Миграция һәм урыслашу. Татарстанда урыслар саны нәрсә хисабына арта?
Азатлык Радиосы шуны тикшерде.
Рәхим итеп без әзерләгән рәсемнәрдән укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤬6👍1🔥1🌚1
❗️Азатлык Радиосы Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый.
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара. Икенче урында — җырчы Аигел.
Монда тавыш бирергә мөмкин.
@azatliqradiosi
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара. Икенче урында — җырчы Аигел.
Монда тавыш бирергә мөмкин.
@azatliqradiosi
Telegram
Azatlıq Radiosı
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!
Байбулат Батулла, режиссер / Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы (Төркия) / Аигел (Айгөл Гайсина), җырчы / Рүзилә Киньябулатова, башкорт теле активисты / Юлия Фәйзрахманова, активист…

👍4🔥1😁1🤬1
Татарстан прокуратурасы Илназ Галәвиевтән 175нче мәктәпкә 1,4 млн сум акча түләттерүне сорый.
Бу акчаларны Галәвиевтан 2021 елның 11 маенда һөҗүм иткән чакта мәктәпкә китергән зыяны өчен таләп итәләр. Ул чакта Галәвиев гимназия бинасында 30 мәртәбә мылтыктан атты һәм беренче катта үзе ясаган шартлаткычны шартлатты. Соңрак бинаны тулысынча төзекләндерделәр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤡2👍1
Газзәдә балаларга ашарга җитми.
Социаль челтәрләрдә ризыкка мохтаҗ Фәләстин гаиләләренең ничек итеп ашарга эзләүләрен төшергән видеолар тарала. Бу видеоларда балалар да бар.
Ашарга алырга дип чиратта торган бер ир-балага (фотода) ризык җитмәгәч, аның белән башка сабыйлар бүлешә. Бу видеоны "әл-Җәзирә" телеканалы уртаклашкан.
БМОның Дөнья ризык програмы белдерүенчә, Израил һөҗүме аркасында Газзә сызыгындагы 2,3 млн кеше ачлыктан интегә.
Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында 18,7 мең кеше һәлак булган, шуларның 7 меңләбе — балалар. Тагын 51 меңгә якын кеше яраланган.

💔11🤷♂2😢2😭2🫡2👍1
Навальныйны махсус тәртипле колониягә алып баралар. Аның белән элемтә юк — ФСИН
Бу хакта Владимирдагы мәхкәмәнең белдерүендә әйтелә, дип хәбәр итә SOTAvision.
Хөкемдар Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) төбәк бүлегеннән 12 декабрьдә бирелгән белешмәне укыган. Анда әйтелгәнчә, Навальный 6нчы колониядән (ул соңгы вакытка кадәр шунда утырды) "Владимир өлкәсеннән читтә урнашкан төзәтү оешмасына киткән".
Аны быел 4 августта Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе чыгарган хөкем карары кануни көченә кергәнгә күчерәләр. Ул чакта мәхкәмә Навальныйны экстремист оешма төзү һәм аны финанслауда гаепләп 19 елга махсус тәртипле колониягә хөкем иткән иде.
Мәхкәмәдә әйтүләренчә, утырышны Навальныйның "кайда булуын ачыклаганга кадәр", 18 декабрьгә күчергәннәр. Сәясәтчене кайда күчерүләре турында барып җитүеннән соң гына билгеле булачак.

🤬7👍2
"Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре" форумында чикләр турында декрет имзаланды
14 декабрь Берлинда "Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре"нең 9нчы форумында катнашучылар Русия субъектлары арасындагы чикләрнең кагылгысызлыгы турында декрет имзалады.
Форумны оештыручыларның берсе Олег Магалецки әйтүенчә, Русия таркалса һәм анда яңа бәйсез дәүләтләр барлыкка килсә, җир белән бәйле низаглар чыгарга мөмкин, бу документ моны булдырмауга юнәлдерелгән.
Әлеге документка Азат Ингрия хәрәкәте (Русиянең хәзерге Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе), Балтыйк республика фиркасе (Калининград өлкәсе), Псков республикасы (Псков өлкәсе) һәм Ойрат-калмык халкы конгрессы вәкилләре имзасын куйган.
Идел буе халыкларыннан Татарстан һәм Удмуртия вәкилләре онлайн катнашкан.
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
"Пост-Русиянең ирекле дәүләтләре" форумында чикләр турында декрет имзаланды
Форумны оештыручыларның берсе Олег Магалецки әйтүенчә, Русия таркалса һәм анда яңа бәйсез дәүләтләр барлыкка килсә, җир белән бәйле низаглар чыгарга мөмкин, бу документ моны булдырмауга юнәлдерелгән.
👍7🤡3🔥1😁1
⚡️Татар яшьләре форумы рәисе булып Райнур Хәсәнов сайланды
Дөнья татар яшьләре форумы рәисе булып IT-белгече Райнур Хәсәнов сайланды. Аның өчен бүген Казанда узган форум шурасы утырышында тавыш бирделәр.
Элекке рәис Ленария Мөслимова форум җитәкчелегеннән китүен "төрле хәлләр" һәм башка эш юнәлешен сайлау белән аңлатты һәм вазифаны вакытлыча башкаручы итеп Райнур Хәсәновны тәкъдим итте. Шура әгъзаларының күпчелеге аны хуплап тавыш бирде.
▪️Райнур Хәсәновка 23 яшь, ул Башкортстаннан, Казанда урта һәм югары белем алган. IT-белгече. Соңгы елларда Татар яшьләре форумында актив эшчәнлек белән шөгыльләнде, аерым алганда, Ачык университет проектының кураторы булып тора.

Татар яшьләре форумы рәисе булып Райнур Хәсәнов сайланды
Ленария Мөслимова форум җитәкчелегеннән китүен утырышта башка эш юнәлешен сайлау белән аңлатты.
👍18❤2👏1🫡1
Украинадагы сугыштан Татарстанга чираттагы мәет кайтарылды
Путин режимы башлаган сугышта Тукай районы Шилнәбаш авылыннан Айнур Фазлыев һәлак булган. Сугышка мобилизацияләнеп киткән булган. Нибары 26 яшьтә булган. Гаилә корып та өлгермәгән.
Айнурны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр. Бүләкне әнисе һәм сеңлесенә тапшырганнар.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 805 ир һәлак булган. Башкортстаннан — кимендә 1253. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 15 декабрь — сугышның 660нчы көне.

😢7👍4🗿2😁1😭1
Татарстан Мәскәүгә күчерелгән салымнарны 4 процентка арттырган
Татарстанда быел җыелган салымнарның 846,7 млрд сумы Мәскәүгә күчереләчәк. Бу узган елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3 процентка күбрәк.
Әлеге саннарны бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин китерде.
Чагыштыру өчен: 34,7 млрд сум — Чаллының еллык бюджетыннан ике тапкырга күбрәк.
Тулырак итеп безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

👎2🤬2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык радиосына бу көннәрдә 70 ел тулды. Шул уңайдан без төрле шәхесләрнең радиобызга әйткән фикерләрен, радиобыз турында истәлекләрен уртаклашабыз.
2007 елда Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев Азатлыкка ирекле җәмгыять һәм ирекле матбугат турында сөйләгән иде.
16 ел узды. Ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә Татарстанда, Русиядә ирекле матбугат бармы, ирекле җәмгыять төзелдеме?

😢5😁4🤬3🔥2👍1
Бүген — җомга, димәк, Азатлык сүзлегеннән яңа сүз белән танышырга вакыт 😊
Бу атнаның сүзе — сәркатип.
"Инес Дуарте, шәхси сәркатип" дигән сериалны хәтерлисезме? 😎
#АзатлыкСүзлеге
@azatliqradiosi
Бу атнаның сүзе — сәркатип.
"Инес Дуарте, шәхси сәркатип" дигән сериалны хәтерлисезме? 😎
#АзатлыкСүзлеге
@azatliqradiosi
👍2❤1
Көн язмасы: Исемең матур — татарчамы, башкортчамы?
Башкорт активисты, 29 яшьлек Илмир Ишбаев башкорт һәм татар исемнәрен, аларның мәгънәви аңлатмаларын туплап, Android телефоннары өчен "Башкорт һәм татар исемнәре" дигән кушымта эшләгән.
Илмир Азатлыкка проектының үзенчәлекләре турында сөйләде.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм
#Башкортстан

— Татар-башкортта гел Карина, Тамерлан дигән кебек ят исемнәр ешрак очрый башлады. Бер дустымның баласы тугач, аңа исем сайлый башладылар һәм башкорт исемнәрен каян карарга белми аптырадылар. Күп кешенең башкортча, татарча исем кушарга теләге бар, ә каян карыйсын белмиләр. Андый исемнәр турында мәгълүмат юк. Үзебезнең "Башкорт исемнәре" дигән китап бар ул, әмма аны эзләп табарга да кирәк. Аны интернеттан йөкләп алырга, ачарга булса да, күп кеше аның белән мәшәкатьләнеп тә тормый.
Илмир Азатлыкка проектының үзенчәлекләре турында сөйләде.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Исемең матур — татарчамы, башкортчамы?
Башкорт активисты, 29 яшьлек Илмир Ишбаев башкорт һәм татар исемнәрен, аларның мәгънәви аңлатмаларын туплап, Android телефоннары өчен "Башкорт һәм татар исемнәре" дигән кушымта эшләгән. Ул Азатлыкка шушы проектның үзенчәлекләре турында сөйләде.
❤9👍7