Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казандагы куәт оешмалары вәкилләре пикетта журналист Алсу Кормашева белән бәйле ике плакатны алып куярга мәҗбүр иткән.
SOTA язуынча, алар "митинг темасына туры килми" дип саналган.

10 декабрьдә, Казанда абортларны тыюга каршы һәм журналистларны яклауга багышланган ике пикет узган иде бит.
"Җәмәгать чарасын оештыру кагыйдәләрен бозган өчен" шул пикетларны оештыручыга каршы административ беркетмә төзелгән.
"Сота" язуынча, икенче пикетта Казан башкарма комитет вәкиле М.Исхаков һәм Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәре Альберт Галләмовка Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормашева белән бәйле плакат ошамаган иде. "Митинг темасына туры килми" дип алар Алсу белән бәйле ике плакатны алып куюны таләп итте. Чарада катнашучылар каршы килмәде.
Кичә пикетны оештыручы Дарина Лунцовага полициядән шалтыратканнар. Аны"пикет турында сөйләшергә" чакырганнар. Нәтиҗәдә, пикетлар тематикага туры килмәде дип полиция аңа каршы беркетмә төзегән.
Лунцовадан тыш, пикетта катнашучы социолог Искәндәр Ясәвиевкә дә чараны үткәрү тәртибен бозу өчен административ беркетмә төзелгән.
@azatliqradiosi

🤬7
Русия президенты Владимир Путин илдәге фәкыйрьлек турында сөйләде һәм русияләргә үзләренә "үрмәләргә" кушты
"Кеше үзе каядыр үрмәләргә тиеш. Әгәр аңа бөтен әйбер күктән явып торса, ул кадерен белми. Менә эш нәрсәдә", дигән ул.
Бу хакта ни уйлыйсыз?
Тулырак - Азатлык сәхифәсендә укыгыз, ачылмаса - монда басыгыз.

💩7🤡1💊1
Русияләрнең күпчелеге илдә аборт ясатуны тыймаска кирәк дип саный.
Бу Russian Field тикшеренү төркеме уздырган сораштыруның нәтиҗәләреннән күренә.
Русиядә абортны тыюны хатын-кызларга (22 процент) караганда, ирләр (28 процент) күбрәк хуплый, дип искәртә тикшеренүчеләр.

Азатлык Радиосы
Russian Field: русияләрнең күпчелеге абортны тыюга каршы
Русиядә абортны тыюны хатын-кызларга (22 процент) караганда, ирләр (28 процент) күбрәк хуплый, дип искәртә тикшеренүчеләр.
👏2
Путинны Русия президенты итеп танымау турында петиция дөнья күрде
Declaration Russian Democratic Forces халыкара лидерларга Русиядә 2024 елгы сайлаулар нәтиҗәләре нигезендә Владимир Путинны Русия президенты буларак канунилыгын танымау тәкъдиме белән чыкты. Петиция change.org-та дөнья күрде. Моннан тыш, мөрәҗәгать авторлары Путинның президент мөддәтен "нульләштерүне" легитим түгел дип игълан итүне һәм ПАСЕның 2519 резолюциясен тормышка ашыруны күздә тотып Путин белән элемтәләрне тулысынча туктатуны таләп итә.
Бу башлангычны Русиянең сугышка каршы комитеты хуплады. Петицияне Сергей Гурьев, Михаил Ходорковский, Леонид Гозман, Лев Гудков, Лев Пономарев, Борис Зимин, Free Russia, Solidarus, Ачык Русия, "Яз" хәрәкәте һәм башкалар имзалады.
Мөрәҗәгать авторлар булачак президент сайлауларының канунсыз булу сәбәпләрен санап китә: хакимиятне тартып алу; бәйсез мәгълүмат чаралары булмау; Украинаның вакытлыча басып алынган җирләрендә сайлаулар үткәрү; Конституциягә канунсыз үзгәрешләр кертү; Украинадагы сугыш.
Русия сайлау системасының торышы аерым анализлана: күпчелек Русия ватандашлары пассив тавыш бирү хокукыннан мәхрүм ителә; намзәтләрне теркәү тулысынча контрольдә тотыла: сайлау комиссияләре намзәтләрне теркәүдән баш тарту өчен теләсә нинди сәбәп таба ала; җәмәгатьчелекнең сайлауны контроль итү мөмкинлекләре чикләнә.

👍7🔥2🤡1
👬👭Рим папасы Франциск атакайлар бер җенесле парларга фатиха бирә ала, диде.
Шул ук вакытта моңа җитди сәбәпләр булырга тиеш: католик чиркәве бөтен кешегә ачык булса да, һәрбер очрак аерым каралачак, диелгән Ватикан тараткан хәбәрдә.
Атакайларга бер җенесле парларга фатиха бирергә рөхсәт ителсә дә, бу Чиркәүнең даими ритуалларына һәм бер җенесле никахларга кагылмаячак дип ассызыклана. Католик чиркәве әле дә никах ир-ат белән хатын-кыз арасында гына була ала дип саный, диелә.
Хәзерге вакытта бер җенесле никахлар дөньяның 35 илендә рөхсәт ителгән. Ә менә Русиядә ЛГБТ "экстремистик хәрәкәт" дип танылды.
Ә сез ике ир-ат яки ике хатын-кыз арасында мәхәббәт була ала дип саныйсызмы?

💩8😁7👍3❤🔥1🥰1🤯1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Газзәдә балаларга ашарга җитми. Социаль челтәрләрдә ризыкка мохтаҗ Фәләстин гаиләләренең ничек итеп ашарга эзләүләрен төшергән видеолар тарала. Бу видеоларда балалар да бар. Ашарга алырга дип чиратта торган бер ир-балага (фотода) ризык җитмәгәч, аның белән…
Human Rights Watch: Израил ачлыкны Газзәгә каршы сугыш коралы буларак куллана.
Әлеге хокук яклау оешмасы дөнья лидерларын шушы "җирәнгеч хәрби җинаять"не фаш итергә чакыра.
"Израил инде ике айдан артык Газзә халкын ризык һәм судан мәхрүм итә. Израилнең югары түрәләре моны хуплый яки моңа юл куеп килә: димәк, алар гади халыкны максатчан рәвештә ач тотып, ачлыкны сугыш коралы буларак куллана", дип белдерде оешманың Израил һәм Фәләстиндәге мөдире Гомәр Шакир.
Исегезгә төшерәбез: БМОның Дөнья ризык програмы белдерүенчә, Израил һөҗүме аркасында Газзә сызыгындагы 2,3 млн кеше ачлыктан интегә.
Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында 18,7 мең кеше һәлак булган, шуларның 7 меңләбе — балалар. Тагын 51 меңгә якын кеше яраланган.

💔4👍3🤬3😢2
Генерал Сырский: Русия Бахмут янындагы Часов Яр шәһәренә аеруча актив һөҗүм итә.
Украина генералы Александр Сырский вазгыять катлаулы ди. "Безгә дошман корал ягыннан да, хәрбиләр саны ягыннан да өстенрәк булган шартларда сугышырга туры килә". Шул ук вакытта ул Русия гаскәрләренең зур югалтуларга дучар булуын искәртә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

✍2👍2🤬2
61 яшендә озакка сузылган авырудан соң Татарстан Дәүләт шурасының матбугат хезмәте җитәкчесе Резидә Макуева вафат булган.
1991 елдан алып 2004 елга кадәр ул төрле мәгълүмат чараларында эшләгән, 2004 елның августыннан ТР Дәүләт шурасының матбугат хезмәтен җитәкләгән.
#Татарстан

😢18❤1👍1
Казан халыкара һава аланы тарихта беренче тапкыр бер ел эчендә 5 млн юлчыны кабул иткән.
5 000 000нче юлчы кичә Казан - Минеральные Воды рейсында теркәлгән.
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласыннан Русия шәһәрләренә генә түгел, күп кенә чит илләргә дә очып китергә мөмкин. Халыкара рейслар географиясе ягыннан KZN — Русия һава аланнары арасында иң алдынгыларның берсе.
2025 елда Казан аэропортының яңа терминалын төзи башларга җыеналар.

👍7❤1✍1🔥1
Путин киләсе президент сайлауларында катнашам, диде. Татарстанда аның бу адымын хуплаучылар шундук табылды: мәсәлән, президент Миңнеханов, җырчы Салават һ.б.
Ә бит нәкъ менә Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының шактыеннан колак какты: әйтик, республикада җыелган салымнарның күбесе Мәскәүгә китә, ТР Конституциясе туракланды, элек "президент" дип аталган республика җитәкчесе "башлык"ка әйләнде, ә моңарчы һәркем укыган һәм дәүләт теле булып саналган татар теле мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды.
Видеоны карагыз да бу сорауга җавап бирегез әле: нишләп бу кешеләр Путинны яклый?

YouTube
Татарстаннан Путинны кемнәр яклап чыкты?
Путин киләсе президент сайлауларында катнашам, диде. Татарстанда аның бу адымын хуплаучылар шундук табылды: мәсәлән, президент Миңнеханов, җырчы Салават һ.б. Ә бит нәкъ менә Путин хакимияткә килгәннән соң, Татарстан 1990нчы елларда яулаган суверенлык казанышларының…
🤮5✍1🤬1
❗️Азатлык Радиосы Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесен сайлый.
Әлегә сәясәтче Лилия Чанышева җиңеп бара. Икенче урында — җырчы Аигел. Өченче урында — башкорт активисты Фаил Алсынов.
Монда тавыш бирергә мөмкин.

Telegram
Azatlıq Radiosı
Татар-башкорт дөньясының 2023 ел шәхесе — кем ул? Тавыш бирегез!
Байбулат Батулла, режиссер / Ведат Догу һәм Искешәһәр татарлары оешмасы (Төркия) / Аигел (Айгөл Гайсина), җырчы / Рүзилә Киньябулатова, башкорт теле активисты / Юлия Фәйзрахманова, активист…

👍5👎2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 20нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Татарстанда "Газпром межрегионгаз Казан" җәгыятенең элекке җитәкчесе Ринат Ханбиков ФСБ тарафыннан тоткарланган. Ул хакта үзенең чыганакларына сылтанып "Бизнес-онлайн" басмасы хәбәр итә: Ханбиковны Мәскәүгә алып киткәннәр, диелә.
🔹АКШ Сенатындагы Демократлар лидеры Чак Шумер конгрессменнар Украинага ярдәм күрсәтү мәсьәләсендә гыйнварга кадәр уртак фикергә килә алмаячак дип белдерде.
🔹Колорадо штатының Югары мәхкәмәсе АКШның элекке президенты Дональд Трампка бу штатта президентлыкка дәгъва кылуны тыйды. Әлеге карар үз көченә керсә, Трамп исеме Колорадоның сайлау бюллетеньнәренә кертелә алмаячак.
🔹Кичә кич Украина президенты Владимир Зеленский ел нәтиҗәләренә багышланган ике сәгатьлек матбугат конференциясен үткәрде. Ул АКШ Украинаны хәрби ярдәменнән ташламас, Русия белән сугышның кайчан бетәчәген белмим, диде. Аның фикеренчә, Украина җиңелми, ә Русиянең бу сугышта бер генә зур җиңүе дә юк. РФ Украинага каршы сугышны 2022 елның 24 февралендә башлады, бүген — шушы сугышның 665нче көне.
🔹Азатлык Радиосы татар-башкорт дөньясында 2023 ел шәхесен сайлый. Намзәтләр белән безнең сайтта таныша аламсыз. Шунда ук тавыш та бирергә мөмкин.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә җөрьәт итмәгән яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍3😭3✍1🔥1
Путин Мәскәүнең Кызыл мәйданында кабат спорт парадлары үткәрә башларга кушкан, бу чаралар Сталин заманында уздырылган.
Кызыл мәйданда физкультурачылар парады беренче тапкыр 1919 елда уза. 1931 елдан башлап мондый парадларны ел саен уздыра башлыйлар. Бу чаралар Иосиф Сталин каршында үтә торган була.
Кызыл мәйдандагы соңгы парад 1945 елның августында үтә.
Путинның бу тәкъдименә ничек карыйсыз?
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Кызыл мәйданда физкультурачылар парады беренче тапкыр 1919 елда уза. 1931 елдан башлап мондый парадларны ел саен уздыра башлыйлар. Бу чаралар Иосиф Сталин каршында үтә торган була.
Кызыл мәйдандагы соңгы парад 1945 елның августында үтә.
Путинның бу тәкъдименә ничек карыйсыз?
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
😁10🤡6🤬1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 20нче декабрь. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹Татарстанда "Газпром межрегионгаз Казан" җәгыятенең элекке җитәкчесе Ринат Ханбиков ФСБ тарафыннан тоткарланган. Ул хакта үзенең чыганакларына сылтанып…
"Газпром межрегионгаз Казан"ның элекке җитәкчесе Ринат Ханбиковны ФСБ акча туздырган өчен кулга алган, диелә.
Янәсе эш Менделеевскида "Аммоний" заводы төзелеше белән бәйле. Сүз йөзләрчә миллион доллар турында бара.
Ринат Ханбиковка 65 яшь. 1998 елда ул "Газпром межрегионгаз Казан" җәмгыятен җитәкли башлаган һәм бу эштә 2020 елга кадәр эшләгән. 2014-19 елларда ТР Дәүләт шурасы депутаты да булган.
Ханбиков 2015 елда эшли башлаган "Аммоний" АҖнең мөдирләр шурасы рәисе булган. Заводның төзелешенә ВЭБ дәүләт корпорациясе акча биргән: проект $1,4 млрд долларга төшкән дип санала.
Ханбиков ВЭБка булган бурычлар аркасында эшеннән китергә мәҗбүр булган.
"Бизнес-онлайн" басмасы ФСБ Ханбиковны Казаннан Мәскәүгә махсус очкычта алып киткән дип яза.

👍3✍2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🐓Һәм янә күкәй йомырка яңалыкларына әйләнеп кайтсак, Татарстанда йомырка кирәгеннән 13%ка күбрәк җитештерелә икән. Ул хакта республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерде. Түрәләр сүзләренчә, ТРда йомырка җитәрлек күләмдә җитештерелә — республика халкы…
🥚Әфганстандагы татарлар Татарстанны тавык йомыркасы белән тәэмин итәргә әзер булуларын белдерде.
Аларның исәпләүләренә күрә, ун данәсенә бәя 80 сумнан да артмаячак.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Аларның исәпләүләренә күрә, ун данәсенә бәя 80 сумнан да артмаячак.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤣15👍2✍1👏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Фаил Алсыновка — ирек!" Баймакта 200ләп кеше Куштауны яклаган активистка теләктәшлек белдереп район мәхкәмәсе бинасы янында җыелган.
Бүген Алсыновның икенче мәхкәмә утырышы уза. Аңа карата җинаять эшен Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров үтенеченнән соң ачканнар. Ул Алсыновны "милләтара низаг чыгару"да, "дәүләткә каршы оештырылган чыгышларда катнашуга өндәү"дә, "экстремист гамәлләр кылу"да һәм "РФ хәрби көчләрен дискредитацияләү"дә гаепли һәм аны җаваплылыкка тартырга кирәк, ди.
Алсынов үзе Хәбировның шушы гамәлләрен "әләкләү" дип атады һәм барлык гаепләүләрен кире кагып килә.
Тикшерүчеләр фаразынча, 2023 елның 28 апрелендә Башкортстанның Баймак районында узган халык җыенында Алсынов башкорт телендә чыгыш ясап, "Кавказ кешеләре", "Урта Азия" вәкилләре, "әрмәннәр" турында тискәре фикерләрен яңгыраткан. РФ Җинаять кодексының 282нче маддәсе нигезендә Алсыновка 5 елга кадәр төрмә яный.
#Башкортстан

Видео: "Куштау-бәйрәм" Telegram-каналы
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👏10🔥4🙏2
Газзәгә бәйле яңалыклар.
🇲🇾Малайзия бүгеннән башлап Израилнең йөк корабларына үзенең портларына керүне тыя.
Бу адымга Куала-Лумпур Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүме аркасында барырга булган: Малайзия Израилне халыкара кануннарны бозуда гаепли, Израил фәләстиннәрне "вәхшиләрчә юк итә" ди.
🇿🇦Көньяк Африка Республикасы исә Израилне Халыкара Җинаять Мәхкәмәсенә бирер өчен барлык документларны әзерләп бетергән. Әлеге дәүләтнең президенты Матамела Сирил Рамафоса Израилнең Газзәгә каршы башлаган сугышын геноцид дип атады.
Израилнең Газзә сызыгына ясаган һөҗүмнәре аркасында ике айда якынча 19,6 мең кеше үтерелгән.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 19,6 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1200 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
👍13😢3💩1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.
Путин режимы башлаган сугышта Лениногорски районыннан Илсур Хәсәншин һәлак булган.
Ул сугышка быел 23 августта контракт төзеп киткән. 23 ноябрьдә һәлак булган. Аны туган авылы Сугышлыда җирләгәннәр.
Илсурга 36 яшь булган.
Безнең хисапка күрә, Татарстаннан бу сугышта кимендә 823 ир һәлак булган. Шуларның кимендә 13е — Лениногорски районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 665нче көне.

🕊8👍4👎1