Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Бүген "Башкорт теле көне!" 14 декабрь - шагыйрь һәм мәгърифәтче Мифтахетдин Акмулланың туган көнендә, республикада "Башкорт теле көне" бәйрәм ителә. Башкортстанда бүген төрле чаралар уза. Мәсәлән, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында “Мин башҡорт…
Бу атнада Башкорт теле көнен билгеләп үттек бит әле.

Шул уңайдан Азатлык Радиосы башкортча иң кирәкле (әллә юкмы?!) 20 сүз кергән махсус видео әзерләде.

Шуны карагыз да якыннарыгыз белән уртаклашыгыз. Мондый видеоларны ешрак ясыйкмы?

#Башкортстан

@azatliqradiosi
👍12🥱3
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 17 декабрь, якшәмбе. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.

🔺Либиядә (Ливия) көймә һәлакәтендә ким дигәндә 61 кеше һәлак булган. Европага китәргә теләгән мигрантлар тулган көймә әйләнеп капланган. Халыкара миграция оешмасы (IOM) хәбәр итүенчә, көймәдә ким дигәндә 86 кеше булган, аларның күбесе балалар. Нигездә бу Нигерия, Гамбия һәм башка Африка илләре кешеләре. Исән калган 25 кеше Либиянең вакытлыча калу үзәгенә китерелгән, аларга медицина ярдәме күрсәтелә.

🔺Полиция белән бәрелештән соң Мәскәүнең "Садовод" базарында 80-нән артык кеше тотакарланган. Эчке эшләр министрлыгы сүзләренчә, алдагы кичне полиция хезмәткәрләре бер мигрантның документларын тикшермәкче булган, ләкин ул моңа каршы чыккан. Аңа ярдәмгә башка мигрантлар җыелган. "Интерфакс" хәбәр итүенчә, аларны тынычландыру өчен полиция хезмәткәрләренә һавага атарга туры килгән.

🔺Русияләрнең яртысыннан күбрәге, ягъни 55 проценты хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугыш өчен иреккә чыгаруны хупламый. Моны Russian Field тикшеренү төркеме үткәргән сораштыру нәтиҗәләре күрсәтә. Сугыштан кайтканнарның кабат җинаять кылуы турында мәгълүматлар арта бара.

🔺АКШта ФБРның элекке агенты Чарльз Макгонигал Русия миллиардеры, санкцияләр исемлегендә булган Олег Дерипаскага эшләгән өчен 50 ай төрмәгә хөкем ителгән. Моннан тыш аңа 40 мең доллар штраф түләргә туры киләчәк. Ул санкцияләрне бозуга китергән сөйләшүләр алып баруда гаепле дип табылды.

🔺16 декабрьдә АКШның Төньяк Королина штатында Tatar Sammıt чарасы башланып китте. Ул бүген дә дәвам итә. Азатлык бу хакта соңрак тулырак язачак.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
❤5👍2🔥2✍1🥰1
16 декабрьдә АКШның Төньяк Каролина штатының Дарем (Durham) шәһәренең DUKE университетында беренче Tatar Sammıt чарасының ачылышы булды.

Татар җыены ике көн дәвам итә. Чарада 154 татар катнаша.

Беренче көнне "Печән базары" ачылды, "Татар хатыны. Тарих авазы" дигән музыкаль тамаша күрсәтелде, анда Сөембикә, Мөхлисә Бубый, Сара Садыйкова, Сәхипжамал Гыйззәтуллина-Волжская образларында Ширин Әл Әнси, Рамилә Гәләветдинова, Лилиана Газизова, Зәринә Вилданова чыгыш ясады. Тамашага мәшһүр татар хатын-кызлары турында махсус програмнар да чыгарылган. Тамашаны Лилия Сираҗиева алып барды.

Чарада шулай ук режиссер Байбулат Батулланың "Ядәч. Исемдә" кинофильмы турында сөйләшү оештырылды. Татарлар мәтрүшкәле чәй, өчпочмаклар белән сыйланды, танышты, аралашты.

Саммит турында Азатлык әле киңрәк язачак, ә күбрәк фотоларны соңрак безнең интернет сәхифәбездәге фотогалереядан карап булачак.

@azatliqradiosi
👍18❤4🔥2🥰2😱1
Искешәһәрдәге Госмания (Osmaniye) халкы мәктәп бинасын сипли.

Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте рәисе Ведат Догу белдерүенчә, мәктәп бинасы мәктәп буларак түгел, авылда төрле милли һәм дини чаралар уздыру өчен кулланыла. Әлеге бинага ремонт кирәклеге турында бер ай элек игълан ителгән иде. “Бу вакыт эчендә татарлардан әзләп-әзләп булса да акча җыелды. Барысы 3-4 мең долларлап акча кирәк булачак. Без инде әкренләп-әкренләп рәтли торачакбыз”, диде Ведат әфәнде Азатлыкка.

Ремонт җиһазлары арасында татарның милли бизәкләре төшерелгән кашага-йөзлекләр дә күренә. “Җиһазларны тегеннән дә, моннан да җыйдык. Бизәкләрне үзебез ясаттык”, диде Догу.

Яңартканнан соң да бина мәдәният үзәге буларак кулланылачак.

Госмания авылы тарихы турында Азатлык элек язган иде.

@azatliqradiosi
👍11❤4🔥2
Русиягә каршы 12нче чикләүләр җыелмасы Яңа елга кадәр кабул ителәчәк.

Элек моңа Австрия каршы чыккан иде. Австриянең Raiffeisen банкы, күпчелек Көнбатыш банкларыннан аермалы буларак, Украинада сугыш башлаганнан соң да Русиядә эшләвен дәвам итте.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍1🤡1
Журналист Искәндәр Сираҗи Чечня башлыгы Рамзан Кадыровка мөрәҗәгать чыгарды.

Ул анда "Ахмат" батальонында хезмәт иткән татарстанлы Артур Фазлыев белән килеп туган хәл һәм аны яклаганнан соң үзенә карата башланган эзәрлекләүләр турында сөйли. Нәкъ Кадыровка мөрәҗәгать итүен ул мөселман кардәше булуы белән аңлата. Кадыровтан бу материалны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерүне сорый.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥8👍3😢1
Якшәмбе көнне көндез Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Краснояружский районының Теребрено "авыл чигендә" атышлар турында әйтте.

Губернатор телеграмында язуынча, авылга Украина хәрбиләре ут ачкан. Шулай ук Гладков әйтүенчә, берничә авылдагы электр линияләре зыян күргән.

Теребрено Украинаның Суми өлкәсе белән чик буенда урнашкан авыл. Сугышның "авыл чигендә" баруы турындагы сүз Украина армиясенең чик аша үткәнен аңлатамы, билгеле түгел. Украина армиясе бу сугыш турында хәбәр итмәде.

"Baza" телеграм каналы сугышның иртәнге сәгать 11 тирәсендә башланганын яза. "Теребренода 200ләп кеше яши, халык эвакуацияләнмәде, хәзер кешеләр төрле урыннарга кача", ди "Baza".

@azatliqradiosi
🤷‍♂1👍1🤬1
16 декабрьдә Йошкар Олада “Марий ушем” гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте корылтае узды.

Анда Мари иле, Удмуртия, Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Киров, Төмән өлкәләреннән, Мәскәү, Петербур шәһәрләреннән һәм башка төбәкләрдән 100ләп вәкил мари халкы проблемнарын хәл итү юлларын сөйләште.

2022 елның җәендә, Русиянең төрле төбәкләрендәге мари иҗтимагый оешмаларның активистлары инициативасы белән, "Марий ушем" Гомумрусия иҗтимагый хәрәкәте оештырылды. Соңгы ярты елда активистлар, видеоконференция аша даими очрашулар ясап, корылтайша әзерләнде.

Русиядә милли иҗтимагый оешмалар бер-бер артлы экстремистик дип игълан ителгәндә (Татарстандагы "Татар иҗтимагый үзәге", Башкортстандагы "Башкорт" оешмасы) мари халкы үз иҗтимагый оешмаларын киңәйтергә һәм саклап калырга омтыла. Әлеге корылтай да мариларның активлыгын тагын да арттыру максатыннан җыелды.

@azatliqradiosi
👍5🔥4❤1
Көз язмасы: "Сугышта булдыңмы — кайткач та тынычлап үтерә аласың". Сугыштан кайтучылар гаиләдә көч куллана

Русиядә тоткыннарны, шул исәптән авыр һәм аеруча авыр маддә нигезендә хөкем ителгәннәрне Украинадагы сугышка җибәрәләр. Нәтиҗәдә кеше сәламәтлеге һәм гомеренә каршы җинаятьләр: һөҗүмнәр, үтерү, көчләүләр кылган дистәләрчә кеше хәзер иректә йөри. Хокук яклаучылар көч куллануларның артачагын фаразлый.

"Шуны да аңларга кирәк: кызганыч, хәзер зыян күрүчеләр системаның көч кулланучылар яклы булуын аңлый. Полициягә элек тә әллә ни таянып булмый иде. Хәзер исә полиция вәкилләре гаиләдә һәм башка төрле көч кулланулардан зыян күрүчеләр өчен нәрсәдер эшләргә бөтенләй әзер түгел"

, дип аңлата хокук яклаучы Алена Попова.

Шуңа зыян күрүчеләр дәшми, гариза язмый.

Әгәр хатын-кызлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була икән, систем каршылыгына гына түгел, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөкем итүенә дә дучар була, дип сөйли Попова. Ул бер хатын-кызның кыйналулардан соң кыйнаучыны мәхкәмәгә бирүе, тегесенең колониягә эләгүе турында мисал китерә. "Колониядән бу ир сугышка киткән, анда аны үтергәннәр. "Яхшы егетне үлемгә" җибәрүе өчен бу хатынга бөтен авыл каныга башлаган", ди ул.

👉Төп сайтта
👉Көзге сәхифә

@azatliqradiosi
😢5👍4🤷3