Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстаннан да сорау яңгырады. Федерализм һәм татар теле турында

Бизнес Online журналисты Елена Усманова “Иделне үтерәләр” (“Убивают Волгу”) шигарен тотып тора иде. Аны Владимир Путин күреп алды.

Усманова Идел елгасының саегуы, Куйбышев сусаклагычында суның нормадан азрак булуын әйтте. Ул “төп урыс елгасын югалтмыйбызмы?” дип сорау бирде.

Путин энергетиклар һәм Түбән Идел елгасында су кулланучылар арасында низаг булуын әйтте. Ул хөкүмәт бу мәсьәлә буенча эшли диде.

Идел - урыс елгасымы?
💩11🥴4🤬3👍1🌚1
Владимир Путин Украинадагы сугыш белән Фәләстин сугышын чагыштырды.

“Махсус хәрби операциягә һәм Газзәгә карагыз. Аерманы тоегыз. Украинада андый хәлләр бармый. Сез (журналист) меңләгән бала һәм хатын-кызларның үлүе турында искә төшердегез. БМО генераль секретаре бүген Газзә сызыгын дөньядагы иң зур балалар зираты дип атады. Бу объектив бәя”, диде ул.

БМОның август аена мәгълүматларына караганда, Русиянең Украинага каршы сугышында Украинада 9 444 гади кеше үлгән, шул исәптән 545 баланың гомере өзелгән. 17 мең кеше, шулай ук 1156 бала яраланган.
🤮6🤡2👍1
Халык һуманитар йөк җыя, дәүләт нишли?

Путин: кешеләр фронттагы сугышчыларга әйбәт мөнәсәбәттә, челтәрләр үрә, бияләйләр бәйли, 10 миллиард сум җыйдылар, 3 миллион бала хат язды. Әмма дәүләт аларсыз да бу эшләрне башкарып чыга ала, моңа акчасы җитә. 99,9% дәүләт җилкәсендә. Халык моны үз теләге белән эшли, моны тыярга җыенмыйбыз.

Русиядә сугышка киткән ирләрне матди-техник яктан начар тәэмин итүләренә дәлилләр шактый булды. Мобилизация вакытында да алар экипировканы үз акчаларына сатып алырга кушуларыннан зарланды, ятаклары да булмаган казармаларның видеоларын төшерде, тутыккан корал бирүләре турында сөйләде. Мәктәп укучыларын да ятьмәләр, беләзекләр үрергә җәлеп ителә.
🤮5😁2🤡1
Путин: "махсус операция зонасында" 617 мең кеше катнаша

"Фронт сызыгы ике мең километрдан артык, бәрелешләрдә 617 мең кеше катнаша", диде Путин бүген турыдан-туры эфир вакытында.
🤮6✍1🤡1
Нью-Йорк-Тайм журналисты Русия төрмәсендә утырган журналист Эван Гершкович һәм Пол Уилан турында сорау бирде. Аларны АКШка кайтарып буламы дип сорады.

Путин: без Аларны кайтарудан баш тартмыйбыз, без килешергә телибез, ләкин бу килешүләр ике якны да канәгатьләндерерлек булырга тиеш. Диалог бара, әмма ул гади түгел. Гомумән алганда, без бер-беребергә аңлаешлы телдә сөйләшәбез. Без мәсьәләне хәл итәрбез дип уйлыйм, ләкин Америка безне ишетергә тиеш.
🤡2🤪2
Путин Шәймиевне “элекке президент” дип атады, Миңнехановны фамилиясе белән генә искә алды.

Бу турыда ул Татарстаннан икенче сорау яңгыраган вакытта әйтте. “Татар-информ” дәүләт мәгълүмат агентлыгы журналисты Айрат Хәлилуллов киләсе елда Казанда узачак БРИКС форумы турында белеште. Ул Казан көнчыгыш һәм мөселман илләре арасында дипломатик хабка әверелүе белән бәйлеме дип сорады.

Путин җавабы:

“Юк, бу Татарстан яхшы үсеш алуы белән бәйле. Казан — үсешнең иң яхшы мисалы. Яхшы шартлар тудырылган. Элекке президент та, хәзерге Миңнеханов та яхшы эшли. Без нәтиҗәсен күрәбез", диде ул һәм республиканы мактап алды.

БРИКС җыены киләсе ел көзен узарга тиеш.
😁7🤮5👍2🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мобилизация булачакмы? Путин җавап бирә. Русия президенты Владимир Путин турыдан-туры эфирда сорауларга җавап бирә. Янә мобилизация булачакмы дигән сорауга "бүтән кеше кирәкми" диде. "Өлешчә мобилизация кысаларында 300 мең җыйдык. 41 мең кеше яшьләре җитеп…
Путин мобилизация турында җавап биргәндә мондый саннар китерде:

"Өлешчә мобилизация кысаларында 300 мең кеше җыйдык. [...] Шуларның 244 меңе хәзер турыдан-туры сугыш хәрәкәтләре барган СВО зонасында. [...] 41 мең кеше яше җитеп яки сәламәтлеге сәбәпле кайтарып җибәрелде" диде ул.

❓Санап карыйк: 244 мең + 41 мең = 285 мең була. Калган 15 мең кеше кайда дигән сорау туа. Һәлак булганнармы? Бу хакта әйтелмәде.

Азатлык хисабына күрә, бүгенге көндә бу сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2047 кеше һәлак булган. Шулардан кимендә 222 кеше — мобилизациягә эләгеп китүчеләр. Бу саннар күпкә зуррак була ала. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми.

Путин Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 14 декабрь — сугышның 659нчы көне.


@azatliqradiosi
🤔2🤬2
Путинга яңа М12 юлының кыйммәт булуына зарландылар

Сорау бирүче Мәскәүдән Казанга кадәр түләүле юлдан бару 6 мең сумга төшә диде.

Путин аны төзәтеп, 4-4,5 мең сум булырга тиеш, әмма тикшерермен диде.

Күптән түгел Азатлык "М12 юлы: Татарстан отамы, оттырамы?" дигән язма чыгарган иде. Аны монда укый аласыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩6🤷‍♂2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Президент әфәнде, кайчан чын Русия телевизордагысыннан аерылып тормаячак" Туры эфир вакытында экранда шундый сорау күренде. Аңа җавап бирелерме?
Шуның белән Путинның туры элемтәсе тәмам, ул 4 сәгатьтән артык барды.

"Президент әфәнде, кайчан чын Русия телевизордагысыннан аерылып тормаячак" дигән һәм күп кенә башка мөһим, җитди, көнүзәк сораулар бирелми калды.

Шулай ук Башкортстан яисә башкорт халкына кагылышлы сораулар да бу юлы туры элемтәдә яңгырамады.

@azatliqradiosi
✍1👍1👎1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген "Башкорт теле көне!" 14 декабрь - шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада "Башкорт теле көне" бәйрәм ителә. Башкортстанда бүген төрле чаралар уза. Мәсәлән, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Мин башҡорт…
Башкорт теле көнендә Хәбиров "Һомай" акыллы колонкасын тәкъдим итте

"Ул башкорт һәм урыс телләрен аңлый, бер телдән икенчесенә тәрҗемә итә ала, сорауларга җавап бирә, музыка һәм әкиятләр куя, башкорт ашларын әзерләү рецептларын таба. Аның белән зурлар да, балалар да башкорт телен өйрәнә ала", дип язды ул Вконтактеда.


Башкортстан башлыгы сүзләренчә, бүген "Һомай" биш кенә экземплярда чыгарылган. Алар башкорт телле балалар бакчаларына җибәреләчәк. Мәктәпләр өчен тагын 200 колонка ясарга җыеналар. Шулай ук сатуга да чыгармакчылар.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4🌚1
Галим Айдар Хәйретдинов бүгенге татар телен "абзар теле" дип атады

Тарих институты хезмәткәре, фәлсәфә фәннәре кандидаты Айдар Хәйретдинов бүгенге татар телен "абзар теле" дип атады. Бу хакта ул бүген "Татар-информ"да яңа дини китаплар чыгу уңаеннан узган матбугат очрашуында әйтте.

"Хәзерге телебезне "абзар теле" дип әйтер идем. Татар халкының аңын безнең Риза хәзрәтләр, Муса Бигиевлар язган телне аңлау дәрәҗәсенә күтәрү ул бер хыял кебек кенә булып тора. Әмма хыялланмаган юлны да башламый. Иншалла, юлы да башланыр", диде ул.


Галим "абзар теле" төшенчәсенә аңлатма бирде.

"Абзар теле — ул урамда сөйләшә торган тел. Бик сай, примитив, анда 2 мең сүз җыеламы, юкмы — белмим", диде ул.


Хәйретдинов сүзләренчә, татар теле 1917 ел инкыйлабыннан соң үзгәргән: ике әлифба алыштырган, 17 мең фәлсәфи мәгънәле сүзләрне югалткан, урыс теле тәэсире белән мәктәпләрдә бик күп ят сүзләр килеп кергән. Шуның нәтиҗәсендә бүген татарлар төрек телен аңламый.

❓Галим фикере белән килешәсезме?

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢10🔥3❤2
RSF: Русия изоляторлары һәм колонияләрендә 28 журналист утыра

Дөньяда журналистика өлкәсендә эшләүләре өчен 521 кеше төрмәләрдә утыра диелә "Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) оешмасының еллык хисабында.

Иң күбе — Кытайда (121), Мьянмада (68) һәм Беларуста (39).

Русиядә тикшерү изоляторларында һәм төрмәләрдә 28 журналист тотыла. Алар арасында Азатлык журналисты Алсу Кормашева да бар.

Быел барлыгы 45 журналист үтерелгән.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3
🎙Азатлык архивыннан яңа язма тыңлагыз: Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак? — 1981 ел 🔥

Галимҗан
Ибраһимовның бу хезмәте турында заманында тыелган әсәрләр исемлегендә була. Гариф Солтан башка китапка гомуми бәяләмә биреп, шуннан соң аннан өзекләр укый.

Гариф Солтан архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!

#азатлыкка70 #архив
@azatliqradiosi
👍12❤5🔥1
⚡️Европа шурасы Украина һәм Молдованы Европа берлегенә алу турында сөйләшүләр башларга карар иткән

Бу хакта бүгенге утырыштан соң Европа шурасы башлыгы Шарл Мишел хәбәр итте.

Европа шурасы шулай ук Грузиягә Европа Берлеге әгъзалыгына намзәт статусы бирергә карар иткән.

@azatliqradiosi
👏6🔥2✍1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 15нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Япония Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Татарстанның 5 оешмасына карата санкцияләр кертте.

🔹АКШ Сенаты кышкы каникулларын кичектереп торырга булган: сенаторлар Украинага өстәмә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен хәл итәр өчен 18 декабрьдә җыелачак.

🔹АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Мәттью Миллер РФ хакимиятләрен Русиядә тоткарланган америка ватандашлары Эван Гершкович һәм Пол Уиланны азат итү тәкъдимнәрен карарга чакырды. Миллер сүзләренчә, әлегә Мәскәү Вашингтонга гел юк дип җавап биреп килә.

🔹Кояшта соңгы 6 елдагы иң зур шартлау теркәлгән. Шул сәбәпле Җирдә иртәгә, 16 декабрьдә, гаять көчле магнит давылы көтелә, диләр.

🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1👍1
Мәскәүнең Украинага һөҗүме сәбәпле, Япония Ләйлә Фазлыевага (Татарстан вице-премьеры), Ринат Садыйковка (ТР яшьләр эшләре министры) һәм Татарстанның биш оешмасына чикләүләр кертте.

Казан дары заводы, Казан оптика-механика заводы, "ЭНИКС" оешмасы, Яшел Үзәннең Горький исемендәге заводына экспорт чикләүләре кертелгән. Ул 22 декабрьдән башлана.

Яшел Үзән проект-кондуктор бюросы һәм Татарстанның ике түрәсенә исә шәхси чикләүләр кертелгән, бу мөлкәтне туңдыруны күз уңында тота.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍8😁3✍1👏1
Миграция һәм урыслашу. Татарстанда урыслар саны нәрсә хисабына арта?

Азатлык Радиосы шуны тикшерде.

Рәхим итеп без әзерләгән рәсемнәрдән укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬6👍1🔥1🌚1