Уфада мәхкәмә авыру активист Рөстәм Мөлековны җәзадан азат итү үтенечен кире какты
Бүген, 18 декабрьдә, Уфаның Ленин район мәхкәмәсе хөкем ителгән активист Рөстәм Мөлековны авыр авыруы сәбәпле җәзасын үтәүдән азат итүдән баш тартты. Бу хакта активистның адвокаты Радик Латыйпов хәбәр итте.
13 ноябрьдә адвокат мәхкәмәгә Мөлековны җәзаны үтәүдән кичекмәстән азат итү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән иде. Мөлековның хәле авыр булу сәбәпле ул мөрәҗәгатьне шундук карарга сорады. Әмма мәхкәмә прокурорны тыңлап утырышны 18 декабрьгә кичектерде.
Бүгенге утырышта прокуратура вәкиле Мөлековны азат итүгә каршы яңа дәгъвалар китергән. Янәсе, Мөлековның авыруы күптәнге (2017 елдан бирле килә), сак астында тоту вакытында барлыкка килмәгән, шуңа күрә сәбәп буларак карала алмый дигән. Нәтиҗәдә, мәхкәмә адвокат үтенечен кире каккан.
▪️Рөстәм Мөлеков — Лилия Чанышева көрәштәше, I төркем инвалид. 2023 елның 14 июнендә мәхкәмә аны "Экстремистик оешмада катнашу"да гаепләп 2,5 елга колониягә хөкем итте.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Уфада мәхкәмә авыру активист Рөстәм Мөлековны җәзадан азат итү үтенечен кире какты
Ул һаман да УФСИН карамагындагы хастаханәдә ята.
🤬7😢5
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган
Путин режимы башлаган сугышта Әбҗәлил районыннан Юнир Хаҗиәхмәтов һәлак булган.
Ул әфган сугышында да катнашкан булган. Аның һәлак булганы турында район башлыгы Илдар Нәфыйков хәбәр итте.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1276 ир һәлак булган. Шуларның кимендә 29ы — Әбҗәлил районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 663нче көне.

👍2🕊2🔥1
Путин режимы башлаган сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2094 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан кимендә 1276, Татарстаннан кимендә 818 ир һәлак булган.
Бу саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлемнәр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 18 декабрь, сугышның 663нче көне.
#Татарстан

😢7🤮2
"Бүген Русиядә деколонизация турында сөйләшү — куркыныч"
Соңгы берничә елда милли хәрәкәттә Русия деколонизациясе турында дискурс көчәя бара. Украинадагы сугыштан соң ил нинди булачак, ул бердәм ил булып сакланачакмы, федерация сакланса, төбәкләр нинди хокукларга ия булачак — шушы һәм башка темалар еш күтәрелә. Деколонизация темасына Русиядәге милләт вәкилләре катнашында төрле чаралар, конференцияләр һәм форумнар үткәрелә.
"Деколонизация" төшенчәсен ничек аңлап була? Бу мәсьәлә нигә соңгы елларда аеруча актив күтәрелә башлады? Русия эчендә бу темага сөйләшү мөмкинме? Бу һәм башка сорауларны социолог, хәзерге вакытта Берлинның Ирекле университетында эшләүче Гүзәл Йосыповага бирдек.
— Русиянең күптөрлелеге турында сөйләшү — куркыныч нәрсә. Бу сөйләшүләргә нигезләнеп, илдә репрессияләр легитимлаша. "Дошман Русиянең таркалуын тели", "Илдә сепаратизм арта" кебек тезисларны ныгыту өчен кайчак нәкъ Русия күптөрлелеге һәм милләтләр хокуклары турында сөйләшүләрнең булуы кулланыла. Бу тема куркыныч, шуңа күрә аны Русия эчендә алып бару кыен, ди галимә.
Әңгәмәне тулыснча Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

Ссоциолог Гүзәл Йосыпова белән әңгәмә
👍5😢1🥱1
❗️Азатлык Радиосы Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый
Бүген сезне намзәтләр белән якыннанрак таныштыра башлыйбыз.
Әлегә тавыш бирүдә Башкортстаннан сәясәтче Лилия Чанышева алда бара. Икенче урында — җырчы Аигел. Өченче урында — башкорт активисты Фаил Алсынов.
Тавышыгызны монда бирә аласыз.

❤9🤬1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 19 декабрь, сишәмбе. Әлегә булган яңалыклар мондый:
🔺Европа берлегенең тышкы эшләр һәм иминлек сәясәте югары вәкиле Жозеп Боррель Русия хакимиятләрен Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны (Кормашны) кичекмәстән азат итәргә чакырды. "Русия хакимиятләре журналистларның иминлеген һәм аларның сүз ирегенә булган хокукын тәэмин итәргә, шулай ук, аларны эзәрлекләүне туктатырга тиеш", дип язды Боррель Х социаль челтәрендә.
🔺Европа берлеге Русиягә каршы чикләүләрнең 12нче җыелмасын кабул итте. Анда нигездә алмаз импортын тыю күздә тотыла. Шулай ук санкцияләр 61 кеше һәм 86 ширкәткә салынган. Алар арасында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Дмитрий Медведевның улы Илья, Владимир Путинның икетуганы, Казан боралак заводы, Горбунов исемендәге Казан авиация заводы, элегрәк АКШ санкцияләренә эләккән Алабуганың "Альбатрос" оешмасы, "ТАИФ" АҖ идарә рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Сүлтиев һәм аның җәмәгате Лидия, Башкортстан ширкәтләре бар.
🔺Кытайның Ганьсу һәм Цинхай вилаятьләрендә көчле зилзиләдә ким дигәндә 110 кеше һәлак булган. Бу хакта «Синьхуа» агентлыгы хәбәр итә, йөзләрчә кеше төрле җәрәхәтләр алган.
🔺Сербиядәге парламентка сайлау нәтиҗәләре белән риза булмаган меңләрчә кеше Белград урамнарына каршылык чарасына чыкты. Рәсми мәгълүматлар күрә, сайлауда хакимияттәге Александр Вучичның "Сербия прогрессив партиясе" җиңде. "Сербия золымга каршы" оппозиция блогы тавыш бирү нәтиҗәләрендә хәрәмләшүләр булуын әйтә.
🔺Русия Дәүләт думасы депутаты Ирина Яроваяның "русофобия" өчен җинаять җаваплылыгына тарту канун өлгесен хөкүмәт комиссиясе хуплаган.
🔺Берничә минут элек Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы - Корылтайга еллык юллама белән чыгыш ясады. Бу хакта тулырак соңрак язарбыз.
Әлегә шулар. Көн дәвамында бергә булыйк! Без татар телендә мөһим хәбәрләр, риясыз һәм һөнәри стандартларга нигезләнеп әзерләнгән материаллар бирү эшебезне дәвам итәбез.

✍1
"Кешеләр аена 60 мең сум ипотека түли". Татарстанда торак базары ни хәлдә?
2023 елда Татарстанда җанлана башлаган торак базарында янә төшенкелек күзәтелә. Ипотека килешүләре кими, шуның белән бергә фатир бәяләре дә төшә. Шул сәбәпле, аренда хаклары арта башлады. Риелторлар торак базары кабат билгесезлектә дип бәяли. Русия Үзәк банкы рубльнең ишелүеннән куркып, төп ставканы 16 процентка кадәр арттырды. Нәтиҗәдә ипотека процентлары да артты. Бүген торак базары ни хәлдә? Азатлык 2023 елга күзәтү ясады һәм белгеч белән сөйләште.
Казанда күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе Әлфия Гомәрова (исеме үзгәртелде) сүзләренә караганда, шәһәрдә яңа йортларга бәяләр 20-30 процентка үскән.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
Гомәрова әйтүенчә, хәзер фатир арендалау ипотекага караганда отышлырак. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?

— Беренче яртыеллыкта тынлык иде, аннан җәен боз кузгалды, — ди ул. — Халык транш ипотека ала башлады. Ягъни кеше төзелеш вакытында 1 сум түләп тора, йорт төзелеп беткәннән соң гадәти ипотека процентлары белән түли башлый. Транш һәм дәүләтнең сусбидияле ипотекалары күчемсез милек өлкәсендә сатуларны арттырды. Быелның ярты елында без хәтта 2022 елны узып киттек. Банкларда, Росреестрда ажиотаж туды. Ихтыяҗ тәкъдимгә караганда күбрәк иде. Мисал өчен, Казанның Идел буе районында әле төзелә башлаган йортта бер бүлмәле фатир, бу 36 дүрткел метр, 7 млн сум тирәсе тора иде. Сүз 2025 ел ахырында төзелеп бетәчәк йорт турында бара. Әгәр өлгерсәң шул бәягә алып каласың. Минем мөштәри уйлап йөрде дә төзүче ширкәт бәяне 8,5 млн сумга арттырды. Хәзер ул бәягә фатирны сатып алып бетерделәр. Ягъни торак 1,5 млн сумга артты.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
Гомәрова әйтүенчә, хәзер фатир арендалау ипотекага караганда отышлырак. Сез бу хакта ни уйлыйсыз?
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
"Кешеләр аена 60 мең сум ипотека түли". Татарстанда торак базары ни хәлдә?
Ел дәвамында фатирларга бәя артты. Бу дәүләтнең ташламалы ипотека бирү нәтиҗәсе, ди риелтор. Октябрьдән ипотека килешүләр кими башлады.
😱5👍2✍1🤬1
Европа берлеге Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка карата ни өчен санцияләр керткән?
Брүсселдә аның Украинага каршы сугышны хуплавын, аңа ярдәм итүен искәртәләр.
Хәбировны чикләүләр исемлегенә кертүләренә аңлатмаларда язылганча, ул Украинадан басып алынган төбәкләргә беренче булып барган губернаторларның берсе.
Башкортстанда сугышка җибәрү өчен "ихтыярилардан" батальоннар төзелүе һәм фетнәчел Луһанскиның Башкортстан карамагындагы Хрустальный (Красный Луч) шәһәрендә логистика келәте ясау да телгә алына.
Европа берлеге чикләүләренә республиканың "Башкорт электрон-телекоммуникацион берләшмәсе" (БЭТО) һәм "Күмертау авиация җитештерү ширкәте" (КумАПП) оешмалары да эләккән. Күмертау оешмасы хәрби боралаклар җитештерә, алар Русия өчен стратегик әһәмияткә ия, ә БЭТО телекоммуникацион системнар, шул исәптән радиоалгычлар ясый, аларны Русия кораллы көчләре куллана, дип искәртелә.

Европа берлеге Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка чикләүләр кертте
Радий Хәбировны чикләүләр исемлегенә кертүләренә аңлатмаларда язылганча, ул Украинадан басып алынган төбәкләргә беренче булып барган губернаторларның берсе. Башкортстанда сугышка җибәрү өчен "ихтыярилардан" батальоннар төзелүе дә телгә алына.
👍7✍2
2024 елда Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышы өчен 4,6 млрд сум бүлеп бирәчәк.
Бу акчаларның 2,8 млрд сумы ихтыяриларга һәм мобилизациягә эләгүчеләргә китәчәк. Шулай ук бу суммага сугышка кирәкле техник әсбаплар сатып алу, дронга каршы чараларга, автотранспорт, медикамент, туклану, төзелеш материаллары һәм башка кирәк-яраклар алу керә. Башкортстан бюджетыннан тагын 1,8 млрд сум "хәрби операция ветераннарына", сугышчыларның гаиләләренә, үлгән һәм яраланганнарга тотылачак.
Шул ук вакытта республиканың бюджеты быел һәм киләсе елда дефицитлы булачак.
▪️2023 елда да Мәскәүнең зур ярдәм күрсәтүенә карамастан, Башкорстанның бюджеты 11 млрд дефицит белән бара. Уфа икътисадчысы Рөстәм Шәяхмәтов сүзләренчә, бу Башкортстанның акчаны дөрес тота белмәве белән бәйле.
Тулырак 👉монда, ачылмаса монда басыгыз.

🤬7🔥1
2023 елның көзендә Русиядә мәчетләргә, мөселман үзәкләренә, Үзәк Азия илләреннән килеп Русия ватандашлыгы алганнар яши һәм эшли торган урыннарга рейдлар ешайды.
"Мемориал" кеше хокукларын яклау үзәге юристы фикеренчә, бу тикшерүләрнең максаты - мобилизация, әмма алда президент сайлаулары торганга күрә аның икенче дулкыны башлануы турында рәсми игълан итмиләр.
"Хәлләр болайрак: Русия кораллы көчләрендә ротация булмау, хөкем ителгәннәр белән контракт төзүләр, мәчетләргә рейдлар белән килүләре Русия гаскәренең тере көч белән тулыландырылуга мохтаҗ булуы турында сөйли. Әмма хакимиятләр мобилизациянең икенче дулкынын ачыктан-ачык уздыра алмый, чөнки Путинның сайлау алды кампаниясе башланды.
Мәскәүдә һәм Петербурда тынычлык атмосферасын тотып торырга кирәк. Шуңа хакимиятләр Украинадагы сугышка халыкның яклаучысызрак катламын җәлеп итә бирә", дип белдерде юрист.

🤬2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казандагы куәт оешмалары вәкилләре пикетта журналист Алсу Кормашева белән бәйле ике плакатны алып куярга мәҗбүр иткән.
SOTA язуынча, алар "митинг темасына туры килми" дип саналган.

10 декабрьдә, Казанда абортларны тыюга каршы һәм журналистларны яклауга багышланган ике пикет узган иде бит.
"Җәмәгать чарасын оештыру кагыйдәләрен бозган өчен" шул пикетларны оештыручыга каршы административ беркетмә төзелгән.
"Сота" язуынча, икенче пикетта Казан башкарма комитет вәкиле М.Исхаков һәм Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәре Альберт Галләмовка Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормашева белән бәйле плакат ошамаган иде. "Митинг темасына туры килми" дип алар Алсу белән бәйле ике плакатны алып куюны таләп итте. Чарада катнашучылар каршы килмәде.
Кичә пикетны оештыручы Дарина Лунцовага полициядән шалтыратканнар. Аны"пикет турында сөйләшергә" чакырганнар. Нәтиҗәдә, пикетлар тематикага туры килмәде дип полиция аңа каршы беркетмә төзегән.
Лунцовадан тыш, пикетта катнашучы социолог Искәндәр Ясәвиевкә дә чараны үткәрү тәртибен бозу өчен административ беркетмә төзелгән.

🤬7
Русия президенты Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләде һәм русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты
"Кеше үзе каядыр үрмәләргә тиеш. Әгәр аңа бөтен әйбер күктән явып торса, ул кадерен белми. Менә эш нәрсәдә", дигән ул.
Бу хакта ни уйлыйсыз?
Тулырак - Азатлык сәхифәсендә укыгыз, ачылмаса - монда басыгыз.

💩7🤡1💊1
Русияләрнең күпчелеге илдә аборт ясатуны тыймаска кирәк дип саный.
Бу Russian Field тикшеренү төркеме уздырган сораштыруның нәтиҗәләреннән күренә.
Русиядә абортны тыюны хатын-кызларга (22 процент) караганда, ирләр (28 процент) күбрәк хуплый, дип искәртә тикшеренүчеләр.
@azatliqradiosi
Бу Russian Field тикшеренү төркеме уздырган сораштыруның нәтиҗәләреннән күренә.
Русиядә абортны тыюны хатын-кызларга (22 процент) караганда, ирләр (28 процент) күбрәк хуплый, дип искәртә тикшеренүчеләр.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Russian Field: русияләрнең күпчелеге абортны тыюга каршы
Русиядә абортны тыюны хатын-кызларга (22 процент) караганда, ирләр (28 процент) күбрәк хуплый, дип искәртә тикшеренүчеләр.
👏2
Путинны Русия президенты итеп танымау турында петиция дөнья күрде
Declaration Russian Democratic Forces халыкара лидерларга Русиядә 2024 елгы сайлаулар нәтиҗәләре нигезендә Владимир Путинны Русия президенты буларак канунилыгын танымау тәкъдиме белән чыкты. Петиция change.org-та дөнья күрде. Моннан тыш, мөрәҗәгать авторлары Путинның президент мөддәтен "нульләштерүне" легитим түгел дип игълан итүне һәм ПАСЕның 2519 резолюциясен тормышка ашыруны күздә тотып Путин белән элемтәләрне тулысынча туктатуны таләп итә.
Бу башлангычны Русиянең сугышка каршы комитеты хуплады. Петицияне Сергей Гурьев, Михаил Ходорковский, Леонид Гозман, Лев Гудков, Лев Пономарев, Борис Зимин, Free Russia, Solidarus, Ачык Русия, "Яз" хәрәкәте һәм башкалар имзалады.
Мөрәҗәгать авторлар булачак президент сайлауларының канунсыз булу сәбәпләрен санап китә: хакимиятне тартып алу; бәйсез мәгълүмат чаралары булмау; Украинаның вакытлыча басып алынган җирләрендә сайлаулар үткәрү; Конституциягә канунсыз үзгәрешләр кертү; Украинадагы сугыш.
Русия сайлау системасының торышы аерым анализлана: күпчелек Русия ватандашлары пассив тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителә; намзәтләрне теркәү тулысынча контрольдә тотыла: сайлау комиссияләре намзәтләрне теркәүдән баш тарту өчен теләсә нинди сәбәп таба ала; җәмәгатьчелекнең сайлауны контроль итү мөмкинлекләре чикләнә.

👍7🔥2🤡1
👬👭Рим папасы Франциск атакайлар бер җенесле парларга фатиха бирә ала, диде.
Шул ук вакытта моңа җитди сәбәпләр булырга тиеш: католик чиркәве бөтен кешегә ачык булса да, һәрбер очрак аерым каралачак, диелгән Ватикан тараткан хәбәрдә.
Атакайларга бер җенесле парларга фатиха бирергә рөхсәт ителсә дә, бу Чиркәүнең даими ритуалларына һәм бер җенесле никахларга кагылмаячак дип ассызыклана. Католик чиркәве әле дә никах ир-ат белән хатын-кыз арасында гына була ала дип саный, диелә.
Хәзерге вакытта бер җенесле никахлар дөньяның 35 илендә рөхсәт ителгән. Ә менә Русиядә ЛГБТ "экстремистик хәрәкәт" дип танылды.
Ә сез ике ир-ат яки ике хатын-кыз арасында мәхәббәт була ала дип саныйсызмы?

💩8😁7👍3❤🔥1🥰1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзәдә балаларга ашарга җитми. Социаль челтәрләрдә ризыкка мохтаҗ Фәләстин гаиләләренең ничек итеп ашарга эзләүләрен төшергән видеолар тарала. Бу видеоларда балалар да бар. Ашарга алырга дип чиратта торган бер ир-балага (фотода) ризык җитмәгәч, аның белән…
Human Rights Watch: Израил ачлыкны Газзәгә каршы сугыш коралы буларак куллана.
Әлеге хокук яклау оешмасы дөнья лидерларын шушы "җирәнгеч хәрби җинаять"не фаш итергә чакыра.
"Израил инде ике айдан артык Газзә халкын ризык һәм судан мәхрүм итә. Израилнең югары түрәләре моны хуплый яки моңа юл куеп килә: димәк, алар гади халыкны максатчан рәвештә ач тотып, ачлыкны сугыш коралы буларак куллана", дип белдерде оешманың Израил һәм Фәләстиндәге мөдире Гомәр Шакир.
Исегезгә төшерәбез: БМОның Дөнья ризык програмы белдерүенчә, Израил һөҗүме аркасында Газзә сызыгындагы 2,3 млн кеше ачлыктан интегә.
Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында 18,7 мең кеше һәлак булган, шуларның 7 меңләбе — балалар. Тагын 51 меңгә якын кеше яраланган.

💔4👍3🤬3😢2