⚡️Татар яшьләре форумы рәисе булып Райнур Хәсәнов сайланды
Дөнья татар яшьләре форумы рәисе булып IT-белгече Райнур Хәсәнов сайланды. Аның өчен бүген Казанда узган форум шурасы утырышында тавыш бирделәр.
Элекке рәис Ленария Мөслимова форум җитәкчелегеннән китүен "төрле хәлләр" һәм башка эш юнәлешен сайлау белән аңлатты һәм вазифаны вакытлыча башкаручы итеп Райнур Хәсәновны тәкъдим итте. Шура әгъзаларының күпчелеге аны хуплап тавыш бирде.
▪️Райнур Хәсәновка 23 яшь, ул Башкортстаннан, Казанда урта һәм югары белем алган. IT-белгече. Соңгы елларда Татар яшьләре форумында актив эшчәнлек белән шөгыльләнде, аерым алганда, Ачык университет проектының кураторы булып тора.
#Татарстан
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Татар яшьләре форумы рәисе булып Райнур Хәсәнов сайланды
Ленария Мөслимова форум җитәкчелегеннән китүен утырышта башка эш юнәлешен сайлау белән аңлатты.
👍18❤2👏1🫡1
Украинадагы сугыштан Татарстанга чираттагы мәет кайтарылды
Путин режимы башлаган сугышта Тукай районы Шилнәбаш авылыннан Айнур Фазлыев һәлак булган. Сугышка мобилизацияләнеп киткән булган. Нибары 26 яшьтә булган. Гаилә корып та өлгермәгән.
Айнурны үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр. Бүләкне әнисе һәм сеңлесенә тапшырганнар.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 805 ир һәлак булган. Башкортстаннан — кимендә 1253. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген 15 декабрь — сугышның 660нчы көне.

😢7👍4🗿2😁1😭1
Татарстан Мәскәүгә күчерелгән салымнарны 4 процентка арттырган
Татарстанда быел җыелган салымнарның 846,7 млрд сумы Мәскәүгә күчереләчәк. Бу узган елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3 процентка күбрәк.
Әлеге саннарны бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин китерде.
Чагыштыру өчен: 34,7 млрд сум — Чаллының еллык бюджетыннан ике тапкырга күбрәк.
Тулырак итеп безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

👎2🤬2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Азатлык радиосына бу көннәрдә 70 ел тулды. Шул уңайдан без төрле шәхесләрнең радиобызга әйткән фикерләрен, радиобыз турында истәлекләрен уртаклашабыз.
2007 елда Татарстанның ул чактагы президенты Миңтимер Шәймиев Азатлыкка ирекле җәмгыять һәм ирекле матбугат турында сөйләгән иде.
16 ел узды. Ничек уйлыйсыз, бүгенге көндә Татарстанда, Русиядә ирекле матбугат бармы, ирекле җәмгыять төзелдеме?

😢5😁4🤬3🔥2👍1
Бүген — җомга, димәк, Азатлык сүзлегеннән яңа сүз белән танышырга вакыт 😊
Бу атнаның сүзе — сәркатип.
"Инес Дуарте, шәхси сәркатип" дигән сериалны хәтерлисезме? 😎
#АзатлыкСүзлеге
@azatliqradiosi
Бу атнаның сүзе — сәркатип.
"Инес Дуарте, шәхси сәркатип" дигән сериалны хәтерлисезме? 😎
#АзатлыкСүзлеге
@azatliqradiosi
👍2❤1
Көн язмасы: Исемең матур — татарчамы, башкортчамы?
Башкорт активисты, 29 яшьлек Илмир Ишбаев башкорт һәм татар исемнәрен, аларның мәгънәви аңлатмаларын туплап, Android телефоннары өчен "Башкорт һәм татар исемнәре" дигән кушымта эшләгән.
Илмир Азатлыкка проектының үзенчәлекләре турында сөйләде.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм
#Башкортстан

— Татар-башкортта гел Карина, Тамерлан дигән кебек ят исемнәр ешрак очрый башлады. Бер дустымның баласы тугач, аңа исем сайлый башладылар һәм башкорт исемнәрен каян карарга белми аптырадылар. Күп кешенең башкортча, татарча исем кушарга теләге бар, ә каян карыйсын белмиләр. Андый исемнәр турында мәгълүмат юк. Үзебезнең "Башкорт исемнәре" дигән китап бар ул, әмма аны эзләп табарга да кирәк. Аны интернеттан йөкләп алырга, ачарга булса да, күп кеше аның белән мәшәкатьләнеп тә тормый.
Илмир Азатлыкка проектының үзенчәлекләре турында сөйләде.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Исемең матур — татарчамы, башкортчамы?
Башкорт активисты, 29 яшьлек Илмир Ишбаев башкорт һәм татар исемнәрен, аларның мәгънәви аңлатмаларын туплап, Android телефоннары өчен "Башкорт һәм татар исемнәре" дигән кушымта эшләгән. Ул Азатлыкка шушы проектның үзенчәлекләре турында сөйләде.
❤9👍7
⚡️Русия Юстиция министрлыгы яңа ят агентларны атады:
🔸Анатолий Вайсман (Белый), театр актеры
🔸Андрей Затирко, журналист, "Чита.Ру", Красноярскидагы NGS24.RU, Новосибирскидагы NGS.RU басмаларының элекке баш мөхәррире, "Сирена" каналының баш мөхәррире
🔸Хельга Пирогова, Новосибирскидан элекке депутат
🔸Денис Соколов, Украина ягында сугышу өчен русиялеләрне җыючы "Гражданский совет"ны оештыручы
🔸Григорий Шведов, "Кавказский узел" баш мөхәррире

🤡3👍2🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 16нчы декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Томскида галим Владислав Галкинны кулга алганнар, ул дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнә. Галкин — апрельдә дәүләткә хыянәт итүдә гаепләнгән Валерий Звегинцевның автордашы. Алар икесе бергә (башка авторлар белән берлектә) һипертавыш технологияләре турында күп кенә хезмәтләр язган.
🔹Кырымда кичә кич 32 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән, дроннар Русиянең Курски өлкәсенә дә һөҗүм иткән, берничә йортка зыян килгән, дип белдерә Русия хакимиятләре. Украина ягы исә төнлә Киевка һөҗүмнәр булган, ди. Русия Украинага каршы сугышын узган елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 661нче көне.
🔹АКШ актеры Мәттью Пэрриның үлем сәбәбе итеп кетамин куллану аталган.
🔹Татарстан ягулык салу станцияләрендә дизель кыйбатлана. Хәзер аның бер литрын 59 сум да 46 тиеннән саталар.
🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

❤3👍2✍1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🥚Ә хәзер күкәй йомырка яңалыклары. Русия хөкүмәте читтән кертелгән йомыркага пошлина алмый башларга ниятли. Бу хакта Русия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән авыл хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәләрендә катнаша торган чыганагына таянып, "Известия" җиткерә.…
🐓Һәм янә күкәй йомырка яңалыкларына әйләнеп кайтсак, Татарстанда йомырка кирәгеннән 13%ка күбрәк җитештерелә икән.
Ул хакта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерде. Түрәләр сүзләренчә, ТРда йомырка җитәрлек күләмдә җитештерелә — республика халкы кулланганнан 13%ка күбрәк. Сөт белән ит тә җитәрлек дәрәҗәдә: сөт — халык эчкәннән 28%ка күбрәк, ә ит халык ашаганнан 29%ка күбрәк җитештерелә.
Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда 1 млрд. 453 млн данәкүкәй йомырка җитештерелгән икән — бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 33,6 млн данәгә күбрәк.
Ә сездә йомырка җитәрлекме? Бәяләре артканмы? Языгыз әле.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Ул хакта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерде. Түрәләр сүзләренчә, ТРда йомырка җитәрлек күләмдә җитештерелә — республика халкы кулланганнан 13%ка күбрәк. Сөт белән ит тә җитәрлек дәрәҗәдә: сөт — халык эчкәннән 28%ка күбрәк, ә ит халык ашаганнан 29%ка күбрәк җитештерелә.
Агымдагы елның 11 аенда Татарстанда 1 млрд. 453 млн данә
Ә сездә йомырка җитәрлекме? Бәяләре артканмы? Языгыз әле.
#Татарстан
@azatliqradiosi
❤5🤔2👍1😁1
Путин президент сайлавында теге яки бу фиркадән түгел, ә үз намзәтен үзе тәкъдим итеп катнашырга җыена.
Бу хакта РИА "Новости" агентлыгы яза. Әлеге басманың чыганагы Путин шушы ниятен бүген игълан итәчәк дип белдерә.
"Известия" басмасы исә инде "Путин такымы"на кергән шәхесләр исемлеген дә бастырып чыгарган. Алар арасында Башкортстан һәм Татарстан кешеләре дә бар: мәсәлән, җырчы Илдар Абдразаков, "КамАЗ" мөдире Сергей Когогин, җырчы Надежда Кадышева.
Шулай ук, "Путин командасы"на җырчылар Полина Гагарина, Лариса Долина, Надежда Бабкина, Юлия Чичерина, актерлар Иван Охлобыстин, Наталья Варлей, Евгений Миронов, биюче Николай Цискаридзе, табиб Леонид Рошаль, фигуралы шуучылар Евгений Плющенко, Татьяна Навка һәм башкалар кергән.
Киләсе президент сайлавы Русиядә 15-17 мартта узачак. Сайланса, Путин бу юлы 5нче тапкыр президент булачак. Ул хакимияттә инде 1999 елдан бирле утыра.

🤬8😁5🤮4🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Путин президент сайлавында теге яки бу фиркадән түгел, ә үз намзәтен үзе тәкъдим итеп катнашырга җыена. Бу хакта РИА "Новости" агентлыгы яза. Әлеге басманың чыганагы Путин шушы ниятен бүген игълан итәчәк дип белдерә. "Известия" басмасы исә инде "Путин такымы"на…
☝🏼Путинның президент сайлавында катнашырга теләвен Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, җырчы Салават Фәтхетдинов, шагыйрь Ренат Харис, композитор Эльмир Низамов та хуплап, яклап чыкты.
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
#Татарстан #Башкортстан
@azatliqradiosi
💩23😁3🤯3👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзәдә балаларга ашарга җитми. Социаль челтәрләрдә ризыкка мохтаҗ Фәләстин гаиләләренең ничек итеп ашарга эзләүләрен төшергән видеолар тарала. Бу видеоларда балалар да бар. Ашарга алырга дип чиратта торган бер ир-балага (фотода) ризык җитмәгәч, аның белән…
Газзә урамнары зиратка әйләнеп бара.
Ул хакта кеше хокуклары буенча Европа һәм Урта диңгез обсерваториясе белдерде. Израил тарафыннан блокланган Газзә сызыгында гаиләләр һәлак булган туганнарының мәетләрен урамнарда ук урнашкан күмәк каберләрдә күмәргә мәҗбүр, ди күзәтүчеләр.
Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында 18,7 мең кеше һәлак булган, шуларның 7 меңләбе — балалар. Тагын 51 меңгә якын кеше яраланган.

😢13💔4
🎉 Татарстанның татар дәүләт театрларында балалар өчен әзерләнгән Яңа ел тамашаларының күпмесе татарча, ә күпмесе урысча булуын өйрәндек.
Мәсәлән, Камал театры һәм "Шәрык клубы" оештырган тамашаның татарча гына булуын теләсәң, алдан гариза биреп, үзең 20 кеше җыеп килергә кирәк. Ә башка театрларда ничек?
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

👍2🔥2✍1
👍🏾 Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан эпиграфик һәйкәлләренә багышланган портал тәкъдим итте.
tatarstones.ru сайтында борыңгы кабер ташларының харитасы тәкъдим ителгән. Анда һәрбер һәйкәлнең кайда урнашуын, аның фотосын һәм 3D модель белән ясалган өлгесен күрергә була.
Әлегә Арча, Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарындагы кабер ташлары гына дигитальләштерелгән. Анда XIV-XVI гасырга караган һәйкәлләр тәкъдим ителгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
tatarstones.ru сайтында борыңгы кабер ташларының харитасы тәкъдим ителгән. Анда һәрбер һәйкәлнең кайда урнашуын, аның фотосын һәм 3D модель белән ясалган өлгесен күрергә була.
Әлегә Арча, Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарындагы кабер ташлары гына дигитальләштерелгән. Анда XIV-XVI гасырга караган һәйкәлләр тәкъдим ителгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍12❤2🔥2
🚆Русия тимер юллары Татарстанда урнашкан 19 станциянең исемен үзгәртеп куйган. Яңа исемнәр арасында татар атамалары да бар.
Түбәндәге тукталышлар хәзер яңача атала:
"774нче км" —> М.П. Девятаев исемендәге плафторма;
"771нче км" —> "Дачная";
"766нчы км" —> "Сосновый Бор";
"753нче км" —> "Вязовые";
"21нче км" —> "Киреево";
"55нче км" —> "Карамасар";
"95нче км" —> "Черки-Килдураз";
"746нчы км" —> "Андреевский";
"787нче км" —> "Лебяжье";
"795нче км" —> "Элекон";
"797нче км" —> "Брикетный";
"804нче км" —> "Дәрвишләр" торак массивы;
"807нче км" —> "Березовка";
"823нче км" —> "Иске Бөреле";
"835нче км" —> "Иске Казан";
"849нчы км" —> "Качелино";
"871нче км" —> "Смак-Корса" (Курса-Почмак авылы);
"880нче км" —> "Яңа Чуриле";
"915нче км" —> "Байлаңгар".
Ничек сезгә мондый үзгәрешләр?

👍20❤2🤔2👎1
❗️Азатлык Радиосы Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый.
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара. Икенче урында — җырчы Аигел.
Монда тавыш бирергә мөмкин.
@azatliqradiosi
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара. Икенче урында — җырчы Аигел.
Монда тавыш бирергә мөмкин.
@azatliqradiosi
Telegram
Azatlıq Radiosı
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!
Байбулат Батулла, режиссер / Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы (Төркия) / Аигел (Айгөл Гайсина), җырчы / Рүзилә Киньябулатова, башкорт теле активисты / Юлия Фәйзрахманова, активист…

❤3👍3🤬3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген "Башкорт теле көне!" 14 декабрь - шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада "Башкорт теле көне" бәйрәм ителә. Башкортстанда бүген төрле чаралар уза. Мәсәлән, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Мин башҡорт…
Бу атнада Башкорт теле көнен билгеләп үттек бит әле.
Шул уңайдан Азатлык Радиосы башкортча иң кирәкле (әллә юкмы?!) 20 сүз кергән махсус видео әзерләде.
Шуны карагыз да якыннарыгыз белән уртаклашыгыз. Мондый видеоларны ешрак ясыйкмы?
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Шул уңайдан Азатлык Радиосы башкортча иң кирәкле (әллә юкмы?!) 20 сүз кергән махсус видео әзерләде.
Шуны карагыз да якыннарыгыз белән уртаклашыгыз. Мондый видеоларны ешрак ясыйкмы?
#Башкортстан
@azatliqradiosi
YouTube
Башкорт телендә беренче 20 сүз
"Салават күпере" башкортча ничек була? Ә "минем ашыйсым килә"? 14 декабрьдә Башкорт теле көне билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан Азатлык Радиосы башкорт телендә иң кирәкле (әллә юкмы?!) 20 сүзне тәкъдим итә. Ә сез бу исемлеккә нинди сүзләр өстәр идегез? Языгыз…
👍12🥱3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 17 декабрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.
🔺Либиядә (Ливия) көймә һәлакәтендә ким дигәндә 61 кеше һәлак булган. Европага китәргә теләгән мигрантлар тулган көймә әйләнеп капланган. Халыкара миграция оешмасы (IOM) хәбәр итүенчә, көймәдә ким дигәндә 86 кеше булган, аларның күбесе балалар. Нигездә бу Нигерия, Гамбия һәм башка Африка илләре кешеләре. Исән калган 25 кеше Либиянең вакытлыча калу үзәгенә китерелгән, аларга медицина ярдәме күрсәтелә.
🔺Полиция белән бәрелештән соң Мәскәүнең "Садовод" базарында 80-нән артык кеше тотакарланган. Эчке эшләр министрлыгы сүзләренчә, алдагы кичне полиция хезмәткәрләре бер мигрантның документларын тикшермәкче булган, ләкин ул моңа каршы чыккан. Аңа ярдәмгә башка мигрантлар җыелган. "Интерфакс" хәбәр итүенчә, аларны тынычландыру өчен полиция хезмәткәрләренә һавага атарга туры килгән.
🔺Русияләрнең яртысыннан күбрәге, ягъни 55 проценты хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугыш өчен иреккә чыгаруны хупламый. Моны Russian Field тикшеренү төркеме үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә. Сугыштан кайтканнарның кабат җинаять кылуы турында мәгълүматлар арта бара.
🔺АКШта ФБРның элекке агенты Чарльз Макгонигал Русия миллиардеры, санкцияләр исемлегендә булган Олег Дерипаскага эшләгән өчен 50 ай төрмәгә хөкем ителгән. Моннан тыш аңа 40 мең доллар штраф түләргә туры киләчәк. Ул санкцияләрне бозуга китергән сөйләшүләр алып баруда гаепле дип табылды.
🔺16 декабрьдә АКШның Төньяк Королина штатында Tatar Sammıt чарасы башланып китте. Ул бүген дә дәвам итә. Азатлык бу хакта соңрак тулырак язачак.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

❤5👍2🔥2✍1🥰1