизациягә эләгеп китүчеләр. Бу саннар күпкә зуррак була ала. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми.
Путин Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 14 декабрь — сугышның 659нчы көне.

🤔2🤬2
Путинга яңа М12 юлының кыйммәт булуына зарландылар
Сорау бирүче Мәскәүдән Казанга кадәр түләүле юлдан бару 6 мең сумга төшә диде.
Путин аны төзәтеп, 4-4,5 мең сум булырга тиеш, әмма тикшерермен диде.
Күптән түгел Азатлык "М12 юлы: Татарстан отамы, оттырамы?" дигән язма чыгарган иде. Аны монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

💩6🤷♂2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Президент әфәнде, кайчан чын Русия телевизордагысыннан аерылып тормаячак" Туры эфир вакытында экранда шундый сорау күренде. Аңа җавап бирелерме?
Шуның белән Путинның туры элемтәсе тәмам, ул 4 сәгатьтән артык барды.
"Президент әфәнде, кайчан чын Русия телевизордагысыннан аерылып тормаячак" дигән һәм күп кенә башка мөһим, җитди, көнүзәк сораулар бирелми калды.
Шулай ук Башкортстан яисә башкорт халкына кагылышлы сораулар да бу юлы туры элемтәдә яңгырамады.

✍1👍1👎1🤡1