Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзәдә балаларга ашарга җитми. Социаль челтәрләрдә ризыкка мохтаҗ Фәләстин гаиләләренең ничек итеп ашарга эзләүләрен төшергән видеолар тарала. Бу видеоларда балалар да бар. Ашарга алырга дип чиратта торган бер ир-балага (фотода) ризык җитмәгәч, аның белән…
Газзә урамнары зиратка әйләнеп бара.
Ул хакта кеше хокуклары буенча Европа һәм Урта диңгез обсерваториясе белдерде. Израил тарафыннан блокланган Газзә сызыгында гаиләләр һәлак булган туганнарының мәетләрен урамнарда ук урнашкан күмәк каберләрдә күмәргә мәҗбүр, ди күзәтүчеләр.
Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында 18,7 мең кеше һәлак булган, шуларның 7 меңләбе — балалар. Тагын 51 меңгә якын кеше яраланган.
@azatliqradiosi

😢13💔4
🎉 Татарстанның татар дәүләт театрларында балалар өчен әзерләнгән Яңа ел тамашаларының күпмесе татарча, ә күпмесе урысча булуын өйрәндек.
Мәсәлән, Камал театры һәм "Шәрык клубы" оештырган тамашаның татарча гына булуын теләсәң, алдан гариза биреп, үзең 20 кеше җыеп килергә кирәк. Ә башка театрларда ничек?
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан

👍2🔥2✍1
👍🏾 Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты Татарстан эпиграфик һәйкәлләренә багышланган портал тәкъдим итте.
tatarstones.ru сайтында борыңгы кабер ташларының харитасы тәкъдим ителгән. Анда һәрбер һәйкәлнең кайда урнашуын, аның фотосын һәм 3D модель белән ясалган өлгесен күрергә була.
Әлегә Арча, Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарындагы кабер ташлары гына дигитальләштерелгән. Анда XIV-XVI гасырга караган һәйкәлләр тәкъдим ителгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
tatarstones.ru сайтында борыңгы кабер ташларының харитасы тәкъдим ителгән. Анда һәрбер һәйкәлнең кайда урнашуын, аның фотосын һәм 3D модель белән ясалган өлгесен күрергә була.
Әлегә Арча, Биектау, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Теләче районнарындагы кабер ташлары гына дигитальләштерелгән. Анда XIV-XVI гасырга караган һәйкәлләр тәкъдим ителгән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍12❤2🔥2
🚆Русия тимер юллары Татарстанда урнашкан 19 станциянең исемен үзгәртеп куйган. Яңа исемнәр арасында татар атамалары да бар.
Түбәндәге тукталышлар хәзер яңача атала:
"774нче км" —> М.П. Девятаев исемендәге плафторма;
"771нче км" —> "Дачная";
"766нчы км" —> "Сосновый Бор";
"753нче км" —> "Вязовые";
"21нче км" —> "Киреево";
"55нче км" —> "Карамасар";
"95нче км" —> "Черки-Килдураз";
"746нчы км" —> "Андреевский";
"787нче км" —> "Лебяжье";
"795нче км" —> "Элекон";
"797нче км" —> "Брикетный";
"804нче км" —> "Дәрвишләр" торак массивы;
"807нче км" —> "Березовка";
"823нче км" —> "Иске Бөреле";
"835нче км" —> "Иске Казан";
"849нчы км" —> "Качелино";
"871нче км" —> "Смак-Корса" (Курса-Почмак авылы);
"880нче км" —> "Яңа Чуриле";
"915нче км" —> "Байлаңгар".
Ничек сезгә мондый үзгәрешләр?

👍20❤2🤔2👎1
❗️Азатлык Радиосы Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый.
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара. Икенче урында — җырчы Аигел.
Монда тавыш бирергә мөмкин.
@azatliqradiosi
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара. Икенче урында — җырчы Аигел.
Монда тавыш бирергә мөмкин.
@azatliqradiosi
Telegram
Azatlıq Radiosı
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!
Байбулат Батулла, режиссер / Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы (Төркия) / Аигел (Айгөл Гайсина), җырчы / Рүзилә Киньябулатова, башкорт теле активисты / Юлия Фәйзрахманова, активист…

❤3👍3🤬3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген "Башкорт теле көне!" 14 декабрь - шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада "Башкорт теле көне" бәйрәм ителә. Башкортстанда бүген төрле чаралар уза. Мәсәлән, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Мин башҡорт…
Бу атнада Башкорт теле көнен билгеләп үттек бит әле.
Шул уңайдан Азатлык Радиосы башкортча иң кирәкле (әллә юкмы?!) 20 сүз кергән махсус видео әзерләде.
Шуны карагыз да якыннарыгыз белән уртаклашыгыз. Мондый видеоларны ешрак ясыйкмы?
#Башкортстан

YouTube
Башкорт телендә беренче 20 сүз
"Салават күпере" башкортча ничек була? Ә "минем ашыйсым килә"? 14 декабрьдә Башкорт теле көне билгеләнеп үтелә. Шул уңайдан Азатлык Радиосы башкорт телендә иң кирәкле (әллә юкмы?!) 20 сүзне тәкъдим итә. Ә сез бу исемлеккә нинди сүзләр өстәр идегез? Языгыз…
👍12🥱3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 17 декабрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.
🔺Либиядә (Ливия) көймә һәлакәтендә ким дигәндә 61 кеше һәлак булган. Европага китәргә теләгән мигрантлар тулган көймә әйләнеп капланган. Халыкара миграция оешмасы (IOM) хәбәр итүенчә, көймәдә ким дигәндә 86 кеше булган, аларның күбесе балалар. Нигездә бу Нигерия, Гамбия һәм башка Африка илләре кешеләре. Исән калган 25 кеше Либиянең вакытлыча калу үзәгенә китерелгән, аларга медицина ярдәме күрсәтелә.
🔺Полиция белән бәрелештән соң Мәскәүнең "Садовод" базарында 80-нән артык кеше тотакарланган. Эчке эшләр министрлыгы сүзләренчә, алдагы кичне полиция хезмәткәрләре бер мигрантның документларын тикшермәкче булган, ләкин ул моңа каршы чыккан. Аңа ярдәмгә башка мигрантлар җыелган. "Интерфакс" хәбәр итүенчә, аларны тынычландыру өчен полиция хезмәткәрләренә һавага атарга туры килгән.
🔺Русияләрнең яртысыннан күбрәге, ягъни 55 проценты хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугыш өчен иреккә чыгаруны хупламый. Моны Russian Field тикшеренү төркеме үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә. Сугыштан кайтканнарның кабат җинаять кылуы турында мәгълүматлар арта бара.
🔺АКШта ФБРның элекке агенты Чарльз Макгонигал Русия миллиардеры, санкцияләр исемлегендә булган Олег Дерипаскага эшләгән өчен 50 ай төрмәгә хөкем ителгән. Моннан тыш аңа 40 мең доллар штраф түләргә туры киләчәк. Ул санкцияләрне бозуга китергән сөйләшүләр алып баруда гаепле дип табылды.
🔺16 декабрьдә АКШның Төньяк Королина штатында Tatar Sammıt чарасы башланып китте. Ул бүген дә дәвам итә. Азатлык бу хакта соңрак тулырак язачак.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

❤5👍2🔥2✍1🥰1
16 декабрьдә АКШның Төньяк Каролина штатының Дарем (Durham) шәһәренең DUKE университетында беренче Tatar Sammıt чарасының ачылышы булды.
Татар җыены ике көн дәвам итә. Чарада 154 татар катнаша.
Беренче көнне "Печән базары" ачылды, "Татар хатыны. Тарих авазы" дигән музыкаль тамаша күрсәтелде, анда Сөембикә, Мөхлисә Бубый, Сара Садыйкова, Сәхипжамал Гыйззәтуллина-Волжская образларында Ширин Әл Әнси, Рамилә Гәләветдинова, Лилиана Газизова, Зәринә Вилданова чыгыш ясады. Тамашага мәшһүр татар хатын-кызлары турында махсус програмнар да чыгарылган. Тамашаны Лилия Сираҗиева алып барды.
Чарада шулай ук режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч. Исемдә" кинофильмы турында сөйләшү оештырылды. Татарлар мәтрүшкәле чәй, өчпочмаклар белән сыйланды, танышты, аралашты.
Саммит турында Азатлык әле киңрәк язачак, ә күбрәк фотоларны соңрак безнең интернет сәхифәбездәге фотогалереядан карап булачак.

👍18❤4🔥2🥰2😱1
Искешәһәрдәге Госмания (Osmaniye) халкы мәктәп бинасын сипли.
Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте рәисе Ведат Догу белдерүенчә, мәктәп бинасы мәктәп буларак түгел, авылда төрле милли һәм дини чаралар уздыру өчен кулланыла. Әлеге бинага ремонт кирәклеге турында бер ай элек игълан ителгән иде. “Бу вакыт эчендә татарлардан әзләп-әзләп булса да акча җыелды. Барысы 3-4 мең долларлап акча кирәк булачак. Без инде әкренләп-әкренләп рәтли торачакбыз”, диде Ведат әфәнде Азатлыкка.
Ремонт җиһазлары арасында татарның милли бизәкләре төшерелгән кашага-йөзлекләр дә күренә. “Җиһазларны тегеннән дә, моннан да җыйдык. Бизәкләрне үзебез ясаттык”, диде Догу.
Яңартканнан соң да бина мәдәният үзәге буларак кулланылачак.
Госмания авылы тарихы турында Азатлык элек язган иде.

👍11❤4🔥2
Русиягә каршы 12нче чикләүләр җыелмасы Яңа елга кадәр кабул ителәчәк.
Элек моңа Австрия каршы чыккан иде. Австриянең Raiffeisen банкы, күпчелек Көнбатыш банкларыннан аермалы буларак, Украинада сугыш башлаганнан соң да Русиядә эшләвен дәвам итте.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Русиягә каршы 12нче чикләүләр җыелмасы Яңа елга кадәр кабул ителәчәк
Австрия Украинага басып керүе аркасында Русиягә каршы чикләүләрнең 12нче җыелмасын кабул итүгә ризалык биргән. Чикләүләрне раслау эше киләсе атнада тәмамланачак һәм Яңа елга кадәр ул үз көченә керергә тиеш.
👍1🤡1
Журналист Искәндәр Сираҗи Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка мөрәҗәгать чыгарды.
Ул анда "Ахмат" батальонында хезмәт иткән татарстанлы Артур Фазлыев белән килеп туган хәл һәм аны яклаганнан соң үзенә карата башланган эзәрлекләүләр турында сөйли. Нәкъ Кадыровка мөрәҗәгать итүен ул мөселман кардәше булуы белән аңлата. Кадыровтан бу материалны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерүне сорый.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

🔥8👍3😢1